Габдулла Тукай иҗаты буенча «Йолдызлы сәгать» уены

Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 14 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Уен барышы

(«Тәфтиләү» көе яңгырый.)

1 нче укучы.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек исемнәргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 нче укучы.

Халкым күңеленә ак нур сиптең

Кара төндә булдың якты ай.

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

3 нче укучы.

Урам тавышларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

4 нче укучы.

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май.

Төрле бәйрәмнәр үткәрәбез,

Яшәтәбез сине, яшь Тукай!

.Ярмәкинең «Тукай маршы» яңгырый.)

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Апрель ае – табигатьтә яз, бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.

Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча «Йолдызлы сәгать» уенына җыелдык. Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук таныш инде. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.

Уенда 12 кеше катнаша, алтысы – 8А сыйныфы укучылары, алтысы – 8Б сыйныф укучылары.

Уйнаучылар белән танышабыз. Алар нинди китаплар укырга яраталар икән – шуларны беләбез.

Уеныбыз 6 турдан торачак. Уенны башлыйбыз.

I тур

(Сорауларга дөрес һәм тиз җавап биреп, йолдызлар җыю. Сораулар чиратлап бирелә. Әгәр бер команда җавап бирә алмаса, икенче команда җавап бирә ала.)

  1. Тукайның туган авылы. (Кушлавыч)
  2. «Кызыклы шәкерт» шигырендәге этнең исеме. (Акбай)
  3. Габдулла Тукай туган ел. (1886)
  4. Тукайның әнисе нинди авылга кияүгә чыга? (Сасна)
  5. Су анасының югалткан әйбере. (Тарак)
  6. Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән? (Кәҗә белән)
  7. Сандугач белән сөйләшкән кызның исеме. (Фатыйма)
  8. Кәҗә белән сарык нәрсә пешерәләр? (Ботка)
  9. «Шүрәле» әкиятендәге егетнең исеме. (Былтыр)
  10. Тукай үлгән ел. (1913)
  11. Габдулланы әнисе кайсы карчыкка биреп калдыра? (Шәрифә карчыкка)
  12. «Шүрәле»дә нинди авыл табигате сурәтләнгән? (Кырлай)
  13. Кәҗә белән бик тату малайның исеме. (Гали)
  14. Шагыйрь үлгән шәһәр. (Казан)
  15. Фатыйма кайсы кош белән сөйләшә? (Сандугач)
  16. Бүре башын кемнәр тапкан? (Кәҗә белән Сарык)

Тәнәфес. 3В сыйныф укучылары  Германова Дарья һәм Гусева Полина башкаруында «Бала белән Күбәләк» шигыре рус телендә.

II тур

Сәнгатьле итеп яттан Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләү. (Һәр командадан балалар шигырьләр сөйли.)

Музыкаль тәнәфес. Иззәтова Әминә башкаруында “Туган авыл”җыры.

Укытучы.

Иң матур җир кайда дисез

Билгеле, Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырлайда туган инде.

 

Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер без сезгә Габдулла Тукай әкиятләреннән  өзек укып күрсәтәбез. Сез бу әкиятләрнең исемен атарсыз.

 

III ТУР

1.Нәрсә бу, качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп – кәкре, бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар, аяклар да

Ботак, кармак кеби. («ШҮРӘЛЕ»)

 

 

 

 

 

2.Бервакыт китәм дигәндә,

Төште күзем басмага.

Карасам бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый

Кулындагы алтын тарак,

Шул тарак берлән утыра

Тузгыган чәчен тарап. (“СУ АНАСЫ”)

 

 

IV тур

Экранда һәр ел фасылына иллюстрацияләр күрсәтелгән.

  1. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай елның кайсы мизгелендә дөньяга килә? (ЯЗ КӨНЕ)
  2. «Пар ат» шигырендәге шәкерт Казанга кайчан бара? (КӨЗ КӨНЕ)
  3. Бәдри абзый Габдулланы Кырлайдан алып кайтып Казанда Сапый абзыйга тапшыра, Сапый абзый аны Җаекка алып китә, алар 18 тәүлек баралар. Бу кайчан була? (КЫШ КӨНЕ)
  4. Агачлар астына яшеренә балалар барчасы бергә;

Алай да булмаса, барсы төшәләр сикерешеп күлгә.

Г. Тукайның бу шигыре елның кайсы вакытына багышланган? (ҖӘЙ КӨНЕ)

 

 

V тур

  1. Габдулла Тукай кайда яшәгәндә укырга керә ?
  2. Өчиле 2. Җаек
  3. Кырлай 4. Яңа бистә

 

  1. Кайсы шигырь артык?
  2. «Бала белән Күбәләк» 2. «Кызыл ромашка»
  3. «Гали белән Кәҗә» 4. «Буран»

 

  1. Ничәнче иллюстрацияләр Габдулла Тукайның әсәренә туры килми?
  2. «Сертотмас үрдәк» 2. «Шалкан»
  3. «Су анасы» 4. «Кәҗә белән Сарык»

 

  1. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә бала янына нәрсә килми?
  2. Кояш 2. Эт
  3. Сандугач 4.Алмагач

 

  1. Бу юллар кайсы шигыреннән?

«Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкатъ сайравыгызны тыңларым.»

 

  1. «Тәүфыйкле песи» 2. «Кызыклы шәкерт»
  2. «Кошларга» 4. «Сыерчык»

 

  1. Бу елда Габдулла Тукайның тууына ничә ел?
  2. 110 2. 120
  3. 102 4. 136

 

Музыкаль тәнәфес. 3В сыйныф укучылары Афанасьев Макар һәм Демидов Илья башкаруында «Кызыклы шәкерт» шигыре

 

VI тур

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ. (бу сүздәге хәрефләрдән кем күпме сүз уйлый ала.Тамашачылар да катнаша )

 

Йолдызчыклар санала. Сүз җиңүчегә бирелә.

 

 

Укытучы.

Бу синең йолдызлы сәгатең. Бәлки, безгә әйтер сүзең, теләгең бардыр. (аның теләге тыңлана )

Катнашучыларны тәбрикләү. Нәтиҗә ясау.

Укытучы. Ә хәзер барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән  «Туган тел» җырын башкарыйк.

Шуның белән сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган  «Йолдызлы сәгать»ебез тәмам. Барыгызга да исәнлек, зур уңышлар телибез.