Сәламәтлек кайда яшеренгән?

№ 204

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү өлкәсе)

Рәмзия ӘХМӘТДИНОВА,

Бөгелмәдәге 2 нче  «Батыр» балалар бакчасының югары квалификация  категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларда үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.

Бурычлар:

– балаларда  сәламәтлекнең хәрәкәт активлыгыннан, чыныгудан һәм тәннең чисталыгыннан торуы турында күзаллау булдыру; һаваның файдалы үзлекләре турындагы белемнәрен тикшеренү гамәлләренә таянып камилләштерү. Көндәлек режим һәм аның әһәмияте турындагы белемнәрен ныгыту;

– танып-белүне, фикер йөртү активлыгын үстерү;

– балаларда үз сәламәтлекләре турында кайгырту теләген тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып белү, сөйләм үсеше, физик үсеш, музыка.

Җиһазлау: кояш моделе, стенгазетадагы фотолар, лирик көй фонограммасы.

Тәҗрибә өчен җиһазлау: су тутырылган савыт, балалар санынча торбачыклар һәм банкалар.

Белем бирү өлкәсенең барышы

(Өлкән төркем балалары музыка астында залга керә.)

Тәрбияче. Балалар, бүген бездә кунаклар бар. Алар белән чын күңелдән исәнләшегез әле! Беләсезме: сез бит гади генә итеп исәнләшмәдегез, сез бер-берегезгә сәламәтлек кыйпылчыклары бүләк иттегез, чөнки сез: «Исәнмесез!»- дип әйттегез.

Сез ничек уйлыйсыз: сәламәтлек – ул нәрсә? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Мин сезгә хәзер борынгы бер риваять сөйләргә телим. (Тыныч кына лирик көй яңгырый.)

Борын-борын заманда Олимп тавында Аллалар яшәгән. Бервакыт аларга күңелсез булган  һәм алар җир шарын кешеләр белән тулыландырырга уйлаганнар. Кеше нинди булырга тиеш, дип бәхәсләшә башлаганнар, һәм бер Алла: «Кеше көчле булырга тиеш!» – дип әйткән. Икенчесе: «Кеше сәламәт булыга тиеш», — дигән. Әмма бер Алла: «Әгәр кешедә бу сыйфатлар булса, ул безгә охшый башлаячак», — дигән. Һәм алар кеше өчен иң мөһим әйберне – сәламәтлекне – яшереп куярга булганнар. «Кайда яшерергә?» – дип уйлашканнар. Берсе аны – зәңгәр диңгез төбенә, икенчесе биек тауларга яшерергә тәкъдим иткән. Ә арадан берсе: «Сәламәтлекне кешенең үзендә яшерергә кирәк», – дип әйткән.

Менә шулай итеп, борынгы заманнардан бирле кеше үз сәламәтлеген табарга дип яши, әмма һәрберсе дә Аллалардан бирелгән хәзинәне саклый алмый! (Музыка уйнаудан туктый.)

Тәрбияче. Димәк, сәламәтлек – ул миндә дә, синдә дә, безнең һәрберебездә дә яшеренгән икән! Мин сезгә кечкенә генә бер сер ачам! Безнең сәламәтлекне нурларын чәчеп торган кояш белән чагыштырырга була, әлеге нурлар безнең организмдагы һәрбер күзәнәктә яши.

Безнең сәламәтлекнең беренче нуры – көндәлек режим! (Кояш моделен күрсәтәм, беренче нурын ачам.)

Тәрбияче. Балалар, сез ничек уйлыйсыз: Нәрсә ул көндәлек режим? (Балаларның фикерләре.)

Тәрбияче. Балалар, режим ул – көн дәвамында барлык эшләрнең дә үз вакытында үтәлүе, нәкъ менә безнең бакчадагы шикелле. Безнең шөгыльләнү өчен дә, ашау өчен дә, йоклау өчен дә билгеле бер вакытыбыз бар. Әлеге көндәлек режим белән сезнең әти-әниләрегез дә таныш, ә менә режимның үтәлүен күрсәтеп торырга безгә сәгать ярдәм итә. Көндәлек режим тәртипле булырга, сәламәтлекне сакларга, үз вазифаларыңны төгәл һәм сыйфатлы итеп үтәргә ярдәм итә. Режим ул – көн дәвамында барлык эшләреңнең дә төгәл вакытка бүленеп куелуы.

– Ә хәзер әйтегез инде: өегездә һәм балалалар бакчасында сез ничек итеп көндәлек режимны үтисез?

1) Сәламәтлекне сакларга,  2) Йокынын калганын куам, 3) Без авырмасын өчен,

организмны ныгытырга,      юрганны җыеп куям,              һәм суык тидермәскә,

гаиләм бик белеп әйтә:          миңа гимнастика кирәк,           без синең белән бергә

көннең режимы була!             ул бик нык ярдәм итә!             зарядка ясыйк, әйдә!

4) Саф һавага чык әйдә!               5) Әнием миңа әкиятләр укый,

Саф һава сула бераз!                      Минем йокымны саклый!

Әмма шунысын онытма:                 Шуны белегез, балалар:

Һава торышына карап киен!            Күбрәк йокларга кирәк!

Тәрбияче. Безнең сәламәтлекнең икенче нурын белү өчен, без сезнең белән тәҗрибә ясарбыз.

Әлеге торбаның эченә карагыз әле: сез анда нәрсә күрәсез?

Балалар. Бернәрсә дә юк.

Тәрбияче. Хәзер без анда нәрсә яшеренгәнен күрербез. Бер, ике, өч – күренмәс көч, торбадан кач! Бер, ике, өч – күренмәс көч, торбадан кач! (Торбаны суга тыгабыз, торбадан һава шарчыклары чыга.)

Тәрбияче. Нинди күренмәс көч утырган торбада?

Балалалр. Ул – һава.

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Һава ни өчен кирәк?

Балалар. Сулар өчен, яшәр өчен.

Сулыштан башка яшәү юк,

Сулыштан башка җир сула,

Кошлар һәм чәчәкләр дә сулый,

Ул да, мин дә, син дә сулыйбыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, тикшереп карыйк әле: бу, чыннан да, шулаймы икән? Хәзер сез тирән итеп сулыш алыгыз да авызыгызны һәм борыныгызны томалап торыгыз. (Балалар тәрбияченең әйткәнен үтиләр.)

Тәрбияче. Сез нәрсә сиздегез? Ни өчен һавасыз озак тора алмадыгыз? (Балаларның фикерләре.)

Тәрбияче. Дөрес, балалар. Безнең организмның һәрбер күзәнәге: «Безгә һава бирегез, алайса, без үләбез», – дип әйтә сыман. 15 – 20 минут дәвамында саф һава сулау күтәренке кәеф бирә, кан составын баета.

Ә хәзер, әйдәгез, искә төшерик әле: без зарядка вакытында нинди сулыш күнегүләре ясыйбыз.

Балалар. «Күке», «Насос» һәм башкалар. (Күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Әйтегез әле: ни өчен без сулыш күнегүләре ясыйбыз?

Балалар. Сулышны җайга салу өчен, безнең организм кислородка баесын өчен.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, кислородка бай һава – ул чиста, саф һава. Димәк, икенче нур ничек атала икән?

Балалар. Һава. (Икенче нурны – һаваны ачам.)

Тәрбияче. Безнең организмның өченче нуры – ул физик күнегүләр. (Кояш моделен күрсәтәм, кояшның өченче нурын ачам.)

Тәрбияче. Уйлыйк әле, балалар, физик күнегүләр нинди файда китерә икән? (Балаларның фикерләре.)

Тәрбияче. Ә сез физик күнегүләр ясыйсызмы соң? Кайда һәм кайчан?

Балалар. Зарядкада, физкультурада, тренировкаларда.

Тәрбияче. Әйдәгез, хәзер зарядка ясыйк:

Аяклар белән — топ, топ,                Кулларны өскә күтәрдек.

Куллар белән – шап-шоп.             Утырдык та, бастык та,

Күзләр белән – челт, челт.             Ванька-встанька шикелле.

Иңбаш белән – чик, чик.                  Кулларны гәүдәгә куйдык

Бер – монда, ике – тегендә,             Һәм сикерә башладык,

Әйләнеп ал тирәңдә.                        Ә аннан соң сикерештек,

Бер – утырдык, ике – бастык,         Гүя без йөгерек туп.

Тәрбияче. Әйтегез әле, ни өчен кеше физкультура ясарга тиеш?

Балалар. Авырмас өчен, сәламәт булу өчен.

Тәрбияче. Ә хәзер табышмак тыңлагыз:

Кыш көне салкын һавада

Коенырга мин курыкмыйм.

Һәм бары тик сәламәтрәк кенә була барам.

Балалар. Чыныгу.

Тәрбияче. «Яшьтән чыныксаң, бөтен гомереңә җитәр». Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз? «Бер мизгелдә генә көчле булып булмый, һәрвакыт чынык»

Чыныгуның төрле төрләре бар, миңа искә төшерергә булышыгыз әле, балалар.

Балалар.

– Душта коену;

– салкын су белән юыну;

– тамакны чайкату;

– салкын бүлмәдә йөгерү;

– һава ванналары. (Фото – балалар  массаж юлларыннан баралар.)

Балалар. Массаж юлларыннан йөрү бик файдалы. Әгәр без алардан яланаяк йөрсәк, ул юллар сәламәтлекне арттыралар. Безнең табан астында эчке сәламәтлек өчен җавап бирүче бик күп актив нокталар бар, без аларга тисәк, алар бөтен организмның дөрес итеп эшләвенә йогынты ясыйлар.

Тәрбияче. Ни өчен кешеләр чыныга икән, ничек уйлыйсыз?

Балалар. Чыныккан кеше авырмый яки бик сирәк авырый. Авыруларны җиңелрәк кичерә. Аның кәефе һәрвакыт шәп була.

Тәрбияче. Афәрин, балалар, сез барысын да беләсез! Кешеләр үз организмнарын тискәре шартларга каршы тора алсын өчен чыныктыра, аны көчле булырга өйрәтә, димәк, сәламәт була! Сез инде сәламәтлекнең өченче нурын да беләсез хәзер. Әйтегез инде, ул нәрсә?

Балалар. Чыныгу. (Тәрбияче кояш моделендә дүртенче нурны ача.)

Бишенче нур

Тәрбияче. «Теләсәң-теләмәсң дә ашарга кирәк», – дигән мәкальне тыңлагыз әле. Ни өчен шулай әйтәләр икән?

Балалар. Ашаудан башка кеше яши алмый.

Тәрбияче. Кешегә ашау ни өчен кирәк, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары.)

Балалар:

1.Сәламәт булу өчен,                                  2.  Беркайчан да күңелсезләнмим,

Дөрес туклану кирәк.                                   Һәм елмаю йөземдә,

Баллы ризык, шоколадны                           Чөнки мин көн дә иртән

Син күп ашама, димәк.                               А, В, С витаминнарын эчәм

Бик ачы һәм тозлыны да                           3.  Иртән иртүк бик кирәк

Күп ашарга тырышма.                                  Солы боткасы ашау

Бары тик яшелчә-җимеш                              Кара икмәк бик файдалы,

Бик тәмле ризык алар.                                  Иртән дә һәм кичен дә.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, хәзер сүз уенын уйнап алабыз, һәм мин сезнең файдалы ризыклар турында ниләр белгәнегезне тикшерәм. Мин сезгә ризыклар турында шигырь укыйм, ә сез, әгәр ул дөрес сүзләр булса, «Дөрес, бик дөрес», дип әйтәсез, әгәр дөрес булмаса, тыныч кына торасыз.

  1. Апельсинны күбрәк аша, Төз гәүдәле буласың килсә,

Кишер согы эчеп куй.                                       Баллы ашарга кирәк.

Һәм шул вакыт озын буйлы,                            Кәнфит аша, ирис суыр,

Төз гәүдәле булырсың.                                     Булырсың кипарис кебек

(“Дөрес, бик дөрес”)                                            (дәшмиләр)   

  1. Дөрес туклану өчен Сөт эчегез, балалар,

Киңәшне истә тотыгыз:                                      Гел сәламәт булырсыз.

Җиләк-җимеш, ботка аша,                                         (“Дөрес, бик дөрес”)

Балык, бал һәм йөземне. (“Дөрес, бик дөрес”)

Тәрбияче. Афәрин, балалар, димәк, сәламәтлекнең бишенече нуры нәрсә инде?

Балалар. Файдалы ризык. (Бишенче нурны ачам.)

Алтынчы нур

Тәрбияче. Без монда нәрсә күрәбез? (Фотода бала юына.)

Балалар. Бала кулын юа.

Тәрбияче. Ни өчен ул юына?

Балалар. Сәламәт һәм чиста булырга.

Балалар. Бер генә микроб та авызга кермәсен өчен, ашар алдыннан кулыңны сабын һәм су белән юарга кирәк!

Тәрбияче. Бик дөрес әйттегез, балалар. Димәк, сәламәтлекнең алтынчы нуры нәрсә инде?

Балалар. Чисталык.

Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз: чисталык һәм сәламәтлек бер-берсенә бәйлеме? Ни өчен «Чисталык – сәламәтлекнең нигезе», –  дип әйтәләр. (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Әйдәгез, чисталык кагыйдәләрен искә төшерик әле.

Балалар.

– Һәр иртәне юын;

– кич белән яки йоклар алдыннан душ кер;

– тешләреңне иртән һәм кич чистарт;

– тырнакларыңны гел чиста йорт;

– колакларынңны һәр көн чистартырга онытма;

– борыныңны гел чиста тот, кулъяулык йөрт;

– эчке киемеңне һәр көн алыштыр;

– ашар алдыннан һәм тышка чыккач, һәрвакыт кулыңны ю;

– тарак, теш щеткасы, сөлге һәм мунчала – шәхси гигиена предметлары, алар һәр кешенең үзенеке булырга тиеш.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле: безнең сәламәтлек нурлары кояшта ничек ялтырап торалар! Ничек ялтырыйлар?

Балалар. Матур итеп, ачык итеп.

Тәрбияче. Кояш кебек якты, җылы, сәламәт, көләч, ягъни сәламәт булырсыз! Сәламәтлек – ул зур бүләк, кеше аны тырышлыгы өчен ала. Әмма истә тотыгыз: «Сәламәт булу өчен, сәламәт булырга өйрәнергә кирәк»

Ә хәзер, әйдәгез, саубуллашыйк! Сәламәт булыгыз! Ешрак елмаегез! Елмаю да сәламәт булырга ярдәм итә!