«Аулак өй»дә күңелле

№ 211

(Милли фольклор кичәсе)

Ләйсән ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Биектау районы Биектаудагы “Байгыш” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат:

– татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту һәм алар аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту;

–  балаларны татар халык традицияләрендә тәрбияләү;

– әдәплелеккә, бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

Алдан эшләнелгән эшләр: балаларга милли бәйрәмнәр турында сөйләү. Җырлы-биюле уеннар, мәкальләр, җырлар өйрәнү. Татар халык көйләрен тыңлау.

Кичә барышы

(Өй күренеше. Талгын гына татар көе уйный. Әби һәм аның оныкчыгы Алинә кул эше белән кич утыралар.)

Алып баручы. Әүвәлге заманнарда татар яшьләренең җыелып, күңел ача торган урыннары – аулак өйләре булган. Аулак өй халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, киңәшләшү, танышу урыны булган. Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган. Һәм менә шушыларны күз алдында тотып, без сезне үзебезнең аулак өебезгә сәяхәт итәргә чакырабыз.

Әби (оекбаш бәйләп утыра). Их, бар иде бит ул безнең яшь чаклар. Егетләр, урам тутырып җырлап, авыл әйләнәләр иде, ә кызлар аулак өйләрдә сер бирмичә генә, егетләрне көтеп утырырлар иде. Ә хәзер искә төшереп утырырга гына калды инде.

Алинә. Әбием-матурым, минем сиңа бер йомышым бар иде. Менә әти белән әни дә кунакка киттеләр. Без бүген кызлар белән кич утырып алыйк әле, әбекәем.

Әби. И-и-и балакаем, бая гына теге егетләр җырлап урам әйләнгәч, яшь чакларымны искә төшереп утыра идем. Ярар, ярар, кич утырсагыз утырыгыз, тик, балакаем, тәртипле генә була күрегез.

Алинә. Әбекәем, мин сине бик яратам. Без тыныч, тәртипле генә, җырлап утырырбыз.

Әби. Ярый, ярый, кызым.

Алинә. И-и-и әбекәем, бигрәкләр дә әйбәт инде үзең. Рәхмәт инде, сүз тыңлаган өчен. Мин хәзер кызларны гына чакырып киләм. (Кыз чыгып китә, кызларны чакыра.) Кызлар, әйдәгез, керегез. (Кул эшләрен тотып, кызлар керә.)

Әби. Мин Сәхипҗамал әбиеңнәргә генә кереп чыгыйм әле, йомышым бар иде. Карагыз аны, тәртипле генә утырыгыз. (Әби чыгып китә.)

1 нче тәрбияче. Кызлар, нигә бик күңелсез утырабыз? Өйдә бездән башка беркем дә юк. Әйдәгез, “Йөзек салыш” уенын уйнап, күңел ачып алыйк. Үзем башлыйм.

Йөзек салам , йөзек салам,

Йөзек салам үзеңә.

Кемдә йөзек – сикереп чык.

(Кызлар тезелешеп утыра. Берәү йөзек салучы була. Ул кулларын тотып утырган кызларның барысына да йөзек салып чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан соң, үзе бер кырыйга китеп: “Кемдә йөзек – сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйлар.)

Җәзага такмаклар

  1. Исәнмесез-саумысыз,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз.

  1. Ике сарык юлга чыккан,

Кулларында чемодан.

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләрен юмаган.

  1. Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле.

  1. Аягымда кызыл яулык,

Башларымда чабата.

Җәйнең эссе көннәрендә

Аягым карга бата. (Кызлар көлешәләр.).

(Урамнан гармун тавышы ишетелә. Ишек шакыйлар.)

Кызлар. Гармун тавышы, гармун тавышы.

Кыз. Егетләр килде, егетләр килде.

(Кызлар тыз-быз килешә. Киемнәрен төзәтәләр. Көзге каршында мәж киләләр.)

2 нче тәрбияче.

Безнең монда җыелганны

Әллә кайдан белгәннәр.

Егетләр. Кызлар, аулак өйгә кертегез әле.

1 нче тәрбияче. Кертәбезме?

Алинә. Юк-юк, әби егетләрне кертергә кушмады.

1, 2 нче тәрбиячеләр. Ярый инде, керсеннәр.

Кызлар (барысы бергә). Керсеннәр инде, керсеннәр.

(«Эх, сез, матур кызлар» жыры яңгырый. Егетләр керә. Кулларында гармун. Зал уртасында кызлар егетләр белән аралашып баса.)

1 нче тәрбияче.

Без, без, безелдек,

Без түгәрәккә тезелдек.

Биибез дә уйныйбыз,

Бер дә оялып тормыйбыз.

(Түгәрәктә бию.)

2 нче тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп «Кулъяулык» уенын уйнап алыйк. (Түгәрәккә басып, көй уйнаганда биеп, бер-берсенә кулъяулыкны бирәләр, кемдә кулъяулык кала – шуңа жәза бирелә. Җәзага – тизәйткечләр.)

Тизәйткечләр

  1. Тукый-тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган.

  1. Кара карга кардан бара.

Канатларын кага-кага.

  1. Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Әйләнәбез, биибез.

Егылабыз да көләбез,

Тагын әйләнә башлыйбыз.

Их, күңелле уйныйбыз.

  1. Борын-борын заманда

Яшәгән, ди, бер патша.

Сарае булган таштан,

Сөйлимме яңа баштан?

Балалар. Сөйлә баштан.

Борын-борын заманда

Яшәгән, ди, бер патша.

Сарае булган таштан,

Сөйлимме яңа баштан?

Балалар. Юк, сөйләмә.

1 нче тәрбияче. Әйдәгез, бер утырып ял итик. (Балалар ике якка бүленеп утыралар.)

2 нче тәрбияче. Кызлар, егетләр, мәкаль әйтешле уйнап алыйк. Мин мәкальне башлыйм, сез дәвам итегез.

  1. Иң татлы тел – … (туган тел).
  2. Эше барның, … (ашы бар).
  3. Калган эшкә … (кар ява).
  4. Кунак булсаң, … (тыйнак бул).
  5. Эш беткәч, … (уйнарга ярый).
  6. Сөйли белсәң, … (тыңлый бел).
  7. Әткәй –шикәр, … (әнкәй – бал).
  8. Ашыккан – … (ашка пешкән).
  9. Егет сүзе … (бер булыр).
  10. Бүгенге эшне … (иртәгә калдырма).

1 нче тәрбияче. Әйдәгез, табышмаклар да әйтешик.

  1. Ач, дисәң – ачыла,

Яп, дисәң – ябыла. (Авыз)

  1. Бертуктаусыз йөри,

Урыныннан кузгалмый. (Сәгать)

  1. Ул булса, көн була;

Ул булмаса, төн була. (Кояш)

2 нче тәрбияче.

Әйдә, дуслар, биик әле

Күңелле чакларда.

Ал чәчәк күк яшик әле,

Бирешмик беркайчан да.

(Кызлар, егетләр парлашып бии. Гармуннар белән бию.)

Егетләр. Без китәбез инде, сау булыгыз.

1 нче тәрбияче.

Ашыкмагыз инде, егетләр,

Нигә шулай ашыгасыз?

Уйнап-көлеп алыгыз,

Кичәбездә калыгыз.

2 нче тәрбияче. Әйдәгез әле, егетләр-кызлар, “Мәликә” дигән татар халык уенын уйнап алыйк. Кемнең беренче күзен бәйлибез? Әйдәгез, санап чыгарабыз.

Каенда – карга,

Имәндә – чыпчык,

Җирдә –  елан,

Һавада – кош,

Бар син дә оч!

(Бер бала уртага чыга, аның күзен бәйлиләр. Калган балалар, кулга-кул тотышып, түгәрәк ясап әйләнәләр.)

Утыр, утыр Мәликә,

Алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа,

Әйтеп бирче тиз генә.

(Уртада торган бала каршысында кем торганын танып әйтергә тиеш, белмәсә тагын уртада кала. Өч тапкыр белмәсә, җәза үти. Кем икәнен таныса, аның урынына баса, ә танылган бала уртага баса.

Өченче тапкыр уенга егет чыга, шул вакытта әби килеп керә. Егет әбине кочаклый, әби гаҗәпләнеп кала.)

Кызлар. Әби кайтты, әби кайтты!

Әби (көлә). И-и-и яшь чагымда да егетләр кочакласа, ояла идем. Кит әле, кит әле. Кызым, син бит миңа кызлар белән генә кич утырабыз дигән идең!

1 нче тәрбияче. Син безне ачуланма инде, әбекәй. Үзеңнең дә яшь чакларың булгандыр, сез дә аулак өйләр үткәргәнсездер.

2 нче тәрбияче. Әйдә әле, әбекәй, яшь чакларыңны искә төшереп, безнең белән биеп тә ал. (Әби белән бергәләп бииләр.)

Әби. Булды, балаларым, яшь чакларымны искә төшердегез бүген. Сезнең белән бик күңелле икән. (Әтәч кычкырган тавыш ишетелә.)

1 нче тәрбияче. Егетләр, кызлар, ишетәсезме?! Әнә әтәч кычкыра, таралашырга вакыт җиткән.

2 нче тәрбияче. Таң атып килгәнен сизми дә калганбыз бит.