Урманга сәяхәт
(Зурлар төркеме өчен экологик темага дәрес)
Ризидә ҖАМАЛИЕВА,
Яшел Үзәндәге 25нче «Алёнушка» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат: балаларның кошлар, хайваннар турында белемнәрен арттыру; табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту; табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Бурычлар:
– кыргый хайваннар, кошларның яшәү рәвеше турында танып белү;
– балаларның тәрбияче сорауларына тулы җавап бирүләрен, диалогик сөйләмнәрен камилләштерү; балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү;
– табигатькә һәм тереклек дөньясына кайгыртучанлык, мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.
Ысуллар һәм алымнар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, әңгәмә, күргәзмә материаллар күрсәтү, дидактик уен оештыру.
Алдан эшләнгән эш: кошлар, хайваннар темасына багышланган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү.
Материал һәм җиһазлар: ИКТ; аудиоязма кошлар тавышы; кошлар, хайваннар төшерелгән рәсемнәр.
Дәрес барышы
Тәрбияче. Хәерле иртә, балалар! Әйдәгез әле, балалар, бер-беребез белән матур итеп исәнләшик, хәерле иртә телик.
Хәерле иртә, миңа!
Хәерле иртә, сиңа!
Хәерле иртә, безгә!
Хәерле иртә, сезгә!
Тәрбияче. Балалар, миңа бүген иртән хат ташучы хат алып килде. Сезнен хатта нәрсә турында язылганын беләсегез киләме? Алайса тыңлагыз: «Кадерле балалар! Сезгә хат язучы Урмансылу. Безнең урманда күңелсезлек килеп чыкты. Ял итәргә килгән кешеләр үзләренең чүп-чарларын урманда ташлап калдырганнар. Күп кенә хайваннар, кошлар юкка чыкты, елгалар пычранды. Минем урманны яңадан үз хәленә кайтарасым, дусларымны шат итеп күрәсем килә. Әгәр сез кыю, дус-тату, эзләнүчән, шат күңелле икәнсез, урманга ярдәмгә килегез, зинһар».
– Балалар, Урмансылуга ярдәм итәбезме?
– Алайса әйдәгез, урманга юл тотыйк.
– Ә без урманга ничек итеп бара алабыз? (Машинага, автобуска утырып, җәяү…)
– Әйдәгез, без җәяү кузгалыйк.
– Менә, балалар, урманга да килеп җиттек. Нишләптер, күңелсез, караңгы, тирә-юньдә чүп-чар. Кошлар сайравы да ишетелми. Урманга, чыннан да, ярдәм кирәк. Карагыз, балалар, монда язулы такта куелган. Укып карыйк әле: нәрсә язылган икән. «Урманга ярдәм итәргә теләсәгез, биредә язылган биремнәрне үтәргә кирәк. Һәрбер дөрес җавап өчен, урман чистарып, яктырып китәчәк».
– Балалар, әйдәгез әле, беренче биремне укып карыйк.
1 нче бирем. Нәрсә соң ул урман? Аның кешеләргә нинди файдасы бар?
Балалар. Урман – илебезнең зур байлыгы. Анда бик күп агачлар, үсемлекләр үсә, кош-кортлар, кыргый җәнлекләр яши.
Тәрбияче. Әйе, урман – саф һава, чиста су, төзелешкә төзү материалы, утын, төрле урман җимешләре: җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре чыганагы. Болын-кырларга җилдән ышык урын. Кешеләр урманда ял итәләр, үзләренә көч җыялар. Урманда тавышланырга, чүп-чар калдырырга, чәчәкләрне кирәксезгә күпләп өзәргә, агулы гөмбәләрне таптарга ярамый.
2 нче бирем
Тәрбияче. Урманда бик күп агачлар үсә. Нәрсә соң агач? (Иң зур үсемлек.)
– Аның өлешләрен атагыз әле. (Тамыр, кәүсә, ботаклар, яфраклар.)
– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, агач тереме? Ни өчен? (Агач тере, чөнки үсә, сулый, туклана.)
– Балалар кайчакларда агачлар да авырый, аларга кошлар да бик ярдәм итә. Агачларны саклау йөзеннән без нинди кагыйдәне онытмаска тиешбез? (Агачка менмәскә, ботакларын сындырмаска, урманда учак якмаска.)
– Менә без сезнең белән икенче биремне үтәдек.
3 нче бирем
Тәрбияче. Урманда тагын нәрсәләр яши? (Кыргый хайваннар.)
(Хайваннар сурәтләре төшерелгән иллюстрацияләр тәкъдим ителә. Интерактив тактада дидактик уен оештырыла.)
– Балалар, йорт хайваннары урманда яши алалармы? (Юк.)
– Йорт хайваннары кайда яши? (Өй янында.)
– Димәк, без аларны кая урнаштырабыз? (Өй янына.)
– Ә кыргый җәнлекләрне кая урнаштырабыз? (Урманга.)
– Афәрин, балалар! Ә җәнлекләрне саклауда, яклауда без нинди кагыйдәләрне белергә тиеш? (Кош ояларын, хайваннарның өннәрен ватмаска; кыргый хайваннарны тотмаска һәм өйгә алып кайтмаска; күбәләкләр, шөпшә, чикерткәләр һәм башка кош-кортларны тотмаска; урманда учак якмаска.)
Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк.
Физкультминутка «Кошлар булып очабыз»
Кошлар булып очабыз, (йөреп, куллар белән хәрәкәтләр ясап)
Аннан җиргә кунабыз. (чүгәлибез)
Бераз ял итәбез дә (утырып торалар)
Тагын очып китәбез. (куллар белән очкан хәрәкәтләр күрсәтү)
4 нче бирем
Тәрбияче. Дүртенче бирем кошлар турында. Әйтегез әле, балалар, көз көне җылы якларга очып китүче кошлар ничек дип атала?
Балалар. Күчмә. (Иллюстрацияләр карау.)
Тәрбияче. Аларның җылы якларга китүнең төп сәбәпләрен атагыз әле?
Балалар. Салкын, ашарга ризык таба алмаулары.
Тәрбияче. Ләкин кайбер кошларны кышкы салкыннар куркытмый, алар җылы якларга да очып китмиләр, туган якларында яшиләр. Андый кошларны без ничек атыйбыз? (Кышлаучы кошлар)
– Балалар, кышлаучы кошларга без ничек итеп ярдәм итә алабыз? (Җимлекләр ясап, аларга җим салабыз.)
– Балалар, хәзер сезгә табышмаклар тәкъдим итәм. Ә сез тиз генә табышмакларга җавап бирерсез.
- Иртә таңнан кичкә чаклы, чык-чырык та, чык-чырык. (Чыпчык)
- Ала чапан киенгән, кечкенә генә берәү, артында озын терәү. (Саескан)
- Агач башы – тукылдык, тукый-тукый тук булдык. (Тукран)
- Кулы юк – балчык ташый, балтасы юк – өй ясый. (Карлыгач)
- 5. Колга башыңда йорты, эчендә аның җырчы. (Сыерчык)
5 нче бирем
Тәрбияче. Соңгы бирем калган икән. Тирә-юньдәге чүп-чарны җыеп алырга кирәк. Әйдәгез әле, капчыкка барысын да җыябыз, урманыбыз чиста булсын. Алдан ук куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик.
– Кулга нәрсә кияргә кирәк? (Перчаткалар.)
– Безнең перчаткаларыбыз юк, ә ялан кул белән җирдә яткан чүп-чарны тотарга ярамый. Димәк, без ничек итеп җыя алабыз? (Кулга пакет киеп, ике кулга агач ботаклары тотып.)
– Ә хәзер тирә-юньгә карагыз әле, урманыбыз яктырып китте, кошлар сайравы, кыргый хайваннарның тавышлары ишетелеп куя. Аларның барысы да шатланалар сыман. Кояш та яктырак яктырта башлады.
Сез – яшь кенә булсагыз да, табигатьне саклаучылар! Без табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында онытмаска, табигатьне, анда яшәүче тереклекне сакларга һәм якларга тиешбез. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир-анага мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам.
Безгә инде балалар бакчасына да кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез, без тылсым ярдәмендә бакчабызга кайтыйк. Күзләребезне йомабыз һәм ике тапкыр әйләнәбез. Менә күрдегезме, без үзебезнең бакчабызда.
– Балалар, без бүген кайда булдык?
– Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?
– Нәрсәләр эшләдек?
– Нәрсәләр исегездә калды?
– Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, барлык сорауларга җавап бирдегез, биремнәрне дә бик тиз үтәдегез. Бик зур рәхмәт сезгә.