Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтүдә «Мавыктыргыч келәм» уены

Зилия ГАЛИМУЛЛИНА,

Казандагы 177 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

«Мавыктыргыч келәм» уены 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телендә аралашучы балалар ѳчен тәкъдим ителә. Уенны З.М.Зарипованың УМК «Татарча сөйләшәбез»[1] проектының барлык лексик темаларын ныгыту, камилләштерү максатын күздә тотып кулланырга була.

Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә нейропсихолог Татьяна Юрьевна Поневежскаяның[2] келәмен куллану балалар ѳчен уӊай эмоциональ шартлар тудыра. Нейропсихология – баланың үсешен тоткарлаган кимчелекләрне күрергә, сәбәпләрен ачыкларга һәм алар өстендә эшләргә ярдәм итә. Келәмдә уйнаганда бирелгән биремнәр әйләнә-тирә мохиттә ориентлашу үсешенә китерә. Шуның белән беррәттән, бала уйнаганда хәрәкәт тә итә, димәк, физик яктан да чыныга.

Келәм идәндә уйнар өчен җайлана.  Тукыманыӊ тѳренә һәм аныӊ үлчәмнәренә  билгеле таләпләр юк. Шәхсән, минем келәм буйга 1,5 м, иңгә 1,5 м булган күн тукымадан тегелгән. Келәм горизонталь  һәм вертикаль юнәлешләрдә атлас тасма ярдәмендә бишәр шакмакка бүленгән. Тасмаларныӊ хлчәмнәре 30х30 см, тѳсе ирекле. Уен барышында бала келәм буенча йѳри яисә сикерә.

«Нейропсихологик келәм»дәге биремнәр балаларныӊ яше һәм тел белү дәрәҗәсенә карап үзгәртелә (җиӊеләйтелә яки катлауландырыла).

«Дустыңны сыйла» уены

(4 – 5 яшьтәге балалар өчен тәкъдим ителә.)

Максат:

– “Уенчыклар”, Ашамлыклар” темалары буенча сүзләрне ныгыту;

– «Мә, ипи аша», «Мә, чәй эч», «Рәхмәт, тәмле» сөйләм үрнәкләрен кертү һәм активлаштыру.

Җиһазлау: нейропсихологик келәм, уенчыклар (эт, песи, аю, куян, курчак), ашамлык муляжлары яки рәсемнәре (ипи, алма, сөт, чәй, кишер), елмаючы йөз рәсеме (смайлик), кәрзин.

Уен барышы

Келәмдәге шакмакларга тѳрле уенчыклар урнаштырылган. Уенчыкларны урнаштыру тәртибен тәрбияче үзе билгели. Аларныӊ һәр рәттә булуы мәҗбүри түгел. Мәсәлән, 2 нче, 3 нче рәтләрдә генә булырга мѳмкин. Бала тиешле ноктага кадәр келәм буенча барып җитергә тиеш. Хәрәкәт итү шакмаклар  яки тасмалар өстеннән йѳреп башкарыла. Мәсәлән,  тәрбияче, балага келәмнең сонгы шакмагында урнашкан куян янына барып, аны сыйларга тәкъдим итә. Ләкин аның янына барып җиткәнче бала рәтләрдәге шакмакларда урнашкан уенчыкларны (аю, песи, эт, курчак) сыйларга тиеш була. Уенныӊ башлангыч ноктасы булып елмаючы йөз (смайлик) тора. Баланың кулында – ашамлыклар салынган кәрзин. Ул башлангыч ноктага баса һәм уенчыкка барып җитү юлын эзли. Уенчыкларны сыйлау тәртибе рәтләр буенча башкарыла. Иң беренче, 1 нче рәттәге уенчыкка барып җитәргә, аннары 2 нче, 3 нче һәм соңгы рәттәге уенчыкка барып җиткәнче хәрәкәт итәргә тиеш була. Уенчык  янына (әйтик, песи булсын, ди) килеп җиткәч иелә, кәрзиннән үзе теләгән ашамлыкны алып сыйлый. Тәрбияче уенчык исеменнән ашамлык белән сыйлана, рәхмәтен белдерә.

Бала. Песи, мә сѳт эч.

Песи. Рәхмәт, тәмле.

Бала ашамлыгын уенчык янында калдыра һәм юлын дәвам иттерә. Шул рәвешле, бала, уенчыкларны чиратлап сыйлап, куян янына барып җитә.

Бала. Куян, мә кишер аша.

Куян. Рәхмәт, тәмле.

«Дустың белән исәнләш», «Уенчык ал», «Хәлләр ничек?», «Уенчык нинди?» кебек уеннарны да шушы тәртиптә уйнарга мөмкин.

«Бу нәрсә, нинди?» уены

(5 – 6 яшьтәге балалар өчен тәкъдим ителә.)

Максат: «Уйный-уйный үсәбез» проекты кысаларында каралган лексиканы ныгыту.

Җиһазлау: магнит тактасы, нейропсихологик келәм, таратма рәсемнәр, хәрәкәтне күрсәтүче уклар.

Уен барышы

Уен келәм буенча хәрәкәт итү юнәлешен (уңга-сулга, өскә-аска) күрсәтүче уклар куеп катлауландырыла. Алар бала каршысындагы магнит тактасына беркетелә. Шакмаклар уртасына ламинатор аша үткәрелгән рәсемнәр куела. Бала укларга карап хәрәкәт итә, шакмактагы рәсемне һәм аның билгесен атый.

Рус телле балалар өчен юнәлеш сүзләрен татарча истә калдыру авыр, шуңа күрә ѳч тѳрле вариантта эшләргә мѳмкин:

1) Бала юнәлешне эчтән генә фикерләп билгели (русча әйтсә дә ялгыш булмас) һәм хәрәкәт итә.

2) Тәрбияче юнәлеш сүзләрен татарча әйтеп бара, бала хәрәкәт итә.

3) Әгәр бала сүзләрне истә калдыра ала икән, аларны тәрбияче артыннан яки мѳстәкыйль рәвештә татарча әйтергә мөмкин.

Уенныӊ башлангыч ноктасы булып елмаючы йөз (смайлик) тора.

Мәсәлән, бирем: башлангыч ноктадан бер адым өскә. Бу шакмак эчендә кызыл кашык рәсеме. Эшнеӊ максаты сүзләрне активлаштыру булса, сорау-җавап рәвешендә эшлибез.

Тәрбияче. Бу нәрсә?

Бала. Кашык.

Тәрбияче. Кашык  нинди?

Бала. Кашык кызыл.

Әгәр эшчәнлек активлаштырыла торган тел материалын мѳстәкыйль рәвештә куллана белүне ачыклау максатында үкәрелсә, бала шакмаклар эчендәге рәсемнәрнең исемен һәм аның билгесен үзе әйтә. Тѳрле темаларга караган сүзләрне аралаштырып алырга була. Мәсәлән, сары суган, кызыл күлмәк.

«Җөмләне дөрес төзе» уены

(6 – 7 яшьтәге балалар өчен тәкъдим ителә.)

Максат:  таныш  лексиканы ныгыту, аны җөмлә калыбында кулланырга ѳйрәтү.

Җиһазлау: магнит тактасы, нейропсихологик келәм, таратма рәсемнәр, хәрәкәтне күрсәтүче уклар, елмаючы йөз рәсеме (смайлик).

Уен барышы.

Бирем укларга саннар өстәп катлауландырыла.. Алар ясаласы адымның санын бигели (мәсәлән, «ике шакмак уңга», «ике шакмак өскә», «өч шакмак сулга», «ике шакмак өскә»). Ук рәсемнәре, бала каршысындагы магнит тактага беркетелә.  Келәмнең башлангыч ноктасы булып  елмаючы йөз (смайлик) тора. Бала ук күрсәтүе буенча хәрәкәтләнә. Шулай ук ѳч вариантта эшләргә була.  Тәрбияче яки бала үзе «бер шакмак сулга», «өч шакмак уңга», дип әйтеп барырга мѳмкин. Адымнарны ясаганда, саннарны ныгыту максатында, кычкырып санарга киңәш ителә. Бала рәсемнәрне, аларныӊ билгесен яисә эш-гамәлен  белдерүче сүзне атый һәм аларны җыеп бара. Биремне үтәп бетергәч, җыелган рәсемнәрне дөрес тәртиптә урнаштырып җөмлә төзеп әйтергә тиеш була.

Мәсәлән, башлангыч ноктадан ике адым уңга (бабай рәсеме) , ике адым өскә (зурлыкны белдерүче рәсем), өч адым сулга (яшел карават рәсеме), ике адым өскә (эш-гамәлне белдерүче “йоклый ” рәсеме). Җыелган рәсемнәрдән түбәндәге җөмлә килеп чыга: «Бабай зур яшел караватта йоклый».

Татьяна Юрьевна Поневежская методикасы буенча ясалган нейропсихологик келәм – универсаль. Аны психологлар, логопедлар гына түгел, тәрбиячеләр дә, татар теле укытучылары да  үз эшләрендә продуктив куллана алалар.

Кулланылган әдәбият

  1. УМК Татарча сөйлəшəбез. 4–7 яшьлек балаларны татар теленə өйрəтү буенча методик ярдəмлек.– Казан: Татарстан Республикасы «ХƏТЕР» нəшрияты, 2011.– 56 б.

 

 

 

 

 

[1] УМК Татарча сөйлəшəбез. 4–7 яшьлек балаларны татар теленə өйрəтү буенча методик ярдəмлек.– Казан: Татарстан Республикасы «ХƏТЕР» нəшрияты, 2011.– 56 б.