Үткен тел – бәхет, озын тел – бәла
№ 190
(Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» әсәре буенча)
Роза ЯКОВЛЕВА, Гөлназ НУРИЕВА, Назлыгөл БӘДРЕТДИНОВА,
Казандагы 82 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Максат: укучыларны Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” әсәре белән таныштыру, үткен тел кешене бәладән, яхшы эш-гамәл үлемнән коткара сүзтезмәсенең мәгънәсе турында мәгълүмат бирү, уку күнекмәләрен үстерү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхескә карата: дәрескә карата уңай караш булу; дәрес, тема белән кызыксыну; сыйныфташларны тыңлый белү һәм аларга карата түземле, кайгыртучан, ихтирамлы булу; дусларга карата хөрмәт хисе, ярдәмчел булу хисләре тәрбияләү; сөйләмне камилләштерүгә омтылу.
Универсаль уку гамәлләре:
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү.
Танып-белү универсаль уку гамәлләре: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; укылган әсәрне логик тәртипкә салу; аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра алу; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (тест); укытучының күрсәтмәләрен аңлап үтәү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
Предмет буенча: Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясен аңлап укуга ирешү; темага караган лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру, камилләштерү; телдән аралашу күнекмәләре булдыру; алган белем һәм күнекмәләрен алдагы темаларны үзләштергәндә куллана алулары.
Дәрес тибы: гомумиләштерү дәресе.
Өйрәнелә торган әсәр: Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” комедиясе.
Сыйныф: 8.
Җиһазлау: интерактив такта, компьютер, Н.Исәнбәтнең портреты, укучылар ясаган рәсемнәр.
Материал: Нәкый Исәнбәт. Сайланма әсәрләр. – Казан: Хәтер, 2007. –511 б.; “Мәгариф” журналы, 2020, №5, 47 – 49 битләр.
Методлар: фикер алышу, әңгәмә.
Дәрес барышы
- Оештыру. Актуальләштерү
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресебез Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” әсәрен өйрәнүгә багышлана. Сез аны өйдә укып килдегез. Әсәрне анализ ясарга керешкәнче, ягез әле, ике укучыны такта янына чакырып сынап карыйк. Блиц-турнирга кемнәр чыгарга тели?
(Бер минут эчендә сорауларга кем күбрәк җавап бирә? Калган укучылар җавапларны дәфтәргә язып баралар.)
Сораулар:
- Нәкый Исәнбәт ничәнче елда туа?
- Туган авылы.
- Әтисе, бабасы кем була?
- Нәкый Исәнбәт нинди танылган мәдрәсәләрдә белем ала?
- Театрларда яратып уйнала торган пьесаларын санагыз.
- Оста тәрҗемәче буларак кайсы чит ил язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә?
- Нәкый Исәнбәт шигырьләренә язылган җырларны санагыз.
- Ул төзегән фразеологик сүзлекнең ничә томы бар?
- Татар халык мәкальләренең ничә томын төзи?
- Нәкый Исәнбәт эшчәнлегенең юнәлешләрен санап үтегез.
- Ничәнче елда вафат була?
- Нәкый Исәнбәткә нинди мактаулы исемнәр бирелә?
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Әйдәгез, әдәби диктантның җавапларын тикшереп үтик.
Үзтикшерү (җаваплар экранда күрсәтелә):
1.1899 елда туа.
2.Башкортстанда Малаяз авылында туа.
- Әтисе, бабасы затлы нәселдән — муллалар нәселеннән була.
- “Хөсәения”, “Галия”, Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә белем ала.
- “Хуҗа Насретдин”, “Миркәй белән Айсылу”, “Гөлҗамал”, “Җирән Чичән һәм Карачәч сылу”.
- В. Шекспир, Низами, А.С. Пушкин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
- Җырлар – “Уракчы кыз”, “Син сазыңны уйнадың”, “Бормалы су”, “Илкәем”.
- Ул тел гыйлеме өчен иң күренекле хезмәтләрнең берсе – ике томлык фразеологик сүзлек төзи.
9.Татар халык мәкальләренең өч томын төзи.
- Нәкый Исәнбәт – шагыйрь, драматург, фольклорчы, тел белгече, тәрҗемәче, тарихчы, публицист, укытучы.
- 1992 нче елда Казанда вафат була.
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы исемнәре бирелә.
- Мотивлаштыру. Өй эшен тикшерү
-Хәзер өй эшен тикшерәбез. Белем үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү. Тест. (Һәрбер укучы тестны эшли.)
- Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” әсәрендә вакыйгалар кайда бара?
а) Болгар шәһәрендә
ә) Болгар шәһәреннән ерак түгел Тимерче бистәсендә
б) Биләр шәһәрендә
в) Казан шәһәреннән ерак түгел бер бистәдә
- Хуҗаның хатыны кем исемле?
а) Сәлви
ә) Зөбәрҗәт
б)Гөлбану
в) Сәхилә
- Хуҗа Насретдин йортында табылган хөллә кемнеке була?
а) Хуҗа Насретдин
ә) Бики
б) Алчын
в) Колый Тархан
4.Алчынга сөйгәне Зөбәрҗәтне сатып алу өчен ничә алтын җитми?
а) 1 алтын
ә) 100 алтын
б) 99 алтын
в) акчасы җитә
- Хуҗа Насретдин кыз сорарга килгән кунакларны нинди ризык белән сыйлый?
а) баба шулпасы
ә) баба ашы
б) баба кабартмасы
в) бәлеш
- «Ике кулыңа шәм яндырып эзләсәң дә мондыйны таба алмыйсың.» Бу сүзләрне Хуҗа кемгә карата әйтә?
а) Җиһангир
ә) Бики
б) Хаммат
в) Алчын
- Хуҗа Насретдин Бики, Колый Тархан, Ахунны ялган сөйләп йөргәннәре өчен ничек акылга утырта?
а) шәһәрдән куып җибәрә
ә) коедан кырык чиләк су чыгартырга куша
б) төрмәгә яптыра
в) 99 алтын түләргә куша
- Җиһангирның филе сарайга кайтсын өчен, Ахун ничә сорауга дөрес җавап бирергә тиеш?
а) 1
ә)2
б)3
в)4
- Әсәр ахырында ишәкнең барабанны җиргә сугуы нәрсәне аңлата?
а) яу килгәнен
ә) филне сарайга алып кайтканны
б) Җиһангирның чыгып качканын
в) бернәрсә дә аңлатмый
- Әсәр ничек тәмамлана?
а) Хуҗа агуланып үлә.
ә) Бики, Колый Тархан, Җиһангирлар чыгып качалар.
б) Хуҗа Бикигә 100 алтынны кире кайтара.
в) Хуҗага начар эшләре өчен җәза бирәләр.
Укытучы. Тестны тикшереп үтәбез. (Экрандагы җаваплар белән чагыштыру.)
- Уку мәсьәләсен кую. Яңа теманы өйрәнү
Укытучы. Укучылар, тактага игътибар итик әле. Анда язылган сүзләрне укыйбыз.
“Хуҗа Насретдин” әсәре Сәхилә карчык
Хуҗа Насретдин Алчын, Хаммат
Бики, Ахун, Колый Тархан Сәлви, Зөбәрҗәт
Җиһангир
- Әсәр сүзенә тукталып китик. “Хуҗа Насретдин” әсәрендә вакыйгалар кайда бара? Комедия кайчан язылган?
– “Хуҗа Насретдин” – әкият-комедия. 1940 – 1946 елларда язылган. Вакыйга урта йөзләрдә Болгар шәһәрендә һәм аның янындагы тимерче бистәсендә бара.
“Хуҗа Насретдин” комедиясендә халык авыз иҗаты әсәрләре: мәкаль, әйтемнәр, мәзәк, җырлар зур урын алган. Нәкый Исәнбәт фольклорны җыю, туплау, халыкка җиткерү өчен зур өлеш керткән галим. Бу хезмәте аның әсәрләрендә дә урын алган.
Татар драматургиясе элек-электән халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булды.
Фольклор – инглиз сүзе, халык аңы дигәнне аңлата, телдән җыелган сүзләр җыелмасы.
Соңгы вакытларда халык авыз иҗатын өйрәнүче махсус дисциплина лингвофлористика үсеш алды. Бу өлкәдә И.Гиганов, М.Иванов хезмәтләре игътибарга лаек.
Татар фольклорын өйрәнүнең бай тарихы бар. Гасыр башында Каюм Насыйри хезмәтләре зур урын биләгән. Аннан соң Г.Тукай, Н.Исәнбәт, Г.Бәширов халык авыз иҗатын җыеп бастыруга өлеш кертә. Узган гасырныж 70 – 80 нче елларда КДУ галимнәре фольклорны ныклап өйрәнә башлый.
Фольклор буыннан буынга тапшырыла. Аларда халкыбызның тормыш тәҗрибәсе, тел үзенчәлекләре чагыла.
- Икенче сүз – Хуҗа. Кем ул Хуҗа Насретдин? Ул әсәрдә нинди роль уйный? Аңа нинди сыйфатлар хас?
– Хуҗа – уен-көлкеле кеше, тапкыр, җор телле, авырлыклар алдында югалып калмый, җиңел генә чыга белә. Ярлылар, кимсетелгәннәрне яклый, аларга ярдәм итә. Юмор хисле, оста сүзле булуы аркасында, байларны көлкеле хәлдә калдыра, дөреслекнең өстен чыгуына куана.
– Ул кайда, кемнәр белән яши? Аның йорты нинди хәлдә?
– Аның йорты тыкрык кырыенда урнашкан. Ике катлы. Кыйшак өй, аусын дигән шикелле, кыйшаймаган ягыннан терәү белән терәткән. Югары катка тыштан менә торган иске баскыч. Коймасыз йортка зур йозак аскан кечкенә капка.
Ул хатыны Гөлбану, кызы Сәлви белән яши.
– Хуҗа – ярлы катлау кешесе. Аның яшәү шартлары бик гади, ләкин тапкыр сүзле кеше. Туры сүзле дип тә әйтергә була. Юмор аша ул байларга дөреслекне күрсәтә. Бу кайларда күренә?
– Хөллә белән булган хәл. Хөллә Колый Тарханныкы була. Колыйның төп максаты: Хуҗаны халык алдында оятка калдыру. Насретдин моны белә, тапкырлыгы аркасында җиңеп чыга. Хуҗаны гаепләгән Колый үз сүзләреннән баш тартырга мәҗбүр була. Аның оятка каласы килми.
– Шул урыннарны табып укыгыз әле. Бу хәл казый янында була. (331 –333 битләр).
– Хуҗа Бикидән 99 алтын ала. Колый Тархан, Бики аны авыр хәлдә калдырырга телиләр, ә ул тапкыр булуы аркасында өстен чыга. Бики, Ахун, Колый Тархан үзләре үк гаепле булып калалар. Хуҗа алтынны да кайтарып бирми, алган җир өчен акчасын да түләми.
–Бу эшләрне ул ни өчен эшли?
– Хуҗа боларны барысын халык, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен эшли. 99 алтын Алчынга сөйгәне Зөбәрҗәтне коткару өчен кирәк. Ә Бики биргән җирдә таштан башка әйбер үсми. Уңыш булгач түләрмен, кире кайтарырмын, ди. Колый да, Бики дә үз мәнфәгатьләрен кайгыртып кына яшиләр, кешеләр турында уйламыйлар.
– Хуҗа кешеләргә ничек ярдәм итә?
– Җиһангирның филен кире хан сараена кайтара, халыкны коткара. Хуҗа хан булгач, Зөбәрҗәтне коткара. Кызы Сәлвине сөйгән яры Хаммат белән кавыштыра. Халыкны ашата, эчертә. Бики, Ахун, Колый Тарханны оятка калдыра. Алар гади халыкны бик рәнҗеткән булалар. Җиһангирны шәһәрдән китәргә мәҗбүр итә.
– Хуҗа Насретдинның ишәге белән булган хәлне сөйләгез.
– Бики, Колый Тархан, Ахун Хуҗаны кызык итәбез дип, ишәген урлыйлар. Насретдин кем урлаганын белә, ишәк, аны тапкан кешегә булсын дип әйтә. Ахырдан ул ишәген Җиһангирның сарае янында күрә. Аңа барабанны кидереп куя. Ишәк барабанны җиргә кага башлый. Җиһангир һәм аның даирәсендәге кешеләр, яу килә дип, шәһәрдән чыгып качалар. Шулай итеп ишәк Хуҗага бу көрәштә җиңеп чыгарга булыша.
- Бики, Ахун, Колый Тархан нинди кешеләр?
– Сәүдәгәр Бики, Ахун, Колый Тархан кебекләр халыкны изеп яши. Күңелләре ни тели, шуңа ия була алалар дип саныйлар. Аларның күңелләрендә бозыклык урын алган. Халык моны күреп яши, ләкин каршы әйтә алмыйлар. Алчын кебекләр көрәшеп карый — файда булмый. Хуҗа Насретдин мондый кешеләрне көч белән түгел, ә акыл, зирәклек белән генә акылга утыртырга, көлкеле хәлдә калдырырга мөмкин икәнен аңлый.
– Хуҗа аларны үз йортында ничек каршы ала, ничек сыйлый?
– Насретдин үз кызын, байлыгына кызыгып, Бикигә биреп, тормышын җимерергә теләми. Турыдан туры бәреп әйтү уңайсыз, юмор хисле булуы ярдәм итә. Баба шулпасы дип, табак белән су эчерә, яшерен көлә. Шул урыннарны табып уку. (295 – 296 битләр).
– Хуҗа үзенә начарлык эшләгән кешеләргә карата гадел булып кала белә. Ахун белән булган хәлне сөйләп китегез.
– Ахун авыр хәлдә калгач, аның урынына Җиһангир янына барып, өч сорауга җавап бирә. Җирнең уртасы кайда? Җиһангирның сакалында ничә бөртек йон бар? Ялгыш уен күрсәтергә кирәк. Хуҗа бу хәлдән дә җиңүче булып чыга. Тикшереп булмый торган сорауларга тикшереп булмый торган җаваплар бирә. (342 – 343 битләрне уку).
– Ахун, Бики, Колый Тарханны тагын бер сыйфат берләштерә. Алар яла ягарга, әләкләргә яраталар. Башта казыйга мөрәҗәгать итәләр, ләкин оятка гына калалар, Хуҗа Насретдин өстен чыга. Ахырдан Җиһангир янына киләләр. Бу вакытта хан булып калган Хуҗа Насретдин аларга нинди җәза бирә?
– Халыкка эчәргә су юк. Тычкан төшкән коены тазартырга куша. Һәрберсе 40 чиләк су чыгарырга тиеш була.
- Җиһангир кем ул? Комедиядә кайсы яктан ачыла?
– Җиһангир – легендар илбасар, аның уң аягы аксак. Нәкый Исәнбәт Аксак Тимерне күз алдында тоткан. Ул күп илләрне, шәһәрләрне яндырган, халыкка авырлык кына китергән кеше. Болгар шәһәрендә Габдулла хан урынында калган. Ул кызлар белән йөрергә, җарияләр тотарга ярата. Аның сараенда бер төркем кыз эшләмичә, биеп, күңел ачып кына ята.
– Җиһангирның филе нинди рольне уйный?
– Филне халык туендырып торырга тиеш. Ул күп ашый, гади кешеләргә авырлык килә. Халыкның моңа ачуы килә. Хуҗа аны хан сараена кире кайтара. Фил ул – халык түләргә тиеш булган салымнар. Бу акчалар Җиһангирга кораллану өчен кирәк була.
– Җиһангирга нинди сыйфатлар хас. Аның наданлыгы нинди ситуацияләрдә күренә?
– Хуҗа ханның ишәген 10 ел эчендә баш вәзиреңнән дә акыллырак итәрмен дип ышандыра. Шуның өчен 10 тәңкә акча алып тора.
Җиһангирның наданлыгы тәхетен бер көнгә Хуҗа Насретдинга биреп торуында да күренә. Шушы ялгышы аркасында, “Габдулла яу белән килә дип,” дәүләтеннән качып китәргә мәҗбүр була. Монда Җиһангирның наданлыгы, уйлап эш итмәве, көч кулланып кына яулап алуга ирешкәне күренә. Аның гаскәре дә тугрылыклы түгел, эчәргә ярата. Бу аеруча түбәндәге юлларда күренә. (377 биттәге өзекне уку).
- Сәхилә карчык кем ул? Аңа нинди сыйфатлар хас?
– Сәхилә карчык Хуҗа Насретдиннар тирәсендә яши. Ул кызларны Бики, Ахун кебек бай кешеләргә сатып, акча эшли. Тормыш аны шул юлга бастыра. Яшь кызларның күз яшьләренә карамый, байларга ярарга тырыша. Акчаны өстен күрүче, ялгыз, бәхетсез кеше. Бу акчалар аңа бәхет тә, шатлык та китерми. Әсәрдәге бер герой да аны хөрмәт итми, киресенчә, бу шөгыле аңа мәшәкатьләр генә тудыра.
- Алчын, Хаммат, Сәлви, Зөбәрҗәт образлары әсәрдә нинди роль уйный?
– Алчын – Зөбәрҗәт, Хаммат – Сәлви үз бәхетләре өчен көрәшүче яшьләр. Сәхилә карчык, Бики, Колый Тархан, Ахун, Җиһангир кебек кешеләр аларның язмышлары белән уйнарга яраталар, үз мәнфәгатьләрендә кулланалар. Алар авырлыклар алдында югалып калмыйлар, үз бәхетләре, ирекләре өчен көрәшәләр. Ахырдан дөреслек җиңеп чыга. Яшьләрнең бәхетле булуында Хуҗаның да роле зур.
- 7. Әсәрдә нинди темалар яктыртыла?
- Сугыш темасы. Җиһангир белән Габдулла арасындагы сугыш.
- Гаделсезлек. Халыкның изелеп яшәве, филне ашатып торуы, күп күләмдә салымнар түләп торуы, ярлы кешенең иреге, сайлап алу хокукы булмавы.
- Мәхәббәт темасы. Алчын-Зөбәрҗәт, Хаммат–Сәлви мөнәсәбәтләре. Хамматның сөйгәне өчен күп нәрсәгә әзер булуы.
- 8. Нинди мәсьәләләр күтәрелә?
- Сәяси тигезсезлек. Байлар, коллар, җарияләр булу. Ярлы халыкның авыр яшәве. Җитәкчеләрнең халык тормышына битараф булуы күрсәтелә.
- Әхлак, әдәп мәсьәләләре күтәрелә. Ахун, Бики, Колый Тархан, Сәхилә карчык образларында күренә.
- Милләт мәсьәләсе. Милли тигезсезлек, халык яулап алуларга каршы чыга, ризасызлык күрсәтә.
- Уку мәсьәләсен чишү, ныгыту
- Әсәрдә фольклорның бирелешен ачыклау, өзекләрне табып уку.
Н.Исәнбәт мактау сүзләрен, тел-сурәтләү чараларын, мәкальләрне мул файдалана. Мәсәлән, «Сәхилә Сәлви турында болай ди: «Юк димә,мин әйтим әле сиңа, менә каләм кашлы, сөмбел чәчле, айдай иякле, асыл сөякле, шикәр телле, ширбәт сүзле, энҗе тешле, гөл йөзле» (285 бит).
Яисә Хуҗа киявен мондый сүзләр белән мактый: «Ике кулыңа шәм яндырып эзләсәң дә мондыйны таба алмыйсың» (301 бит).
Персонажларны сурәтләүдә автор шул чорда хөкем сөргән йолаларны, ышануларны, сынамышларны, гореф-гадәтләрне истә тота. Мәкальләрдә халыкның әхлакый сыйфатлары, туган илгә чиксез мәхәббәте, дөреслек кебек сыйфатлары чагыла. Яраткан язучыбыз да аларны тәмен белеп, чамасын югалтмый, бик кирәкле куллана. Ул еш кына аларны үзгәртеп, үз сөйләменә үреп җибәрә.
Мәсәлән, «Менә сиңа мә. Бай кисә-котлы булсын, ярлы кисә-каян алдың?», «Акча җимеше бездә үсмәгән, тукта, бакча җимеше белән генә сыйлыйм», « Син аны ярлы дип уйлама, егете ярлы булса, намусы бай».
- Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә?
– “Хуҗа Насретдин” әсәрендә татар халкының Аксак Тимергә каршы көрәше чагыла. Әлеге әсәрдә ул Җиһангир буларак бирелә. Төп герой Насретдин — халык аңын, акылын, кыюлыгын җыйган халыкчан характер.
Хуҗа Насретдин – тапкырлыгы, үткенлеге, кыюлыгы белән гади халык мәнфәгатьләрен яклаучы образ, аның ярдәмендә халык көрәштә җиңә.
Гомумән, Нәкый Исәнбәт иҗатын фольклордан башка күз алдына да китереп булмый. Авторның “Хуҗа Насретдин” комедиясе- үлемсез. Бу әсәр халык тарафыннан яратып кабул ителде, чөнки укуы җиңел, теле аңлаешлы, ә иң мөһиме, үткән тарихыбызны дөрес күзалларга ярдәм итә.
- Хуҗа Насретдин тапкырлыгы, үткенлеге, кыюлыгы белән гади халык мәнфәгатьләрен яклаучы образ, аның ярдәмендә халык көрәштә җиңә. Сезнең бу образга мөнәсәбәтегез нинди? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)
- Хуҗа Насретдин уен-көлкеле кеше. Аның тапкырлыгы, зирәклеге таң калдыра. Халык арасында “Хуҗа Насретдин мәзәкләре” киң таралган. Тормышта юмор ничек ярдәм итә? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)
- Үзбәя
- Укучылар үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Дәрес турында фикерләре тыңлана.
- Әсәрнең эпиграфына игътибар итик әле. Нәкый Исәнбәтнең мәкальләр китабында “Кешегә үзеңне танык итмә, эшеңне танык ит” дигән мәкаль бар. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?
– Кешегә бәяне сүзләренә карап түгел, эшләгән эшләренә карап бирәләр. Эшең синең турында күбрәк сөйли. Хуҗа Насретдин телгә бик оста булса да, эшләре аның кешелеклелеген, күңелен ачарга ярдәм итәләр. Хезмәте халык турында, аларның иреге, мәнфәгатьләре турында кайгыртканлыгын күбрәк сөйлиләр.(Үткен тел — бәхет, озын тел – бәла! дигән мәкальнең мәгънәсен аңлату).
Нәкый Исәнбәтнең үзенең иҗаты да халык өчен тырышканлыгы, күп көч сарыф иткәнлеге турында сөйли. Аларда халыкның үткәне, тормыш-көнкүреше чагыла.
- Билгеләр кую.
- Рефлексия. Йомгак ясау
- Без бүген нинди әсәр турында сөйләштек? Ул сездә нинди хисләр калдырды? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)
- Әсәрнең идеясе нәрсәдә?
– Сугыш, басып алу, сәяси тигезсезлек кешегә авырлыклар гына китерә. Ирексез халык бәхетле була алмый. Мондый җәмгыятьнең киләчәге юк. Барыбер дөреслек өстен чыгачак. Кешеләргә яхшылык эшләргә кирәк. Яхшылык җирдә ятмый, кешеләргә файда китерә, үзеңә кире әйләнеп кайта.
VII. Өй эше
- Өй эшен укучы үзе сайлап ала.
– “Хуҗа Насретдин – гаделлек өчен көрәшүче” дигән темага хикәя язарга.
– Тырышлык турында 10 мәкаль, әйтем язып килергә.
– Хуҗа Насретдин турында Интернеттан мәгълүматлар язып килергә.