Балалар бакчасында экологик тәрбия

Гөлназ СӘГЫЙТОВА,

Арчадагы 1 нче бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Заманыбызның күренекле педагогы В.А.Сухомлинский табигатьне, әйләнә-тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атады. Бу чыннан да шулай.

Һәр фасылның үз матурлыгы бар. Балалар, җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә-бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч, гөрләвекләр агуын күреп, олы шатлык хисе кичерәлщр. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керә. Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без – педагоглар бурычлы.

Табигать – кеше тәрбияләүнең бер чыганагы. Соңгы елларда табигатьне саклау hәм табигый чыганаклардан дөрес файдалану проблемасы бик тә актуальләшә бара. Шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиешбез. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Моның өчен балаларга кече яшьтән үк экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кызыксынучанлык аеруча хас. Әгәр дә без балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип, ышанып әйтәсе килә. Табигать дөньясына, балаларны hәрьяклап үстерүнең бик күп мөмкинлекләренең серләре яшеренгән. Җитди уйлап оештырылган өйрәтү эшләре, билгеле бер максат белән күзәтүләр, саф hавада йөрүләр, баланың фикер йөртү, табигать күренешләренең искиткеч сихри  матурлыгын күрү hәм тоя белү, әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрне сизә белү сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә. Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан, балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Һәр төркемдә табигать почмагы булдырдык. Бүлмәдәге табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда ел буе салкын яңгырлы көзме ул, кар-буранлы кышмы, һәрвакыт яшеллек, матурлык. Анда яшь үзенчәлекләренә туры килә торган гөлләр утырттык. Балалар гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Кышын тәрәзә төпләрендә суган, солы, арпа үстерәбез, аларның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Үстергән суганнарны юып, балаларның көндезге ашларына салып бирәбез. Табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләребезне дә сабыйларны кызыксындырырлык итеп оештырырга омтылабыз. Иртә язда, клумбаларга утырту өчен, орлыклар чәчеп, чәчәк үсентеләре үстерәбез Һәм бу эшнең нәтиҗәсе булып, бакчабыз шау чәчәктә утыра.

Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтылалар, алар күңелендә яңа сораулар туа, алар үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. Меңләгән шул сорауларга җавап табар өчен, үзебезгә өстәмә материалларны күп кулланырга туры килә. Балалар белән эш формалары булып: альбомнар, өстәл китаплары, дидактик уеннар, интерактив уеннар, тәҗрибәләр, күзәтүләр, табигать материаллары белән уеннар hәм хезмәт тора.

Алган белемнәрне, үз куллары белән ясаган тәҗрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияли, гадәти әйберләрдә дә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә-тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга, эзләнергә өйрәтә.

Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар үтәлә: күзәтүләр барышында hава үзгәрешләренә игътибар итәбез. Үсемлек, бөҗәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен дөрес әйтә алуларына тырышабыз.

Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Бу – үз чиратында, кышларга калган кошларны күзәтү hәм көндәлек тормышта табигатьне саклау эшчәнлеге алып бару мөмкинлеге тудыра. Кышын «Кошларга җимлек» акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Анда аларның ниндиләре генә юк! Балаларда ясалган җимлекләргә карап соклану hәм шатлану хисләре уяна. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Саф һавага чыккач, балалар песнәкләрнең, чыпчыкларның ашаганнарын күзәтергә ярата, ярдәм итәргә ашыгалар.  Ә матур язлар җиткәч, «Кошлар көне» үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс оештырабыз. Экология hәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе коллективы әтиләр hәм балалар тарафыннан ясалган иң матур сыерчык ояларын, рәхмәтләр белдереп, Казан шәhәрендә урнашкан балалар йортына алып китте. Барлык калган сыерчык ояларын бакчабыздан ерак булмаган паркка барып, әтиләребез белән берлектә агач башларына урнаштырдык. Соңыннан сыерчыкларның килүен, ояга мамык, үлән ташуларын, балалар чыгарып аларны ничек туендыруларын һәм бала очыруларын күзәтәбез. Ел әйләнәсе агачларны күзәтәбез. Ничек яфрак яралар, чәчәк аталар, көзен яфрак коялар, кышын бөреләре нинди, язга чыккач ничек үзгәрәләр? Кышын агачтагы җимешләрнең кошларга азык булуына игътибар итәбез. Шул күзәтүләрдән чыгып, балалар табигатьтә бар нәрсәнең бер-берсенә бәйле булуын аңлыйлар. Алар үзләренең кичерешләрен дә яшереп тора алмыйлар, сөйләшүләренең эчтәлеге бай, бәйләнешле була һәм күргәннәре турында анлата да белә башлыйлар. Үзләре дә сизмәстән табигатьне яратырга, сакларга өйрәнәләр.

Без балалар белән табигатьнен матурлыгын гына күзәтеп калмыйбыз, парк тирәсендә бик еш күмәк эшләр оештырабыз, чүп-чарларны җыябыз, үзләренең эшләреннән тәм табарга өйрәтәбез. Менә шулардан чыгып, пыяла шешә ватылырга, ә пыяла ватыклары хайваннар, кошларның аякларын кисәргә мөмкинлеген, аланга яшеллек өчен иң куркынычы полиэтилен пакетлар булуын, ул урында үлән дә, чәчәк тә үсә алмавын аңлатырга тырышабыз.

Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Балаларга экология тәрбиясе биргән чакта ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, аерым шөгыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, балалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый, гамәлгә яраксыз нәрсәләрдән төрле әйберләр ясау h.б. – боларның барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүгә этәрә. Шуннан чыгып, ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын ачыкладык һәм аны еллык эш планына да керттек.

Шулай ук Экология hәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе инспекторлары белән тыгыз элемтәдә булып, hәрдаим очрашып торабыз. Үзебезнең бакчабызда экологик темаларга багышланып үткәрелән бәйрәм кичәләренә, очрашуларга чакырып, аларның фикерләрен тыңлыйбыз. Үткәрелгән кичәләр танылган матбугат чараларында чагыла.

Менә шулай экологик тәрбия hәм белем бирү юнәлешендә шактый эш башкарылды. Киләчәктә дә туган як табигатен саклау, Жир-анабызга карата ихтирам, сакчыллык хисләре тәрбияләү максатын күз уңаеннан ычкындырмаска иде.

Исән булыйк hәркайсыбыз,

Таң туды – сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Бер бөтен булып яшик.