Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны хезмәт күнекмәләренә өйрәтү
№ 190
Рушания ӘХМӘТҖАНОВА,
Мөслим районы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат мәктәбенең югары квалификация категорияле технология укытучысы
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар уку материалын начар үзләштерә, эшчәнлекләре түбән, игътибарлары тотырыксыз, тиз арыйлар, фикерләү сәләтләре һәм хәтерләре начар үскән була. Шуңа күрә дә аларда укуга омтылыш, әйләнә-тирә күренешләр белән кызыксыну түбән була. Ләкин, ничек кенә булмасын, без бала шәхесенең уңай якларын табып, үсешенә ярдәм итәргә, тискәре сыйфатларын бетерергә, аларны эшкә сәләтле, социаль тирәлектә мөстәкыйль яши алырлык шәхес итеп әзерләргә, тормыш-көнкүрештә кирәк булачак беренчел мөһим күнекмәләр бирергә, күнекмәләрне мөстәкыйль тормышта файдаланырга, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләргә тиешбез. Шушы максатларга ирешүдә хезмәт коррекцион мәктәптә төп тәрбия чыганагы булып тора.
Татар халкының “Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың” дигән макәле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Беренчедән, хезмәткә мәхәббәт бары тик хезмәттә генә барлыкка килә, икенчедән, теләсә нинди эш тә синнән моңарчы эшли белмәгән нәрсәгә өйрәнүне, көч сарыф итүне таләп итә, ул ару-талчыгулар белән бәйле. Авырлыкларны һәм белмәгәнлекне җиңә барып, бала нәкъ менә шушы җиңүдә акрынлап канәгатьләнү таба . Кечкенә генә уңыш та – бала өчен зур шатлык, моны күрә белик. Эшне бик бәләкәй чактан ук үз-үзеңә хезмәт күрсәтүдән башларга кирәк. Әлбәттә хезмәт сөюгә башлангыч орлыклар гаиләдә салына.
Кызганыч, дөньяга килгән һәр сабыйны бәхетле балачак көтми. Массакүләм мәгълүмат чаралары, статистика мәгълүматлары илебездә язмыш тарафыннан кыерсытылган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның елдан-ел күбрәк тууы турында сөйли. Эчкечелек, наркомания, экологик пычранулар, вәхшилек, фахишәлекнең чәчәк аткан чорында башкача булуы мөмкин дә түгел. Әлбәттә, туганда алган, көнкүрештә килеп чыккан травмалар, нәселдәнлек кебек факторларның да йогынтысын онытырга ярамый. Акыл ягыннан сәламәтлеге чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләрнең яртысыннан күбесендә бала тәрбиясенә тискәре йогынты ясала. Әлеге гаиләләрнең күбесендә әти-әниләр үзләре дә VIII төрдәге махсус (коррекция) интернат мәктәбен тәмамлаучылар, ягъни, интеллектуаль җитешсезлекнең җиңел формасы белән авырыйлар. Шунлыктан, баланың алга таба үсеше өчен шартлар юк дәрәҗәсендә. Гаилә хәерчелек хәлендә яши, әлеге гаиләләрдә акылга зәгыйфь балалар туу очрагы ешрак кабатлана. Ата-аналарының күбесе эчкече, наркоман, хокук бозучы булып тора, өстәвенә, алар тарафыннан бер-берсенә карата көч куллану очраклары да күзәтелә. Әлеге балаларга гаилә, ата-ана тәрбиясе тиешле дәрәҗәдә бирелми. Димәк, җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү мәктәп өстендә кала.
Бала хезмәткә турыдан-туры шул хезмәттә катнашып кына өйрәнә ала. Безнең Түбән Табын сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбендә технология фәнен укытуга аеруча нык игътибар бирелә. Егетләр столяр эше дәресләрендә ир-егетләр өчен көндәлек тормышта кирәк булырлык барлык хезмәткә дә өйрәнә. Кызлар тегү эше дәресләрен яратып укый, кул эшләре белән шөгыльләнә, тегүче һөнәре нигезләренә төшенә. Ә авыл хуҗалыгы хезмәте дәресләрендә егетләр-кызлар авыл хуҗалыгы нигезләре – үсемлекләрнең үсеше, мул уңыш алу өчен кирәкле шартлар, туфрак һәм аны эшкәртү, орлык һәм аны чәчү, үсентеләр үстерү һәм аларны күчереп утырту, үсемлекләрне тәрбияләп үстереп мул уңыш алу, ягъни туфракта дым саклау, ашлау, чүп үләннәренә каршы көрәш, һ.б. белән таныша. Терлекчелек нигезләрен өйрәнү темаларына кагылышлы дәресләрне укучылар аеруча ярата. Без анда куянчылык, сарыкчылык, кошчылык, дуңгызчылык белән шөгыльләнергә, мөгезле эре терлек үстерү һәм үрчетү серләренә өйрәнәбез. Һәр теоретик тема гамәли дәресләрдә җентекләп тикшерелә, укучылар һәртөрле эшне башыннан азагына кадәр эзлекле рәвештә башкарып чыга. Башкарган хезмәтнең нәтиҗәсен күрү, кечкенә генә орлыктан уңыш барлыкка килүен күзәтү бала күңеленә гомергә җуелмаслык шатлык, куаныч, үз эшең белән горурлану кебек тирән эзләр сала, шәхес буларак формалашуга китерә. Нәтиҗәдә, технология дәресләре үзенең укыту ролен генә башкарып калмый, бәлки балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә һәм аңа бәйле профессияләргә кызыксыну да уята. Татарстанның элекеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйткәнчә, бер генә бала авыл хуҗалыгы тармагын сайласа да, бу – зур адым. Чыннан д, күп кенә укучыларыбыз, мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Кемдер фермерларда кош-корт карый, иген үстерә, кемдер терлекчелек белән шөгыльләнә.
Без, технология укытучылары, үз алдыбызга сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны киләчәктә мөстәкыйль тормышка, мөмкинлекләре рөхсәт иткән хезмәткә әзерләү максаты куеп эшлибез. Нәтиҗәгә ирешү өчен
кайбер шартларның үтәлүе мөһим:
- коррекция эшен бала кечкенә чакта ук башлау;
- гаиләдә, мәктәптә уңай психологик климат һәм мәктәп белән гаилә арасында ныклы эшлекле бәйләнеш булдыру;
- үзенчәлекле баланың яшь үзенчәлекләренә һәм реаль мөмкинлекләренә туры килгән программа, методик алымнар сайлау, куллану;
- коррекция эшен һәр балага шәхси якын килеп оештыру.
Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән бала белән эшләү процессында аның физик һәм психик кимчелекләрен ассызыкламый торган тактлы, ихтирамлы, итагатьле караш булырга тиеш. Һәр бала – үзен бу тормышта әһәмиятле, кирәкле шәхес итеп тойсын өчен тумыштан салынган сәләт һәм мөмкинлекләрне вакытында күреп ачарга, үстерергә; уникаль, кабатланмас шәхес икәненә төшенеп эшләргә; интеллектуаль кимчелекле бала күпкырлы, кызыклы, яхшы тормышта яшәргә лаек шәхес. Әйдәгез, аңа бу мөмкинлекне бирик!
Авыл хуҗалыгы дәресләрнең һәр элементы акыл эшчәнлеге кимчелекләрен коррекцияләүгә, югары психик функцияләрне үстерүгә юнәлдерелергә тиеш. Уку процессында сөйләм, хәтер, аң, игътибарлылыкны үстерүгә, предметлар арасындага бәйләнешләр булдырырга, гомумиләштерә белергә өйрәтергә кирәк.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү барышында шундый нәтиҗәгә килдем: бала өчен укыту процессында уңайлы шартларның берсен тәэмин итүче ышанычлы һәм эффектив форма ул- индивидуаль якын килеп белем бирү. Чөнки бу технология укучыларның шәхси үзенчәлекләрен, аларның социаль һәм академик тәҗрибәләрен, шулай ук интелектуаль үсешләрен, танып-белү кызыксынуларын, социаль дәрәҗәләрен, тормыш-көнкүреш режимнарын исәптә тотып укыту процессын оештыруны күздә тоткан дидактик принципларның берсе ул. Шулай ук проблемалы укыту, информацион-коммуникатив, уен технологияләре куллану тиешле нәтиҗәләр бирә. Дәресләрдә сәламәтлек саклау, ял минутлары мәҗбүри булырга тиеш.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, безнең эшчәнлек нәтиҗәсендә хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, бу аларга дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирер, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятыр, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерер, авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырыр, әйләнә-тирәдә яңадан яңа матурлыклар ачар һәм ул илебезнең лаеклы гражданы булып җитешер.