Кыргый хайваннар язны ничек каршылый?

№215

(3 нче сыйныфта «Әйләнә-тирә дөнья» дәресе)

Рушания МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казандагы 183 нче гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– кыргый хайваннарның язны ничек каршылаулары турында мәгълүмат бирү, булган белемнәрне гомумиләштерү;

– сөйләм телен үстерү, дөрес җавап бирергә өйрәтүне дәвам иттерү, логик фикерләүне арттыру, хәтердә калдыру күнекмәләрен үстерү, эзлекле, бәйләнешле сөйләргә өйрәтүне дәвам итү;

– тереклекне ярату хисе тәрбияләүне дәвам итү,  дәрескә кызыксыну уяту.

Методлар һәм алымнар: практик, күрсәтмәлелек, өлешчә эзләнү, проблемалы әңгәмә.

Җиһазлау: песнәк рәсемнәре, плакатлар, битлекләр, китаплар-күргәзмәләр.

Дәрес тибы: дәрес-сәяхәт.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше
  2. Кереш әңгәмә. Максатлар белән танышу

Укытучы.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый…

Нәрсә соң ул, кем белә?

Укучылар. Урман.

Укытучы. Урман… Татарстан Республикасы урманнары киң итеп җәелгән. Шул чиксез агачлы океанда ак каеннар, карасу чыршылар, яшел наратлар күкрәп үсә. Иң искиткеч байлыкның берсе ул – урман. Урманда тормыш бер минутка да туктамый, дәвам итә. Каядыр тукран шакылдый, ботактан-ботакка сикереп кунып, тифи-тифи-тиф дип, бер кечкенә кошчык көйли. Ә аны ничек дип атыйлар?

Укучылар. Песнәк.

Укытучы. Дөрес, песнәк. Безнең белән ике песнәк тә сәяхәткә чыкмакчы. Йә, әйтегез әле: без кая юл тотабыз?

Укучылар. Урманга.

III. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Язгы урманга. Яз килү белән бөтен дөнья җанлана. Кайсыгыз яз билгеләрен әйтеп күрсәтер?

Укучылар. Кар эри, кошлар кайта, агачларда бөреләр күренә башлый, күк йөзе зәңгәрләнә, бөҗәкләр уяна, яшел үләннәр күренә һ.б.

Укытучы. Укучылар, беләсезме, хайваннар дөньясында да үзгәрешләр була. Бүгенге темабыз да кыргый хайваннарның язны ничек каршылавы турында. Кем актив катнаша, дәрес ахырында песнәкләрнең бүләкләре белән бүләкләнәчәк.

Песнәкләр. Безне дә онытмагыз!

1 нче песнәк. Әйдә. түбәнрәк очыйк, бәлки күптәнге дусларыбызны очратырбыз.

2 нче песнәк. Ой, нәрсә ул башыма төште. Ай-яй, синме әле ул, тиен, чикләвек бәреп маташасың?

Тиен. Йә, кичерегез, мин ялгыш кына. Менә үземнең кышка җыйган ризыкларымны барлап утыра идем, бетмәдеме икән, дим. Без бит, тиеннәр, рәхәтләнеп җылы, йомшак туныбыз белән кыш чыгабыз да, язга хәзерләнәбез. Оям әйбәт. Әле кайгыртучан аналар да без! Безнең өчтән-җидегә кадәр балаларыбыз туа, аларны берничә атна сөт белән туендырабыз. Без бик чисталыкны яратучы җәнлекләр. Йә, ашыгыйм, балаларым көтәдер.

1 нче песнәк. Тукта, тиен дус, ашыкма, синең турында нинди матур шигырь язган бит шагыйрь песнәгебез. Тыңлап кара. (Шигырь сөйләү.)

Тиен. Ай, рәхмәт.

1 нче песнәк. Ярар, үзеңә хикәяң өчен рәхмәт. Хәзер без тиеннәр турында тагын да күбрәк белдек.

2 нче песнәк. Кара әле, дустым, нишләп шулай агач ботакларына йоннар сибелгән?

1 нче песнәк. Бу бит куркак куян йоннары.

Куян уянды,

Куркып уянды.

Сикереп урманга,

Чабып югалды. (М.Җәлил)

Куян. Ни сөйләп торасыз сез, дусларым. Төлке килүе бар. Без сугышырга яратмаганны белә ул. Хәзер килеп җитеп, берәребезне эләктереп китәр.

1 нче песнәк. Ә, куянкай, балаларың кайда соң?

Куян. Балалар, дисез инде. Без елына өч-дүрт мәртәбә балалар тудырабыз, билгеле. Сигезәү булалар кайчагында. Алар күзле, йомшак зифа тун белән туалар. Чокырда тудырып, бер тапкыр майлы сөтебезне имезәбез дә саубуллашабыз. Тик шуны әйтергә кирәк, үтеп киткәндә очраклы гына кечкенә куяннарны күрсәк, аларны ашатмыйча узып китмибез. Димәк, без –мәрхәмәтле куяннар. Мин йөгерим инде, төлке килеп чыгуы ихтимал.

Төлке. Фу-фу, монда куян исе килә, бугай. Эх, кызганыч, төшке ашым ычкынды. Хәзер тычканнар эзлисе булыр.

1 нче песнәк. Төлке, әллә куяннар белән генә тукланасыңмы?

2 нче песнәк. Тычканнар эзлисе булыр, дип сөйләнә бит. Менә инде сөйләшеп тә тормыйча китеп барды. Аның турында китаптан укып күбрәк белербез әле.

1 нче песнәк. Кара әле, дустым, нәрсә бу?

2 нче песнәк. Танып та булмый, әллә ничек үзгәргән? Аю-ююю.

Аю. Ябыктым, ашыйсым килә. Бик куркыныч мин хәзер. Кешеләргә дә, поши һәм башка хайваннарга да һөҗүм итә алам. Үз балаларымны тукландырыр өчен азык табарга кирәк. Шул вакытта балаларыбызны бөҗәкләр эзләргә дә өйрәтәбез. Балаларым көтә, ашыгыйм.

Укытучы. Балалар, сез тагын нинди җәнлекләрне беләсез? (Балалар җавабы.)

Укытучы. Әйе, бөтен тереклек дөньясы язны каршылый. Тик аларны борчымаска кирәк. Яз көне күпчелек хайваннарның балалары туа. Алар мөстәкыйль рәвештә азык таба алмыйлар, шуңа күрә яз көне хайваннарны канун буенча аулау тыела.

1 нче песнәк. Безгә дә шәһәргә кайтырга вакыт.

2 нче песнәк. Әйдә, очыйк туганкай. Тукта, кошлар ашханәсенә күз салыйк әле.

1 нче песнәк. Монда күпме кунаклар, бар кошлар да җыелган.

Укытучы. Балалар, кошлар ял итеп алганда, сорауга җавап эзләп карыйк. Җылы яктан нинди кошлар кайталар икән? Ашханәдәге кошлар арасында артык кош күрмисезме?

Укучылар. Карабүрек.

Укытучы. Ни өчен бу кош дип уйлыйсыз? (Бер укучы карабүрек турында сөйли.)

Укучы. Карабүрек язын урманда яши. Аның күкрәге алсу төстә, койрык өстендә ак тап, аркасы күгелҗем, башы, канатлары, койрыгы кара төстә. Карабүрекләрнең атасы гына түгел, анасы да сайрый. Мондый хәл кошлар арасында сирәк була. Ана кошчык  ата кошчыктан күкрәге соргылт-көрән төстә булуы белән аерыла. Карабүрек теләсә нинди көйне бик тиз отып ала. Алар агач башына, җиргә якынрак урыннарга оя ясыйлар. Нечкә чыбыклардан матур итеп үрелгән ояларының эченә тырышып үлән, мүк җәяләр. Карабүрекләр 4 – 5 бала чыгара. Үсемлекләрнең йомшак орлыкларын гына балаларына ашаталар. Карабүрек – безнең туган як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.

Укытучы. Песнәкләр ял итсеннәр, бик озак очтылар. Сәяхәт аларны талчыктырган. Без, укучылар, табышмакларга җавап табыйк.

  1. Җәен соры,кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

  1. Бернәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

  1. Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю)

  1. Нечкә билле,

Көлтә койрыклы. (Төлке)

  1. Кош түгел оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса урманны яңгырата. (Тиен)

  1. Урман санитары, бик эшчән «халык». (Кырмыска)

(Кроссворд формасында, төп сүз: УРМАН)

Укытучы. Табышмакларны бик яхшы беләсез, афәрин, балалар. Темабызны дәвам итеп, урманның иң матур хайваны турында тыңлыйк. (Бер укучы поши турында сөйли.)

Укытучы. Балалар, хайваннарны саклау кеше кулында. Табигатьне саклап тормасаң, ул ямен югалта. Татарстан урманнарында саф һава булсын.

Табигать ул безнең әни кебек,

Табигатьне саклагыз!

Димәк, мөмкин кадәр табигатьне, үз туган җиребезне сакларга тырышыйк.

Укытучы (китап күргәзмәсенә игътибарны юнәлтә). Бу китапларда кыргый хайваннар турында гына түгел, табигать – тиңсез хәзинәбез турында да язылган. Менә бу китапны гына алыйк. Тыңлап карагыз әле. (Бүре турындагы язманы уку.)

Укытучы. Ерткыч хайваннарның зарары гына түгел, файдалы яклары да бик күп.

  1. Өй эше

Дәреслектән башка кыргый хайваннар язны ничек каршылауы турында өйдә укып килергә.

  1. Йомгаклау

– Без бу дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

– Кыргый хайваннарның аермасы нәрсәдә?

– Нинди җәнлекләр үз балаларын тугач ук ташлап калдыралар? Аларны начар аналар диеп буламы?

Укытучы.

Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар.

Нишләрмен кипсәләр күлләрем?

Корыса күкеле урманым…

  1. Билгеләр кую