Габдулла Тукай – балаларның дусты

(Бәйрәм сценарие)

Альбина ЗАРИПОВА,

Казандагы З94 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Кичә барышы

(Зал. Алгы планда – Тукай портреты, балалар өчен язылган әсәрләре. Икенче якта – Тукай әсәрләренә иллюстрациялар. Табигый материаллардан яки пластилиннан ясалган әкият персонажлары. Әкрен генә ”Туган тел“ көе яңгырый.)

Алып баручы. Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый? Нинди көй соң әле бу? Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар. «Туган тел” жыры. Габдулла Тукай сүзләренә язылган.

Алып баручы. Әйе, балалар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек.

Г.Тукай И.Крылов, А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Некрасов h.6. pyc шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Тукай! Нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә. Бу исем йолдыз кебек нур чәчеп тора.

Г.Тукай балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар яза.Ул балаларны укуны, эшне яратырга, табигатьне сакларга өйрәтә.Тукай үзенең туган авылын ярата.

1 нче бала.

Тау башында салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызньң ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

(Мәтәлчек ата-ата маэмай булып киенгән бала килеп керә. Малай күренә. Ул «Кызыклы шәкерт» шигырен сөйли.)

 

Малай. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, Арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, Төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай. Ник газаплыйсьң болай син, Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр, я өч кенә.

Юк, кирәкми, мин ййрәнмим,

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

Малай.

Аһ, жүләр маэмай!

Тырыш яшьләй,

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уңайсыз ул!

Алып баручы.

Глупый песик! Нужно к делу

Приучаться с малых лет,

Ремеслом не овладеешь,

Если будешь стар и сед!

(Музыка яңгырый. Ике кыз чыга. Берсе күбәләк булып киенгән. «Бала белән күбәләк» щыгырен башкаралар.)

Бала.

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадар күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаласыңмы ризык?

Күбәләк.

Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә.

Бул яхшы, ранҗетмә

Һәм тимә син миңа!

(Дүрт бала чыга.)

1 нче бала.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннар кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара. (Яз)

(Тамашачылар табышмакларньң җавапларын әйтәләр.)

2 нче бала.  Ашлыклар үсте. Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә,

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура.

Бу кайчан була? (Жәй)

3 нче бала. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Жирләр дымлана  –

Бу кайчан була? (Көз)

4 нче бала. Бap җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный жил, буран,

Бу кайчан, туган? (Кыш)

(Ике бала ”Гали белан Кәҗә” шигырен сәхнәләштереп башкаралар. ”Карлыгач” җыры җырланыла.)

Альш баручы. Җырлар да җырладык, шигырьләр дә сөйләдек. Ә нәрсә турында сөйләшмәдек соң әле без? Әйе, әкиятләр турында. Хәзер мин сезгә бер әкияттән өзек укып күрсәтәм. Сез бу әкиятнең исемен атарсыз.

Коточарлык, бик килешсез әллә нинди нәрсә бу?

Борыны кәп-кәкре, бөгелгәндер, тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар, аяклар да ботак, кармак кеби.

Балалар. Шүрәле!

(Биленә балта кыстырган Былтыр керә.)

Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып житкән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук да тук!

(Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында ямьсез итеп кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора.)

Былтыр. Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле.

Гадәтем: ялгыз кешеларне кытыклап үтерәм.

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

Яшь җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

(Былтыр Шүрәле янына бара.)

Былтыр. Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

(Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә. Аньң кулында алтын тарак. Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга Су анасы керә Ул кычкыра.)

Су анасы.

Качма ! Качма ! Тукта! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны, – ул бит минем алтын тарак!

Алып баручы. Укучылар, болар кемнар булдылар? Алар кайсы әкияттән? («Су анасы» әкиятеннән.)

Алып баручы. Бүген без сезнең белән татар халкының сөекле шагыйре, бөек Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Аның тууына 137 ел тулды. Тукайның

әсәрләре гарәп, француз, венгр, инглиз, немец, япон һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Шгыйрьнең әсәрләре буенча композиторлардан Фәрит Яруллин ”Шүрәле”, Әнвәр Бакиров ”Алтын тарак”, Рәшит Гобәйдуллин ”Кисекбаш” балетларын иҗат иткәннәр. Тукай исеме мәңгеләштерелде. Татар дәүләт филармониясе, Казанда язучылар клубы Тукай исемен йөртә. Шагыйрь исемендәге урамнар, район, колхозлар республикабызда бар. Зур уңышлары өчен язучыларга, композиторларга, артистларга, рәссамнарга Г.Тукай исемендаге Дәүләт премияләре бирелә. Казанда Тукайга һәйкәл куелган. Башкалабыз Казанда, Яңа Кырлай, Кушлавыч  авылларында Тукай музейлары төзелган.

(Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамлана.)