Әнгам Атнабаев әсәрләрендә туганлык хисләре, гаилә кыйммәтләре

 

Люция КОРБАНОВА, Валентина САЛИКИЕВА,

Казандагы169 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Бу тема балалар тәрбияләгәндә мөһим бер урын алып тора. Язучыларның әсәрләре, шагыйрләрнең шигырьләре аша без туганлык хисләре, гаилә кыйммәтләренең кеше өчен нинди урын алып торганын балаларга җиткерергә тырышабыз.

Дәрестән тыш тәрбия сәгатьләрендә Әнгам Атнабаевның иҗатын өйрәндек. «Атнабай» дигән китапны алып, шигырьләренә күзәтү ясадык.

Ә.Атнабаевның әсәрләре бик күп, төрле, үзенчәлекле, тәрбияви. Автор шигырьләрендә лирик геройның эчке хис-тойгыларын, күңел түрен бай итеп күрсәтә. Шигырьләр кешеләрнең күңеленә үтеп керә, уйландыра, үткән көннәрнең төрле мизгелләренә алып керә, йөрәк түрендә урын ала.

Аның шигърияте бай, җор телле. Нинди генә шигырен алып укысаң да, милләте белән горурланып язганы күренә. Ул бервакытта да татарлыгыннан курыкмаган. Бу аның иҗатында чагылыш таба. Әнгам Атнабаевның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, алар бүгенге көн татар дөньясы өчен үрнәк.

Шагыйрь зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе бу.

Туганлык хисләренең мәңге саклануы, җылы мөнәсәбәт, әти-әнигә ихтирам, аларны олылау – боларның барысы да – мәңгелек тема. Бу темага мөрәҗәгать итмәгән бер язучы да, шагыйрь дә юктыр ул. Бу темалар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый, киресенчә кискенләшә генә бара.

Заман үзгәрә, заман белән кешеләр дә үзгәрә. Хәзерге вакытта тормышта байлык, акча күбрәк урынны ала. Кешеләрнең, туганнарның, хәтта бер гаилә әгъзаларының да бу проблемага төрле карашта булуы мөмкин. Менә шуннан инде гаилә таркала, гаилә кыйммәтләре югала. Бүгенге тыныч, мул тормышта үзләренең газиз балаларын ташлап калдырган әниләр бар. Шулай ук күз нурларын түгеп үстергән әти-әниләрен картлар йортына итеп куйган балалар да очрый.

Әнгам Атнабаевның иҗатын өйрәнгәндә, аның әсәрләре ярдәмендә гаилә кыйммәтләренең барлык нәрсәләрдән дә өстен икәнен исбатларга тырыштык.

Әниләр – безнең мәңге сүнмәс кояшыбыз. Аның шигырьләренә һәм сәхнә әсәрләренә ана образы очраклы гына килеп кермәгән. «Үзем турында ике сүз», «Әниемә», «Әнкәй, синең йомшак кулларың…» дигән шигырьләрен Ә.Атнабаев әнисенә багышлый:

…бик күп куллар күрдем,

Ләкин, әни, синең куллардан да гадел куллар юк!

Бу юллардан күренүенчә, шагыйрь, олы яшьтә булуына карамастан, әнисенең кулларына, карашына, киңәшенә мохтаҗ, аның өчен башка гадел киңәш юк. Никадәр җылы сүзләр, ярату, горурлану, ихтирам ул шигырьләрдә.

Шагыйрьнең әнисенә булган сөю һәм рәхмәт хисләре шигырьләренә генә сыеп бетми. Драматургның «Балакайларым», «Юллар өзелгән вакыт», «Ул кайтты» драмаларындагы ана образларының прототибы булып Мәрзия апа – Әнгам Атнабаевның үз әнисе тора.

Шагыйрь әтисен ихтирам белән һәрчак искә ала, сагына, аның юклыгын берни белән дә алмаштыра алмый. Инде үзе дә – әти кеше, малай үстерә һәм аның киләчәге өчен дә кайгыра.

«Солдат көндәлеге» дигән әсәрендә өченче бүлекне ул «Соңгы хат» дип атый. Анда мондый юллар бар.

Өчпочмаклы гади солдат хаты…

Ул саклана инде күптәннән…

Инде аның кайбер хәрефләре

Танымаслык булып беткәннәр.

Хатның соңгы юлы кыска гына:

«Кайтып күрешкәнче» диелгән…

Шагыйрьнең әтисе Касыйм абый Ленинград фронтында һәлак була.

Шул китүдән әти кайта алмады,

Васыятын кирәк үтәргә.

Бу юллар белән шагыйрь әти-әниләрнең васыятьләрен үтәргә, авыр чакларда туганнарыңа ярдәм итәргә кирәклеге турында әйтә. Ул ятимлек газабын гына түгел, туганнары өчен, тормыш өчен олы җаваплылык тойгысын да татып үсә.

Атнабаевлар гаиләсендә берсеннән-берсе бәләкәй җиде бала һәм Мәрзия апа. Сугыш, ачлык еллары. «Без, абыемнан кече алты бала, аны «әти» дип йөрттек. Әти кеше шулай була икән, дип үстек. Ә аңа нибары 14 яшь иде», – дип хәтерли Зинира Атнабаева. Кышкы кичләрдә сәке өстендә концерт, пьеса куюлар аларны тагы да ныграк бәйли, туганлык җепләрен ныгыта.

Әнгам Атнабаев биш туганына да атап язган шигырьләре белән йөрәк җылысын да язып калдырган.

болыннарда колын кебек

Бер аунап ятсаң иде,

Бала чакның бер җиләген

Бер өзеп капсаң иде,

Кирегә кайтсаң иде!

Шагыйрьнең бу юлларында балачакка кире кайтып, туганнары белән болыннарда аунап-шаярып аласы килүе күренә.

Туганнарына аталган шигырьләрендә аларның туганлык җепләренең нинди нык икәнлеген күрәбез. Ул аларның барысын да ярата, кайгы-шатлыкларын да бүлешә. Алар – тату, бер-берсе өсен өзелеп торган туганнар. Әнгам Атнабаевның тормыш иптәшенә багышланган шигырьләре дә бик күп. Ул – шагыйрь өчен таяныч, олы  терәк, аны илһамландыручы да. Без шигырьләрдә Сәүия апаны олы йөрәкле, сабыр, уңган, тугры хатын итеп күрәбез.

Без дә балаларда әнә шул сыйфатларны тәрбияләргә, әти-әниләргә, туганнарга карата игътибарлы, кешелекле, аларны яратырга, тугры, ярдәмчел, рәхмәтле булырга тиешбез.