Сөткә төшкән тычкан маҗаралары

 

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Г.Тукай әсәрләре буенча куелган әкият сценарие)

Гөлназ КАМАЛИЕВА,

Арчадагы 1 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Гөлшат СӘХИПОВА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Шөгыль барышы

Бала.

Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы – тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.

Йөзеп карый табакта арлы-бирле – һич чыгып булмый!

Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай:

Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә – булган май.

Хәзер бит батмый – тычкан кийрелеп майга аяк баскан;

Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.

(Г.Тукай шигыре буенча куелган “Сөткә төшкән тычкан” мультфильмнан өзек күрсәтелә, тычкан йөгереп чыга.)

Тычкан. Уф, көчкә котылдым бу бәладән! Бигрәк кечкенә, бигрәк куркак шул мин. Туйдым куркак булудан, туйдым бу идән астында яшәүдән! Ил гизәргә, дөнья күрергә киттем әле мин. (Тычкан урманга китә, каршысына Шүрәле чыга.)

Тычкан.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Коточарлык, бик килешсез,

Әллә нинди нәрсә бу!

Шүрәле.

Бер дә шикләнмә, син; мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.

Тычкан. Әәә, син кети-кети уйнарга яратасыңмыни?

Шүрәле.

Әйе шул! Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Тик урманда минем белән уйнарга кеше юк.

Хәзер берәү дә урманга килми. Җиләк тә җыймыйлар, утын да кисмиләр.

Нинди күңелсезлек монда!

Тычкан. Әйдә, икәү уйныйбыз кети-кети.

Шүрәле. Синең беләнме? Көлдермә, син бит бик кечкенә.

Тычкан. Ә син мине зур итеп күз алдыңа китер.

Шүрәле. Ничек була соң ул, өйрәт мине?!

Тычкан. Менә монда бас та, күзләреңне йом. Йомдыңмы?

Шүрәле. Йомдым.

Тычкан. Ә хәзер мине зур итеп күз алдың китер, урмандагы агачлар хәтле. (Тычкан, агач бүкәне өстенә менеп, Шүрәленең мөгезен кытыклый. Шүрәле кытыгы килүдән нишләргә белми, кычкырып көлә башлый, күзләрен ача.)

Тычкан. Менә күңелең булдымы инде, ничек кызык итеп уйнадык кети-кети.

Шүрәле. Монда син генә уйнадың бит, ә минем бармакларым кычыта, аларның кети-кети уйныйсылары килә.

Тычкан. Мин сине аңладым, Шүрәле, Син урманда кеше куркытып йөрмә. Бармакларыңа эш табырга кирәк сиңа. Тиеннәр, килегез әле монда. (Тиеннәр бии.)

Тычкан. Син тиеннәргә кышка азык җыярга булыш. Гөмбә, җиләкләрне менә шушындый җепкә тезеп куй. Үзеңә дә, бармакларыңа да эш булыр.

Шүрәле. Чыннан да, кара әле, нинди файдалы эш бит бу! Рәхмәт сина, Тычкан!

Тычкан. Менә бит нинди зур Шүрәле белән дә дуслаштым. Батыр булу өчен көч кирәкми икән. Акылың булса, шул да җиткән.

(Бүреләр  учак янында утыра.)

Тычкан.

Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,

Тырышып-тырышып пешерәләр болар ботка.

Барыйм әле яннарына,

Мине дә батырлыкка өйрәтсеннәр әле!

Исәәәәәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!

1 нче бүре.

Ач кешенең ачуы яман, диләр.

Йөрмә монда, тычкан!

2 нче бүре. Бар җылы ояңда утыр!

Тычкан. Минем батыр тычкан буласым килә. Мине батыр булырга өйрәтегез әле. Бүреләр бит алар батыр, көчле булалар.

3 нче бүре. Ярый, утыр безнең янга. Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәннәр. Карап карыйк.

4 нче бүре. Утыр менә монда. Казан төбе яларсың!

(Кәҗә белән сарык керә.)

Тычкан. Безгә таба килә кәҗә белән сарык.

1 нче бүре. Пешерәбез казанга салып!

Кәҗә белән сарык. Исәәәәәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!

2 нче бүре.

Эх, ашыйбыз, бу икесен тотабыз да.

Менә ничек ит таптык бит боткабызга.

Кәҗә.

Кайгырмагыз, дуслар, бездә ит күп.

Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук. (Сарыкка дәшеп.)

Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, сарык!

Капчыктагы бүре башын китер алып. (Сарык башны алып керә.)

Кәҗә.

Микикики! Микикики!

Капчыктагы бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, җүләр сарык, надан сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!

3 нче бүре.

Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? (Пауза.)

Туктагыз, мин тиз генә су китерим.

Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры. (Китә.)

4 нче бүре.

Беләсезме, аңарга бит ярдәм кирәк,

Икәү барсак, китерербез суны тизрәк.

Бүреләр.

Мин дә карап кайтыйм әле,

Мин дә су алып кайтыйм әле.

(Бүреләр качып бетәләр, тычкан артларыннан көлеп кала.)

Тычкан. Бүреләр качып беттеләр, нинди явыз бүреләр дә курка белә икән бит!

Кәҗә.

Әйдә, дустым, утырыйк та аяк бөкләп каршы утка,

Хәзер инде тәмләп кенә ашыйк ботка.

Ашап туйгач, рәхәт кенә, тыныч кына

Бу төнне без куныйк монда.

Тычкан. Батыр булу өчен әзрәк хәйлә дә кирәк икән!

Сарык.

И дусларым, тилмерешеп йөрмик бушка,

Кайтып файда китерик без йортыбызга.

Әби белән бабай безне күреп бик шатланыр,

Бездән файда күреп бик куаныр.

Тычкан. Мин дә үземнең җылы ояма кайтам. Үземнең җылы оямда батыр тычкан булып яшим.