«Беренче көлтә» милли бәйрәме
(Мәктәпкә хәзерлек төркемендәгеләр өчен кичә)
Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА,
Арчадагы шәһәре 4 нче балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы
Максат:
– әби-бабаларыбыз белгәнне яшь буынга калдыру;
– халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңнарын, уеннарын, икмәкнең каян килгәнен күрсәтү;
– хезмәт кешенә дан җырлау;
– балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: компьютер, арба, курчак, төенчекләр, балалар саны кадәр картоннан ясалган кечкенә ураклар, ике данә сандык, киемнәр: альяпкыч, чабата, кәләпүш, яулык, ике пар зур сөлге, ике данә кәстерүл, суган, он, бәрәнге, кишер, йомырка ( уеннар өчен атрибутлар), кечкенә таякчыклар, каеш, ике пар фанердан ясалган ат сыны, балалар саны кадәр милли бизәкләр, камка рәсеме.
Кичә барышы
(Зал көзге басу итеп бизәлгән. Сәхнә артында сыер мөгрәгән, сандугач сайраган, чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелә. Биш бала төенчекләр, ураклар күтәреп чыга.)
1 нче бала (арбадагы баланың урынын рәтләштреп куя). Менә, кызым,килеп тә җиттек ,елама, йокла яме.
2 нче бала. Кызлар, төенчекләрне менә шунда куйыйк әле! (Күтәреп килгән төенчекләрен залның бер почмагына куялар.)
3 нче бала. Җәмәгать, эш башларга вакыт, кояш тау өстеннән күтәрелеп килә.
Барысы. Әйдәгез, башлыйбыз! (“Уракчы кыз” җыры башкарыла. Урак күтәргән балалар, ике яктан җырлый-җырлый чыгып, зал уртасыннан парлап төшәләр. Аннан бер пар – уң якка, бер пар сул якка китә. Зал уртасында очрашып, дүрт рәт булып төшәләр. Нәни ураклар белән гомуми үсеш күнегүләре ясыйлар.)
- “Уракларны күрсәт”.
Төп торыш: куллар аста,аяклар җилкә киңлегендә.
1 – уракларны өскә күтәрәбез.
2 – уракларны аска төшерәбез. (6 тапкыр кабатлау)
- “Бер- береңгә күрсәт”.
Төп торыш: шул ук.
1 – Уракларны алга күтәрәбез.
2 – Уңга (сулга) борылабыз, кулларны кырыйга сузабыз.
3 – Уракларны алга күтәрәбез.
4 – Төп торышка кайтабыз. (6 тапкыр кабатлау)
- “Ураклар җирдә”.
Төп торыш: шул ук.
1 – Чүгәлибез, уракларны калдырабыз.
2 – Төп торыш.
3 – Чүгәлибез, уракларны алабыз.
4 – Төп торыш. (6 тапкыр кабатлау.)
(Уракларны җыеп куеп, урындыкларга утыралар.)
Алып баручы. Хәерле көн, балакайлар! Татар халкының милли бәйрәмнәре бик күп. Тик кызганыч, күбесе инде онытылып беткән. Бүген без монда рухи хәзинәләрбзнең берсе булган “Беренче көлтә” бәйрәменә җылдык.
4 нче бала.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле.
Гомергә истә калсын диеп
“Беренче көлтә” үткәрик әле.
5 нче бала. Ә “Беренче көлтә” бәйрәме нәрсәне аңлата? Ул кайчан уздырыла?
Алып баручы. Авылларда уракка төшүнең борынгыдан килгән үз тәртибе, үз яме булган. Игеннәр өлгергәч, уракка төшәр вакыт җиткәч уздырылган бу бәйрәм. Яше-карты, бала-чагасы, әбәт төенчекләрен күтәреп, иртә таңнан эшкә кузгалган. Иртәнге дүрттән соңга калган кешене басу капкасыннан кертми торган булганнар, дип искә ала авылыбыз өлкәннәре. Ә бала-чага җирдә калган башакларны җыярга ярдәм иткән. Бәйрәмебезне бүгенге заманга яраклаштырып уздырырга тырышырбыз. Биербез, җырларбыз, борынгы, онытыла барган, бабаларыбыз уйнаган уеннарны уйнарбыз.
Әби-бабаларыбыз, иң бернче эш итеп, сандык төпләрендә яшеренеп яткан чиста, матур (ак альяпкыч, чабата, тастымал, чүлмәк) киемнәрен барлап куйганнар. Әйдәгез, без дә сандыкларыбызны барлыйк, матур киемнәрбезне киеп карыйк!
“Сандыкта ниләр яшеренгән?” уены
(Залның бер башында сандык куела. Эчендә төрле киемнәр. Балалар, сигнал булуга ике командага бүленеп, сандыкка барып, кием алып кияләр.)
Алып баручы. Афәрин,балалар! Булдырдыгыз. Ә хәзер киемнәрнең атамаларын искә төшерик. (Соңрак атларын бизәргә керешәләр.) Без дә атларыбызны бизәп, җигеп куйыйк!
“Милли атларны бизәү” уены
(Залның бер башына ат сыннары куела. Балалар, сигнал булуга, бер милли бизәк алып, ат сынын бизиләр. Кайсы команда тизрәк бизәп бетерә, шул җиңүче була. Милли бизәкләрнең атамаларын атау.)
Алып баручы. Киләсе уеныбыз – “Әбәт төенчеге җыю”. (Һәр кеше үзе белән басуга ашарга алып бара.Залның бер башына азык-төлек куела. Балалар, кирәклесен генә алып, төенчек җыярга тиешләр.)
Алып баручы. Барысы да әзер, бәйрәмебезне дәвам иттерик!
Балалар (барысы бергә). Уракка төшер чак җитте!
Алып баручы. Никтер кояш күренми. Әйдәгез, кояшны чакырыйк әле, балакайларым! Җылырак булып китәр.
Кояшка эндәш:
Кояш, чык!
Аяз, ач,
Болыт, кач,
Без эшләрбез җылыткач!
Алып баручы. Менә кояш та күренде. Элек уракны бер уңган кешедән башлатканнар. Кем башлаган икән, бигрәк авыр булды быел, кулларны кисеп бетердек, дигәннәр. Ә усал кешеләр исә, караңгыда чыгып башлап куя торган булганнар. Әйдәгез, кайсыгызның кулы җиңел икән? Карап карыйк! Кемнән башлыйбыз? (Балаларның җаваплары.)
“Урак уру” уены
(Ике командага тигез итеп бүленәләр. Бер егет чалгы белән урып бара, икенче кыз җирдә яткан башаклардан көлтә бәйли, өченче кыз көшел өеп куя.)
Алып баручы. Беренче көлтәләребез дә бәйләнде. Булдырдыгыз, балакайларым!
Барысы бергә.
Илебез халкы тук булсын,
Игеннәребез күп булсын.
Эшләребез гөрләп торсын,
Каршылыклар булмасын!
Шулвакыт бер малай. Карагыз әле, минем кулыма камка килеп кунды. Бабам өйрәткән әйтенүне бергәләп кабатлыйк, дусларым!
Нәпис-купис,
Киявең килә, кач, кач.
Көмеш капкаңны яп, яп,
Тимер капкаңны ач, ач!
Бер кыз. Әйдәгез, әз генә ял да итеп алыйк. Күп эшләдек, такмаклар әйтешик!
Егетләр (җырлыйлар).
Яшел саплы урак белән
Урак урасым килә.
Әй, дусларым, сезнең белән
Бергә яшисем килә!
Кызлар.
Егетләр килгәннәр,
Ишек ачып кергәннәр.
Безнең өмәгә барганны
Әллә кайдан белгәннәр.
Егетләр.
Кызлар урак уралар,
Җир башыннан егет узса,
Ашамыйча туялар.
Кызлар.
Чылтырамый, чылтырамый,
Чылтырамый тәңкәсе,
Моның гына чаклы бии
Безнең чеби бәбкәсе.
6 нчы бала. Бигрәк күңелле булып китте. Бабаларыбыз уйнаган уеннардан “Йозаклы”ны уйнап алыйк әле! (Ике уенчы кулга-кул тотынышып, “йозак ясап” басалар. Калганнар җырлый-җырлый, түгәрәк буйлап бер- бер артлы биек “йозак” аша үтәләр. Җыр туктауга йозак эчендә калган уенчы уеннан чыга.)
7 нче бала. Ә минем бабаларым “Агыйдел күпере”уенын уйнаганнар. Телисезме, өйрәтәм? (Парлар бер- бер артлы тезеләләр. Алда берәү парсыз булып басып тора. Җыр вакытында парлылар, тотынган кулларын селкеп, аякларын тыпырдатып биеп торалар. Алдагы кеше, тотынган куллар астыннан чыкканда, үзенә иптәш алып чыгып, парлылар артына баса. Уен берөзлексез “агым булып” дәвам итә.)
Алып баручы. Эш, җыр,уен, бию барысы бергә үрелеп барылган.
Әбәт вакыты якынлашкан… Ул үзе бер бәйрәм төсен алган. Кырда ашарга пешерүче “кашавар” дип аталган. Ул умач уып, әбәт җиткәч, тәмле аш пешергән. Ә сезнең, балакайларым, умач ашы ашаганыгыз бармы? Менә хәзер пешереп карарбыз.
“Умач ашы пешерү” уены
(Залның бер ягында аш пешерү өчен кирәк булган әйберләр ята. Кызлар, ике командага бүленеп, аш пешерәләр.)
Алып баручы. Аш пешеп чыкканчы, егетләребез “Йомырка” уенын уйнарлар.
Элек кош-корт күп асраганнар. Әниләр йомырка пешереп биргәннәр. Һәр кеше алып килгән йомыркасын тезеп куйган. Туплар булмаганлыктан, ике түбәтәйнең эченә чүпрәк тутырып бәйләп куйганнар. Түбәтәйдән эшләнгән тупны тәгәрәтеп җибәрәсең, йомыркага тисә – ул синеке.Тидерә алмасаң, уеннан чыгасың.
Малай. Бигрәк күңелле уен булды бу!
Кыз. Ашларыбыз әзер, егетләр! Табын түренә рәхим итегез!
Алып баручы. Кашавар кояш төш турысына җитүен атламлап белгәч, кырда эшләүче халыкны ашка чакырган. Умач ашы бик тәмле булды. Телдән язмыйк тагы. Әйдәгез, “Башы телемдә, ахыры төендә” уенын уйнап алыйк. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын дәвам итәрсез.
– Эш беткәч, … (уйнарга ярый).
– Эшләмәгән … (ашамый).
– Җәй эшләсәң, … (кыш ашарсың).
– Көн – эш өчен, … (төн – ял өчен).
Алып баручы. Булдырдыгыз, балакайларым. Бик зирәк балалар икәнсез. Тамак ялгап алганнан соң яше-карты эшләрен ,ә балалар уеннарын дәвам иткәннәр.
8 нче бала. Тагын бер кызык уен уйнап карыйсыгыз киләме? “Каеш салыш” уены ул. Егетләрнең каешын аласың да, кызның исеме белән әйтеп, теге егеткә сала. Мәсәлән, Алсу идәндә ята, диеп. Әгәр дә Алсуны яраткан кеше булса, ул каешны ала. Кызлар салганда егетләр исемен әйтеп салалар.
9 нчы бала. Мин тагын бер уен беләм. “Биш мунчалы” дип атала ул. Элек шобага әйтешеп командаларга бүленик.
Тешләп тимер өзгән кирәкме,
Өреп пыяла ваткан кирәкме?
Гөрләп торган алмагач кирәкме,
Сайрап торган сандугач кирәкме?
(Таяклар ярдәмендә, 5-10-15 м тирәсе ара калдырып, урыннар билгеләнә. Болар мунча дип атала. Һәр команда берсенә-берсе каршы килә. Уенның төп максаты: кайсы як күрше якка тизрәк чыгып бетә. Беренче команда – беренче мунчадан, икенче команда бишенче мунчадан башлый. Беренче уенчылар берүк вакытта сикерәләр. Калганнар көтеп тора. Беренче уенчы сикереп бетүгә, икенче уенчы сикерә. Уен шулай дәвам итә.)
10 нчы бала. Уйнаган көе элекеге уеннарыбызның берсе булган “Чүрәкәйле”не дә уйнап алыйк инде. Бер мәйданчыкка казык кагыла, аның башына ботаклы агач кисәгеннән “чүрәкәй” ясалып, элеп куела. Казыкның биеклеге ярты метрдан артык булмый. Менә шул “чүрәкәй”не бер әби саклап тора, калган уенчылар 8 – 10 адым ераклыктан чүрәкәйне таяк ыргытып бәреп тәшерергә омтыла. Кемнеке ераккарак очып китә. Әби тизрәк чүрәкәйне алып кире урнаштырырга тиеш. Таякны ыргытучы, шул арада йөгереп барып, үзенең таягын алып кире урынына басарга тиеш. Барып җитмәсә, “әби” булып кала. Бу уенда җитезләр генә ота.
Алып баручы. Балалар, инде кояш та сүрелде. Безгә дә өйләребезгә кайтырга вакыт. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. “Беренче көлтә” бәйрәме менә шулай узган. Эшен дә эшләгәннәр, күңел дә ачканнар. Иген уручылар ярышып эшләгән. Алдынгы бригадага кызыл әләм тапшырылган, артта калган кешеләргә ташбака төшерелгән чыпта бирелгән. Шуңа күрә һәр кеше тырышып эшләргә тырышкан. Хәзер дә бу бәйрәмнәребез онытылмый. Ел да уздырылып килә. Бездә әби-бабайларыбызның милли бәйрәмнәрен онытмыйк. Аларның дәвамчылары икәнлегебезне һәрвакыт истә тотыйк! Сау-сәламәт булыйк!