Курчакларга булышабыз  

№ 197

(Танып–белү проекты)

Римма СӘЛАХЕТДИНОВА,

Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Ләйсән МАКАРОВА,

Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Проектның максаты:

– балаларга дүрт  төс турында төшендерү, милли киемнән киенгән курчаклар белән таныштыру,  аларга ярдәм итәргә тырышу;

– курчаклар турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар өйрәтү, әкиятләр уку;

– балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен  һәм сөйлэм телләрен  үстерү;

– курчакларнын исемнәрен күлмәк төсләренә карап әйтү һәм белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

Бурычлар:

– балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү;

– аларда курчакларга карата мәхәббәт тәрбияләү;

– сабыйларның сүзлек хәзинәсен баету, дөньяны танып белүгә кызыксынучан мөнәсәбәт тәрбияләү;

– акыл эшчәнлеген анализлау, синтезлау, чагыштыру, гомумиләштерү ысулларын куллану.

Проектта катнашучылар: балалар, тәрбиячеләр.

Җиһазлау: яшел, зәңгәр, кызыл, сары тостәге кулмәк һәм калфактан бәйләнгән татар курчак – кызлар, савыт-сабалар, яшелчәләр, җиләк җимешләр, дүрт тәстәге әрҗә, кул арбасы, өстәл, урындыклар.

Эш төре: шөгыльләр, танып-белү уеннары, экскурсияләр, викторина, экспертизалар.

Проектның актуальлеге:

Әйләнә-тирә белән аралашу һәм аның белән элемтәгә керү, яңадан-яңа максатлар куеп, аларга ирешүдә кешенең иң яхшы сыйфатлары. Бала тууның беренче көненнән алып үзен әйләндереп алган дөньяны ача һәм өйрәнә.

Кытай халык мәкале болай ди: «Сөйлә – мин онытырмын, күрсәт – мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң – мин аңлармын».

Балаларда мәкальдәгечә үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә исләрендә калдыра. Шуңа күрә, күзәтү эшчәнлеге балалар бакчасында мөһим урын алып тора. Ул – балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш.

Беркем өчен дә сер түгел: мәктәпкәчә яшьтәге балалар – табигатьләре белән үк эзләнүчеләр. Яңа кичерешләргә омтылу, экспериментларга омтылу, яңа мәгълуматлар эзләү – балаларның үз-үзләрен тотышының гадәти күренеше. Эзләү, ачу, өйрәнү, табу – ул танылмаган, тикшерелмәгән дөньяга таба бер адым. Матурлыкны күреп, һәм матурлык турында ишетеп торган кеше үзе дә гел матурлыкка омтыла. Шуңа күрә без балаларны бары тик матурлык белән генә чорнап алырга тиеш.

Проект эшләү вакытында бала яңадан-яңа белемнәргә омтыла, ижади сәләтләрен ача, һәм үз чиратында мөстәкыль үсеш юлына баса. Проект методының төп үзенчәлеге шунда: аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге, тикшеренү эше ята. Бала иҗади фикерләргә, нинди дә булса проблеманы чишәргә, уйланырга, төрлечә фикер йөртеп карарга тиеш. Мәсәлән, бала нәрсә дә булса ясарга теләде дә, карандаш алып, бу хыялын тормышка ашырды, ди. Бу әле проект эшчәнлеге була алмый. Бала, эшли башлаганчы, төрлечә план корырга, ничек эшләсәң ничегрәк килеп чыгасын уйларга, күз алдына китерә белергә, алар арасыннын иң отышлысын сайлап алып ахыргы максатына ирешергә тиеш. Билгеле, күп вакытта баланың күзаллавы аның техник мөмкинлекләреннән калышырга мөмкин. Шуңа күрә бергәләшеп эшләргә, ярдәмгә әти-әниләрне дә тартырга мөмкин. Проект эшчәнлегенең икенче үзенчәлеге − аның мотивы булуда. Бу – гади кызыксыну гына түгел, ә бәлки ахыргы нәтиҗәнең кирәклеген тоюда чагыла. Без моны нәрсә өчен эшлибез, бу нәрсәгә кирәк дигән сорау куелырга тиеш һәм һәр катнашучы ахыргы нәтиҗәнең уңышы өчен тырышырга тиеш. Проект эшчәнлегенең өченче аермалы ягы – ул эшчәнлек кемгә дә булса тәкъдим ителергә тиеш. Проект эшчәнлеге дөрес оештырганда ул баланың иҗади фикерләвен үстерүдә ярдәм итә, күзалларга, план төзеп эшләргә, чагыштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә. Балалар бакчасы шартларында проектның түбәндәге төрләрен кулланылды:

  1. Иҗади-тикшеренү эшчәнлеге: балалар курчакларга әрҗәләрне биреп (үз төсен биреп), кибеткә барып яшелчә, җиләк җимеш  алырга  , тос турында белемнәрен ныгыту.
  2. Сюжетлы-иҗади уеннар: бу проект иҗади уен элементлары белән алып барыла. Балалар курчакларга ярдәм итеп, алар белән кибеткә барып күлмәк, калфак төсле яшелчә алып, үз  әрҗәләренә салып үзләренең алдына куелган проблемаларын чишәләр.
  3. Мәгълүмәти-гамәли юнәлештәге эшчәнлек: балалар нинди дә булса күренеш, предмет турында төрле чыганаклардан үзләренә кирәкле белемнәр туплыйлар һәм аларны социаль кызыксынучанлыкларына карап тормышка ашыралар.
  4. Иҗади: кагыйдә буларак аларда өлешләргә буленгән структура катнашучыларның бергә эшләнелгән нәтиҗә балалар бәйрәме рәвешендә оештырыла.

Проект этаплары:

  1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
  2. Проектның план-схемасын төзү.
  3. Кирәкле материаллар туплау.
  4. Проект белән эшләү.
  5. Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.

Узган  2020/2021 уку елында без үзебезнең «Салават күпере» балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме балалары белән «Курчакларга булышабыз» дигән проект өстендә эшләдек. Без аны тугыз айга төзедек. Балалар белән сентябрь аенда дүрт  төстән торган  курчакларны, аларга татар милли калфаклары бәйләдек. Курчаклар балаларга бик ошады, алар белән яратып уйнадылар, төсләрне өйрәнергә дә бик ярдәм итте дип уйлыйм. Бу эш балаларда бик зур кызыксыну уятты. Шул нәтиҗәләрдән чыгып тугыз айга план-схема төзелде, түбәндәге максатлар билгеләнде:

– балаларны, курчакларның киемнәренә карап, төсләрне дөрес итеп әйтергә өйрәтү;

– курчаклар турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар өйрәтү, әкиятләр уку («Өч кыз», «Ике кыз» әкиятләре);

– балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

– курчаклар белән уйнарга, уйнау аша ашарга пешерү серләренә кечкенәдән өйрәтү;

– балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар (альбом, картиналар, дидактик материаллар), кулланма материаллар кирәк. Проект эшчәнлеге белән ата-аналарны да таныштырдык, ата-аналар җыелышында аларга үзебезнең максатыбыз турында аңлаттык. Алар үзләренең уңай карашларын һәм безнең белән берлектә эш алып барырга ризалыкларын белдерделәр. Бу проект тугыз айга дип исәпләнелде, план-схема төзедек. Балаларга шөгыль вакытларында да, төсләр турында белемнәрен ныгытканда да бу проект бик булышты, рәсем шөгылендә бу тема буенча рәсем ясадылар. Матур әдәбият шөгыльләрендә әкиятләр тыңладылар, шигырьләр өйрәнделәр. Проектны тормышка ашыру буенча без шөгыль уздырдык. Проект барышында без көндәлек алып бардык. Бу проект балаларда зур кызыксыну уятты. Без бу проект өстендә эшләп балаларда курчакларга ярдәм итү, алар белән үз төсендәге әрҗәсен алып, кибеткә барып, үз төсендәге яшелчә алып борщ пешерү өчен кирәкле яшелчәләрне алырга өйрәтү, үз төсендәге урындыкка утырып, үз төсендәге чынаяк алып, курчакларга чәй эчерү, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату уйнауны тәрбияләдек дип беләбез.

Уйлавыбызча, бу проект буенча башкарган эшләр балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Чөнки проектның эшчәнлеге төгәлләнгәннән соң да, балалар курчаклар белән кызыксынуларын дәвам итте, аларда яңа сораулар, яңа фикерләр туа торды. Шуңа күрә без үзебезнең алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйбыз һәм проект методының балаларның иҗади сәләтен үстерүдә отышлы алым икәнен үз тәҗрибәбездә күрдек.

  1. нче ЭТАП – ӘЗЕРЛЕК
ҮТӘЛҮ ВАКЫТЫ ЭШНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ   
1. СЕНТЯБРЬ Проектны эшкә ашыру өчен план төзү.  
2. СЕНТЯБРЬ Иҗади төркем төзү: ата-аналар, тәрбиячеләр.  
3. СЕНТЯБРЬ Дүрт төсле күлмәк кигән милли кыз курчаклар белән танышу, аларга исем кушу.  
4. ОКТЯБРЬ Яшелчәләрнен исемнәрен әйтү, тосләрен әйтү.  
5. ОКТЯБРЬ Борщ турында сойләшү, Дидактик уен “Борщ ничек пешерәбез?”.  
6. ОКТЯБРЬ “Кайсы артык?” уен-шөгыле ( яшелчә белән җиләк-җимешне аерып, кәрзиннәргә тутыру).  
7. НОЯБРЬ “ Курчакларга булышабыз” уен-шөгыле.  
8. НОЯБРЬ Кибеткә бару өчен  нәрсәләр кирәк? Әрҗәләр белән таныштыру, дүрт төстәге әрҗәне балаларга күрсәтеп аңлату.  
9. НОЯБРЬ “Кибеткә бару өчен акча кирәк, акча турында аңлатма бирү.  
10. НОЯБРЬ “Кибет” сюҗетлы- рольле уены  

 

2 нче ЭТАП – ТИКШЕРҮЛӘР ЭЗЛӘНҮЛӘР ЭТАБЫЭШНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

ҮТӘЛҮ ВАКЫТЫ ЭШНЕҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
1. ДЕКАБРЬ Савыт-саба турында сөйләшү. Ни өчен кирәклеген балаларга төшендерү.
2. ДЕКАБРЬ “Ашханәдә” сюжетлы-рольле уены.
3. ДЕКАБРЬ «Өч кыз» әкиятендә кунакта (кызыл, сары, яшел күлмәкле курчакларны куллану).

 

4. ГЫЙНВАР “Ике кыз” әкиятендә кунакта (яшел, зәңгәр, сары күлмәкле курчакларны куллану).
5. ГЫЙНВАР Курчаклар турында хикәяләр төзү.
6. ГЫЙНВАР Курчаклар турында җырлар өйрәнү.
7. ФЕВРАЛЬ “Төсләр иленә сәяхәт”танып-белү чарасы.
8. ФЕВРАЛЬ Дидактик уен ”Үз төсен тап”.
9. ФЕВРАЛЬ Йорт җиһазлары турында сөйләшү (урындык, өстәл ни өчен кирәк?)
10. ФЕВРАЛЬ Ачык шөгыль.
11. МАРТ Әниләр бәйрэмендә курчаклар белән бию.
12. МАРТ Курчаклар турында шигырьләр уку.
13

 

АПРЕЛЬ Курчаклар турында җырлар өйрәнү.
14 АПРЕЛЬ

 

Безнең гаиләдә курчаклар белән уйнау. (Альбом ясау. Ата-аналар, балалар.)
15

 

МАЙ Әти-әниләргә ачык шөгыль күрсәтү.”Курчакларга булышабыз”.

 

Йомгаклау этапы

Көтелгән нәтиҗәләр.Төрле чыганаклар аша (сюжетлы-рольле уеннар, дидактик уеннар, шигырьләр, әкиятләр аша һ.б) алган белемнәрен башкалар белән уртаклашасы килү теләге уяту;

Безнең проект буенча балалар төсләр турында күбрәк белделәр һәм аңладылар.