Минем дуслар

(Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә сөйләм теле эшчәнлеге)

 

Гөлназ ГАБДРАХМАНОВА,

Балтач бистәсендәге 2 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Максат: балаларны матур әдәбият әсәрләренә җәлеп итү, матур әдәбият әсәрләре аша балаларның сөйләм телләрен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

Бурычлар:

үстерелешле: зиһенне, игътибарны, фикерләүне, күзаллауны үстерү;

тәрбияви: кайгыртучанлык хисләре, дус мөнәсәбәт тәрбияләү;

белем бирүдә: сенсор сәләтләрен, предметларны тану, аларның төсләрен аеру мөмкинлекләрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сәнгати-эстетик үсеш.

Методик алымнар: сүзле, күрсәтмә ысуллар, әңгәмә, сораулар, биремнәр.

Материаллар һәм җиһазлар:уенчык куян, песи, эт, коврографта уен өчен зур һәм кечкенә кишерләр, зур, кечкенә чыршылар, кызыл, сары йомгаклар, кәрзиннәр, кыңгырау.

Сүзлек өстендә эш: йомгак, чыршы.

Алдан үткәрелгән эш: “Төсе буенча тап” дидактик уенын уйнау, шигырьләрне кабатлау.

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче. Балалар, исәнмесез. Карагыз әле, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, алар белән исәнләшик.

  1. Төп өлеш

(Кыңгырау тавышы ишетелә.)

Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, нәрсә тавышы ишетелә ул? Әйдәгез, эзләп карыйк әле, нәрсә бар икән анда?

– Менә кайдан килә икән ул тавыш. Монда Куянкай качып утыра икән.

– Әйдәгез, Куянкай белән исәнләшик әле.

– Балалар, Куянкай бик күңелсез, әйдәгез, без аның турында шигырь сөйләп күрсәтәбез.

Ак куян, йомшак куян

Безгә кунакка килгән.

Аның койрыгы,

Колагы җиргә тигән.

– Куянкай һаман күңелсез әле, нәрсә булды икән аңа?

– Куянкай үзенең дусларын Акбай һәм Йомшаккайны эзләгән һәм аларны тапмаган.

– Аңа дусларын табарга булышабызмы? (Акбайны эзлибез.)

– Балалар, Акбай белән исәнләшик әле.

– Акбай, без  синең турында шигырь беләбез.

Акбай, Акбай, өрмә син,

Тавышланып йөрмә син.

Кызым белән без икәү

Йоклыйк әле, әлли-бәү.

– Акбай Куян дустына зур һәм кечкенә кишерләр алып килгән.

– Бу кишер нинди?

– Зур. (Кабатлату.)

– Бу кишер нинди?

– Кечкенә.

– Әйдәгез, зур кишерләрне зур чыршы астына, кечкенә кишерләрне кечкенә чыршы астына куябыз. (Коврографта ябыштыралар.)

– Балалар, без бит әле Йомшаккайны тапмадык. Әйдәгез, аны эзлик әле.

– Әйдәгез, Йомшаккай белән исәнләшик әле.

– Йомшаккай, без синең турында шигырь сөйләп күрсәтәбез.

Песи, песи, пескәем,

Хыянәтче икәнсең.

Саклый торган маеңны

Үзең ашап киткәнсең.

– Йомшаккай бик тә төсле йомгаклар белән уйнарга ярата. Ул йомгакларны дуслары белән уйнарга алып килгән, ләкин килгәндә йомгаклар буталып беткәннәр. Әйдәгез, аларны төсләре буенча дөрес итеп тутырырга булышабыз.

– Бу йомгак нинди төстә? (Кабатлату.)

– Кызыл йомгакларны кызыл кәрзингә,  сары йомгакларны- сары кәрзингә тутырабыз.

– Балалар, Куянкай башка дусларын югалтмасын, әйдәгез, “Дуслашу” биюен биеп алабыз.

«Дуслашу» биюе

III. Йомгаклауөлеше

– Балалар, без бүген кемгә ярдәм иттек?

– Балалар, сездә бер-берегез белән гел дус-тату булыгыз.

– Сез бүген миңа бик ошадыгыз, бик акыллы булдыгыз. Рәхмәт сезгә.