Яңа һөнәрләр. Сайланган һөнәрләргә таләпләр

№ 193

(Татар теле. 10 нчы сыйныф. Рус төркеме)

Айгөл КАРМАНОВА, Гузәлия МӨБАРӘКШИНА,

Казандагы 77 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбяты укытучылары

Максат:

– һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләр белән таныштыру;

– укучыларның грамматик белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

– төрле һөнәрләргә карата кызыксыну, һөнәр ияләренә карата хөрмәт хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы:

– төрле һөнәрләргә карата кызыксыну, һөнәр ияләренә карата хөрмәт хисләре уяту;

– эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели алу.

Метапредмет:

танып-белү УУГ: танып белү мәсъәләсен аңлау, ирекле һәм аңлы рәвештә сөйли алу, текст эчтәлегендә ориентлаша белү;

коммуникатив УУГ: әйләнә-тирәдәгеләр белән хезмәттәшлек итә алу, әңгәмәдәшләрнең фикерләрен тыңлый һәм аңлый белү, коммуникатив максаттан чыгып, сүзләрне дөрес куллана, фикерне анык һәм аңлаешлы итеп җиткерә алу.

регулятив УУГ: дәреснең тема, максат, эчтәлегенә үзбәя бирә алу, уртак эшчәнлек оештыра белү, үзләштерү өчен кирәкле материалны билгели белү.

Предмет буенча: һөнәр сүзенең аңлатмасы һәм һөнәр исемнәрен белдерә торган сүзләр белән таныштыру; аларны сөйләмдә кулланырга күнектерү; «Һөнәрләр» темасына караган яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү, аларны дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи алу.

Дәреснең тибы Сөйләм телен үстерү

Эшне оештыру Фронталь, шәхси

Җиһазлау Р.З.Хайдарова,Г.М.Ахметзянова .Татар теле. 10 нчы сыйныф. ( Казан: Татармультфильм,2020.), татар теленнән методик ярдәмлек,Һөнәрләр”темасы буенча модель-класстеры,тема буенча презентация,ноутбук

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Уку-укыту  гамәлләре
 

I. Мотивлаштыру

 

 

Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра, дәрескә әзерлекләрен тикшерә, укучылар белән әңгәмә үткәрә.

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларын

Елмаю бүләк итә?

– Исәнмесез, укучылар!

– Хәерле көн !

– Хәлләрегез ничек?

– Кәефләрегез әйбәтме?

– Бүген ничәсе?

– Атнаның кайсы көне?

– Урамда һава торышы нинди?

– Анда җылымы,әллә салкынмы?

– Хәзер елның кайсы фасылы?

 

Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар).

 

 

 

 

 

 

Дәрестә эшләү теләге уяну. Сыйныфташлар һәм укытучылар белән хезмәттәшлек итү. Алган белемнәрне кабатлау, сөйләмдә куллану.

 

 

 

 

II. Белемнәрне актуальләштерү

 

1. Лексика өстендә эш:

укытучы, табиб, төзүче, тәрбияче, сатучы, тегүче, пешекче, супервайзер, промоутер, программист, блогер, мерчендайзер

2. Сөйләм ситуацияләре белән эшләп алабыз:

– Как скажете о том, что выбор профессии –ответственное дело?

– Сообщите о том, что интересуетесь математикой.

– Поинтересуйтесь у друга, где и кем работают его родители.

– Выразите желание стать программистом.

 

1. Укучылар бер-бер артлы  җавап бирәләр.

 

2. Сүзләрнең тәрҗемәсен әйтү. Җөмләләр төзү (теләк буенча).

 

 

 

3. 2 – 3 укучының җавабын тыңлау.

Үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү,  үз эшеңне планлаштыра белү, бәяләү.
III. Уку мәсьәләсен кую

 

Кластер белән эш.

– Укучылар, слайдка карагыз әле. Нинди сүзләр язылган анда? Нинди һөнәрләр алар?

– Әйе, яңа һөнәрләр, әлбәттә. Заманнар үзгәрә, яңа вакыт яңа һөнәрләр таләп итә. Менә без сезнең белән дәреснең темасын ачыкладык.

 

 

1. Сорауларга җавап бирү (теләк буенча)

 

2. Кычкырып уку, мәгънәләрен аңлату.

 

3. Җаваплар тыңлау, дәреснең темасын чыгару. Тема, максатны формалаштыру.

 

Башкаларның фикерен тыңлап, үз фикереңне формалаштыру дәреснең темасын ачыклау. Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, эш сыйфатына бәя бирә белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

 

IV. Уку мәсьәләсен чишү

 

– Укучылар, сез тиздән мәктәпне тәмамлыйсыз. Шунлыктан күбегезне нинди һөнәр сайларга дигән сорау борчый. Сез инде беләсез, һөнәрләр күп төрле. Замана алга барган саен яңа төрле һөнәрләр дә барлыкка килеп тора. Без инде аларның кайберләрен карап үттек. Алдагы слайдка карыйк. Яңа һөнәрләрнең билгеләмәләре белән танышыйк.

Шушы һөнәр атамаларын сөйләмдә ныгытыр өчен күнегү эшләп алабыз.

Диалогны дәвам ит!

1. Слайдтагы билгеләмәләрне укыйлар. Җөмләләр төзиләр.

2. Диалог өстендә эшлиләр. Төрле фикерләрне тыңлыйлар.

Уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру,  коммуникатив мәсьәләгә таянып фикерне төгәл итеп җиткерү.

V. Модельләштерү

 

– Дәрес барышында кеше тормышында һөнәр ни өчен кирәклеге турында нинди нәтиҗәгә килдегез?

Синквейн төзү.

 

Фикер алышу. Слайдта бирелгән шаблон буенча дәфтәрдә синквейн төзү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иптәшләрен тыңлау, җавапларны тулыландыру, үз фикерләрен белдерү.Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
VI. Рефлексия 1. Дәрестә нәрсә белдем.

2. Дәрес турында нәрсә сөйләр идем.

3. Дәрес нәрсәгә өйрәтте.

4. Йомгаклау. Билге кую. Өй эше бирү. Һәр укучы үзенә ошаган эш төрен сайлап ала:

– Һөнәрләр турында мәкальләр табып килергә.

– Нинди дә булса һөнәргә реклама ясарга.

– Үзеңә ошаган һөнәр турында хикәя төзергә.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар.

Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.

 

Үз эшчәнлегеңә бәя бирү