Rainbow colours. Салават күпере төсләре

Rainbow colours. Салават күпере төсләре

Миләүшә ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Казандагы КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе

Максат: балаларның инглиз телендә төсләр турындагы белемнәрен камилләштерү, табигать күренешләре, салават күперенең барлыкка килүе турында мәгълүмат бирү.

Бурычлар:

белем бирүдә: инглиз телендә «Төсләр» темасына кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, төсләрне сөйләмдә куллануны камилләштерү, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам иттерү;

үстерелешле: балаларны игътибар белән тыңларга, сорауларга тулы җөмләләр ярдәмендә җавап бирергә күнектерү, уй-фикерләү сәләтен, диалогик сөйләмен үстерү;

тәрбияви: инглиз телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; табигатьтә була торган күренешләр турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, салават күперенең каян килеп чыгуын аңлату, табигатькә соклана һәм аның гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Методик алымнар һәм чаралар: сорау бирү, сүзле уен, хәрәкәтле уен, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: проектор, экран, презентация, йомшак туп, һава торышы сурәтләнгән рәсемнәр (яңгырлы, җилле,һ.б.), кояш нурлары һәм яңгыр тамчылары ясалган рәсемнәр, төрле төсле шакмак, төсле тасмалар, «тылсымлы» чәчәк, rainbow шигыренә пиктограммалар.

Эшчәнлек барышы

  1. Оештыру мизгеле

– Hello, boys and girls. I am glad to see you.

– Hello, M.R. We are glad to see you too.

– Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик.

Good morning, good morning,

Good morning to you,

Good morning, good morning,

We are glad to see you.

  1. Сөйләм зарядкасы
  2. Туп ярдәмендә хәлләр сорашу. (Балалар тупны түгәрәк буенча бер-берләренә бирәләр.)

– Балалар, бүген сезнең хәлләрегез ничек соң? Әйдәгез, бер-беребездән хәлләрне сорашып алыйк әле. How are you?

Балалар. I’m fine (good, so-so, wonderful, etc.) (Җавап биргәндә балалар йомшак тупны түгәрәк буенча йөртәләр.)

  1. Һава торышы турында әңгәмә (рәсемнәр ярдәмендә).

– Let’s speak about weather.

– Is it sunny (raining, windy, etc) today?

– Yes, it’s sunny today.

– What season is it now?

– It’s spring now.

– Балалар, без яз турында шигырь дә беләбез бит, сөйләп күрсәтегез әле. Tell a poem about spring.