Нәрсә? Кайда? Кайчан?”
№ 201
(2 – 4 нче сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен)
Лилия АБДУЛЛИНА,
Азнакай районы Сарлы урта мәктәбенең 3 нче сыйныф җитәкчесе, мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары
Максат:
– татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү, сорауларга җавап бирү;
– укучыларда дуслык, үзара татулык, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: сәхнә уртасында ябалак рәсеме һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» язуы, чәчәкләр; уен өчен: түгәрәк өстәл, сораулар салынган конвертлар, кара тартма, призлар.
Уен барышы
(Укытучы алдан уенның кагыйдәләрен аңлата. Һәр сыйныф үз командасын төзи, командага исем һәм эмблема уйлап таба. Һәр сыйныф өчен биремнәр әзерләнә. Һәр командага да дүртәр конверт таратыла. Команданың капитаны конвертларның үзләре теләгән номерын сайлап ала, алты мөмкинлек бар. Дөрес җавап өчен 1 балл бирелә. Әгәр команда җавап бирә алмаса, мөмкинлек залда утыручы җанатарларга бирелә. Алар алган баллны үзләре теләгән командага бирә ала.)
Биремнәр
Кара тартма
- Борынгы заманда ул зур формада булган. Аны «таш бал» дип атаганнар. Аны кечкенә кисәкләргә бүлеп ашаганнар. Бу әйберне хәзер дә бик яраталар.
Игътибар! Сорау! Кара ящикта нәрсә бар? (Шикәр)
- Бу яшелчәне борынгыдан ук беләләр. Индеецлар аны «әти» дип йөрткәннәр. Бездә аны «шайтан алмасы» диләр. Иң беренче аны чәчәк итеп үстергәннәр.
Игътибар! Сорау! Кара тартмада нәрсә бар? (Бәрәңге)
- Ул гел алга бара. Еллар буе чаба да чаба, ә үзе гел бер урында тора.
Игътибар! Сорау! Кара тартмада нәрсә бар? (Сәгать)
- Җирдә бик күп төрле чәчәкләр үсә. Алар апрельдән башлап октябрьгә кадәр чәчәк аталар. Бу чәчәк август аеның талисманы булып тора.
Игътибар! Сорау! Кара тартмада нинди чәчәк бар? (Кашкарый)
- Аны барлык кешеләр дә ярата. Кызлар, хәтта аннан башка яши дә алмыйлар. Кайбер малайлар да аның яныннан китмиләр. Андый малайлар турында: «Нарцис», – диләр. Ул төрле зурлыкта, формада була. Әкияттәге патшабикә аның белән сөйләшкән дә. Ул аңа сорау бирә булган.
Игътибар! Сорау! Кара тартмада нәрсә ята? (Көзге)
Сораулар
Слайд ачыла. Сезгә каршы 9 нчы сыйныф укучысы Рәмзилә Сәйфетдинова уйный. (Слайдтан табышмак ачыла.) (1 команда- – 3 нче сыйныф):
- Коем төбе – кара май. Бу нәрсә?
- Приз уйнатыла.
Сезгә каршы Айгиз Хәйретдинов уйный. (Слайдта табышмак ачыла.)
Тап табышмак –
Аякка ябышмак.
Бу нәрсә?
- Сезгә каршы мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Илһам Галиәхмәтов уйный. (Слайд ачыла.)
Саз төбендә сары энҗе. Бу нәрсә?
- Сезгә каршы 2 нче сыйныф җитәкчесе Зәбирә Фәрит кызы Хәсәнова уйный. Аның соравына җавап табыгыз әле.
Ятса – таш, яксаң – утын. Бу нәрсә?
- Сезгә каршы Алсу Сабирҗанова уйный.
Сорау.
Ул булмаган җир сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк. Бу нәрсә?
- Приз уйнатыла.
Сезгә каршы Адилә Атаджанова белән Анастасия Пенкина уйный.
Аягы юк – качадыр,
Канаты юк – очадыр. Бу нәрсә?
- Сезгә каршы 9 нчы сыйныф укучысы Чулпан Гатиятова уйный.
Сорау. Күлмәге эчендә, гәүдәсе тышында. Бу нәрсә?
- Сезгә каршы татар теле укытучысы Асия Вәгыйз кызы Хәсәншина уйный.
Беренче иҗеге – боерык фигыль,
Икенче иҗеге – җөмлә,
Икесе бергә – кыйммәтле металл.
- Без Азнакай районында яшибез. Районыбызда төрле милләт кешеләре дус яши. Игътибар! Сорау! Безнең район башлыгының исеме ничек?
6 нчы сыйныф
- Татар һәм рус алфавитлары бер-берсенә охшаган. Татар алфавитында – 39, ә рус алфавитында 33 хәреф бар. Игътибар! Сорау! Рус алфавитындагы нинди бер хәрефне татарчага тәрҗемә иткәч, өч хәреф килеп чыга. (Я – мин)
- Бу татар шагыйренең ике югары дәүләт бүләге бар: Ленин премиясе һәм Советлар Союзы Герое исеме. Берсе –билгеле шигырьләр циклы, ә икенчесе күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән. Игътибар! Сорау! Бу шагыйрьнең исеме ничек? (М.Җәлил)
- Приз. ? уйнатыла.
Сезгә каршы Людмила Дмитриевна уйный. Җирдә күп төрле агачлар үсә. Алар кечкенә генә дә, зур да була. Игътибар! Сорау! Дөньядагы иң биек агачның исемен әйтегез. (Эвкалипт)
- Бу композитор 9 яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Пианинода да уйный белгән. Игътибар! Сорау! Бу композиторның исеме ничек? (С.Сәйдәшев)
- Чәчәкләр җирдә үсә. Алар төрле-төрле була. Ләкин чәчәкләрне күктә дә күрергә була. Алар анда бәйрәмнәрдә чәчәк ата. Игътибар! Сорау! Болар нинди чәчәкләр? (Салют чәчәкләре)
- Приз уйнатыла.
Сезгә каршы мәктәп директоры Рафаэль Мөдәрис улы Сәгытдинов уйный.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән”
Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем? («Туган авыл». Г.Тукай)
- Табышмак.
Җәй буе бал җыя,
Кыш буе ял итә. (Бал корты)
- Безнең табигатебез бик матур. Климат та яхшы. Бездә төрле-төрле яшелчәләр үсә:бәрәңге, кыяр, помидор, кишер… Игътибар! Сорау! Яшелчә турындагы әкиятнең исеме ничек? («Шалкан»)
Сезгә каршы физик тәрбия укытучысы Илнур Мирхәтим улы Халиков уйный.
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын,
Оя итте минем сөйгән карлыгачым.
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый”
Игътибар! Сорау! Бу шигырьнең исеме ничек һәм авторы кем?(Карлыгач. Г.Тукай)
- Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем алдыннан» картинасы һәркем белә. Бу картина җәлилчеләрнең батырлыгын күрсәтә. Игътибар! Сорау! Картинаның авторы кем? (Х.Якупов)
- Татарларда милли ризыклар күп. Бу ризыкны Татарстанның визиткасы дип атыйлар. Игътибар! Сорау! Бу нинди ризык? (Чәкчәк)
- Бу язучының дүрт айлык вакытта әтисе, ә 4 яшендә әнисе үлә. Ул бары тик 27 ел гына яши. Ләкин аның шигырьләрен хәзер дә укыйлар һәм яраталар. Игътибар! Сорау! Шагыйрьнең исемен әйтегез. (Г.Тукай)
- Татарлар Яңа ел бәйрәмен 31 декабрьдә һәм тагын язын бер тапкыр каршы алалар. Игътибар! Сорау! Бу кайчан була һәм аның исеме ничек? (21 март, Нәүрүз бәйрәме)
Сезгә каршы Наталья Николаевна уйный. Җирдә төрле-төрле хайваннар һәм җәнлекләр яши. Аларның мөгезләре, койрыклары, зурлыклары, яшәү урыннары төрле. Бу хайванның тиресе бик-бик калын. Игътибар! Сорау! Бу хайванның исемен әйтегез. (Бегемот)
- Язгы чәчү эшләре беткәч, татарлар зур бәйрәм үткәрә. Ләкин бу бәйрәмгә бар милләтләр дә яратып йөри. Игътибар! Сорау! Бу нинди бәйрәм? (Сабантуй)
- Табышмак.
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
(Ахырдан, барлык очколарны санап, йомгак ясала. Җиңүче командага бүләк һәм грамота тапшырыла.)