Балалар бакчасында педагогларның һөнәри эшчәнлегендә эмоциональ яну синдромы

№ 182

Римма ХӘНӘФИЕВА,

Казандагы 171 нче балалар бакчасы мөдире

Илсөяр ВӘЛИУЛЛИНА,

Казандагы 171 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле педагог-психологы

Соңгы елларда эмоциональ яну синдромына кызыксыну кискен артты. Бу проблема белән мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре дә, педагоглар да кызыксына. Бу шуның белән аңлатыла: белгечләрнең эмоциональ яну синдром халәте сиздермичә генә башлана һәм башлангыч этапта оешма өчен бернинди кыенлыклар тудырмый, ә нәтиҗәдә бик кыйммәткә төшә.

Эмоциональ яну синдромы белгечнең эш йөкләнешенә тискәре реакция бирә, ул үз эченә психологик, психофизиологик һәм үз-үзен тотыш компонентларын ала.

Эмоциональ яну һөнәри деформация феноменнары исәбенә керә һәм, кагыйдә буларак, хезмәт төре буенча башка кешеләр белән күп аралашырга туры килү сәбәпле, шушы һөнәр белгечләрдә бу очраклар ешрак күзәтелә.

Балалар бакчасында эшләгән елларда тәрбияченең бик күп психологик проблемалары туплана, аларны хәл итә алмый, бу еш кына үз һөнәрендә канәгатьсезлеккә, һөнәри януга китерә. Кешеләрнең эштәге энтузиазмы сизелерлек кими, негативлык һәм арыганлык арта. Тәрбиячегә ышанып тапшырылган балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык хисе тискәре эмоциональ халәтләр барлыкка килүгә китерә.

Һөнәри януның төп билгеләре:  

– психофизик;

 

– социаль-психологик;

– үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Психофизик билгеләре:

– кичләрен генә түгел, иртәләрен дә, йокыдан соң да даими талчыгу хисе;

– эмоциональ һәм физик яктан ялыгу;

– гомуми астенизация (хәлсезлек, активлыксызлык һәм энергия кимү);

– еш кына сәбәпсез баш авыртулары; ашказаны-эчәк трактының даими бозылуы;

– кискен ябыгу яки кискен арту;

– тулысынча яки өлешчә йокысызлык;

– даими көн дәвамында йоклау теләге;

– күрү, ишетү, ис сизү һәм тою сенсор сизгерлегенең сизелерлек кимүе:

Социаль-психологик билгеләре:

– аяусызлык, эч пошу, пассивлык һәм депрессиягә бирелү;

– кечкенә, вак вакыйгаларга карата ярсынучанлык көчәю;

– еш кына нерв өзүләре күзәтелә;

– тышкы вәзгыятьтә сәбәпләре булмаган негатив хис-кичерешләрне даими кичерелә (гаеп, үпкә, оят, шикләнү, яшеренлек хисләре);

– аңлаешсыз борчылу һәм борчу хисе барлыкка килә;

— Гиперҗаваплылык хисе һәм «барып чыкмаячак» яки «мин булдыра алмаячакмын» дип даими курку хисе белән яши башлый.

– тормыш һәм һөнәри перспективаларга гомуми тискәре уйларга бирелә («Ничек кенә тырышсаң да, барыбер берни дә барып чыкмый»).

Тәртип билгеләре: –

– эш авырайганнан авырая бара, аны үтәү — торган саен авыррак һәм кыенрак була;

– хезмәткәр үзенең эш режимын сизелерлек үзгәртә (эш вакытын арттыра яки киметә);

– һәрвакыт, кирәксез, өйгә эш ала, әмма аны өйдә эшләми;

– файдасызлык хисе, яхшыруга ышанмау, эшкә карата энтузиазмны киметү, нәтиҗәләргә битарафлык;

– хезмәттәшләреннән читләшү.

Эмоциональ яну синдромы педагогларда эш стажына карап күзәтелә .

• 50 % – 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге яисә 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге стажы булган педагогларда;

• 22%  – 15 яшьтән 20 яшькә кадәрге стажы булган педагогларда;

• 11% – педагогларның 10 еллык стажы булган педагогларда;

• 8% – 1 елдан 3 елга кадәр стажы булган педагогларда күзәтелә.

Эмоциональ яну синдромы профилактикасы

Педагогларның һөнәри эмоциональ яну синдромының психологик профилактикалау этаплары:

1. Буклетлар, белешмәләр, постерлар чыгару, педсоветларда һәм коллектив җыелышларында чыгыш ясау — хезмәткәрләргә һөнәри сәламәтлекне һәм эшчәнлекне ничек саклап калырга ярдәм итү турында мәгълүмат бирү.

2. Эмоциональ ярдәм күрсәтү һәм стимуллаштыру — коллектив эчендә яхшы климат тудыру, хезмәттәшләреннән һәм администрациядән җитәрлек эмоциональ ярдәм хисләре тудыру.

3. Педагогларның һөнәри эшчәнлеге сыйфатын саклауда һөнәри ярдәм күрсәтү — квалификациясен күтәрү, шәхес үзенчәлекләрен диагностика оештыру.

Профессиональ янгынны кисәтүнең табигый ысуллары:

– физик йөкләнеш;

– үзрегуляция;

– иҗат;

– тулаем ял итү.