Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен уку һәм интеллект-карта технологиясен кулланып сөйләргә өйрәнү

№ 213

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теле үсеше буенча шөгыль)

Ләйсән ХӘБИБУЛЛИНА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Бурычлар:

балаларда Г.Тукайның иҗаты буенча алган белемнәрне гомумиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү;

– шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикеренне әйтә белүне, фикерләүне, хәтер сәләтен үстерү;

– әсәрне сәхнәләштерү, интеллект-карта төзергә өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлар: аудиоязмада “Туган тел” җыры, конверт белән хат, “Бала белән күбәләк” мультфильмы, интеллект-карта төзү өчен рәсемнәр, пумала, җилем, фломастерлар, сәхнәләштерү өчен атрибутлар, ноутбук, экран, презентация.

Эшчәнлек барышы

  1. Оештыру, белемнәрне актуальләштерү

Тәрбияче.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк,

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк. (Аудиоязмада “Туган тел” җыры.)

(1 нче слайд) И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Тәрбияче. Балалар, бу шигырь ничек атала? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә «Туган тел» шигырен кем язган? (Балаларның җаваплары.) (2 нче слайд)

Тәрбияче. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туган. Аның балачагы бик авыр булган. Кечкенә Габдулла бик иртә ятим кала, төрле гаиләләрдә яши, еш кына ач тора. Аның гомере бик кыска була. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә 27 яшендә үпкә авыруыннан вафат була. Әмма Габдулла Тукай безгә бик күп шигырьләр, әкиятләр калдырды. Без инде сезнең белән анын бик күп кенэ әкиятләрен, шигырьләрен беләбез. Искә төшереп үтик эле. Кайсыгыз нинди әсәрләрен әйтеп бирә ала?

Балалар. “Шүрәле”, “Су анасы”, “Гали белән кәҗә”, “Туган тел” һ.б.

Тәрбияче. Балалар бүген безгә Гали исемле малайдан хат килде. Хәтерлисезме, аның турында Тукай абый шигырь язган булган. Менә нәрсә яза ул безгә. (Конверттагы хатны укыйлар)

«Кадерле балалар! Мин кичә бер табышмак укыдым. Нәрсә турында икәнлеген көне буе бик озак уйладым, ләкин җавабын тапмадым. Зинхар миңа ярдәм итегезче. Гали»

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. (3 нче слайд)

Тәрбияче. Дөрес, бу – күбәләк. Балалар, күбәләкләр турында нәрсә әйтергә була, алар нинди булалар? Әйдәгез, аларны чагыштырып карыйк. (4 нче слайд) 

“Күбәләкләр?” сүзле уены (формасы, төсләре, төрләре буенча чагыштыру)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди матур бит алар. Алар безнең табигатебезне бизи. Әйтегез әле, ә күбәләкләрне тотарга ярыймы? Ни өчен ярамый? (Балаларның җавабы.)

Тәрбияче. Балалар, бүген мин сезне Г.Тукайның күбәләк турында язылган шигыре белән таныштырып китәсем килә. Бу шигырь «Бала белән күбәләк” дип атала.  Нәрсә сөйләшәләр икән алар? Әйдәгез. бергәләп карыйк.

  1. Мультфильм карау (5 нче слайдґ) (http://balarf.ru/о-бала cайтынан алынган мультфильмны карау. Балаларга сораулар бирү.)

Тәрбияче. Менә, балалар, нинди матур, тирән мәгънәле шигырь. Хәзер, мин сезгә шигырьнең эчтәлеге буенча сораулар бирәчәкмен. Ә сез минем сорауларыма тулы җаваплар биререгә тырышыгыз.

– Шигырьнең төп геройлары кем?

Бала кемне очратты?

Бала күбәләккә нинди сораулар бирә?

Күбәләк ни дип җавап бирде?

Күбәләк кайда яши?

Күбәләк нәрсә белән туклана?

Күбәләкне ни өчен рәнҗетергә ярамый?

Күбәләкнең гомере озынмы? (бары бер көн генэ)

Күбәләк малайдан нәрсә турында үтенеп сорады? (рәнҗетмәвен)

Кем күбәләкне иркәли һәм сөя? (кояш)

III. Физминутка “Күбәләк”

Тәрбияче: балалар, сез инде арыгансыздыр. Әйдәгез бераз ял итеп алыйк (физминутка ясау).

Күбәләкләр очалар (балалар куллары белән очу хәрәкәте ясыйлар),

Матур чәчәккә кунала (чүгәлиләр),

Бераз ял итәләр.

Һәм тагын очып китәләр.

  1. IV. Шигырь буенча интеллект – карта төзү.

Тәрбияче: балалар хикәянең эчтәлеген сөйләп буламы? Ә шигырьнең? (Икесенең дә эчтәлекләрен сөйләп була). Мин сезгә бу шигырьнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә тәкъдим итәм. Ә эчтәлек тулы һәм матур килеп чыксын өчен безгә сөйләгәндә таяну өчен интеллект — карта төзергә кирәк. Мин сезнең өчен рәсемнәр әзерләдем һәм шушы рәсемнәр буенча без бергә “Бала белән күбәләк” шигыренен интеллект — картасын төзербез. Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез шул сорауларга туры килгән рәсемнәрне ватманга ябыштырырсыз. (Рәсемнәргә туры килгән сораулар бирелә, балалар кирәкле рәсемне эзләп табып  ябыштыралар: бала кемне очратты? Күбәләккә ни диде? Күбәләк кайда тора? Нинди көн булганда ул оча? Кем күбәләкне иркәли? Күбәләк нәрсә белән туклана? Күбәләкнен гомре күпме? Ахырдан күбәләк балага нәрсә әйтте? Ителлект – карта төзү барышы экранда да күрсәтелеп барыла – Слайд 6)

  1. Шигырьне кабат уку.

Тәрбияче: хәзер мин шигырьне тагын бер кат укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Б а л а: Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
К ү б ә л ә к: Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

  1. VI. Шигырьнең эчтәлеген интеллект – карта буенча балалардан сөйләтү. Тәрбияче: Балалар әйдәгез эле, үзебез ясаган интеллект – картага карап шигырьнен эчтәлеген сөйләп карыйк. Кайсыгыз сөйләргә тели? (теләге булган 3 – 4 бала)

VII. “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштерү.

Тәрбияче: Ә хәзер шигырьне рольләргә бүлеп укып карыйк.  Бала белән күбәләкне санамыш ярдәмендә сайларбыз (рольләргә бүлеп уку).

(Санамыш) Елгада бар бер басма:

Син анда ялгыш басма.

Әгәр бассаң китереп,

Кырыйга чык сикереп.

VIII. Нәтиҗә ясау:

Балалар без бүген укыган әсәр ничек атала? Бу шигырьне кем язган? Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырьнең эчтәлеген сөйләп булдымы? Ә шигырьне сөйләргә сезгә нәрсә ярдәм итте? Афәрин! Без Гали җибәргән табышмакның җавабын сезнең белән таптык. Кич белән шигырьгә карата рәсемнәр ясарбыз һәм Галигә  җавап хаты язып җибәрербез. Ә безнең шөгылебез ахырына якынлашты.