Чыршы әйләнәсендә

№ 199

(Яңа ел кичәче)

Кадрия НИЗАМИЕВА,

Балтачтагы 2 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларда бәйрәм кәефе булдыру, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, дуслык һәм бердәмлек хисе тәрбияләү.

Кичә барышы

(Залда матур кышкы сихри көй яңгырый. Айзилә белән Динислам, алып баручы залга керә.)

Айзилә.

Яңа ел! Яңа ел!

Яңа ел килә тиздән.

Дусларым, җыелыгыз,

Иске ел китә бездән.

Динислам.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы:

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы. Айзилә, Динислам, Кыш бабай белән очрашырга сихри урманга барасыгыз киләме?

Балалар. Әйе.

Алып баручы. Алайса, дусларыгыз белән чаналарга утырыйк та юлга кузгалыйк.

(«Бубенчики» көенә балалар залга керә. Алып баручы чыршы астында йоклап яткан аюны күреп ала.)

Алып баручы. Балалар, без, сезнең белән чаналарга утырып, сихри урманга килдекме?

Балалар. Әйе.

Алып баручы. Матур чыршыны күрәсезме?

Балалар. Әйе.

Алып баручы. Ә чыршы астына игътибар белән карагыз әле. Кем бар анда?

Балалар. Аю.

Алып баручы. Әйе, Аю дускай рәхәтләнеп йоклап ята. Яңа ел бәйрәме икәнне онытканмы әллә ул? Ягез әле, без Аюны уятыйк, аның белән бер уен уйнап алыйк. («Аюны уяту» уенын уйныйлар.)

Аю (уяна да балаларны күзәтә). Кем урманымда йөри?.. Миңа йокларга бирми… Куяннар, бүреләр. Чыршылар… (Башын селки.) Брррр… Аңламыйм бернәрсә дә…

Алып баручы. Аю дускай, без балалар белән килдек, матур итеп киендек, синен урманыңда бәйрәм итәрбез дидек.

Аю. Шундый салкын кыш көне нинди бәйрәм, ди, ул… Брррр… Аңламыйм…

Алып баручы. Балалар, аю дуска нинди бәйрәм икәнен әйтик әле.

Балалар. Яңа ел!

Аю. Яңа ел?! Брррр… Ничә ел урманда яшим, мондый бәйрәмне ишеткәнем дә юк.

Алып баручы. Син бит кыш буе йоклыйсын…

Аю. Балалар, ә нинди бәйрәм сон ул Яңа ел?

Балалар. Чыршы бизәлә, бүләкләр алып, Кыш бабай килә, Кар кызы килә, матур итеп киенәбез…

Алып баручы. Аю дускай, аны әйтеп аңлатып бетерә торган гына түгел, әйдә, син безнең белән бәйрәм ит, үзең барысын да аңларсың.

(Балалар шигырьләр сөйли.)

1 нче укучы.

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күнелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

2 нче укучы.

Иртән иртүк карлар яуган,

Бүген чыршы бәйрәме.

Яшел чыршы янында

Без җырлыйбыз әйләнеп.

Кыш бабай да безнең белән

Җырлап, биеп тә ала.

Тәмле күчтәнәч өләшеп,

Аркадан сөеп кала.

3 нче укучы.

Кунак булып яшел чыршы килгән безгә,

Ул ямь өстәп тора безнең бүлмәбезгә.

Көтеп тора безнең биеп, җырлаганны

Тирәсендә әйлән-бәйлән уйнаганны.

(«Яңа ел җыры»н җырлыйлар.)

Аю. Чыршы бизәлгән, җыр да җырладык. Яңа ел бәйрәмендә тагы ниләр була? (Кыңгырау тавышы ишетелә.) Ой, ә бу тагын нинди тавыш?

(Көй астында Кар кызы керә.)

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Исәнме, Аю-дускай! Мин – Кар кызы. Мин –яраткан Кыш бабагызның яраткан оныгы. Ай-яй, Сез бүген нинди матур итеп киенгәнсез, күрәм: сездә бәйрәм бара.

Аю. Әйе. Яңа ел бәйрәме бездә. Мин аның нинди бәйрәм икәнен бер дә күргәнем дә, ишеткәнем дә, белгәнем дә юк иде.

Кар кызы. Мммм… Яңа ел! Бу – минем иң яраткан бәйрәмем! Ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля… Бу бәйрәмдә матур итеп чыршы бизиләр… Ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля… Ә сезнең чыршыгыз кайда? Әәәәә… күрми дә торам! Нинди матур, нинди күркәм, нинди күп уенчыклар!.. Күрәм, урмандагы җәнлекләр бик тырышканнар… Ә нигә чыршының утлары янмый?

Аю. Утлары? (Баш артын кашый.) Нинди утлары?

Кар кызы. Әй, Аю-дускай, синең бит әле бу беренче бәйрәмең… Әйдәгез әле, балалар, чыршының утларын кабызып күрсәтик әле.

Бергәләп. Бер, ике, өч! Чыршы, утларны кабыз! (Ишек артыннан “Бер, ике, өч, чыршы, утларыңны кабызма!” дигән сүз ишетелә.)

Балалар:  Бер, ике, өч, чыршы утларны кабыз! (Ишек артыннан “ Бер, ике, өч, чыршы утларыңны кабызма дим мин сина!дигән сүз ишетелә.)

Кар кызы. Кем комачаулый анда безгә? (Көй астына Көйсез Чыршыкай чыга.)

Көйсез Чыршыкай. Утларны кабызырга, имеш. Күрсәтерен мин сезгә… Утлар яндыралар, имеш… Ел саен берүк әйбер… Матур итеп киенәләр дә үзләренең чыршыларын гына бизиләр, үзләренең чыршыларына гына җырлар җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, үзләренең чыршылары янында гына әйлән-бәйлән уйныйлар… Ә мин?.. Мин гел читтә калам, мине күрүче дә, белүче дә, бизәүче дә юк! Менә мин хәзер сезнең бәйрәмегезнең ямен җибәрәм, чыршыгызны сихерлим, аның утлары да янмаячак, янса да, мин аларны өреп сүндерәм. (Чыршы янында “Әфсен-төфсен, утлар янмасын!” дип йөри башлый.) Шигырьләр? Җырлар? Һәм барысы да әнә теге үзегезнең чыршы өченме? Ә мин? Ә миңа? Юк, болай булмый, бүген бөтен җырлар, шигырьләр, биюләр МИҢА! Бары тик МИҢА гына!!! Нәрсә карап торасыз…  сөйли башласагыз да була.

Аю. Ә син аннан соң Чыршыкайның утларына кагылмыйсынмы?

Көйсез Чыршыкай.Карарбыз, алга таба йөгермә, Аю-дускай, кычкырыбрак сөйләсәләр бәлки… (Балалар шигырьләр сөйли.)

4 нче укучы.

Елочка-красавица

Детям очень нравится.

Вот она какая –

Стройная, большая!

Ватный снег внизу лежит.

Наверху звезда блестит.

А на ветках – шарики,

Пестрые фонарики,

Птички, рыбки, флаги

Из цветной бумаги.

5 нче укучы.

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

6 нчы укучы.

Ә кыш, көлә-көлә,

Битебездән үбә.

Алсу була безнең

Битләр шуңа күрә.

7 нче укучы. 

Бүген Кыш бабай

Бәйрәмгә килә.

Без – нәниләргә

Күп бүләк бирә.

8 нче укучы. 

Кулны-кулга тотынып,

Җырлыйбыз да биибез.

Яңа елда һәркемгә

Бәхет-шатлык телибез!

9 нчы укучы.

Яшел чыршы тирәсендә

Үткәрәбез зур бәйрәм.

Җырлыйбыз да биибез,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Көйсез Чыршыкай. Әйдәгез әле, минем өчен дә әйлән-бәйлән уйнагыз, алайса.

Аю. Әйдә, Чыршыкай, бергәләп уйныйбыз. («Мы пойдем сейчас направо» уенын уйныйлар.)

Көйсез Чыршыкай. Шундый күңелле сезнең белән!.. Тагын, тагын… («У меня, у тебя» уены уйнала.)

Кар кызы. Чыршыкай, кара әле безнең кечкенә чыршы кызларына… Алар нинди матурлар, сылулар… Син дә бик матур, Чыршыкай.

Көйсез Чыршыкай. Кая инде мин матур, миндә бернинди дә матур тәтәйләр юк… (Еламсырый.)

Аю. Борчылма әле, хәзер без моны тиз генә төзәтәбез. Чыршы кызлары, килегез әле, Чыршыкайны бизик әле. (Төрле муенсалар эләләр. Чыршыкай, сокланып: «Тагын элегез, тагын», – дип тора.) Әйдә әле, кечкенә дусларың белән бер биеп күрсәт әле. («Чыршылар» биюен бии.)

Көйсез Чыршыкай. Менә мине хәзер ерактан ук барысы да күрәчәк… Әнә анда кемдер килә дә бугай инде… Җанатарлар җыела башлады… (Көй астына Кыш бабай керә.)

Кыш бабай. Исәнмесез, нәни дусларым! Сезне бик сагынып килдем. Ииии… никадәр үскәннәр, зур булганнар… Яңа ел бәйрәме белән сезне! Ай-яй нинди матур чыршыгыз, бик күркәм бизәгәнсез… Ә утлары ник янмый соң?

Кар кызы. Кыш бабакай, безнең бәйрәмдә бүген Чыршыкайлар берәү генә түгел, ике. Кайсысында утларны кабызырга да белмибез…

Көйсез Чыршыкай (куркып). Нәрсә?.. Утларны яндырырга, ди?.. Мин дә бернинди дә ут яндырасы юк… Ярар… бүгенгә могжизалар җитеп торыр… Вакытында үз урманыма чыгып качарга кирәк моннан… (Китә.)

Кар кызы. Менә хәзер Чыршыбызның утларын кабызырга берни дә комачауламый.

Аю. Ләкин бит аны теге явыз Чыршыкай сихерләде…

Кыш бабай. Борчылма, Аю-дускай, минем бит сихри таягым бар. Ягез әле, балалар, чыршының утларын бергәләп кабызыйк: бер, ике, өч, чыршы, утларны кабыз! (Чыршы утлары яна.)

Аю. Әйдәгез, бергәләп чыршыбыз турында җыр да җырлыйбыз. («Маленькой елочке холодно зимой» җырын җырлыйлар.)

Кыш бабай. Я-ә, дусларым, Кыш бабагызның уеннарын сагындыгызмы соң? («Яулык бәйләп тоту», «Бияләй» уеннары уйнала.)

Кыш бабай.Уф, ардым бит, утырыйм, һөнәрләрегезне карыйм.

Аю. Кыш бабакай, безнең сиңа дип әзерләгән бик матур биюебез бар, карап кит әле. (“Җәнлекләр” бию башкарыла.)

Кыш бабай. Сез шигырьләр өйрәндегезме соң? Кая, кая, тыңлап китим әле… (Балалар шигырьләр сөйли.)

10 нчы бала.

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елда барыбызны

Сөендергәнең өчен.

11 нче бала.

Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә, түргә рәхим ит.

Яңа елда безнең белән

Бәйрәм итеп кит.

12 нче бала.

Кыш бабай, Кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

13 нче бала.

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак-чак эреп куймадым.

14 нче бала.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен бәйрәмебез,

Безне көлдер, уйнат син.

(«Балаларга күчтәнәч» җыры җырлана, «Пяточка-носочек» биюе башкарыла.)

Кыш бабай. Ай, рәхмәт, балалар, җырларыгыз, уеннарыгыз, биюләрегез, шигырьләрегез өчен. Бик зур рәхмәт сезгә, кайтырга да вакыт җитте…

Кар кызы. Ничек кайтырга?! Кыш бабакай, син бернәрсә дә онытмадыңмы?

Кыш бабай. Юк, онытмадым. Сезнең белән уйнадыммы? Җырлар җырладыммы? Шигырьләрегезне тыңладыммы? Тыңладым һәм бераз гына ардым да әле…

Кар кызы. Бабакай, ә бүләкләрең?.. Балалар бик көттеләр бит…

Кыш бабай. Һай, бүләкләр. Әйе шул… оныта язганмын. Хәзер, хәзер… (Эзләнә… Зууур капчыгым кая икән соң, балалар, сез күрмисезме? Бергәләп эзләп карыйк әле… (Эзлиләр.) Кайларда гына калды икән инде?.. (Көй астына бер бүләк тотып, Көйсез Чыршыкай керә.)

Көйсез Чыршыкай. Кыш бабакай, зууууур капчыгыңны эзлисеңме?

Кыш бабай. Эзлим, күрденме әллә?

Көйсез Чыршыкай. Күрдем.

Кыш бабай. Таптынмы?

Көйсез Чыршыкай. Таптым. Ләкин… бириммме икән?

Кыш бабай. Боз кисәгенә әйләндеримме?

Көйсез Чыршыкай. Яә, яә… мин болай гына… шаярдым гына. Мин дә балаларны бик яраттым. Алар бит мине шундый матур итеп бизәделәр, күңелемне күтәрделәр. Синең капчыгың, Бабакай. Бу урманда түгел, минем урманымда калган. Мин аны күтәреп карадым да. Күтәрә алмадым, шуңа бер бүләкне генә алып килдем. Әйдәгез, балалар, мин сезне үземнең урманыма бүләкләрне алырга чакырам.

Кыш бабай. Әйдәгез, балалар, Яңа ел бәйрәме бүләксез булмый ул. Киттек. (Көй астында залдан чыгып китәләр.)