Иярчен кушма җөмләләрнең төрләре

 

(9 нчы сыйныфта (рус төркемендә) татар теле дәресе)

Рузилә САБИРҖАНОВА, ЛӘЙЛӘ ФӘХРИЕВА,

Казандагы 72 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Тема. Иярчен кушма җөмләләрнең төрләрен кабатлау, аларның бәйләүче чараларын барлау.

Максат. Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен искә төшерү, синтетик һәм аналитик бәйләү чараларын грамматик күнегүләр нигезендә ныгыту.

Бурычлар:

– укучыларда иярченле җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру;

– укучыларның игътибарын, фикерләү сәләтен үстерү, материалны гомумиләштереп системага салу;

– аларда сөйләм культурасын тәрбияләү;

– туган илгә, ватанга ярату-хөрмәт, горурлык  хисләре уяту, ил өчен көрәшкән батырларга  ихтирам  тәрбияләү.

Дәреснең девизы. Батыр үлсә дә, даны үлми. /Герой никогда не умрет – он вечно в народе живет.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет: аналитик һәм  синтетик бәйләүче чараларны кулланып, җөмлә төзү күнекмәләре;

коммуникатив: иптәшеңне тыңлау, ишетү һәм аңлау; үз фикереңне әйтә белү; диалогта һәм әңгәмәдә катнаша алу күнекмәләре;

регулятив: күнегүләр эшләү планын булдыру, образлы әйтелмәләр табу күнекмәләре;

танып-белү: дәрестә алган информацияне үзләштерү, ситуациягә анализ ясау, чагыштыру, гомумиләштерү;

шәхескә кагылышлы: кешегә һәм үзеңә карата хөрмәт хисе формалаштыру, гомум кабул ителгән норма һәм кыйммәтләр күзлегеннән чыгып, тормыштагы ситуацияләрне бәяләү күнекмәләре.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү, системалаштыру.

Төп төшенчәләр: кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә, аналитик бәйләүче чаралар, синтетик бәйләүче чаралар,иярчен ия җөмлә, иярчен хәбәр җөмлә,иярчен аергыч җөмлә, иярчен тәмамлык җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен вакыт җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен шарт җөмлә, иярчен кире җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә.

Предметара бәйләнеш: рус теле, тарих, татар әдәбияты.

Уку эшчәнлекнэшчәнлеген оештыру: парларда эшләү, индивиуаль эш.

Җиһазлау: проектор, ноутбок, презентация.

Кулланылган технологияләр:шәхси дифференциаль якын килү, эшчәнлекле якын килү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Укытучы эшчәнлеге. Укучыларны сәламләү, уңай психологик халәт тудыру.

Укучылар эшчәнлеге. Укытучыны һәм бер-берсен сәламләүләре.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Узган дәрестә без нәрсә үттек?

Укучылар. Кушма җөмлә төрләрен өйрәндек.

III. Проблеманы кую һәм уку бурычларын билгеләү

Укытучы. Хәзер игътибар белән тактага карыйбыз. Нәрсәләр ясалган? (1 нче слайд)

Синтетик иярченле кушма җөмләләр:                      Аналитик иярченле кушма җөмләләр:

1.(…-са),[ ]                                                                            1.(кайда…),[шунда…]

2.(…-ү белән),[ ]                                                                   2. ( ),[юкса]

3.(…-га карамастан),[ ]                                                        3.[ ],(чөнки…)

4.( ) [ ]                                                                                   4.  [ ]: ( ).

Укучылар. Схемалар бирелгән.  

Укытучы эшчәнлеге. Димәк, безнең дәреснең темасы нинди була инде?

Укучылар. Иярченле кушма җөмләләр.

Укытучы. Әйе, иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Шушы схемаларга карап, без нәрсә әйтә алабыз? (2 – 4 нче слайдлар)

Укытучы. Төзелеше яганнан иярченле кушма җөмләләр ничә төргә бүленә?

Укучылар. Ике төргә бүленәләр: аналитик һәм синтетик.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Әйдәгез, хәзер шушы схемаларга туры килгән җөмләләрне табыйк әле. (5 – 6 нче слайдлар)

  1. Проблеманы чишү (дәрес темасы буенча эшләү)

Укытучы.

1 нче бирем. Бирелгән иярченле кушма җөмләләрне укыгыз, бәйләүче чараларга игътибар итегез. (7 нче слайд)

  1. Батыр үзе үлсә дә, [даны үлми].
  2. Кеше арткан саен [эше арта].
  3. Кайчан эшеңне тәмамлыйсың, [шунда сөйләшербез].
  4. Белем-күнекмәләрне ныгыту

2 нче бирем. Җөмләләрне язып бетерегез. (8 нче слайд)

Теләгем шул: … .

Илләр тыныч булсын өчен … .

Вакыт үтү белән … .

(дус яшик; илләр тыныч булсын; яралар төзәлә)

3 нче бирем. Туган ил, батырлык турындагы мәкальләрнең парларын табыгыз. Дәреснең девизын да искә төшерик. (9 нчы слайд)

 

Батыр үзе үлсә дә, тау күчкән.
Ил белән этәргәч, күңеленә курку кермәс.
Иманы камил кешенең туган-үскән җир артык.
Алтын-көмеш яуган җирдән даны үлми.

 

 

 

 

 

 

  1. Рефлексия

“Дәрестән чыгу билеты” (10 нчы слайд)

Кушма җөмләнең өч төре бар: __________________________________________

Бәйләүче чаралар хәбәр составында килү-килмәвенә карап, ике төргә бүленә: ___________________________________________________

Өйрәнелгән тема буенча укытучыга бер сорау яки комментарий яз: ____________________________________________________________________________

VII. Нәтиҗә ясау

Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Афәрин. Дәрес тәмам, сау булыгыз.