Татарның милли киемнәре

№ 212

Ләйсән МАКАРОВА, Римма СӘЛАХЕТДИНОВА,

Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Шөгыль барышы

(Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар. Аудиоязмада әкрен генә татар халык көе яңгырый. Интерактив тактада “Татарның милли киемнәре” презентациясе күрсәтелә.)

Тәрбияче. Балалар , без кайсы республикада яшибез?

Балалар. Татарстан Республикасында.

Тәрбияче. Дөрес әйтәсез, ә Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Балалар. Казан шәһәре.

Тәрбияче. Балалар, Татарстан Республикасында күптөрле милләт кешеләре яши: татарлар, руслар,башкортлар,чувашлар,марилар, удмуртлар. һ.б Һәр милләтнен үз теле, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, җыр биюләре бар. Барлык милләт кешеләренең үзләренә генә хас милли киемнәре була. Без сезнен белән бүген татар халкының милли киемнәре белән танышырбыз.

Балалар, карагыз әле, безгә күрше төркемнән матур татар кызы белән татар егете кергән. Әйдәгез, аңа матур исем кушыйк. Сез нинди татар исемнәре беләсез?

Балалар. Мәдинә, Галия, Камилә, Айсылу…

Тәрбияче. Ярар, бу кыз Фәридә исемле булсын. әбашына нәрсә кигән?

Балалар. Калфак,

1 нче кыз.

Калфак кигэн кыз баланын

Багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы –

Күз тимәсен үзенә.

Тәрбияче. Калфагы бизәлгәнме сон?

Балалар. Әйе, мәрҗән белән бизәлгән.

Тәрбияче. Динара, безгә калфак турында шигыреңне сөйләп үт әле.

2 нче кыз.

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗе калфак үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Калфагымнын матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр:

– Энҗе калфак кигән кыз ул –

Татар кызы, – дисеннәр.

Тәрбияче. Рәхмәт, Динара.Фәридәнен күлмәге нинди?

Балалар. Матур, зәңгәр, бала итәкле.

Тәрбияче. Фәридә күлмәге өстеннән нәрсә кигән?

Балалар. Камзул.

Тәрбияче. Балалар, Фәридәнен күлмәге көндәлек киемме,әллә бәйрәмдә кия торганмы?

Балалар. Фәридәнен киемнәре бәйрәмнәрдә кия торган.

Тәрбияче. Балалар, бәйрәм дигәч, минем уйныйсым килеп китте.

“Түбәтәй” җырлы-биюле уен

Түбәтәенне кигәнсен,

Бик ераклардан килгәнсен,

“Төскә матурлыгым белән

Шаккатырыйм”, – дигәнсең.

Түп-түп түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән, матур тубәтәең

Менә кемдә тукталды?

3 нче бала.

Килешеп тора түбәтәй

Анын күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы –

Күз тимәсен үзенә.

Тәрбияче. Балалар, без татар кызларының киемнәре белән таныштык инде, ә хәзер малайларның милли киемнәрен карыйк. Фәридә белән килгән малайга нинди исем бирик?

Балалар. Самат.

Тәрбияче. Ул башына нәрсә кигән?

Балалар. Бик матур түбәтәй кигән.

Тәрбияче. Самат өстенә нәрсә кигән?

Балалар. Озын җинле кулмәк, аның өстеннән камзул кигән.

Тәрбияче. Тагын нәрсә кигән?

Балалар. Чалбар, читек кигән. Самат пөхтә, матур киенгән. Самат сезгә кәләпушендәге бизәкләрне алып килгән, килгәндә аларны ватып җибәргән.

“Кисәкләрдән бизәкләрне төзе” уены

Тәрбияче. Фәридә дә буш килмәгән, читекләр алып килгән. Матурмы, балалар?

Балалар. Юк, бизәлмәгән.

Тәрбияче. Әйдәгез, бизибез.

“Читек бизәү” ябыштыру

Йомгаклау

Тәрбияче. Балалар, без бүген татар халкының милли киемнәре белән таныштык. Әйдәгез, тагын бер тапкыр ,кабатлап китик әле. Татар кызлары нәрсәләр кигән иде?

Балалар. Калфак, камзул, бала итәкле күлмәк, читек.

Тәрбияче. Татар малайлары нәрсәләр кигән иде?

Балалар. Түбәтәй, күлмәк, камзул, читек, чалбар.

Тәрбияче. Сезгә шөгыль ошадымы?

– Рәхмәт сезгә, балалар. Тырыштыгыз. Уңган, булганлыгыгызны күрсәттегез. Шунын өчен сезгә зур рәхмәт әйтеп, бүгенге шөгыльне тәмамлыйм.