Борынгы озынлык үлчәү берәмлекләре

 № 178

(2 нче сыйныфта математика дәресе)

Римма БОРҺАНОВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Җиһазлау: дәреслек (Дорофеев Г.В., Миракова Т.Н. Математика. 2 класс), проектор, карточка биремнәре.

Дәрес тибы: яңа белемнәр формалаштыру, иҗади эзләнүле.

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья.

Төркемнәрне оештыру: парларда эш, төркемнәрдә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр. Борынгы үлчәү берәмлекләре белән танышу. Озынлык үлчәү берәмлекләрен искә төшерү. Күзаллау сәләтләрен үстерү.

Максат:

белем бирүдә: «адым, фут, дюйм, терсәк, сажин» төшенчәләре белән таныштыру; үлчәүләр башкару, исәпләү күнекмәләрен ныгыту;

тәрбияви: предметара бәйләнешне күрсәтү, математикадан алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәтү.

УУГ формалаштыру:

танып белү: мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга; дөрес чишелешне сайлау өчен чагыштыру, классификация үткәрергә; материаль объект, таблица, рәсем, уку мәсьәләләрен модельләштерүдә схемалар куллану, проблема кую, чишү;

коммуникатив: партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итү; уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә; сораулар формалаштырырга, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү тормыш тәҗрибәсен куллану;

регулятив: таблица буенча чишелешнең дөреслеген тикшерү; эшләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга; кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм, шуларга ияреп, гамәлләр кылырга; максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга; иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү, тормыш тәҗрибәсен куллану;

шәхескә кагылышлы: математика фәненә танып белү кызыксынуы, партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы; үз уңышларың /уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

Дәрес барышы

I. Дәресне оештыру, мотивация

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Күңелле үтсен дәресебез.

II. Актуальләштерү (4 – 5 мин.)

Укытучы. Безнең эштә төп максат – уйлау, эзләнү һәм чишү! Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

1. Кагыйдәне искә төшерү.

– Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел! Үз фикереңне аңлата бел! Тулы итеп җавап бир!

– Өч песинең ничә тәпие бар?

– Дүрт казның ничә тәпие бар?

– Өч коңгызның ничә аягы бар?

-Дүрт үрмәкүчнең ничә аягы бар?

– 2 атнада ничә көн?

2. Бирелгән саннарны укы: 57, 30, 66, 92, 42, 24, 19, 91,74, 87.

– Иң зур сан. (92)

Иң кечкенә сан. (19)

– 6 дистә 6 берәмлектән торган санны атагыз. (66)

III. Укучыларның белемнәрен тикшерү. Карточка биреме (8 мин.)

1. Саннарны цифрлар белән яз: утыз, илле, кырык ике, сиксән алты – …

2. 6 дистәдән, 2дистә 5 берәмлектән, 9 дистә 1 берәмлектән, 10 дистәдән торган саннарны яз: …

3. 48 санынын күршеләрен яз: …

4. Саннарны кимү тәртибендэ яз:  75, 18,24,31, 90, 52.

5. 27 санында … дистә һәм … берәмлек.

6. Чагыштыр: 29 * 92; 41 * 51; 18 * 81; 77 * 88.

7. Альбом 60 сум, буягыч 90 сум тора. Буягыч ничә сумга кыйммәтрәк?

8. Исәплә: 18:3:2=… 60+40–30=… 14+20:5=…

17–14+13=… 8∙2–12=… 10+50+20–70

IV. Укучы нинди авырлыклар белән очраша? (3 – 4 мин.)

Укытучы. Укучылар, безне бүген укымышлы ябалак үз иленә сәяхәткә чакыра.  

– Бу нәрсә? (Линейка.) Аны ни өчен кулланабыз? (Геометрик фигуралар сызу өчен, үлчәү өчен…)

Ә сез нинди озынлык үлчәү берәмлекләрен беләсез? (мм, см, дм, м, км)

Озынлык үлчәү берәмлекләрен үсә бару тәртибендә урнаштыру һәм матур язу күнегүе: мм, см, дм, м, км.

– Нинди предметларны см белән үлчәү җайлырак?

– Димәк, кисемтәләрнең озынлыгын сантиметрларда һәм дециметрларда үлчи беләбез. Ә элек бик борынгы заманнарда линейкалар булганмы соң? Ә алар предметларны, җирне ничек үлчәгәннәр икән? (Укучылар җавабы.)

V. Авырлыктан чыгу юллары (4 – 5 мин.)

(Маймыл, Фил баласы һәм Попугайның Буар елан буен үлчәүләре турындагы мультфильмны искә төшерү.)

Укытучы. Алар нинди үлчәү берәмлекләре кулланган?

РфБурганова

 

Кешегә кул бармаклары, аяклар һәм башка гәүдә әгъзалары иң беренче үлчәү берәмлекләре булып хезмәт иткән.Үлчәү берәмлекләренең атамалары кеше гәүдәсенең төрле әгъзалары ярдәмендә үлчәү башкарылганын аңлата.

Димәк, дәресебезнең темасы – «Борынгы озынлык үлчәү берәмлекләре».

VI. Яңа материалны аңлату (9 – 10 мин.)

1. «Адым, фут,  дюйм, терсәк, сажин» сүзлек өстендә эш.

Дәреслектәге материалны уку. Күмәк эш.

Юл озынлыгын адымлап үлчәү уңайлы, ә менә бау яки тимерчыбык озынлыгын терсәк белән үлчәү яхшырак. Агач кәүсәсен җәелгән куллар –сажин белән, ә шкаф биеклеген кыек сажин белән үлчәү уңайлы. Кечерәк араларны үлчәү өчен, мәсәлән, мич киңлеге, адым кулланылган.

Озынлык берәмлекләре

Бер илле – якынча бармак калынлыгы – 1 см.

Карыш – имән белән чәнчә бармаклар арасы – 18 см.

Табан – якынча аяк табаны озынлыгы – 30 см.

Терсәк – якынча бер терсәк озынлыгы – 45 см.

Адым – 60 см.

Аршын – 71 см.

Колач – 1,7 – 1,8 м – кул җәйгәч, ике кулдагы урта бармаклар арасы.

Чакрым – 0,5 км – сыер мөгрәвен ишетеп була торган ара.

Күз күреме – 3 – 4 км – тигез урында күреп була торган ара.

РфБурганова2

 

1см=10мм  1дм=10см=100мм  1м=10дм=100см=1000мм  1км=1000м

Электрон дәреслектән мәгълүмат алу

2. Гамәли эш.

(Укучылар өч төркемдә эшли.)

1 нче төркем – бүлмә ишегенең иңен футларда, 2 нче төркем – укытучы өстәленең буен карышларда, 3 нче төркем сыйныф бүлмәсе тактасыың буен саҗин белән үлчи.Үлчәмнәрне таблицага тутыралар.

3. Әйтемнәрне төркемнәрдә аңлату.

– Бер карыш та җир бирмибез!

– Киль астында 7 фут!

– Иңнәре кыек саҗин.

Ял минуты

VII. Белемнәрне беренчел ныгыту (4 – 5 мин.)

Максат: пространстволы күзаллау формалаштыру.

Сүзлек өстен эш: сәүдәгәр.

Мәсьәлә. Сәүдәгәр авылдан шәһәргә 20 чакрым, ә шәһәрдән станциягә кадәр 3 чакрымга артыграк юл үткән. Сәүдәгәр авылдан станциягә кадәр барлыгы күпме юл үткән?

(Бер укучы тактада схема өстендә эшли. Чишү. Тикшерү.)

Нәтиҗә. Димәк, чакрым – борынгы үлчәү берәмлеге – 1 км, икенче бер кешене кычкырып чакырып була торган уртача ераклык.

VIII. Мөстәкыйль эш

Максат: биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Мәсьәлә. Бояр күлмәген тегү өчен 40 терсәк ефәк һәм 30 терсәккә кимрәк парча тотылган.Бояр күлмәгенә ничә терсәк ефәк һәм парча ттылган?

Сүзлек өстендә эш: бояр, ефәк, парча терсәк.

Схема төзү. Чишү.Тикшерү.

Исәпләүләрне башкарыгыз:

100–20–30            100–80+70

90–30–40               100–60+40

70–50–10               60+40-30

80–40–40               80–70+90

Алдан эшләп бетергән укучылар белән электрон дәреслектәге биремне үтәү.

IX. Өй эше

Дәреслектәге № 7 бирем (4 нче бит).

X. Дәресне йомгаклау. Рефлексия

Парларда эш. Борынгы үлчәү берәмлекләрен үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.

Сажин, адым, фут, карыш, терсәк, кыек сажин.

– Укучылар, кәефләрегез ничек?

– Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

– Ә кайсы бирем сезгә ошады?

– Укучылар, сез үзегезгә яңалык ачтыгызмы?

(Карточка биреме буенча билгеләр кую.)