Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компонентларын куллану

Зилә ЗИННӘТОВА,

Казандагы 47 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Татарлар – горур, кунакчыл, чисталык яратучы, мәгърифәтле, хорафатларга ышанмаучы, эзләнүчән, хезмәт сөючән халык. Алар үзенең гореф-гадәтләрен, холык-фигылен, милли горурлыгын саклап калган.

                                                  Карл ФУКС

Психологларнын хезмәтләренә таянып, югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкән шәхеснең билгеләрен күрсәтергә мөмкин. Җитлеккән, формалашкан шәхес һәрвакыт үзен ирекле һәм йогынты ясаучы факторлардан бәйсез тота, күренешләргә карата аның үз фикере, мөнәсәбәте, кыйбласы була. Бу – шәхеснең төп билгеләренең берсе. Шәхес формалашу чорында аңа үз милләте турында дөрес мәгълүмат бирелсә, милләтнең язмышы һәp милләт вәкиленә бәйле булу һ.б. белән аңлатылса, шәхес үз милләтенә хезмәт итү кыйбласыннан читкә китми.

Киләчәккә максатлар билгеләү – шәхеснең иң әһәмиятле сыйфаты. Милли шәхес куйган максатларның күбесе милләт язмышына бәйле.

Шәхеснең иң әһәмиятле билгеләренең тагын берсе үз-үзеңне нәтиҗәле эшчәнлектә күрсәтү, үз халкыңа хезмәт итү, аның язмышы өчен борчылу.

Җитлеккән шәхес эшчәнлегенең, аның үз-үзен тотышының сәбәп-мотивлары була. Шулай ук милләт вәкилләренең милләткә хезмәт итү сәбәпләре булу һәм милли шәхеснең шул сәбәпләрне үз эшчәнлегенең нигезе итеп кабул итүе – милли яшәеш шартларының берсе.

Җитлеккән шәхес һәрвакыт үз-үзе белән аңлы рәвештә идарә итә, максатын тормышка ашыруда барлык каршылыкларны җиңә.

Җитлеккән милли шәхеснең тагын бер мөһим билгесе – милли үзаң формалашкан булу.

Педагогик әдәбиятта милли үзаң төшенчәсе турында билгеле бер күләмдә мәгълүмат бар. Педагогика һәм педагогик психология өлкәсендә эшләүче галим Җ.Вилкиев милли үзаңның асылын, аның компонентларын, компонентларның формалашу этапларын билгели. Галим фикеренчә, һәр халык вәкиленең идеалы балачактан ук милли мәдәният, халык дастаннары, гаилә тәрбиясе йогынтысында формалаша һәм әкренләп гомуми милли үзенчәлек төсен ала.

Милли үзаң күренешен өйрәнүче педагогик-галим Г.Хәсәнова бу күренешнең түбәндәге фундаменталь үзенчәлекләрен күрсәтә:

  1. Милли үзаң милли культураның эчтәлеген белүгә һәм аңлауга таяна.
  2. Милли үзаң үсеше туган телне үзләштеру белән аерылгысыз бәйләнгән.

З. Милли үзаң шәхеснең һәм төркемнең үз-үзен тоту процесслары белән органик бәйләнгән.

  1. Милли үзаң шәхеснең үз халкының культурасына, тарихына, аның яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәтләр үсешен күз алдында тота.
  2. Милли үзаң үсешенә, үз милли культурасы белән беррәттән, башка культураларның йогынтысы да этәргеч була.
  3. Милли үзаң кешенең ижади сәләте, аның төрле күренешләрне һәм ситуацияләрне яңача кабул итүе, тикшеренүгә юнәлтелгән фикерләве белән тыгыз бәйләнгән.

Милли үзаңның тагын бер компонентын күрсәтү урынлы булыр. Ул – үзеңне милләт вәкиле итеп тану. Бу тойгының барлыкка килүе – катлаулы процесс. Аның формалашуы шәхеснең үз милләтен курыкмыйча, оялмыйча атавында күренә. Иң әһәмиятлесе – үз милләтенең бер вәкиле булуга шәхеснең үзендә эчке ышаныч туу шарт.

Үзеңне милләт вәкиле итеп тою хисе күп факторлар йогынтысында формалаша, тормышта аның төрле дәрәҗәдә, формада булуы күренә. Төп күрсәткеч шәхеснең үз милләтенә һәм аның билгеләренә булган мөнәсәбәте. Мөнәсәбәт уңай, тискәре һәм битараф булырга мөмкин. Мәктәптә тәрбияви максатларның берсе – укучыларның үз милләтенә уңай мөнәсәбәттә булуына ирешү. Моның өчен түбәндәге шартларның үтәлүе зарур:

– баланың кече яшьтән үк гаиләдә, урамда, иптәшләре арасында уңай милли мохиттә яшәве;

– телевидение, радио, китап-журналлар аша милли тормыш үзенчәлекләрен таный башлавы;

– мәктәптә уку елларында үз милләте турында һәрьяклы, тулы һәм дөрес мәгълүмат алуы;

– милләт вәкиле вазифасын үтәп яшәү шартларында, каршылыклар килеп чыкканда, аларны хәл итү юлларын белү, гадел юл белән, белем һәм фактларга таянып, үзен яклый алуы;

– милләт һәм аның билгеләре, үзенчәлекләрен аңлап, үз милләтенә уңай мөнәсәбәт формалашканнан соң, аңа көченнән килгән кадәр хезмәт итү.

Милли горурлык хисе – югары дәрәҗәдә милли үзаң формалашу күрсәткече. Аның барлыкка килүенә милләт тойгысы һәм үзеңне милләт вәкиле итеп тою зур йогынты ясый. Бу хиснең формалашуында үз милләтеңнең уңай якларын, тарихындагы әһәмиятле вакыйгаларны, әдәбият, сәнгать, һәм башка өлкәләрдәге уңышларны белү зур роль уйный. Шулар арасында үз милләтеңнең күренекле шәхесләре турында белемнәр җыелмасына ия булу гаять зур әһәмияткә ия.

Татар халкында милләт горурлыгы була алырлык шәхесләр аз булмаган. Шул шәхесләр йогынтысында бу халык таркалмыйча озак еллар милләт булып яшәвен дәвам иткән, үз дәүләтләрен булдырган, күпчелек очракта (1552 елга кадәр ) аларны саклый алган, үз халкының рухи, мәдәни, матди яктан югары дәрәҗәле тормыш-көнкүрешен тудырган.

Соңгы елларда татар тормышын нигезле итеп яктырткан, күренекле  шәхесләребезгә багышланган китаплар басыла. Газета-журналларда да алар турында бай  мәгълүмат урын алып килә. Моңа, беренче чиратта, «Татар энциклопедиясе сүзлеге»н, «Народы и культуры» сериясендә чыккан «Татары» фәнни җыентыгын, «Совет Татарстаны язучылары» исеме белән басылган биобиблиографик белешмәне, күренекле шәхесләребезгә багышланган аерым китапларны, «Мирас», «Казан», Казан утлары» һ.б. журналларны, «Мәдәни жомга», «Шәһри Казан», «Восточный экспресс», «Ватаным Татарстан» h.6. газеталарны атарга кирәк.

Күренекле милләттәшләребез белән укучыларны таныштыру өчен, һәр мәктәптә шушы әһәмиятле педагогик процессның барлык компонентларын исәпкә алган концепция булдыру зарур.

Мәшһүр шәхесләр турында бай мәгълүмат процессның эчтәлеген тәшкил итә. Тупланган мәгълүмат, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, белем бирүнең төрле этапларына таратыла. Этаплар белем бирү баскычларына (башлангыч, урта, өлкән сыйныфларга) туры килергә мөмкин.

Укучыларны  күренекле шәхесләр белән таныштырганда, билгеле  бер принципларны (кагыйдәләрне) истә тоту кирәк. Алар түбәндәгеләр:

  1. Татар халкының күренекле шәхесләре белән таныштырганда, башка милләт вәкилләре турында да мәгълүмат белергә кирәк. Бер милләтне икенчесеннән өстен куюга һәм аларны кимсетүгә урын калмаска, һәр очракта да тарихи гаделлек хөкем сөрергә тиеш.
  2. Күренекле шәхесләрнең иҗаты, эшчәнлеге, милләт тормышына керткән өлеше мөмкин булганда туган як, туган шәһәр, район, төбәк тормышы белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә.
  3. Күренекле шәхесләр белән таныштыру, укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, укыту-тәрбия процессы белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.
  4. Күренекле шәхесләр белән таныштыру укучыларның кызыксынуларын арттыруга, сәләтләрен үстерүгә, һөнәр сайлауга әзерләүгә һәм рухи дөньяларын баетуга юнәлдерелә.

Милли горурлык хисе формалаштыруда, укучыларның үзлектән эшләп, теге яки бу шәхес турында мәгълүмат туплавы да гаять әһәмиятле урын тота. Укучыларның бу эшчәнлеген уңышлы оештыру өчен, мәктәптә, гаиләдә һәм алар яши торган төбәктә барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Шуларның иң мөһимнәре – китапханәләрдән, интернет челтәреннән файдалану. Моның өчен укучыларга үз вакытында юнәлеш бирү, китапханәләрне кирәкле китап, газета-журналлар белән тәэмин итү, мәктәптә интернет челтәренә чыгу мөмкинлеге тудыру, балаларның эшчәнлеге белән даими кызыксыну, аларга ярдәм итү таләп  ителә.

Шулай итеп, бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашуы зарур. Шунлыктан яшьләрне тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм куллану мөһим чараларның берсе булып тора. Хәзерге чорда кайбер радио, телевидение тапшырулары, яшьләрнең төнге клублары, дискотекалары, урамдагы тискәре күренешләр аларның аңына әдәпсезлек үрнәкләре сеңдерә. Шуның өчен гаиләдә һәм уку йортларында яшьләрне халкыбызның күркәм милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирү сорала.

Укучыларда милли үзаң формалаштыруга милли-төбәк компоненты зур йогынты ясый. Без бөек шагыйребез Г.Тукай туган Казан артында яшәвебез, Арча районы Яңасала авылында туып, Ямаширмә авылында өйрәнчек булып йөргән Гомәр Бәширов, Гөберчәк авылында туган Мөхәммәт Мәһдиев, Әтнә районы Күлле-Киме авылын олыгайгач та юксынудан туктамаган Сибгат Хәким белән горурланабыз. Биектау районы да – бай тарихлы, күренекле шәхесләргә бай төбәк. Укучылар белән экскурсияләр оештыру өчен истәлекле урыннар, музейлар бар. Район өчен иң кадерле тарихи һәйкәл- Камаево, Татар Әйшәсе авыллары тирәсендәге Иске Казан урыны.

Шиһабетдин Мәрҗани “Вафиятел әслаф”ында хәзерге  Биектау районына караган авылларда туып-үскән яки эшләгән дистәләгән күренекле  кешене санап китә. Кавалдан Габдессәлам улы Габдерәшит, Габдерәшит улы хаҗи Гобәйдулла, Габделкадыйр улы Әхмәт, Дөбьяздан Яхъя улы Якуп, Чуваш Иледән Сәеткол улы Гомәр, Җәгъфәр улы Габдерәхим, Саядан Җәгъфәр улы Габдерәхим, Юртыш белән Мәмдәлдән Ислам улы Хәмит, Хәмит улы Хөсәен, Әлдермештән Исхак улы Сәлим һәм Сәлим улы Хәсәннәр XIX йөзнең беренче яртысында укымышлы мулла, мәгърифәтче сыйфатында танылалар. Алар дини йолаларны үтәү белән бергә, халык арасында күркәм гореф-гадәтләрне, әхлакый сафлыкны саклауда көч түгеп, балаларга белем-тәрбия биреп, яшәгән авылларында гына түгел, бөтен тирә-якта абруй казаналар. Габдессәлам улы Габдерәшит, мәсәлән, бөтен күңелен  халыкны иманлы һәм белемле  итүгә багышланган,  гарәпчәне яхшы белә торган зат була. Яхья улы Якуп Бохарада белем ала, Кышкар мәдрәсәсендә  ун  ел чамасы шәкертләр укыта,  замандашлары аны  тыйнак, әйбәт фигыльле булган өчен хөрмәт итә. Шиһәбетдин Мәрҗани менә шуның өчен әлеге шәхесләрне энциклопедик  хезмәтендә сүрәтләп,  киләсе буыннар хәтерендә дә  калдырырга тырыша.

Исеме  татар дөньясыннан тышта да  билгеле райондашыбызның берсе – Селәңгер авылында туган Мөхәммәтгали Мәхмүдев. Ул Казан мәдрәсәләренең  берсендә заманының мәгълүм укымышлысы Хәйбулла хәзрәттән сабак ала – гарәп, фарсы һәм төрек телләрен, матур язу сәнгатен камил үзләштерә. Халык мәгарифе министрлыгы аңа гарәп, фарсы һәм төрек – татар  каллиграфиясе укытучысы вазифасын башкарырга ризалык бирә. Казан университетында каллиграфия укытудан тыш, М.Мәхмүдев студентларга гарәп, фарсы,  төрек телләре  буенча белемнәрен  киңәйтүгә дә  булыша.

Казан университетының  тарих-филология факультеты шәрекъ бүлеге С.-Петербургка күчерелгәч, яшь галим 1855 елдан башлап  Казанның беренче гимназиясендә төрек-татар теле һәм каллиграфия укыта. Мөхәммәтгали Мәхмүдев татар телен өйрәнү буенча кулланма, русча-татарча сүзлек төзи, рус һәм төрек телләреннән кирәкле материаллар тәрҗемә итә.

Кече Кавал авылында туган Мөхәммәтҗан Ибнеәмин улы Галиев  (1832 – 1908) 1861 елда Казанның Дары бистәсенә килеп урнаша. Динле, күркәм холыклы сәүдәгәр мохтаҗларга шәфкать  күрсәтә, үзенә зур ташпулат салганда  янәшәдәге мәчетне киңәйтүгә дә малын кызганмый. Улларын  исә укымышлы, ил-күз алдында абруйлы җаннар итеп күрергә тели – икесен дә  Күл буе мәдрәсәсенә бирә. Аны тәмамлагач, Галимҗан белән Салихҗан Галиевлар белемнәрен тирәнәйтер өчен Бохарага юнәләләр. Кардәшләрнең кечесе Салихҗан Бохарадан кайткач, Казанның  Яңа бистәсендә унынчы мәхәллә имамы булып сайлана. Ул монда алдынгы карашлы мулла сыйфатында яшь буынга белем, мәхәллә халкына тәрбия бирергә җиң сызганып тотына.

Кардәшләрнең өлкәне Галимҗан исә Күлбуе мәдрәсәсендә  укыганда ук  гыйлемгә зур һәвәслек күрсәтә – унбиш яшендә ул инде гарәпчәне камил үзләштерә. Ул җәдитчә укыту, дөньяви белем алу кирәклегенә дә ихлас ышана һәм шул юлда тырышлык күрсәтергә  әзерләнә. Мәдрәсә ачып, хыялын тормышка ашыру эшенә дә керешә. Казанның Дары бистәсендә туып үскәнлектән, ул үзенә Баруди  кушаматын ала. Менә шулай Галимҗан Баруди утыз биш елга сузылган  укытучылык эшен башлап җибәрә.

Казанда җәдитчә укытырга керешкән улы өчен ата кеше мәдрәсәнең яңа бинасын салдыра, шуннан соң бу мәгърифәт учагы “Мөхәммәдия” исемен  ала.

Зур Солабаш һәм Кече Солабаш авыллары милләтебезгә күренекле шәхесләрне биргән төбәк. Кече Солабаш авылында туган халкыбызның беренче профессиональ музыкасына нигез салучы Солтан Габәши, аның әтисе-педагог, күренекле жәмәгать һәм дин эшлеклесе, җәдитче Хәсәнгата Габәши, Зур Солабаш авылында туып үскән шагыйрь Галимҗан Мөхәммәтшин белән без чиксез горурланабыз.

Хәсәнгата Гәбәши 1863 елның 11 гыйнварында Казан өязенең (хәзерге Биектау районының) Кече Сулабаш авылында указлы мулла гаиләсендә туган. Уку-язу, шәрык телләре һәм Коръән нигезләре  буенча башлангыч дәресләрне ул заманның зыялылары булган бабасы Гобәйдулладан һәм әтисе Мөхәммәт хәзрәттән алган.

Әтисе аны Вәли хәзрәт мәдрәсәсенә укырга жибәрә. Гомеренең унбиш елын X.Габәши әлеге мәдрәсәдә уздыра. Ул анда башта шәкерт, аннан соң мөгаллим була. Бу чорда ул зыялы булып өлгерә һәм киләчәккә үзенең юлын билгели. Яшь галимне халкының үткәне кызыксындыра һәм тарих дөньясына чума, гарәп-фарсы чыганакларын өйрәнә, Каюм Насыйри, Ш.Әхмәров, В.Радлов, Н.Катанов h.6. тыгыз элемтәдә тора.Туганнан-туган абыйсы Шиһабеддин Мәрҗани аның остазы була. Казанда беренчеләрдән булып, Xәсәнгата Габәши, яңа алым (жәдид) буенча укытуга күчә, «Гаффария» мәдрәсәсендә һәм балалар йортында мөгаллимлек иткәндә төрле фәннәрне укыту буенча методик һәм дидактик әсбаплар, кулланмалар, дәреслекләр язып нәшер итә. XIX гасырның 90 нчы еллары башында инде Хәсәнгата Габәши исеме Казаннан еракларга мәгълүм була.1889 – 1890 елларда гына да ул үзенең 5 китабын дөньяга чыгара. Аларның икесе («Тәрбияле бала», «Басыйрәт») балаларны тәрбия кылу һәм укыту, милли мәктәпне үзгәртеп кору, берсе («Саглык») шәхси гигиена мәсьәләләренә багышланган.

Озакламый ул туган авылына кайта һәм имам-хатыйп итеп билгеләнә.Тагын бер ел узгач, аның улы- киләчәктә татарның беренче профессиональ композиторы-Әхмәтсолтан (Солтан Габәши ) дөньяга килә. Галим дингә һәм тарихка нисбәтле мәсьәләләр өстендә эшләвен дәвам иттерә,белемнәрен баета бара,мөселман һәм христиан вәгазьчеләре белән булган бәхәсләргә катнаша.1894 елда Xәсәнгата Габәши ахун дәрәҗәсенә ирешә, ә 1895 елда аны Россиянең эчке өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте әгъзасы – казые итеп сайлыйлар. Уфада өч ел яшәгәннән соң  авылга кайта, Оренбургның атаклы миллионеры Әхмәд Хөсәеновның матди ярдәменә таянып, мәдрәсә өчен зур һәм якты бина салдыра. Хәсәнгата Габәшинең мәктәбе «Сулабаш университеты» буларак таныла. XX   гасыр башында мәдрәсәдә 50 малай һәм 36 кыз белем алган. Киләчәктә аларның   күбесе халык мәгарифе хезмәткәрләре булып җитешкән.

1908 елда Хәсәнгата хәзрәт янәдән Уфага кузгала һәм кабат Диния нәзарәтенең әгъзасы булып сайлана. Аның фәнни, мәгърифәтчелек, жәмәгать һәм дини эшчәнлегенең чәчәк аткан чоры башлана. Ул милләтнең иң асыл зыялыларының берсе була. «Галия» мәдрәсәсендә укыта. 1909 елда Уфада галимнең «Мөфассал тарихе кауме төрки» (Төрки халыкның тулы тарихы) дип аталган зур куләмле фәнни хезмәте дөнья күрә. Зур вакыйга була бу! Шагыйрьләр сокланып, әлеге бөек хезмәткә һәм аның авторына багышлап,үзләренең иң яхшы әсәрләрен иҗат итәләр, китап сатучылар  исә, китапның берничә генә данәсен булса да җибәрүен сорап,үзләренең үтенечләрен юллыйлар. Төркия солтаны Габделхәмид китапка югары бәя бирә һәм авторга бүләк итеп келәм һәм асылташлар жибәрә.

«Мөфассал тарихе кауме төрки» – Хәсәнгата Габәшинең дистәләрчә еллар дәвамында алып барган фәнни эзләнүләренең җимеше, бик күп чыганакларга нигезләнеп язылган хезмәт. Автор төрле төрки халыкларның туганлык тамырларын күрсәтергә омтылган, төркиләрнең тарихтагы һәм башка халыклар арасындагы урынын ачыкларга тырышкан.

Алдынгы карашлы һәм тирән белемле хәзрәтнең кылган гамәлләре, горур табигате күпләргә ошамый. Кара уйлы дин әһелләре, татарларның азатлыкка омтылуыннан котлары очкан бәндәләр, карагруһ даирәләр Хәсәнгата казый өстеннән шикаятьләр язалар.  Эчке эшләр министрлыгына әләкләр яудыралар. 1911 елның гыйнварында «Иж-Бубый » мәдрәсәсен  ябалар, алдынгы карашлы зыялыларны эзәрлекләү башлана. Хәсәнгата казый аларны яклап чыга, аның турыдан-туры йогынтысы нәтиҗәсендә, Казан мөселманнары Иж-Бубый мәдрәсәсенең ябылуын, Г.Баруди,Г.Апакаев, Х.Максуди кебек зыялыларны эзәрлекләүне гаепләп чыгалар. Х.Габәшигә карата язылган шикаятьне озак һәм жентекләп тикшерәләр, әмма  җинаять табылмаганга күрә, аның эшен ябалар, архивка тапшыралар.

Хәсәнгата Габәши гомере буе алдынгы фикерләрне  тормышка үткәрү өчен көрәшә, мәдәниятне сөя, музыка коралларыннан бай коллекция тота, музыка сәнгатенә каршы чыгучы карагруһ муллалардан ачы көлә. Улы Солтанның бөек композитор булып җитешүендә Хәсәнгата хәзрәтнең дә өлеше, тәрбиясенең әһәмияте зур була. Солтан Габәши әтисеннән күп кенә мөнәҗәтләр, бәетләр һәм җырлар язып ала һәм эшкәртә. Xәсәнгата Габәши музыка белеме бирүне үзгәртеп кору кирәклеге хакында махсус хезмәтләр яза.

Татар музыкасына нигез салучы Солтан Габәши белән без әдәбият дәресләрендә  танышабыз. Укучыларга аның тормыш Һәм иҗат юлы турында белешмә бирелә. Солтан Габәши 1891 елның 1 маенда туа. 1901-1908 елларда Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Уфада яшәгәндә күренекле музыкант Нина Соколовадан фортепьяно дәресләре ала.

Ул туктаусыз   гыйлем өсти, «Галия» мәдрәсәсен, Уфа реаль училищесын тәмамлый. Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», «Таһир- Зөһрә», «Бүз егет» пьесаларына  музыка яза.

Солтан Габәши — милли хор сәнгате «пионеры». Ул «Салкын чишмә», «Каз канаты»,»Баламишкин» көйләрен хор өчен эшкәртә. Аның 1922 елда Көнчыгыш музыка техникумы мөдире урынбасары, музыка һәм хор  җырының элементар теориясе укытучысы итеп билгеләнүе очраклы түгел.

Казан педагогия техникумында укыганда Сара Садыйкова, Хәлимә Чамаева, Гадилә Насыйрова аның укучылары була. Сара Садыйкова, Солтан Габәшинең тәкъдиме һәм үтенече буенча, Мәскәүгә П.И.Чайковский исемендәге консерваториягә укырга жибәрелә.

Солтан Габәши, музыка укытучысы, хор җитәкчесе һәм композитор буларак, Гөлсем Сөләйманованың профессиональ өлгерүенә дә ярдәм итә, аның өчен «Кәккүк» романсын ( Ә.Еники сузләре) иҗат итә. Дәрестә бу язма тыңлана һәм укучылар жырның сүзләрен күчереп алалар.

Солтан Габәшинең “Аккош, «Фатыйха», «Хәбибҗамал»,   «Зәй буе» кебек әсәрләре ул елларда халыкның яраткан жырларына әверелә. Татар музыкасының башлангычы һәм милли татар операсы барлыкка килү дә Габәши исеме белән бәйле. 1925 елда Солтан Габәши, Г.Әлмехәммәтов һәм В.Виноградов тарафыннан «Сания» операсы языла. Операны кую өчен Мәскәүдән Газиз Айдарскийны һәм Сара Садыйкованы чакырып кайтаралар. Солтан Габәши «Чио-Чио-Сан» операсын татарчага тәрҗемә итә. Баш рольне Сара Садыйкова башкара.

Нигъмәт  ариясе – бүгенге көндә дә милли дә милли музыканың иң якты  үрнәкләренең берсе. Арияне Азат Аббасов ( якташыбыз), Хәйдәр Бигичев(язма ) һәм башкалар уңышлы башкара. Солтан Габәшине бернинди дәлилсез-нисез солтангалиевчелектә, панисламизмда гаеплиләр. Ул Башкортостанга китә; Башкортостан композиторлар берлеген оештыручылардан була. Авыр тормыш шартлары аның сәламәтлеген какшата. 1941 елның 10 июлендә Солтан Габәши Башкортостан композиторлар берлегенең сәнгать эшләре буенча идарәсе фольклор кабинетына 26 җырдан торган җыентык эшләп тапшыра. Гомеренең соңгы елларында Башкортостанның Борай районы Челкак авылында яши, музыкадан дәресләр бирә. Биредә ул үзешчән сәнгать коллективы белән эшли; спектакльләр, концертлар куюга җитәкчелек итә; фронтка ярдәм концертлары оештыра. Солтан Габәши 1942 елның 8  гыйнварында үпкә ялкынсынуыннан вафат була.

С.Габәши  татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булса, районыбыз тагын бер тармакта “беренче” данын  казанган якташлары белән  горурлана алалар. Рәсми белешмәлекләрдә Казанда туган дип  теркәлгән Салих Сәйдәшев, Әнвәр Бакиров кебек, татар  драматургиясенә нигез салучы Габдрахман Ильяси  да дөньяга килүе белән башкалабызга беркетелгән. Бу өч шәхеснең һәммәсе ата-бабасы аркылы авылга бәйләнгән – аларның һәркайсының  тамыры Биектау төбәгенә тоташуы замандашларыбызда шик уятмый.

Габдрахман Ильясинең бабасы Әлдермештә гомер итә. Атасы Мөхәммәтдәмин хаҗи Казанда кызыл  малчы  сәүдәгәр булып китсә дә,  атасы йортына еш кыйтып йөри.

Габдрахман белемен Казанның Күлбуе мәдрәсәсендә алуы да якташлары традициясенә туры килә. Бөек  мәгърифәтче Каюм Насыйри белән  танышып, аның йогынтысында дөньяви белем эстәүгә дә күңелен биргән. Үзлегеннән  һәм укытучы яллап урысча өйрәнгән, урыс театры  спектакльләренә йөргән һәм дөнья көтәргә яраклы әзерлек бирә торган китаплар белән танышкан.

“Бичара кыз”  драмасында Г.Ильяси кадимчелеккә нәфрәт уяту, шәхес иреген, кешелеклелек һәм азатлык фикерләрен һәм гамәлләрен яклаучы буларак чыгыш  ясый. Татар җәмгыятенә яңалыкка юл ачу,  хатын-кызларның ирләр белән тиңлегенә ирешү кирәклеген тамашачыларга да  сеңдерү бурычын куя.

Биектау төбәгенең иң якты йолдызлары – Ташсу авылыннан күтәрелгән Максудилар. Низаметдин  мулла Максуди туган халкы иҗтимагый  тормышында күренекле урын тотачак ике ул үстерә. Аларның өлкәне Әхмәтһади (1868-1941), башлангыч белемне атасыннан алганнан соң, укуын 1881 елда Казанның Күлбуе мәдрәсәсендә дәвам итә. 1906-1918 елларда Әхмәтһади “Йолдыз”гәзитен чыгарып,  укучыларга киң таныла. Әхмәтһади  Максудига аеруча киң танылу китергән икенче хезмәт татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен дәреслекләр иҗат итү була. Аның “Мөгаллим әүвәл” китабының утыздан артык басмасы дөнья күрә – шушы әлифба буенча татарлар гына түгел, күп кенә кардәш халыкларның да  яше-карты укырга-язарга өйрәнә. Туган теленең грамматика китапларын, гарәп, урыс, француз телләре үзөйрәткечләрен дә яза. Ул шушы дәреслекләре белән туган халкы арасында җәдит мәктәп-мәдрәсәләре ачылуга, аларның киңәюенә тиңсез өлеш кертә.

Кардәшләрнең кечесе Садретдин. Садретдин Максуди каләм эшчәнлеген  язучы һәм журналист сыйфатында башлап җибәрә, соңрак ул төп игътибарын хокук мәсьәләләренә  юнәлтә, бигрәк тә төрки халыкларның хокукый төшенчәләрен, чыгарган кануннарын өйрәнүгә зур илтифат  күрсәтә, шушы өлкәдә төпле тикшеренүләр алып барып, “Фарабиның хокук фәлсәфәсе” (1945), “Төрек тарихы вә хокук” (1947), “Төрек хокукы тарихы” (1928) монографияләрен иҗат итә, төрек телендә университетларда  укытыр өчен “Хокук тарихы дәресләре” (1927), “Хокукның гомуми  әсаслары” (1937), “Гомуми хокук тарихы (1941) хезмәтләрен бастырып чыгара.

Күренекле  композиторыбыз Салих Сәйдәшев тә чыгышы буенча Өбрә авылыннан. Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Ил”, “Кандыр буе”, Хәбибулла  Ибраһимовның “Башмагым”, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, Фәтхи Борнашның “Таһир-Зөһрә”,  Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик”, “Изге әманәт” һәм башка күп кенә әсәрләргә  — нәкъ менә С.Сәйдәшев  музыка яза, тамашачылар  аның талантына әле бүген дә бик  рәхәтләнеп кул чаба. Композиторның “Тукай маршы”, “Совет Армиясе маршы” һәм  байтак сандагы җырлары шулай ук күпләрнең яраткан әсәрләре булып күңелләрдә яши.

Өбрәгә күрше Әлдермеш авылы – күренекле  композиторыбыз Әнвәр Бакировның (7.07.1920) ата-бабалары гомер  иткән  җир. Аларның гаиләсендә  берәр уен коралында көй чыгара белмәгән кеше булмый, шунлыктан Әнвәр дә бик яшьли  музыкага хиресләнеп үсә, сигез яшендә үк спектакль куюда катнаша башлый. Авыл белән бәйләнешен гомер буе өзмәве аңа милли  моңнарны, милли  тормыш сулышын җанына тирән сеңдерергә  бай мөмкинлек бирә —  шуның нәтиҗәсендә композиторның иҗаты аһәңнәргә бай сыйфатта үсеп  җитлегә.

Туры профессиональ белем алган Ә.Бакиров  музыканың төрле жанрларында уңышлы  әсәрләр иҗат итә. “Кемгә сөйлим”, “Әниемнең җылы кочагы”, “Әйткән идең”, “Әгәр белгән булсам”, “Тамчылы гөл”,  “Кыр казлары  киткәндә”, “Мәк чәчәге” – ул язган җырлар өч  йөздән артык. Моннан тыш, төрле уен коралларында башкарыр өчен сонатина, сюита һәм пьесалар да, симфоник әсәрләр дә, “Су анасы” балеты һәм “Гөлзада” опералары да туа. Мәктәпләр өчен музыка  дәреслекләре һәм методик кулланмалар да яза, вакытлы матбугатта музыка темасына  мәкаләләр дә бастыра. Аның әсәрләре авыл һәм шәһәр сәхнәләрендә, радиотелевидениедә, якташы С.Сәйдәшевнеке кебек, бик еш яңгырый. Композиторның  “Су анасы” балеты тамашачыларның кайнар мәхәббәтен яулап алып, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт  бүлегенә лаек була. Үзенә танылу китергән беренче әсәрен – “Иртәнге серенада” көен ул якташы  Хәй Вахит сүзләренә 17 яшендә язган була.

Татар: “Ат аунаган җирдә төк кала”, дияргә ярата. Г.Ильясинең Әлдермешеннән ерак түгел урнашкан Мәмдәл авылында күренекле драматургыбыз  Хәй Вахитның (1918-1978) тууы  шушы әйтемне күәтли шикелле.

Г.Ильяси  беренче сәхнә әсәребезне язса, Х.Вахит инде якташы эшен яңа заманда дәвам итә һәм, профессиональ осталыкның биек үрләренә күтәрелеп, татар драматургиясен СССРның дистәләрчә милли театрлары  сәхнәләренә алып менә. Тамашачыларыбыз театрга суынган илленче  еллардан соң Хәй Вахит әсәрләре милли сәхнәбезгә дәртле  сулыш өрә – Мәмдәл егете 60 – 70 нче еллар дәвамында берсеннән-берсе кызыклырак пьесалар язып, тамашачыларның  яңадан театрга кайтуына сәбәпче була.

Х.Вахитның иҗади уңышы, табигый  сәләтеннән тыш, бай тормыш тәҗрибәсенә һәм киң кырлы, тирән профессиональ белем алуына да  бәйләнгән. Театр һәм музыка училищеләрендә, Казан консерваториясендә  һәм Мәскәүдәге ике еллык Югары әдәби курсларда уку, мөгаллим, җырчы, фронтта тупчы булып хезмәт итү аның  үзенчәлекле шәхес, кызыклы фикер иясе сыйфатында җитлегүен тизләтә. Шигырьләр һәм поэмалар, балалар өчен сәхнә әсәрләрне язу аны киң колачлы җитди  иҗатка әзерли. Г.Тукай исемендәге Дәүләт  бүлегенә  лаек булган “Беренче мәхәббәт” пьесасы йөзләрчә мәртәбә уйналып, яңа буын тамашачыларның да  игътибарын җәлеп итеп килә.

Биектау төбәге әдәбият-сәнгатебезгә яңадан-яңа иҗади көчләрне тудыруы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Олы Солабаштан шагыйрь Галимҗан Мөхәммәтшин (1911 – 1941), Кече Битаманнан Габдулла Шәрәфи (1926), Рафис Корбанов (1957), Суыксудан Солтан Шәмси (1956), Бикнараттан Зиннур Хөснияр (1961) да әдәбият  сөючеләргә байтактан  таныш. Музыка уен кораллары ясавы, җыр-көйләребезне сакчыл җыйнавы белән мәшһүр Гыйләҗетдин Сәйфуллин (1884 – 1946) Иске  Рәс авылында туган. Милли  театрыбызның беренче карлыгачларынның Ситдыйк Айдаров (1859 – 1938) – әнисе аша Чыршы  авылына, академик, Казахстан ФА вице-президенты Шәүкәт Ибраһимов (1923 – 1989) – Өбрәгә, СССР халык артисты Азат Аббасов (1925) Курсага тоташкан. Биектау төбәге музыкант Ярулла Әхмәдуллин, Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова, Татарстанның халык артисты  Клара Хәйретдинова кебек сәхнә осталарын, радио-телевидениебезгә Татарстанның һәм Россиянең  атказанган мәдәният хезмәткәрләре Бибикамал Саттарова, Әминә Сафиуллина шикелле дикторларны да бирде ич әле. Бу якта туып-үскән игелекле җаннардан авыл хуҗалыгы сәнәгать,  табигать һәм башка фәннәр  өлкәсендә җитешкән галимнәрне, дәүләт эшлеклеләрен, әйтик, Айбаштан контр-адмирал Исхак Исламов, Ямаширмәдән СССР Герое исемен  татарлар арасында беренче булып алган Гыйльфан Батыршин, Татарстан Премьер министрының элеккеге урынбасары Илгиз Хәйруллин исемнәрен дә онытмаска кирәк.  Атаклы Габәшиләр нәселеннән Рөстәм Солтан улының тарих фәннәре кандидаты, Кодаштан Фирдәвес Гарипованың филология фәннәре докторы һәм күп кенә китапларның, фәнни хезмәтләрнең авторы икәнлекләрен искәртмичә, сәнгать фәннәре докторы Фуат Хөсәен улы Вәлиев хакында әйтмичә мөмкин түгел.

Кече Кавалда туган Ф.Вәлиев Казан артының үткәнең,  рухи һәм матди  казанышларын җентекләп өйрәнгән галим иде.

Бөек Ватан сугышында районыбыздан башка милләт вәкилләре белән татар ир-егетләре дә Ватаныбызны сакладылар. Һәлак булган 10110 якташыбызның исеме «Хәтер китабы»на кертелгән. Биш батыр егетебезгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Шулар арасында милләттәшебез Г.Ә.Батыршин да бар.

Районның меңләгән кешесе тырыш хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынайткан: икмәк үстергән, терлекләр караган, фронт өчен бөтен кирәк- яракны җибәреп торган.

Һәр ел саен авылларда гөрләп сабантуйлары үтә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында халкыбызның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәт, йолалары үткәрелә.

Сыйныфтан тыш уку дәресендә Ибраһим Сәлаховның  «Колыма хикәяләре» повесте анализлана. Повестьның 19 – 20 нче битләрендә Галимҗан Мөхәммәтшин исеме телгә алына. Бу – Зур Солабаш авылында туып-үскән шагыйрь. Дәрестә шагыйрь турында мәгълүмат бирелә. Ул 1911 елда урта хәлле крестьян гаиләсендә туа, жидееллык белемне Шуман мәктәбендә ала. Үсмер чагында үк шигырьләр тыңларга яраткан, белемгә омтылган. Соңрак Казан Дәүләт педагогия институтында белем алган. Ул җиде ел дәвамында «Кызыл яшьләр» («Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли, тормышының соңгы елларында «Пионер каләме» (“Ялкын”) журналларның җаваплы  секретаре була.

Г.Мөхәммәшинның  “Пионерия”, “Яшьлек дәвам итә”,  «Яшьлек» дигән сайланма жыентыклары басылып чыга. Яшьлек жырчысы буларак, шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә. 30 елларда аның шигырьләре гел басылып тора, алар зур тәрбияви көчкә ия була. Аеруча шагыйрь яшь буынның тырыш хезмәтенә, белемгә омтылышына дан җырлый.

Заманында Муса Җәлил  дә аның иҗатына югары бәя биргән. Ул аның шигырьләрен беренче тыңлаучы да, тәнкыйтьләүче дә булган. Шагыйрь туган илен өзелеп ярата, әмма 30 яшьлек чагында шәхес культы корбаны була. Ибраһим Сәлахов Г.Мөхәммәтшин белән дуслар булалар, “Яшь Ленинчы” газетасында  бергә эшлиләр

И.Сәлахов Галимҗанга ияреп сабантуй бәйрәменә кайта. Казахстанда туып үскән кеше буларак, беренче тапкыр сабантуйны ул Зур Солабаш авылында күрә. Ул авылны, аның халкын бик ошата. Авылдашларының Галимҗанны хөрмәт итүләрен күрә, бәйрәм беткәч, халык таралмый, ә Галимҗанның шигырьләрен тыңлый.

Биектау районында туып — үскән күренекле шәхесләребез турында газета-журналлардан төрле белешмәләр, мәкаләләр туплыйбыз. Укучылар тарафыннан «Районыбызның күренекле шәхесләре» дигән темага альбом эшләнде. Дәресләрдә бу материаллардан даими файдаланабыз. Күренекле язучыбыз Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышканда, Габдулла Тукайның әсәрләрен  өйрәнгәндә Садри һәм Һади Максудилар турында сөйләп үтәм. Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә аның хатыны Мөршидә апаның, кияүгә чыкканчы, Өнсә авылында эшләвен әйтеп китәм. Сибгат Хәкимнең Өнсә юлларын күп таптавы, үзенең сөйгәне янына ашкынуы турында сөйлим. Ул бу турыда үзенең хисләрен «Юксыну» шигырендә белдерә. Укучылар шигырьне сәнгатьле укыйлар һәм шигырьгә анализ ясала. Шагыйрьнең “Һәйкәл урынында уйланулар» шигырен укыгач, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына барабыз, укучылар үзләренең бабайларының исем- фамилияләрен табалар. Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять» хикәясен өйрәнгәндә өйләрендә саклана торган борынгы көнкүреш бизәнү әйберләре турында сөйләргә әзерләнәләр, дәрескә алып киләләр. Гариф Ахуновның тормыш юлын өйрәнгәндә аның күрше районнан булуы әйтелә. Үзенең «Без бит Арча яклары» китабын язуын әйтеп үтәм. Ф.Кәриминең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә аның күренекле педагог булганлыгы һәм Гани бай Хөсәенов белән берлектә, яңа (җәдиди-фәнни ) мәктәп челтәрен барлыкка китерү, аны бер эзгә салуга, аның эшчәнлеген оештыруга зур өлеш кертүе аңлатыла. Хөсәеновларның Хәсәнгата хәзрәт Габәшигә «Солабаш университеты»н төзүдә матди яктан ярдәм итүен һәм яңача укыту ысулы кертелүен искәртеп үтәм.

Дәресләрдә Һади Такташ иҗаты белән танышабыз. Солтан Габәши аның «Җир уллары» трагедиясенә музыка яза.

Язучы Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм аның «Туган ягым- яшел бишек » автобиографик повесте өйрәнелә. Арча районы Яңасала авылында туып-үскән Гомәргә Биектау районы Ямаширмә авылына өйрәнчек булып килергә туры килә. Повестьта сурәтләнгән каз өмәләре, сабан туйларының ничек үтүе, авылыбызның гореф- гадәтләре, йолалары турында сөйләшәбез, язма эшләр эшлибез.

Дәрестән тыш уку сәгатьләрендә А.Хәсәновның «Тугрылык «, «Озын аяк » хикәяләр җыентыгы, «Көләч йөз » повесте буенча әңгәмәләр үткәрәбез.

Саҗидә Сөләйманова шигырьләренә анализ ясаганда туган як тарихындагы кызыклы сәхифәләр искә төшерелә, авылыбыздан чыккан хөрмәткә лаеклы шәхесләр турында материал туплана. Туган якка багышлап шигырьләр, хикәяләр языла.»Кеше барыбер кошлар нәселеннән «, «Кеше » шигырьләрен анализлагач, туган авылның безгә үрнәк булырлык данлы кешеләре турында язма эшләр эшләнә.

Туган (татар) теле дәресләрендә күренекле шәхесләребез турында язылган китаплардан, журналлардан җөмләләр яздырыла, укучыларга бу шәхесләр турында күбрәк мәгълүмат бирү күздә тотыла.

Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повестьларын, Г.Гобәйнең «Маякчы кызы» повестен өйрәнгәндә, Агыйдел елгасының матурлыгын сүрәтләгән урыннар укыла һәм үзебезнең елганың матурлыгы тасвирлана.

Сәгыйть Рәмиевнең «Авыл «, Габдулла Тукайның «Туган авыл » шигырьләрен өйрәнгәндә, авылыбызның тарихы турында материал тупланды һәм бу материал дәресләрдә файдаланыла.

Чыңгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим «әсәрен өйрәнгәч, укучылар үзләренең беренче мөгаллимнәре турында язалар.

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлын өйрәнгәндә Арча педагогия көллияте һәм аның даны турында сөйләнелә. Дәрескә көллиятне бетергән укытучылар чакырыла. Алар көллият турында сөйлиләр, андагы уку шартлары белән таныштыралар. Бу укучыларга киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итә.

Һәр милләтнең үзенә генә   хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Милли үзенчәлекләр- милли үзаңны формалаштыруга зур йогынты ясый торган әһәмиятле фактор да. Татар халкы тормышында бәйрәмнәр зур урын алып торган. Бәйрәмнәрдә әһәмиятле эшләр нәтиҗәсе билгеләнгән, эшкә йомгак ясалган, авыр хезмәттән соң ял оештырылган.

Элекке чорлардан  Нәүрүз, боз озату, Сабантуй, җыен h.6. милли бәйрәмнәрдән бүгенге көндә Сабантуй гына сакланып калган, һәм ул милли бәйрәмнән гомумхалык бәйрәменә әверелде. Сабантуй- халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән затлы милли бәйрәме, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала. Сабан туе мәйданында яшенә дә, картына да, социаль хәленә, милләтенә, диненә карамастан, бөтен кешегә дә урын җитәрлек. Нәкъ менә шуңа да Сабантуй үткәрү Татарстанда гына түгел, Россия һәм дөнья күләмендә дә матур традициягә әйләнеп бара. Сабан туе борынгы гореф- гадәтләр буенча, язгы кыр эшләре тәмамлангач уза һәм җир кешесенә- игенчегә дан җырлый. Сабан туеның җыр- бию, уен- көлке, көрәш һәм спорт ярышлары уза торган мөйданнары татар халкының көч- егәрен, рух камиллеген күрсәтү белән бергә, аның башка халыкларга карата игътибарын, ихтирамын һәм дуслык-туганлык хисләрен дә  чагылдыра.

Әдәби әсәрләрне анализлаганда да халкыбызның бу бәйрәменә аеруча игътибар  бирелә.  Галиҗан Ибраһимовның «Алмачуар » хикәясен, Гомәр Бәшировның «Туган ягым- яшел бишек» повестен өйрәнгәндә сабантуй бәйрәменең үткәрелү тәртибенә, ярыш төрләренә, нинди уеннар уйналуга игътибар бирелә. Үзебезнең төбәктә үткәрелгән, яисә укучылар башка төбәкләрдә күргән сабантуйлар турында әңгәмә үткәрелә, язма эшләр эшләнә, сабантуй күренешләре рәсемгә төшерелә.

Гомәр Бәшировның «Туган ягым- яшел бишек » повестенда сурәтләнгән каз өмәсе дә безнең укучыларыбызга яхшы таныш. Ноябрь аенда, көннәр суыткач, каз өмәләре башлана. Укучылар, милли киемнәрдән каз өмәсенә җыелалар. Өмәдә төрле кызыклы вакыйгалар сөйләнә, җырлар җырлана, такмак- такмазалар әйтелә. Ә инде эш бетеп, каз бәлешеннән авыз иткәч, уеннар уйнала.»Наза «, «Йөзек салыш», «Парыңны тап» уеннары укучылар  тарафыннан яратып уйнала.

Соңгы елларда Нәүрүз бәйрәмен кабаттан торгызуга омтылыш ясалса да, халык аны кабул итәргә ашыкмый. Борынгы Болгарлар ерак үткәндә ике яңа ел уздыра торган булган- декабрь аенда кышкы Нардуганны һәм язын, 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне-Нәүрүзне. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыга. Анда егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы «Алпамша» билгеләнә. Алпамша булган кеше: «Әнә карга очып килә, барлык болгарларга Нәүрүзне бүләк итәргә куша!»- дип кычкыра. Болгар риваятьләре буенча мәрхәмәтле алып Сөбан Карга Нәүрүзнең яклаучысы булып исәпләнелгән. Алып кешеләр янына еш карга кыяфәтендә очып килгән, шуңа күрә дә Нәүрүзне Карга туе дип тә атап йөртәләр. Ә Нәүрүз хөрмәтенә пешерелгән ботканы Карга боткасы дип атаганнар. Бу бәйрәм көнне милли уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы үткәрелә. Нәүрүз алдында кешеләр бер- берсенең үпкәләрен гафу итәләр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешәләр. Нәүрүз бәйрәмендә укучылар бик теләп катнашалар. Бәйрәмдә иң яхшы  укыган, эшчән, өлгер, җыр-биюгә оста кыз Нәүрүзбикә итеп сайлана. Бу бәйрәмнәрне үткәргәннән соң альбомнар эшләнә, газеталарга мәкаләләр языла.

Милли үзаң формалаштыру милли мәктәп эшчәнлегенең иң әһәмиятле компонентларыннан берсе. Бу эшчәнлекне уңышлы алып бару өчен, мәктәп җитәкчеләреннән, һәр педагогтан, әти-әниләрдән, бала тәрбияләүче һәp кешедән үз милләтеңнең узганы, бүгенгесе һәм киләчәге; аның яшәү, үсү һәм камилләшү шартлары; миллият тойгысы һәм милли горурлык хисе формалаштыру юллары; милли мәдәният, милләт тарихы, милли традицияләре өлкәсендә хәбәрдар булуы зарури. Болардан тыш, максатка омтылыш, балалар белән эшләү осталыгы, иң әһәмиятлесе – милли үзаң формалаштыруның  иҗтимагый икътисади, педагогик, психологик  һ.б. шартларын исәпкә алу да таләп ителә.

Мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә укучыларны күренекле шәхесләр, шушы төбәктән чыккан хөрмәткә лаек кешеләр, халкыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән таныштыру, шул мәгълүмат нигезендә аларда милли горурлык хисе формалаштыру мөмкинлекләре аз түгел. Тик бу максатны тормышка ашыруга иҗади якын килү генә таләп ителә.

Тел һәм  әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда милли-төбәк компонентын куллану укучыларньң милли үзаңын үстерә, рухи байлыгын арттыра, туган җирне, аның халкын яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.