Эш беткәч, уйнарга ярый…
№ 206
(Габдулла Тукай иҗатына ияреп язылган экологик тәрбия чарасы)
Раушания НИЗАМОВА,
Арча районы Утар Аты төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Кичә барышы
(«Туган авыл» җыры (Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе) яңгырый.)
Автор (музыка астында).
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршында иртәнге дәресен карый.
Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,
Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.
Шул чагында бу сабыйны чакыра тышка кояш:
Кояш.
Сабый, әй, сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңелең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман!
Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп, уйнар заман!
Бала.
Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам дәресем кала.
Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,
Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәресем тәмам!
Автор. Шул арада чакыра сабыйны сандугач.
Сандугач.
Әй, сабый, әйдә тышка, күңелең ач!
Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп, уйнар заман!
Бала.
Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәресем кала.
Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнармын.
Син дә сайрарсың матурлап, мин дә авазың тыңлармын!
Автор. Чакыра сабыйны алмагач.
Алмагач. Әй, сабый, әйдә, тышка, күңел ач!
Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,
Әйдә, чык син бакчага, җитте , хәзер уйнар вакыт!
Бала.
Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәресем кала.
Тукта, сабыр ит аз гына, әй кадерле Алмагач,
Һич уенда юк кызык, дәресем хәзерләп куймагач…
Автор.
Күп тә үтми, бу бала куйды тәмамлап дәресен,
Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны барысын.
Бераз вакыт узгач, малай йөгереп чыкты бакчага.
Бала.
Я, кем чакырды мине? Әйдә, кем уйный?
Тәмам иттем мин хәзер дәресемне.
Алмагач. Мин чакырдым сине, син тәрбияләп торгач кара, минем җимешләрем нинди зур, кып кызыл, шундый сусыл! Мә әле, авыз ит!
И сабыйлар, эшләгез сез, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш!
Сандугач (бик моңлы, күңелсез итеп сайрый). Сине тәрбияләп торалар шул…
Бала. Ни булды сиңа, сандугачым? Әллә берәр борчуың бармы?
(«Фатыйма белән сандугач» шигыре сәхнәләштерелә.)
Бала.
Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач.
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
Сандугач. Урманга куркыныч яный, андагы агачларны кемнәрдер сындырып бетергән!!!
Бала. Кайгырма, сөекле сандугачым! Хәзер без дустым белән бергәләп урманга барырбыз, агачларга ярдәм итәрбез! (Малай үзенең дустын чакыра.) Дустым! Әйдә, эш килеп чыкты бит әле, бергәләп урманга барыйк, анда агачларга куркыныч яный, ди. Син ризамы? (Акбайны ияртеп, икенче бала чыга.)
2 нче бала. Сәлам, дустым, билгеле риза, бергәләп барабыз. Мин Акбайны да ияртәм. («Кызыклы шәкерт» шигыре сәхнәләштерелә.)
Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Акбай.
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
2 нче бала.
Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар – эш белү уңайсыз ул!
(Сандугач, ике бала һәм Акбай чыгыпкитәләр.)
1 нче бала. Нинди ташландык хәлгә килгән бу урман? Каен суы эчеп, күпме агачка зыян килгән, күпме агач сынган…
2 нче бала. Никадәр агач кешеләрне үзенең шифалы суы белән сыйлаган. Суын алгач, ул урынны ямап куярга кирәк шул. (Урман авызында ауган, сынган агачлар була, чистарталар.)
Сандугач. Рәхмәт сезгә, егетләр!
1 нче бала.
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!
2 нче бала.
Их, менә хәзер чишмә суы эчсәң икән ул…
(«Туган авыл » җыры (Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе) башкарыла.)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
1 нче бала. Беләсеңме, дустым, бик борынгы заманнарда бу урманда чишмә булган, диләр. Ул чишмәнең суы бик тәмле, ишле булган. Чишмә янында гына зур түгәрәк күл дә булган дип сөйлиләр.
2 нче бала. Шүрәлеләр яшәгән заманнардадыр ул… (Көлә.)
(«Шүрәле» җыры көе яңгырый.)
1 нче бала.
Һич сине куркытмасыннар, Шүрәле, Җен һәм Убыр,
Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер!
(Көй алышына, Шүрәле чыга.)
2 нче бала (куркып кала). Шүрәле!!! Миннән сиңа ни кирәк!?
Шүрәле.
Бер дә шикләнмә, егет, син! Мин карак – угъры түгел;
Шулай да мин бик үк тугъры түгел…
Күптән күзәтәм үзегезне, егетләр. Сез бер дә начар кешеләргә охшамагансыз. Менә шуңа күрә дә яныгызга чыгарга булдым. Сез сөйләгән чишмәне дә беләм мин…
1 нче бала. Я, алайса күрсәт безгә ул чишмәне, Шүрәле агай!
2 нче бала. Сыйланыйк тизрәк чишмә суы белән.
Шүрәле. Бик сыйланыр идек тә бит, гел чистартып тормагач, ул чишмәнең юлын тау-ташлар кысты шул. Үземнең дә, Былтыр кысканнан бирле, бармакларым бик сызлый. Кысты, харап итте явыз Былтыр мине! (“Шүрәле” музыкасы яңгырый.)
1 нче бала. Шулай була ул, кети-кети уйнап йөрсәң… Ә шулай да, Шүрәле агай, беләм дисең инде син алайса чишмә юлын.
2 нче бала. Алып бар син безне чишмәгә, Шүрәле агай, чистартыйк без ул чишмәне!
Шүрәле. Әйдәгез, моннан ерак түгел ул! (Китәләр, чишмә булган урын ташлар белән күмелгән, чистарталар.)
1 нче бала. Менә хәзер чишмәбез кабат үз юлын тапты. Без дә сусавыбыз басылганчы, рәхәтләнеп су эчтек, рәхмәт сиңа, Чишмә, инде без сине бер дә онытмабыз, ел да килеп юлыңны тау-ташлар бүлмәдеме дип, карап- чистартып торырбыз.
2 нче бала. Сиңа да рәхмәт, Шүрәле агай, инде саубуллашыйк синең белән!
Шүрәле. Рәхмәт сезгә, егетләр! Сау булыгыз! (Балалар кайтыр юлга чыгалар. Бик хәлсез генә бер тавыш ишетелә. Акбай өрә башлый.) Ишетәсезме? Кемдер бик авыр ыңгыраша…
2 нче бала. Әйе шул, бер тавыш килә сыман.
1 нче бала. Әнә тегендәге чүп өемнәре турысыннан ишетелә, ахры. ул, әйдә, барып карыйк. (Зур капчыклар алып, чүплек булган урынны чистарталар. Чүп арасыннан чәчләренә суүсемнәр, чүпләр ябышкан “Су анасы” килеп чыга. Балалар, куркып, агач артына качалар.)
Су анасы.
Качма, качма! Тукта, тукта, и карак!
Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын тарак!!!
(Этләр өргән тавышлар ишетелә, Су анасы кире йөгерә.)
2 нче бала. Ииии, явыз карчык! Котны алдың биит… Кем син?!
Су анасы.
Су анасы мин! Китер, кайда минем алтын тарак?
Бир, бая-көндез алып качты синең угълың, карак!
1 нче бала. Ә-ә-ә, син бит Тукай абыйның “Су анасы” икән. Менә тарагың да яр буенда чүпкә күмелеп калган.
2 нче бала. Уян әле (җилкәсенә тиеп ала), Су анасы,саташасың. ахры. Без синең тарагыңа тимәдек бит
1 нче бала. Киресенчә, без сине чүп арасыннан чистартып чыгардык.
Су анасы. Тәннәремә әллә кайдан су килеп бәрелде – әллә нишләп киттем, инде минем су күрмәгәнемәәәәә!? Саташып та киткәнмен, ахры…
Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм…
1 нче бала. Димәк, чишмә суы үз юлын тапкан, сине дә уяткан!!!
2 нче бала. Син дә үз күлеңне таптың, Су анасы, кайтыйк инде без.
Су анасы. Рәхмәт инде сезгә, егетләр! Мине яңадан үз күлемә кайтардыгыз, су юлымны чистарттыгыз, төрле чүп-чардан арындырдыгыз! Сездәй изге күңелле егетләр булганда яшәячәк әле безнең елга-күлләребез, шау чәчәктә утырыр урман-болыннар, челтерәп агар чишмәләр!!! (Малайлар «Пар ат» җырын (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җырлый-җырлый кайтыр юлга чыга.)