Сөмбеләне коткару
№ 210
(Зурлар төркемендә көз бәйрәме)
Людмила КАМАЛУТДИНОВА,
Саба районы Шәмәрдәндәге 2 нче «Теремок» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Анна ЗАХАРОВА,
Саба районы Шәмәрдәндәге 2 нче «Теремок» балалар бакчасының музыка җитәкчесе
Максат:
– балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру;
– балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү;
– аларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Кичә барышы
(Салмак кына музыка яңгырый. Балалар залга керә.)
1 нче алып баручы.
Ни арада жәй үтте,
Матур көз килеп житте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
2 нче алып баручы. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әти-әниләр!
Балалар, әйтегез әле миңа, хәзер нинди ел фасылы? Ә нинди көзге айларын беләсез? Ә сез көзне яратасызмы? Ә ни өчен? Ә без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык сон, балалар? (Балалар җавабы.)
1 нче алып баручы. Карагыз әле, безнең бүлмә ничек матур бизәлгән. Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Елның көн белән төн тигезләшкән мәлендә татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дигәннәр. Әйдәгез, без дә, бәйрәмебезне башлап, шигырьләр сөйләп, бу бәйрәмне билгеләп үтик. (Көтелмәгәндә ишек кагалар.)
2 нче алып баручы. Кем бар анда?
(Кош күренә (йомшак уенчык, канатларына хат беркетелгә.)
Кош. Бу – мин. Шүрәледән хат алып килдем!
1 нче алып баручы. Әйдәгез, укып карыйбыз. «Сөмбеләне мин урладым! Сез аны беркайчан да кире кайтара алмыйсыз! Ха-ха-ха! Әгәр дә минем сынауларны үти алсагыз, мин аны кире кайтарам!»
2 нче алып баручы (борчылып). Нишләргә инде хәзер безгә? (Уйлана.) Яраткан Сөмбеләбездән башка нинди бәйрәм инде ул. (Музыка астында алып баручылар янына Батыр йөгереп килә.)
Батыр. Борчылмагыз! Мин, Сөмбеләне коткарам. Ә миңа бу эштә кем ярдәм итәчәк?
Балалар. Без! Без!
Батыр. Бик әйбәт, димәк, минем дусларым күп!
1 нче алып баручы. Рәхмәт сиңа, Батыр! Юлга кузгал, уңышлар сиңа. Авырлыклар булса, дусларыңны чакыр, алар сиңа ярдәм итәрләр.
(Урман күренеше. Батыр урман буйлап бара, туктый, шигырь сөйли.)
Батыр.
Көз килде.
Үләннәр саргайды, шиңде.
Сап-сары яфраклар җиргә сибелде.
(Балалар «Алтын көз» җырын (З.Нури сүзләре, А.Батыршина көе) җырлый. Балалар утыралар. Батыр янына бүре чыга.)
Бүре. Батыр, менә син эләктең, мин сине ашыйм!
Батыр. Тукта әле, бүре! Син миңа Сөмбеләне табарга ярдәм ит. Ә без сине бәйрәмгә чакырырбыз. Әйе бит, балалар?
Бүре. Нишләргә, нишләргә? (Уйлана.) Бер шартымны үтәсәң, ярдәм итәм.
Батыр. Нинди шарт?
Бүре. Матур шигырьләр күптән ишетмәдем, шуңа күңелсез миңа…
Батыр. Әйдәгез әле, балалар, матур шигырьләр сөйләп үтик.
1 нче бала.
Көзге табын – бай табын,
Кыяр, карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән,
Өем-өем өелгән.
2 нче бала.
Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң – эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
3 нче бала.
Ә жимеше, жимеше,
Ачысы бар, төчесе!
Яңа пешкән күмәчтер
Кайнар кояш төслесе.
4 нче бала.
Әткәм кебек тырыш көз,
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без!
Бүре. Булдырдыгыз, балалар, афәрин! Рәхмәт! Ә син, Батыр, бу сукмактан кит, беркая да борылма!
Батыр. Рәхмәт, дустым! Сау бул!
Бүре. Сау бул, Батыр!
(Батыр юлны дәвам иттерә. Юлда аны әби каршы ала.)
Батыр. Исәнме, әби!
Әби. Исәнме, Батыр! Синең ярдәмең кирәк миңа. Уңышны бер кәрзингә җыеп алдым, ә син миңа дөрес итеп аерырга ярдәм ит.
Батыр. Ярар, әби, булышырмын. Ә син миңа Сөмбеләне табарга ярдәм ит. Шүрәле кайда яши, беләсенме?
Әби. Беләм, беләм, нишләп белмәскә. Ярый, килештек. Мин сиңа ярдәм итәрмен.
Батыр. Дусларым, ярдәмчеләрем! Әйдәгез, әбигә ярдәм итик. (Балаларны чакыра.)
«Уңышны дөрес итеп җый» уены
(Балалар уңышны кәрзингә дөрес итеп аерырга тиеш.)
Әби. Менә рәхмәт. Ә син, Батыр, бу сукмактан кит, беркая да борылма!
Батыр. Рәхмәт. Сау бул, әби. (Батыр китә. Кызның елап утырганын күреп ала, аның янына килә һәм сорый.)
Батыр. Исәнме, син нигә елыйсың? Һәм синең исемең ничек?
Алия. Минем исемем – Алия. Мин адаштым. (Елый.)
Батыр. Елама, Алия. Минем исемем – Батыр. Әйдә, минем белән, Сөмбеләне коткарырга барабыз.
Алия. Киттек. Тик менә яңгыр җыена кебек.
Безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
Батыр.
Беркем дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә. (Зонтиклар белән «Кулчатыр» биюе.)
(Батыр һәм Алия алга таба юлны дәвам иттерә һәм Шүрәле өенә килеп житәләр, ул йоклый.)
Батыр. Шүрәле! Сөмбеләне җибәр! (Шүрәле уяна. Батырга шаккатып карый.)
Шүрәле. Нәрсә?
Батыр. Сөмбеләне җибәр!
Шүрәле. Куркыттың, җибәрмим! Сез минем белән уйнамыйсыз. Бәйрәмгә дә чакырмыйсыз!
Алия. Син бит усал!
Шүрәле. Мин ялгыз, шуна усал.
Алия. Ярар, без синең белән уйнаячакбыз! Бәйрәмгә дә чакырырбыз. Әйе бит, дуслар?
Шүрәле. Менә ничек күңелле булып китте. Әйдәгез, бергә уйнап алабыз. Табышмаклар әйтәм, жавабын табыгыз.
- Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? (Кәбестә)
- Чибәр апага карыйм да елыйм. (Суган)
- Чәчәге – агачында, алмасы – тамырында. (Бәрәңге)
- Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)
- Бабай мескен картайган, эшләпәсе янтайган. (Көнбагыш)
- Гәүдәсе бар – җаны юк,
Эшләпә кигән – башы юк. (Гөмбә)
- Җәй буена яшел булам
Көз җиткәч, тиз кызарам.
Хәтта чибәррәк булам
Кершән сөрткән кызлардан. (Помидор)
Шүрәле. Булдырдыгыз, балалар! Ярар, Сөмбеләне җибәрәм. (Сөмбелә керә.)
1 нче алып баручы. Исәнме, Сөмбелә. Без сине ел буе көттек, бик сагындык.
Сөмбелә. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Мин – Сөмбелә.
Сез мине көттегезме?
Мин килдем, исәнмесез!
Алтын яфраклар кулымда –
Минем сезгә бүләгем.
Кызыл миләш белән чиккән
Өстемдәге күлмәгем.
Ә хәзер, әйдәгез, күңел ачыйк, чөнки мин сезгә яраткан «Күрсәт әле, Сөмбелә!» дигән уенымны алып килдем. Зур түгәрәккә басыйк. Мин сезгә хәрәкәтләр күрсәтермен, ә сез минем арттан кабатларсыз. (Сөмбелә белән уен башкарыла.)
2 нче алып баручы. Рәхмәт сина, Сөмбелә. Безгә бик ошады!
Сөмбелә. Рәхмәт сезгә. Ә миңа башка балалар янына барырга вакыт. Сау булыгыз, балалар!
Балалар. Сау бул, Сөмбелә!
1 нче алып баручы. Безнең бәйрәм ахырына якынлашты, дуслар. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!