«Җиз самавыр» бәйрәме

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу чарасы)

Алсу ГАБДРАХМАНОВА,

Биектаудагы «Көнбагышкай» балалар бакчасы тәрбиячесе 

Максат: татар халкының гореф-гадәтләре, борынгы йолалары танышу.

Бурычлар:

– балаларның татар халкының милли ризыклар турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

– борынгы уеннар, җырлар, биюләр аша туган телгә хөрмәт, кызыксыну уяту;

– шигырь һәм уеннар аша татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам иттерү;

– балаларда күңел ачу чарасында актив катнашырга омтылыш булдыру;

– татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: бәйрәм узачак зал борынгы өй эчен хәтерләтеп бизәлгән. Чиккән сөлгеләр, сандык , чигүле мендәрләр, өстәл куелган. Тозлы камырдан ясалган татар халкынын милли ризыклары һәм милли ризык төшерелгән битлекләр, самавыр кирәк булачак.

Алдан эшләнгән эшләр: балалар белән җыр, бию, шигырьләрне, уеннарны өйрәнү.

Катнашалар: әби, мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары һәм кызлары, алып баручы.

Бәйрәм барышы

(Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары татар халык милли киемен киеп, “Әссәламәгаләйкүм”  җырын җырлап, музыкаль залга кереп, урындыкларга утыралар.

Зал уртасында әби йон эрләп бетереп, җептән йомгак ясарга әзерләнә. Янында кыз бала аның эшен кызыгып карап утыра.) 

Зилә. Әбием, минем сиңа бик тә ярдәм итәсем килә. Син бит миңа һәрвакытта: “Булышуың минем өчен булса, ә өйрәнүең үзен өчен”, – дип әйтергә яратасың.

Әби. Әйе, кызым, бик дөрес. Татар халкының да эш темасына багышланган бик күп мәкальләре бар…

Башланган эш – беткән эш.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Эшне башлама, башласаң ташлама.

Зилә. Әбием, татар халкы гел эшләп кенә торганмыни?.. Бер дә ял итәргә вакыт тапмаган кебек тоела…

Әби. Юк, балакаем, син нык ялгышасың… Татар халкы эш яраткан кебек, ял итәргә дә яраткан. Татар халкының милли бәйрәмнәре бик күп алар…

Мин бүген сине туган ягым – Әтнә районында үткәрелә торган милли бәйрәм белән таныштырып үтәсем килә. Бу бәйрәмнең исеме дә бик шаккаткыч: “Җиз самавыр “бәйрәме дип атала. Бу бәйрәмгә багышлап, хәтта районда фестивальләр үткәрелә.

Зилә. Безгә бәйрәм өчен нәрсәләр кирәк булачак соң?

Әби. Элек-электән татар халкы үзенең кунакчыл булуы белән тарихка кереп калган. Чөнки татар халкы милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы белән бик күптәннән танылган. Алар үзләренә генә хас сыйфатларны бүгенгәчә саклап килгәннәр.

Алып баручы.

Кунакларны бик яраткан,

Электән безнең халык.

Юмарт диеп, уңган диеп,

Килгән күптән макталып.

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар, без сезне безнең милли бәйрәмебезгә чакырабыз. Бүген сезнең белән татар халкына гына хас булган милли ашлары һәм бәйрәме турында сөйләшербез.

Әби. Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз.

Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Ул нәрсә була икән?

Әйтче син тизрәк.

Балалар. Икмәк

Әби. Бик дөрес.

(“Игенче“ җырына икмәк битлеге кигән бала килеп керә. Кулында тозлы камырдан ясалган икмәк.

Икмәк. Әссәламәгаләйкүм, кадерле кунаклар һәм балалар ! Мин Икмәк – тормыш тоткасы. Шуңа күрә минем кадеремне белеп яшәргә кирәк икәнен онытмагыз.

Алып баручы Әйдә, Икмәк, түребезгә рәхим ит. Татар халкы – бик кунакчыл халык, кунакларны ачык йөз, ипи-тоз белән каршы ала торган булган ул. Бу традиция әлеге көнгә кадәр сакланып килгән. Икмәк – татар халкының өстәл түрендә утыра торган милли ризыкларның берсе. Безнең татар халкы, икмәккә багышлап, бик күп мәкальләр иҗат иткән:

Ипи өстенә әйбер куйма, ипидән дә өстен нәрсә юк.

Икмәк – бар әйбергә баш.

Икмәк – илебезнең төп байлыгы.

Икмәкне кадерләп, саклап тоту – ул барыбызның да изге бурычы.

Әби.

Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар,

Вак-вак итеп турап,

Итне, суган, бәрәңгене

Почмаклы камырга салганнар.

Әйтегезче, балалар, нинди милли ризык турында монда сүз бара?

Балалар. Өчпочмак

Әби. Әйе, бик дөрес.

(“Татар халык бию” көенә Өчпочмак битлеге киеп, кулына тозлы камырдан ясаган өчпочмаклар тотып, бала килеп керә.)

Өчпочмак. Исәнмесез, кадерле кунаклар һәм балалар! Таныш булыйк. Мин – Өчпочмак. Татар халкының иң яраткан ризыклары арасында беренче урында торам. Мине бәйрәмнәргә дә, көн саен пешереп ашарга да бик яраталар.

Алып баручы. Әйдә, Өчпочмак, түребезгә рәхим ит. Өчпочмак татар халкының иң популяр ит ризыкларының берсе булып тора.

Әби. Балакайларым, ни өчен бу милли ризыкны Өчпочмак дип атыйлар?

Балалар. Өч почмаклы булганга күрә.

Әби. Бик дөрес.

Киләсе милли ризык белән танышыйк әле.

Камыр җәеп, вак-вак кисеп,

Майга мине салалар.

Тизрәк алып балга салып,

Зур бер өем өяләр.

Балалар. Чәкчәк.

(“Бас кызым, Әпипә” көенә Чәкчәк битлеге киеп, кулына тозлы камырдан ясалган чәкчәк тотып бер кыз бала керә.)

Чәкчәк.

Исәнмесез, кадерле дусларым! Мин Чәкчәк булам.

Табын яме – чәкчәк, дигән

Сүзләр йөри түгелме?

Һәрбер туйның һәм бәйрәмнең

Иң түрендә урын алам түгелме?

Алып баручы. Бик дөрес, хак сүзләр сөйлисең. Түребезгә рәхим ит.

Баллы чәкчәккә күңеле

Күтәрелә кызларның,

Хәзер инде тыпыр-тыпыр

Биисе бар аларның.

(Кызлар татар халык биюен башкара.)

Әби.

Өсте такта, асты такта,

Уртасында майлы турта.

Әйтегезче, нинди милли ризык турында сүз бара?

Балалар. Кыстыбый.

Әби. Бик дөрес.

(“Бәрәңге” җырына Кыстыбый битлеген киеп, кулына тозлы камырдан ясалган кыстыбый белән бер бала керә.)

Кыстыбый. Исәнмесез, мин – Кыстыбый! Төче камырдан ясалган борынгы традицион татар ризыгы. Ә эчлегем бәрәңгедән ясала. Мине салкын һәм эссе килеш тә яратып бик ашыйлар. Минем сезнең белән татар халык уенын уйнап китәсем килә.

Алып баручы. Әйдә, Кыстыбый, түребезгә үт.

Балалар, әйдәгез, сезнең белән бер уенын уйнап китик әле. Уеннын исеме “Ачык авыз” дип атала.

“Ачык авыз”  уены

(Балалар, парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз калырга һәм түгәрәк уртасына чыгарга тиеш булачак. Бию көе куеп, эчке якта торган балалар бию көенә әйләнәләр. Бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала, эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлаша. Бер бала парсыз калырга тиеш. Ул, уртага чыгып: «Мин кем? » дип сорый. Иптәшләре аңа: «Ачык авыз син!» – дип җавап бирәләр. Аннан соң «ачык авыз»ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, һәм «ачык авыз»лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.

Җәза: “Бие әйдә” дигән татар халык такмакларын башкарырга тиеш булалар.)

Әби. Ай-һай, уңган безнең балалар. Афәрин, нәни кызчыкларым һәм дә улларым. Киләсе милли ризык нәрсә икән?

Иттән генә торам мин,

Майга чумып чыгам мин,

Шундый тәмле булам мин…

Нинди милли ризык турында сүз бара?

Балалар. Пәрәмәч.

Әби. Бик дөрес.

(“Кәрия-Зәкәрия“ җырына Пәрәмәч битлеген киеп, кулына тозлы камырдан ясалган пәрәмәч тотып, бер бала керә.)

Пәрәмәч. Әссәламәгаләйкүм, кадерле кунаклар һәм балалар! Мин – Пәрәмәч. Төче яки әче камырдан җиңел генә ит салып ясап була торган милли ризыкмын. Мин сезгә буш кул белән килмәдем, ә кызыклы уен алып килдем. Уеным “Охшаш һәм аермалы якларын тап” дип атала.

“Охшаш һәм аермалы якларын тап” уены

Рәсемнәрдә:

Өчпочмак – пәрәмәч

Кыстыбый – бәрәңге пәрәмәче

Вак бәлеш – пәрәмәч

Бавырсак – чәкчәк

(Милли ризыкларның охшаш һәм аермалы яклары әйтелә.)

Алып баручы. Әйдә, Пәрәмәч, түребезгә үт. Кызыклы уеның өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Менә табын түрендә

Гөбәдия күренә.

Йөзе шат көлеп тора,

Хуш ис бөркелеп тора.

(“Дуслык“ җырына Гөбәдия битлеге киеп, кулына тозлы камырдан ясалган гөбәдия тотып, бер кыз бала керә.)

Гөбәдия. Исәнмесез, кадерле кунаклар һәм балалар! Мин Гөбәдия булам. Бик үзенчәлекле милли ризык булып саналам. Чөнки мин – катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш.Бер генә бәйрәм табыны да минсез үтми.

Алып баручы. Әйе, бик дөрес. Әйдә, Гөбәдия, түребезгә үт.

Җыелды татлы ашлар,

Гөбәдия, бәлешләр,

Өчпочмак, пәрәмәчләр.

Иң кадерле икмәк тә,

Табын яме – чәкчәк тә.

Утыралар тезелеп,

Белмим соң кемне көтеп?

Әби. Бәйрәмебезнең иң төп кунагы әле бит килмәде…

Дүрт аяк, ике колак,

Бер борын, бер корсак

Бу ни бу ?

Яле син әйтеп кара…

Балалар. Самавыр.

Әби. Бик дөрес, минем уңганнарым…

(“Кояшлы табын“ җырына Самавыр битлеге киеп, кулына самавыр тотып, бер бала керә.)

Самавыр. Мин – Самавыр.Татар халкы мине уйлап тапмаса да, мин һәрбер өйнең өй түрендә утырганмын. Чәйне бик күптәннән эчә башлаган безнен халык. Ә самавырдан чәйне бик кайнар көе, шикәрне кабып, сөт яки как салып, кәрәзле бал белән эчәргә яраткан татар халкы.

Алып баручы. Әйдә, Самавыр, түребезгә үт.

Самавырны Кытайда уйлап тапканнар. Самавыр гаилә учагы, дусларча аралашу һәм кунакчыллык символы булып тора. Ул бөтен татар гаиләләрендә мактаулы урын алган. Самавыр артында күп кенә гаилә бәйрәмнәре үткән, эшлекле мәсьәләләр хәл ителгән. Болай чәй эчү традициясе күп гаиләләрдә  әле дә сакланып калган.

Әби. Менә, кызым, татар халкы кунакларны үзенең  милли ризыклары белән каршы алса, ә самавыр бәйрәм өстәленә ямь өстәп, тулыландырып җибәргән.

“Кунак кадерле булса, самавыр тиз кайный” дигән мәкаль дә безнең татар халкының кунакчыл булуын раслый.

Алып баручы.

Безнең халык кунакчыл

Якты чырай, тәмле сүз белән

Каршы ала кунакны.

Сыйлап, зурлап, хөрмәтләп,

Озатып кала аларны.

Дуслык җебе өзелмәс ул,

Моңлы халык бар җирдә.

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомергә.

(“Кунаклар” (Ш.Галиев сүзләре, С.Сабирова көе) җыры башкарыла.)