Татар баласымын!
№ 182
(Балалар язучысы Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе)
Надия ВӘЛИЕВА,
Казандагы 162 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе
Ания ӨМЕТБАЕВА,
Казандагы 162 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе
Альбина САБИРОВА,
Казандагы 162 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле физик инструкторы
Кичә барышы
(Катнашучы балалар залда утыра. Кичә «Хәерле иртә» (Л.Лерон сүзләре) җыры белән башлана.)
Самина (Л.Леронның «Кышкы иртә» шигырен сөйли).
Алып баручы.
Әтинең киң җилкәсенә
Алмаш-тилмәш утырдык.
Энем әйтә:
– Син, әтием, –
йөри торган урындык!
Исәнмесез, кадерле балалар, тәрбиячеләр! Хөрмәтле кунакларыбыз Ләбиб Леронович һәм Рәхимә Минвәлиевна!
Кичәбезне башларга рөхсәт итегез. Бүген безнең бакчабызга татар халкының күренекле шагыйрь, балаларның якын дусты Ләбиб Лерон кунакка килде. Әйдәгез, тагын бер тапкыр аны алкышлап, сәламлик әле. Бу шигырьләрнең, җырның авторы – билгеле инде, Ләбиб Лерон. Икенче кунагыбызны да бөтен татар дөньясы белә. Ул – Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Рәхимә Миңвәли кызы Арсланова. Бакчабызның көтеп алган хөрмәтле кунакларын тагын бер тапкыр алкышлыйбыз.
Презентация
Ләбиб Лерон – шагыйрь, язучы, драматург, күпсанлы әкиятләр, җырлар, хикәяләр, пьесалар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Ул Татарстанның Мөслим районында туган, Актанышта үскән, Казанда укыган һәм без яраткан “Яшь ленинчы”, “Сабантуй”, “Салават күпере” гәҗит-журналларында эшләгән. Без аны “Тәгәрмәчле чана”, “Таһир маҗаралары”, “Транзистор үч ала”, “Яңгырның ял көне”, “Әкиятче малай” , “Кояш кочкан малай” һ.б. – барысы 19 китабы аша беләбез. Гомумән, мин үзем Ләбиб Леронны татарларның әдәбият яраткан бөтен кешесе дә беләдер, дип уйлыйм, чөнки аның китаплары бик кызык һәм мавыктыргыч тел белән язылган. (Балалар шагыйрьнең «Безнең бакча», «Үзенә ошаган», «Радиога салкын тигән», «Кем бәхетле?», «Татар баласы» дигән шигырьләрен яттан сөйли. Әминә Сабирова «Бер егет гармун сайлый» дигән җырны башкара.).
Алып баручы. Балалар, безгә бүген «Әкиятче малай» китабыннан бер герой кунакка килде. Бәйрәмебезгә чакырыгыз үзен.
Балалар. Рәхим итсен, керсен, залга үтсен! (Шүрәле керә, исәнләшә.)
Шүрәле. Исәнмесез, балалар! Ләбиб абый Лерон – минем абый бит ул! Ярый, ярый, сезнең дә абыегыз булсын. Бу китап – бигрәк матур китап, әйеме? Менә мин шушы матур китапта яшим инде. Сез минем китабымны, мине яраттыгызмы соң?
Алып баручы. Әйе, бик яраттык, шигырьләрен укыдык, рәсемнәрен карадык. (Сабыйлар әлеге китаптагы «Гаҗәп хәлләр», «Ирек белән гармунчы Шүрәле» шигырьләрен яттан сөйли.)
Алып баручы. Шүрәле, балаларның синең белән дуслашасы, уйныйсылары килә. (Шүрәленең күзләрен яулык белән каплап, «Балаларны таны» уены уйнала.)
Шүрәле. Сез табышмаклар да беләсез дип ишеттем.
Алып баручы. Әйдә әле, Шүрәле, хәзер син балаларның табышмакларын тыңла! (Шүрәле белми, балалардан ярдәм сорый. Шүрәлегә җәза бирел, ул бии.)
Алып баручы. Шагыйрь абый: «Урманнар, кырлар бик матур, матурлыкны күрә белергә генә кирәк», – ди. Ләбиб Леронның төнге йолдызлар турындагы җырын тыңлыйбыз. Безнең бакчадагы йолдызларыбызның – кызларыбызның биюен сезгә бүләк итәбез.
(«Йолдыз» җырлы бию башкарыла. Шүрәле хушлашып чыгып китә.)
Алып баручы. Ләбиб Леронның кышы да, көзе дә, җәе, язы да бик матур. (Кыш турындагы шигырьләрне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары укый. Кечкенәләр төркеме балалары «кар тәгәрәтеп» уйныйлар.)
Алып баручы. Кыштан соң яз килә. Апрель ае көлеп, килеп җитә. (Ралина Л.Леронның «Кызык кыш» шигырен яттан сөйли.)
Алып баручы. Икенче мәктәпкә әзерлек төркеме бу бәйрәмгә Ләбиб абыйның «Аучы Барый» әкиятен әзерләде. Рәхим итегез! (Сабина, Рената, Тимерлан, Ренальд, Әйшә, Раяз, Диләрә әкиятне сәхнәләштереп күрсәтәләр.)
Алып баручы. Беренче апрель көнендә бакчабызда Тукай ае башлана. Быелгы апрель ае бакчабызда татар теле, җырлары, биюләре, халык уеннары, әкиятләре ае булыр. Безгә бәйрәмебезгә килүегез өчен рәхмәтләр әйтеп, хәзер сүзне сезгә бирәсебез килә. (Ләбиб Лерон белән Рәхимә Арслановага сүз бирелә. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамлана.)