Урмандагы дусларыбыз – кыргый хайваннар
(1 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)
Энҗе НАСЫЙБУЛЛИНА,
Казандагы 8 нче гимназия-Совет районы мәгариф үзәгенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– Татарстан җирлегендә яшәүче кыргый хайваннарның исемнәре: аю, куян, бүре, төлке, керпе, тиен һәм кош, дус сүзләре белән таныштыру;
– сүзләрне дөрес әйтә белү күнекмәләре булдыру;
– балаларда Татарстан җирлегендә яшәүче кыргый хайваннарга игътибарлылыкны арттыру, мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреснең тибы: дексик күнекмәләр формалаштыру.
Материал: Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Күңелле татар теле, 2012.
Җиһазлау: презентация, слайдлар, рәсемнәр, компьютер, сигнал карточкалары.
Дәрес барышы
- I. Оештыру өлеше. Дәрескә уңай халәт тудыру
Укытучы. Исәнмесез, укучылар!
Укучылар. Хәлләрегез ничек?
– Рәхмәт.
– Ә Сезнең хәлләрегез ничек?
– Яхшы, рәхмәт.
– Мин дә сезгә яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам.
– Укучылар, бер-берегезгә карагыз әле, елмаегыз.
– Ә хәзер урыннарга утырабыз. Дөрес итеп утырдык, дәресне башлыйбыз
- II. Фонетик зарядка
Укытучы. Прослушайте и укажите слова со звуком [ә], как услышите звук [ә], хлопайте в ладоши:
кыз, исәнме, исем, кем, әйе, малай, рәхмәт, аның, әтәч, әби, китап, кәҗә, дәреслек.
III. Актуальләштерү. Үткәннәрне кабатлау
Укытучы. Син кем? (Мин малай / кыз / укучы / Оля.)
– Син кызмы, малаймы? (Әйе, юк, мин малай түгел, мин – кыз.)
– Сиңа ничә яшь? (Миңа 7 яшь.)
– Син ничәнче сыйныфта укыйсың? (Мин 1 нче сыйныфта укыйм.)
– Син кайда яшисең? (Мин авылда (шәһәрдә) яшим.)
- IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерү
– Безгә бүген кунак килгән (гость пришел).
– Әйдәгез, исемен белик әле. (Давайте, узнаем как его зовут?)
– Спросите, ребята, как его зовут? (Синең исемең ничек?)
Шүрәле. Минем исемем Шүрәле. Ә синең исемең ничек? (Берничә укучыдан исемнәрен сорый.)
– Хәлләрегез ничек, укучылар? (Әйбәт, рәхмәт.)
Укытучы. А теперь вы спросите, как у него дела? (Синең хәлләрең ничек?)
Шүрәле. Әйбәт, рәхмәт.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, үзегез белән таныштырыгыз әле. Расскажи о себе. (Минем исемем – … Мин Казанда яшим. Миңа 7 яшь.)
Физкультминут
Без арыдык, арыдык, арыдык,
Безнең кулларыбыз арыды.
Бераз ял итеп алабыз да
Тагын укый башлыйбыз.
Укытучы. Кайсыгыз белә, Шүрәле кайда яши?
Укучылар. Шүрәле урманда яши.
Укытучы. Шүрәле урманда үзе генә яшәми. Не один живет в лесу. Аның дуслары бар. У него есть друзья. (Дуслары, друзья сүзләре тактага эленә.)
– Аның дуслары кемнәр? Кто же его лесные друзья?
Укучылар. Лиса, медведь, волк, заяц, ежик, белка.
Укытучы. Вот и сегодня мы познакомимся с ними .
(Хайван рәсемнәрен берәм-берәм күрсәтеп, бу нәрсә? дип сорау.)
– Бу нәрсә? (Бу куян.)
– Бу куянмы? (Әйе, бу куян.) (Укытучы рәсемнәрне тактага элеп бара.)
– Аю урманда берәү генәме? (Юк, алар күп. Их много.)
-лар/-ләр
Аю-аюлар
бүре-бүреләр
төлке-төлкеләр
керпе-керпеләр
-нар/-нәр
тиен-тиеннәр
куян-куяннар
Укытучы. А как у нас получилась много животных? Медведи как образовали? (Добавили окончания.)
(Уенчыкларны күрсәтеп күплек санда кабатлату.)
- V. Яңа алган белем күнекмәләрен ныгыту
- Балаларның диалогын оештыру.
– Исәнме, Энҗе.
– Исәнме, Айгөл.
– Хәлләр ничек?
– Рәхмәт, яхшы!
– Ә синең хәлләр ничек?
– Рәхмәт, яхшы.
- «Нәрсә бар?» уены.
– Бу аюмы?
– Юк, бу аю түгел.
– Ә нәрсә?
– Бу төлке.
– Бу куянмы?
– Әйе, бу куян һ.б.
- VI. Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя
– Дәрестә нәрсәләр эшләдек?
– Кояшка күз салыйк әле. Карагыз, балалар, кояш көлеп тора. Димәк, ул безнең эшебездән канәгать. Мин дә бүгенге сезнең җавапларыгыздан бик канәгать. Һәрвакыт елмаеп яшәгез. Күңелегез һәрвакыт шат булсын. Рәхмәт сезгә. Мин сезгә истәлеккә кечкенә кояшлар таратам.
VII. Дәресне йомгаклау