Сүрелмәс моң дәрьясы

 

(Сара Садыйкованың тууына 116 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Әнисә АРСЛАНОВА,

Казандагы 73 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гөлнур НАГИБИНА,

Казандагы 185 нче лицейның югары квалификация категорияле музыка укытучысы

Кичә барышы

(Кичә курайчылар ансамбле башкаруында “Иртәнге нур” җыры белән башланып китә. Сәхнәдә С.Садыйкованың портреты чәчәкләр белән бизәлгән, түбәндәге плакат эленгән:

“Синең гомерең – берәү генә түгел,

Һәр буында калкырсың.

Моңы белән җанны иркәләүче

Якты йолдыз булып балкырсың!..”

                                  Ф.Тарханова

С.Садыйкованың “Танго”сы яңгырый. Сәхнә ачылганда бер-ике пар танго бии.  Бию бетүгә ике бала чыгып шигырь укый.)

1 нче укучы.

Сагындыра, сагындыра,

Сагындыра Сара апа.

Еллар ераклашкан саен

Сагыну хисе арта.

Чишмәләрдәй тавышлары

Һаман колак төбендә.

Елмаюлы карашлары

Күңелләрнең түрендә.

2 нче укучы.

Тормышны бик сөйгәнгәме,

Картаюны белмәде.

Гел 17 яшьтә иде

Сара апа йөрәге.

Сүнми, сүрелми яшәде,

Чишмәләрдән моң алып.

Җиде буынга җитәрлек

Җыр артыннан җыр тартып.

Икесе бергә.

Тылсымлы моңнары белән

Ул безне гашыйк итте.

Юк, үлмәде, чал сандугач,

Моңнар эзләргә китте.

Алып баручы. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Сара Садыйкова иҗатына бәя биреп болай диде: “Татар халкының гасырлардан тупланып килгән рухи,эстетик хәзинәсе бәяләп бетергесез зур. Һәр буын аны үзенең гүзәл өлеше белән баета. Музыка өлкәсен алсак, безнең буын Салих Сәдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башка бик талантлы композиторларыбыз белән горурлана.

Алар арасында Сара Садыйкова үзенә бер матур урын алып тора. Ул – искиткеч халыкчан җыр остасы.

Сара апа бай иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сара Садыйкова – моң чишмәсе ул. Халкыбыз яшәгәндә, моң яшәр, моң яшәгәндә йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр!..”

2 нче алып баручы. Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор Сара Садыйкова 1906 елның 1 нояберендә Казанда туа. Бибисара дөньяга киләсе көнне булачак композиторның әтисе белән әнисе яшь гаилә, Казанның Париж Коммунасы урамындагы 18 нче йортка туганнары чакырган мәҗлескә килгән була. Җырлап-биеп күңел ачып утырган мәҗлес вакытында дөньяга килә Сара. (Бала елаган таыыш ишетелә.) Кендек әбисе, нәни Сараны әтисенең ап-ак күлмәгенә төреп, тазалык-саулык , бәхет-тәүфыйк тели. Сараның әтисе Гариф, әнисе Бибигайшә кош тоткандай шатланып, бәхетле елмаялар. Әти-әнисе бәхетенә генә түгел, бөтен татар халкы бәхетенә туа бу сандугач! Җырлап-биеп күңел ачкан мәҗелес вакытында туган кыз бала сайрар кош – сандугач булмыйча кем булсын?!

1 нче алп баручы. Сабакка йөрер вакыты җиткәч, Сараны шул заманның данлыклы кызлар мәктәбе – Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр. Аны тәмамлагач, педагогия техникумында укый. Укыган вакытта ук инде җырлый башлый. Техникумда җыр дәресләре алып барган татар халкының беренче композиторы Солтан Гобәши тәкъдиме белән Мәскәүгә Чайковский исемендәге консерваториягә укырга җибәрелә.

2 нче алып баручы. Сара Садыйкова – татар операсына нигез салучыларның берсе. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә. “Эшче” операсында – Сәлимә, “Сания”дә – Сания, “Башмагым” музыкаль комедиясендә – Сәрвәр, “Наемщик” музыкаль драмасында – Зөбәрҗәт… Татар опера театры сәхнәсендә матур образлар тудыра алганы һәм милли опера сәнгатебезне үстерүдә күп көч куйганы өчен, Сара Садыйкова  шул елларда ук “Татарстанның атказанган артисткасы” исеменә лаек була. Татар музыка тарихына кереп калыр өчен шушы хезмәт үзе генә дә бик җитә, югыйсә. Ләкин Сара Садыйковага тагын бер бәхетле иҗат гомере кичерергә насыйп була. 1942 елда “Көтәм сине” тангосын язуы белән Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана.

1 нче алып баручы. Үзенең иҗат гомерендә Сара Садыйкова 400 гә якын җыр, 30 дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, 2 музыкаль комедия  иҗат итә. Сара ханым гомеренең урталарына инде көйләр остасы булып китә. Аның көйләрендә без шат күңелле яшьлек ашкынуларын да, юксыну-сагыну моңнарын да ишетәбез. (“Сөмбел” җырлы-биюле номер.)

3 нче укучы.

Була шулай кайчагында

Таштай катып кала җаным…

Эретә моң кочагында

Сара ханым, Сара ханым.

Тирәктәге асыл коштай

Очын, тибрән, сайра җаным.

Йөрәктәге сандугачтай

Сара ханым, Сара ханым.

Күңелемдә таң ата да

Күтәрелә бар җаным.

Җырлата да, биетә дә

Сара ханым,, Сара ханым.

Милләтемнең бакчасында

Гөлдәй яфрак яра җаным.

Моңнарымның патшасы син,

Сара ханым, Сара ханым!

(И.Юзеев. “Сара ханым”)

2 нче алып баручы. “Җыр булмаса, кешенең йөрәге өши, туңа” дигән әйтем бар. Сара Садыйкова үзенең җырлары белән кешеләргә бәхет, җылылык өләшә. (“Үз илемдә” җыры (Г.Зәйнашева сүзләре, С.Садыйкова көе.)

4 нче укучы.

Йөрәкләргә керә, назлый күңелләрне,

Сара апаның моңлы көйләре.

Кайдан килгән аңа моң бәйләме?..

Гөлбакчадыр туган җирләре.

Сара апаның җыры яңгыраса,

Йөрәк хисләремне уята.

Уйландыра, җанны уята,

Күзгә яшьләр китерә, җылата…

5 нче укучы.

Күпме тыңлап, күпме хисләнсәм дә,

Аңлатырга сүзләр аз кебек.

Аның җыры, аның моңы, көе

Гөрләп килгән ямьле яз кебек.

Онытылмас моңнар бүләк иттең,

Без җырларбыз синең хакыңда.

Китсәң дә син инде кайтмас булып

Зур мирасың калды халкыңа.

 (З.Ваһапова “Сара апаның моң бәйләме”)

(“Беренче мәхәббәт” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Җыр кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә. Кеше йөрәге кичергән шатлык, бәхет, мәхәббәт, нәфрәт һәм башка барысы да иң элек композитор, шагыйрь күңелендә ниндидер чагылыш табар. Җыр сизгер күңелдә туа! Әйе, туа! Дөньяга адәм баласы туган кебек. җыр туа. Сүз чын җыр, Сара Садыйкованың иң матур җырлары турында бара.

(“Әнкәй” җыры (И.Фазлуллин сүзләре,С.Садыйкова көе) башкарла.)

6 нчы укучы.

Сара апа, Сара ханым диеп,

Сара диеп атап йөртегез.

Ул үзе дә чәчәк кебек иде,

Сез чәчәкләр аңа илтегез.

“Җидегән чишмә”ләре гел челтери

Йөрәкләргә һаман моң сара.

Сара апа, елмай әле тагын

Рәсемеңдә генә булса да…

7 нче укучы.

Сара апа, Сара Садыйкова –

Йөзек кашы безнең моңнарның.

Тоя халкым , һаман күбрәк тоя,

Җан җылысын синең кулларның.

Сагышлардан җырлап юаныгыз,

Күз яшьләре булса, сөртегез.

Ул үзе дә чәчәк кебек иде,

Сез чәчәкләр аңа илтегез!

(Портрет астына чәчәкләр куя. “Җидегән чишмә” җыры яңгырап тора, җыр астында сөйләнелә.)

2 нче алып баручы. Күренекле әдибебез Гомәр Бәширов сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җырын Сара Садыйкова иҗатын иң югары баскычка күтәргән әсәр дисәк, һич тә ялгыш булмас. “Җидегән чишмә” җыры – бүген иң популяр җырларыбызның берсе, халык арасында иң таралган, моң хәзинәбезнең алтын фондына кергән әсәр. Бу җыр җырлар мәйданына чишмә булып бәреп чыкты да челтерәп ага да ага…

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым,

Җидегән йолдыз күреп калсын, — дип.

Җидегән йолдыз гына күреп калмады, меңләгән йолдызлар, меңләгән күңелләр отып алды һәм йөрәк түренә салды бу җырны

(“Матур илем” җыры башкарыла.)

8 нче укучы.

Челтери чишмә,

Җидегән чишмә

Сара чишмәсе.

Йөзек салмый,

Суын эчми

Килми китәсе.

Җилләр куа

Ак җилкәнне

Идел өстендә.

Сара баскан,

Яулык болгый

Юллар читендә.

9 нчы укучы.

Саф мәхәббәт

Җырын җырлый

Шәле иңендә.

Сагыну, сагыш

Ишетелә

Моңсу көендә.

Яши шулай,

Мәңге яшәр

Халык күңелендә.

Каберенә

Юл өзелмәс

Татар илендә.

(Р.Хафизова “Челтери чишмә”(

(“Иркәң буласым килә” җыры башкарыла.)

10 нчы укучы.

Күпме юксылларның йөрәк серен

Моң бишеккә салып тирбәттең.

И моңлы кош!.. Син бит кешеләргә

Сандугачлар телен өйрәттең.

Сагына сине күлдә кыр казлары,

Сагына сине күктә тургайлар,

Сагына сине күктә ак каеннар,

Чишмә, сулар, кырлар, тургайлар.

11 нче укучы.

Кара көчләр күпме тырышса да,

Тыялмады чишмә агышын.

Боз астында агып ятканда да,

Ишеттек без аның тавышын.

Көч алдың син халык күңеленнән,

Мәхәббәткә ихлас табындың.

Өр-яңа җыр булып канатландың,

Өр-яңа дәрт булып кабындың.

                  (Л.Шагыйрьҗан“И моңлы кош”)

(“Белегез шуны” җыры башкарыла.)

1 нче алып баручы. Сара Садыйкованың иҗаты, җырлары буыннан-буынга күчеп яши. Аңа Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. Ул Татарстанның Габдулла Тукай  исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. 1986 елның 7 июнендә композитор, җырчы, актриса Сара Садыйкова каты авырудан соң вафат булды. Мәңгелек йорты Казанның Яңа бистә зиратында.

12 нче укучы.

Изге җаннар җирдә кими бара,

Бәгырьләргә тагын кан сава.

Җырың гына калды микәнни соң

Соңгы ядкарь булып дөньяга?!

Пар йөрәкләр моңга сусаганда,

Юаныр сүз тансык чагында,

Син иң кирәк кеше идең безгә,

Мәйданда һәм туйда-табында.

13 нче укучы.

Артта калган гомер юлларыңа,

Бер карыйм да кайчан каерылып,

Аһлар итәм, күпме югалтулар

Кала анда моңлы җыр булып.

Бүген кабат илгә кайгы килде-

Гөлләр үксеп елый таң калып.

Мәрхәмәтсез үлем тырнагыннан

Ник соң сине йола алмадык?

14 нче укучы.

Киләчәкне күрер кешеләрнең

Кешелеген җирдә сакларга,

Мәңгелек җан иңдерергә иде

Синең кебек изге затларга.

Җырлар гына калды микәнни соң

Истәлегең булып дөньяга?!

Изге җаннар һаман кими бара,

Йөрәкләргә һаман кан сава.

                               (Ә.Рәшит “Сара Садйыкова үлеменә” (мәрсия)

2 нче алып баручы. Халкыбыз үзенең кадерле Бибисарасын – ак  калфаклы Сара-сандугачын онытмас, мәңге сагыныр, юксыныр. Һәм… аның җырларын, аның гүзәл моңнарын үзе белән киләчәккә алып барыр. Татар халкы яшәгәндә Сара Садыйкова моңнары да яшәр!

Бүген аның исемендәге мәдәни-хәйрия фонды эшли. Апас районының Тутай авылында аңа багышлап музей ачылды. Тиздән башкалабыз Казанда аның музее булачак. Тукай, Җәлилләрнеке шикелле мәһабәт һәйкәле куелачак. Әйе, ул моңа лаек!

15 нче укучы.

Кемнәр генә сиңа табынмаган,

Кемнәр генә сине белмәгән?

Җир йөзендә, бәлки, юктыр татар

Синең җырдан ярдәм күрмәгән.

Синең гомер берәү генә түгел,

Һәр буында кабат калкырсың.

Моңы белән җанны иркәләүче

Якты йолдыз булып балкырсың.

(Ф.Тарханова “Моңнарыңны синең татып үстем”)

(Кичә Сара Садыйкованың Хәсән Туфан сүзләренә язылган“Казан кичләре” җырын барлык катнашучылар һәм тамашачылар башкаруы белән тәмамлана.)