Әхлак тәрбиясенең асылы

№ 201

Рузилә АБДУЛЛИНА,

Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы, Казандагы 183 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе

Шәхеснең камилләшү һәм үсунедә әхлак тәрбиясенең роле педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Борынгы Сенека да: «Гыйлемлелек алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши» дигән гыйбарә әйтеп калдырган.

Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгаятҗнең үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп тора һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртә. Әхлак һәм хокук үзара тыгыз бәйләнештә, алар бер-берсенә тәэсир итә.

Кешенең әхлаклылык сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.

Кызганыч, хәзерге көнгә күз салсак, бу сыйфатлар югалып бара. Бигрәк тә балалар һәм әти-әниләр, гомумән, кешелек донҗсясында көннән-көн югалып бара.

Хәзерге көндә без – педагоглар, тәрбиячеләр белән берлектә, Мәгарифне үстерү нституты кысаларында әхлакый тәрбия бирүне күтәрергә тырышабыз. Бакчалар белән тыгыз элемтәдә торып, лекцияләр, семинар, практикумнар, ачык чаралар, проектлар, түгәрәк өстәлләр оештырабыз,  эшчәнлекләрдән чыгып, методик кулланмалар бастырабыз.

Ә инде педагогик яктан балалар үсешенә юнәлсәк, әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълүмат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйныйлар, ә кызлар – курчак белән, малайлар көчлерәк, кыюрак була, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда – кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карата игътибарлылык күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һ.б. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерергә кирәк: малайларда – кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

– әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

– гаиләсенә, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

– коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.

Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш, дип саныйм.

Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы рольле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән, төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәргә була: «Иң матур сүз», «Гөлбакча», «Уйный-уйный үсәбез», «Тел күрке – сүз», «Тел дигән дәрья бар». Шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланырга мөмкин. Аларның эчтәлеген сөйләргә, морален аңлатырга. Ә сюжетлы-рольле уеннар, мәсәлән, «Гаилә» уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә.

Ә инде гаилә – баланың иң төп тәрбиячесе. Тотрыклы гаилә традицияләре булмаган өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү дә бик авыр була. Гаилә әгъзалары белән бакчаларда бергә чаралар оештыру балада әдәп тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш. Ике яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга «алай ярамый», «болай эшләмә» дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия – иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль-әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шуңа күрә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саныйбыз. Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Балаларның социаль-шәхси үсеше «Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы»ның «Бала һәм әйләнә-тирә дөнья», «Әхлак тәрбиясе», «Хезмәт тәрбиясе», «Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү» бүлекләрендә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренешләре белән танышулары «Бала һәм әйләнә-тирә дөнья» бүлегендә тәкъдим ителә.

Шулай итеп, балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү – төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.

Шуңа да хөрмәтле әти-әниләр, тәрбиячеләр, белгечләр, без бит үзебезнең киләчәк буынны тәрбия кылабыз. Аны дөрес юнәлештә, бергә алып барсак кына киләчәк буыныбыз әхлаклы, тәрбияле булачак.