Өегез зурмы?
№ 185
(Татар теле. 2 нче сыйныф. Рус төркеме)
Лилия ҖАМАЛИЕВА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– «Йорт» темасына караган лексиканы ныгыту, сөйләмдә куллана белү;
– җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, диалогик сөйләмне ныгыту;
– туган йортка, гаиләгә ихтирамлы булу.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
предмет: таныш сүзләргә нигезләнеп, бирелгән текстның эчтәлеген аңлау;
шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алу, үзара дуслык хисен тәрбияләү.
Метапредмет:
регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үз эшчәнлегеңне куелган максатка нигезләнеп төзи алу;
коммуникатив: җибәрелгән хаталарны булган белемнәргә нигезләнеп төзәтә алу, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый алу;
танып белү:
– укучыларның укытучы һәм сыйныфташлары белән эшчәнлеккә йогынты ясау;
– проблемалы биремнәр ярдәмендә укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Тел күнекмәләре:
– сүзләрнең мәгънәсен белү;
– җөмләдә сүз тәртибен белү;
– сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү;
– сорау формаларын куллана белү.
Универсаль уку күнекмәләре:
шәхескә кагылышлы УУГ:
– дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;
– үз фикереңне әйтә белү;
– парларда килешеп эшли белү;
– иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү;
– фикереңне дәллили белү;
регулятив:
– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
– куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;
– барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү;
танып белү:
– язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләренңе формалаштыра белү;
– тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
– өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
– гомумиләштерү;
коммуникатив:
– сөйләмнең диалогик һәм монологик формасы белән эш итә белү;
– хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
– үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
– бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.
Предметара бәйләнеш: рус теле, әйәнә-тирә дөнья.
Эш төрләре: индивидуаль, фронталь, парлап эшләү.
Дәреслек: Бәхтиев Р.Ф., Гаппасова Р.Ч., Карпухина Н.И., Кашафетдинова Г.В., Маркова Э.М., Хөснетдинова Х.Х., Якупов Р.Н. Сәлам! 2 нче сыйныф: рус телендә белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2018.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, таратма карточкалар, уенчыклар, йорт рәсеме, «Сәлам» сайты.
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше
- Исәнләшү.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар!
Укучылар. Исәнмесез!
Укытучы. Хәлләр ничек? (Укучылар җавап бирә.)
- Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез.
(«Сәлам!» җырын җырлау.)
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле көн!
Сәлам, сәлам! Хәерле көн!
Сәлам, сәлам! Хәерле көн!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле кич!
Укытучы. Рәхмәт, укучылар! Кызлар утыралар, малайлар да утыралар.
- Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Әйдәгез, балалар, видеоролик карап китик. (Карыйлар.)
– Нәрсә күрдегез? (Йортлар,өйләр.)
– Бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Йорт, өй турында.)
– Өй нәрсә өчен кирәк? (Без анда яшибез.)
«Кайтаваз уены
Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш: йорт, бүлмә, өй, зур, кечкенә, матур, канәфи, өстәл, суыткыч,үтүк, аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе. (Балалар, кулны колакка куеп, сүзләрне кабатлыйлар.)
«Серле тартма» уены
(Тартмада – предметлар, карточкалар. Бер укучы килә, ала, бу рәсем турында сөйли.)
Укытучы. Балалар, безгә кунак килгән. Нинди кунак икән?
Укучылар. Мырау. (Укытучы Мырау булып сөйләшә.)
Мырау. Исәнмесез, балалар! Мин менә бу өйдә яшим. Өй нинди?
Укучылар. Зур, матур.
Мырау. Ничә катлы?
Укучылар. Биш катлы.
Мырау. Әйдәгез, кунакка.
Укытучы. Балалар, кунакка барабызмы? Карагыз әле, Мырау кайда?
Укучылар. 5 нче катта.
Укытучы. Балалар, безгә биремнәр үтәргә кирәк. Аннары без Мырау янына бара алабыз. Биремнәрне үтибезме?
Укучылар. Әйе.
III. Белем, күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту
Аудирование
1 нче бирем. Диалогны тыңла, сорауларга җавап бир.
– Кемнәр сөйләшә?
– Алсуның өе зурмы?
– Ничә бүлмәле?
– Алсу бүлмәсендә нәрсә бар?
– Машаның өе зурмы?
– Маша кем белән бер бүлмәдә яши?
– Аның компьютер бармы?
Укытучы. Хәзер парларда эшлибез. Диалоглар төзибез.
2 нче бирем
- Спроси у друга:
– Большой ли дом?
– Сколько комнат?
- Спроси у друга:
– Дом большой?
– Какие комнаты там есть?
- Спроси у друга:
– Дом большой?
– Кто там живет?
- Спроси у друга:
– У него дом или квартира?
– Кто там живет?
- Спроси у друга:
– Дом большой или маленький?
– Там есть кошка?
- Спроси у друга:
– Дом большой?
– Там есть детская комната?
Физкультминут
(«Песием белән качышлы уйныйм» дигән җырны җырлыйлар, хәрәкәтләрне күрсәтәләр.)
3 нче бирем. «Әйе, юк» уены
(Һәр баланың белеме бәяләнә.)
– Аш бүлмәсендә савыт-саба бар.
– Йокы бүлмәсендә суыткыч тора.
– Кунак бүлмәсендә диван бар.
– Юыну бүлмәсендә кер юу машинасы тора.
– Балалар бүлмәсендә уенчыклар күп.
– Йортта гаилә яши.
– Аш бүлмәсендә ашыйбыз.
4 нче бирем. Индивидуаль биремнәрне үтәү. Татарча әйтү.
– Около дивана стоит шкаф.
– На столе стоит утюг.
– Около телевизора стоит книжная полка.
– За шкафом сидит кот.
– Под стулом сидит кошка.
– Перед столом стоит стул.
– На столе стоит посуда.
– Около стула лежит портфель.
– Под кроватью сидит собака.
– За диваном стоит шкаф.
– На ковре лежит кукла.
– На столе лежит книга.
5 нче бирем. Модельләштерү.
(Өйдә ясап килгән рәсемнәре буенча сөйлиләр. Үзләренең өйләрен, бүлмәләрен ясап килергә тиеш иделәр.)
6 нчы бирем. Синквейн төзү.
Укытучы. Балалар, йорт сүзенә синквейн төзик әле.
– Йорт нинди? (Зур, матур.)
– Йортта нишлибез? (Уйныйбыз, ашыйбыз, йоклыйбыз.)
– Бер җөмлә төзибез. (Без матур йортта яшибез.)
– Йорт сүзенә синоним? (Өй.)
- IV. Рефлексия
Укытучы. Без бүген нишләдек?
Укучылар. Уйнадык, сөйләдек, тыңладык.
Укытучы. Нинди нәтиҗәгә килдек? Йорт ни өчен кирәк?
Укучылар. Без йортта яшибез. Йортта гаилә яши.
Укытучы. Әйе, балалар. Йортларыгыз җылы, якты, матур булсын. Анда дус, матур гаиләләр яшәсен!
- Бәяләү
Укытучы. Сезгә дәрес ошадымы? Бәяләгез. (Яшел, сары, кызыл смайликлар ярдәмендә бәялиләр.)
– Үзегезне бәяләгез. Бер-берегезне бәяләгез. Бер-берегезне мактагыз. (Бәялиләр.)
– Cез бүген бик актив булдыгыз, афәрин! (Билгеләр куела.)
- Өй эше
(Һәр укучы бер биремне сайлап ала.)
- Бүлмәләр турында табышмаклар уйлагыз. Придумайте загадки о разных комнатах.
- Кунак бүлмәсе сүзенә синквейн төзегез. Составьте синквейн к слову кунак бүлмәсе.
- Хыялдагы йортыгызны ясагыз. Нарисуйте дом мечты.