Без – табигать сакчылары

№ 177

Фирдәвес ЯРУЛЛИНА,

Биектау районы Олы Кавал авылындагы «Чишмэкей» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Белем бирү өлкәсе: танып белү.

Эшчәнлек: әйләнә-тирә белән танышу, экологик тәрбия.

Катнашалар: уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары.

Интегральләштерү: танып-белү, социальләштерү, аралашу, нәфасәти үсеш, физик тәрбия, сәламәтлек.

Максат:

информацион технологияләр, уен-ситуацияләр аша балаларга табигатьтәге су һәм аның үзлекләре турында аңлату;

– кеше тормышында суның әһәмиятен аңлауларына ирешү;

– эксперимент (тәҗрибәләр) аша мөстәкыйль рәвештә гади нәтиҗәләр ясый белүләрен камилләштерү;

– балаларда табигатькә карата кызыксыну һәм табигатьне саклауны формалаштыру;

– күзәтүчәнлек, фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерүне дәвам иттерү.

Бурычлар:

– суның үзлекләрен ачыклау;

– суны сакчыл тоту, файдасын билгеләү;

– экологик тәрбия бирү.

Актуальлеге. Су, су чыганаклары, Байкал күле турында кызыклы мәгълүматлар алу.

Әзерлек эше. Су, су чыганаклары турында әңгәмәләр оештыру.

Методик алымнар: әңгәмә, күзәтүләр, дидактик уеннар, күрсәтү, аңлату.

Җиһазлау: слайдтагы  рәсемнәр, сулы савытлар, глобус, чишмә, күл, елга, диңгез рәсемнәре.

Эшчәнлек барышы

(Эшчәнлек вакыты – 20 – 25 мин.)

I. Кереш өлеш (2 – 3 мин.)

Тәрбияче. Балалар, бүген мин сезнең килүегезне түземсезлек белән көтеп алдым, чөнки безгә хат килде. Әгәр рөхсәт итсәгез, мин аны ачып укыр идем

Балалар. Әйе, укыгыз.

Тәрбияче. «Кадерле «Чишмәкәй» бакчасы балалары! Сезнең табигатьне яратуыгызны, туган җирне хөрмәт итүгезне, үсемлекләргә, кош-кортларга, хайваннарга карата ярдәмчел, миһербанлы булуыгызны ишетеп беләбез. Без сезнең белән горурланабыз. Шуңа күрә дә сездән ярдәм сорамый булдыра алмадык. Россиянең иң матур Байкал күленә экологик куркыныч яный. Күлне, күл тирәрен чүп-чардан арындыру эшендә ярдәм итәргә килә алсагыз, без бик шат булыр идек. Хат эченә юлда килү өчен билетлар да тыгабыз. Көтеп калабыз.

Хөрмәт белән, Байкал күле тыюлыгы инспекторлары!»

Тәрбияче. Балалар, безне ярдәмгә чакыралар, барабызмы соң? Сез ризамы соң?

Балалар. Әйе, безнең барасыбыз килә.

II. Төп өлеш (20 мин.)

Тәрбияче (балалар белән  әңгәмә уздыра). Без су чыганаклары турында күп өйрәндек. Нинди су чыганакларын беләсез? Әйтегез әле, күл нәрсә соң ул?

Балалар. Күлдә су төче була, акмый. Елга, чишмә суы төче, ага. Диңгез, океан суы тозлы.

Тәрбияче. Глобустан Байкал күлен эзләп карыйк әле. (Бергәләшеп,. глобустан Байкал күлен табалар. Проекторда слайдлар буенча Байкал күле белән танышалар.) 1 – 4 нче слайдлар

Ярымай формасындагы күлнең озынлыгы – 636 километр, иң киң җирендә киңлеге – 81 километр, Байкал күленә 336 елга коя. Аны уратып алган таулар каты токымлы таштан тора һәм елгалар үзләре белән башка матдәләрне алып керми диярлек. Шуңа да суы чиста һәм үтәли күренеп тора. Тик көньяк өлешендә генә ул сәнәгать предприятиеләре тарафыннан бераз пычратылган. Байкал күлендә дөньядагы төче су запасының 20 проценты тупланган. Тозлылыгы – 1% чамасы.

Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе – Байкал күле сак мөнәсәбәткә һәм саклауга мохтаҗ.

Планетада башка мондый күл юк, шуңа да аны энҗе белән чагыштыралар.

Сәнәгать предприятиеләре, целлюлоза-кәгазь комбинаты, браконьерлар, туристлар зыян китерә.

Тәрбияче (хат эченнән билетларны ала). Билетлар таралган  икән, әйдәгез рәтләп карыйк әле.

«Өлешләрдән рәсем җый» дидактик уены (1. Җәяүле. 2. Поезд)

Тәрбияче. Менә без утырып барасы транспортка билетлар да әзер. Сәяхәткә  кузгалганчы, юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

Балалар. Иптәшләрдән калмаска, сораусыз чит әйберләргә кагылмаска, кирәк вакытта иптәшләреңә ярдәм итәргә.

Тәрбияче. Балалар, сез әзерме? Сәяхәтебез күңелле, уңышлы булсын өчен  юлыбызны авылыбызның иң изге җире – чишмә буеннан башлыйк.

1 нче тукталыш – «Чишмә буе»

Тәрбияче. Беләсезме, балалар, чишмә иң элек-электән иң изге, кадерле җир булып саналган. Бары чишмә чыккан җирдә генә яңа тормыш башлаганнар. Кешеләр чишмәләрне чистартып, карап торганнар. Без дә бу эшне дәвам иттерербез, шулай бит. Әйдәгез, чишмәнең суын эчеп хәл алыйк та җырлый- җырлый юлга кузгалыйк. (Балалар җәяү “Сәяхәтче җыры”н җырлап баралар.)

2 нче тукталыш «Тәҗрибәләр ясау»

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, тукталыйк. (Өстәлдә бирем язылган конвертны ачып укый.) Игътибар белән тыңлагыз.

Сорау. Суның үзлекләре нинди? Ачыклагыз. (Балалар биремнәрне үтиләр. Суның үзлекәрен  ачыклыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, нәтиҗә ясыйк.

1. Суның исе бармы? (Юк)

2. Суның төсе бармы? (Юк)

3.Суның тәме бармы? (Юк)

4.Су нинди халәтләрдә була? (Пар, сыек, каты)

Ә хәзер, тәҗрибә ясап, ачыклыйк әле. Су бу үзлекләрен үзгәртә аламы соң? (Балалар тәҗрибә ясыйлар һәм нәтиҗә ясыйлар.)

Балалар. Су исен дә, төсен дә, тәмен дә , халәтен дә үзгәртә ала.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Күл, елга суының тәме юк, ә менә диңгез, океан суы тозлы була.

3 нче тукталыш – «Белем туплау»

Тәрбияче (өстәлдә бирем язылган конвертны ачып укый). Сорау. Ачыклагыз, суда бу әйберләрнең кайсылары бата, ни өчен? Чагыштыру өчен таш, кар, бозны тәкъдим итәбез.

Балалар (чагыштыру үткәрәләр, нәтиҗә ясыйлар). Суда  таш бата, чөнки ул судан авыр. Кар суда  эри, ә боз су өстедә йөзеп йөри, чөнки ул судан җиңел, аның эчендә һава куыклары бар, шуңа суда бата алмый.

Тәрбияче. Менә белемнәребезне барлап, туплап, юлыбызны дәвам иттерсәк тә була. Безнең билет поездга, әйдәгез, вагоннарга утырышыгыз, поезд кузгала.

«Поезд» дигән хәрәкәтле уен

4 нче тукталыш – «Байкал күле»

Тәрбияче. Балалар, безне нинди киң, тирә-ягы искиткеч бай табигатьле  Байкал күле каршы ала. Дөрес чакырганнар шул. Әнә, күл буенда, аның өслегендә күпме чүп-чар ята. Күлгә ярдәм кирәк, әйдәгез, күл өстен, яр буйларыннан чүп-чардан арындырыйк.

«Чүпчарны дөрес аралыйк» дидактик уены

Максат. Җыелган чүп-чарны дөрес итеп тиешле контейнерларга аралап сала бару.

(Инспектор килеп чыга.)

Тәрбияче. Исәнмесез, Фәнил Камилевич, сез дә килеп җиттегезме?

Фәнил Камилевич. Әйе, мине Байкал күленә ярдәм итәргә чакырдылар. Сезне дә монда күрүемә бик шат.

Тәрбияче. Әйе шул, безне хат аша менә ярдәм итәргә чакырдылар. Сез бит безне табигатьне сакларга, яратырга, ярдәм итәргә өйрәттегез.

Фәнил Камилевич. Әйе, дусларым, без туган җиребезне, туган илебезне, Җир шарындагы бөтен тереклекне саклаучылар, яклаучылар булып  яшәргә тиешбез. Әнә күл буен ничек чиста итеп җыештыргансыз. Мин үзем белән туган авылым күленнән төнбоеклар, балыклар алып килгән идем. Әйдәгез, шуларны күлгә җибәрик. (Бергәләшеп төнбоек, балыкларны күлгә җибәрәләр.)

Тәрбияче. Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле инспекторыбыз. Ә хәзер  безне туган ягыбыз көтә, кире кайтыр юлга кузгалыйк. (Балалар, җәяүләп, “Сәяхәтче җыры”н җырлап баралар.)

III. Йомгаклау (2 мин.)

Тәрбияче. Менә, балалар, без туган авылыбызга да кайтып җиттек. Әйтегез әле, бу сәяхәтебез сезгә ошадымы, нинди яңа белемнәр алдыгыз?

Балалар. Су, аның үзлекләре турында белдек, тәҗрибәләр ясадык, Байкал күле барлыгын белдек, аңа ярдәм иттек, чүп-чарларны араларга өйрәндек, экологик инспектор, дуслар белән аралаштык һ.б.