Сау бул, тәүге китабым! Исәнме, Туган тел!

 № 177

АлсуЛАТЫЙПОВА,

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итү;

–хәреф танырга, шул хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдә җөмләләр, җөмләләрдән хикәяләр  ясап укырга өйрәтүче тәүге дәреслекне хәтердә саклау;

– әти-әниләр алдында зур сынаулар үтеп, осталыкны күрсәтү.

Катнашалар: Алып баручы, «Әлифба», «Туган тел», «Математика», «Азбука», Нехочуха.

Кичә барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стеналарга «Әлифба, без сине яратабыз», «Рәхмәт сиңа, Әлифба» дигән плакатлар эленә. Фанфаралар астында әйтелә.)

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек:

Үзе бәйрәм – балачак!

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

Укытучы. Әйе, без кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы – озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Балаларыбызның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме – сезнең өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!

1 нче укучы («Ә» хәрефе белән).

«Әни», – дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыгыз соң дәфтәренә

«Ә» хәрефе язмаган!

2 нче укучы. («Л» хәрефе белән).

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип,

Белгән идем мин аны.

3 нче укучы («И» хәрефе белән).

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барысын үзе кырына.

4 нче укучы («Ф» хәрефе белән).

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик… төшемдә.

5 нче укучы («Б» хәрефе белән).

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

6 нчы укучы («А» хәрефе белән)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Бергә.

Һәммәбезнең үз урыны –

Барабыз да кирәкле.

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

(«Әлифба» җыры башкарыла.)

1. И әлифбам, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Кушымта:

Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

2. И әлифбам. син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып.

Һәр баланы бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

Куш.

Әлифба.

Мин – Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барысы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде.

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр –

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Тракторчылар, табиблар,

Җырчылар, савымчылар –

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле, без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен күрсәтеп китик.

 

1 нче укучы (Разил Вәлиевнең «Ике»ле» шигырен яттан сөйли).

Бүген иртә таңнан бирле

Әти ачулы һаман:

– Кичә «2»ле алгансың,

Нәрсә булды, Рамазан?!

Елый язып әйттем аңа:

– Гаепле, – дип, – икегез,

Мин берүзем нишли алам? –

Сез бит эштә идегез,

Моңа кадәр мәсьәләне

Чиштем әнидән сорап.

Дәрес әзерләргә, әти,

Бүген бит синең чират.

Әбиебез карт шул инде…

Кызганмыйсыз да аны.

Кичә, күпме тырышса да,

Әби «2»ле алды.

2 нче укучы (Гөлнара Әюпованың «Тәнәфес» шигырен яттан сөйли).

Чыңлады да кыңгарау,

Чакырды тәнәфескә.

Көтеп алабыз аның

Чыңлавын һәр дәрескә.

Шулай бераз ял итеп,

Тәнәфестә бергәләп

Шаярабыз, көләбез.

Дәресләргә керәбез.

Тик тәнәфес бик кыска

Сизелми дә уза.

Шәп булыр иде, тәнәфес

Дәрестәй озын булса.

(Ф.Җәмилеваның «Доктор апа» шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.)

Бала.

Исәнмесез, доктор апа!

Кабул итегез әле!

Чыдап булмый, тешем сызлый,

Ярдәм итегез әле.

Доктор.

Утыр әле кәнәфигә,

Тешләреңә күз салыйм.

Череп бетә язганнар бит,

аптыраш, кайсын алыйм.

Күрәм, кәнфит яратасың,

Болай булса, эшләр харап!

Чистарт тешең, иртә-кичен,

Үз-үзеңне йөр син карап.

Бала.

Ә минем эчем авырта,

Бөгелеп төшәм кайчак.

Доктор.

Сәбәбе күренеп тора –

Кулларың нинди шапшак!

Юылмаган куллар – энем,

авыру чыгынагы.

Гигиена таләпләрен

Үтәргә тырыш, яме!

Кайнар су, сабын, мунчала

Иң якын дустың булсын.

Киңәшемә колак салсаң,

Авырмассың. Ныгырсың.

Бала.

Ә мин көзен, кышын, язын

Йөткереп җәфа чигәм.

Авырып дәрес калдырам –

Сәбәбе нидә икән?

Доктор.

Кояш, һава ванналары –

Сиңа бик яхшы чара.

Тиззарядка, физзарядка,

Чыныгу – бик шәп дәва.

Кышын чаңгыда элдерт син,

Ә җәйләрен су коен!

Бала.

Киңәшегез өчен рәхмәт,

Сәламәт булу уем.

Бергә.

Сәламәт яшәү рәвеше

Һәммәбез өчен кирәк!

Таза, матур булып үсү –

Барыбызның да теләк.

(Татар халык уены «Чума үрдәк, чума каз» уйнала.)

Иҗекләрдән сүзләр ясау: тәнәфес, укучы, дәрес, мәсьәлә, физкультура.

Әлифба. Афәрин! Булдырасыз!

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба, хәзер без укый беләбез!

(Әлифба укучыларга шигырьләр язылган открыткалар өләшә, балалар укый.)

1 нче бала.

Тәрәзәдән очып кергән

Бик матур бер күбәләк:

Канатлары аллы-гөлле,

Ә башы түм-түгәрәк.

2 нче бала.

Песи тәмләп сөтен эчә,

Көчек сөяк кимерә,

Сары чебеш суалчанны

Тотам диеп йөгерә.

3 нче бала.

Эткә оя ясап куйды

Зур итеп минем әти.

Беркөн шул эт оясына

Кергән дә яткан бәти.

4 нче бала.

Карт бер тиен, бичара,

Көн дә чикләвек яра.

Ике теше сынып төшкән,

Чикләвек яра-яра.

5 нче бала.

Төлке кергән бакчага –

Тәмле җимеш ашарга.

Тик хуҗасы килеп чыккач,

Туры килгән качарга.

6 нчы бала.

Безнең кәҗә бик акыллы,

Ярты чиләк сөт бирә.

Әгәр җаенда тормасаң,

Сөтен бирми, тибенә.

Әлифба.

Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

(«Яшә син, Туган илем» дигән татар халык җыры башкарыла.)

Алып баручы. Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәткән. Аның белән дус булгансыз. Алга таба сезнең юлдашыгыз «Туган тел» дәреслеге булыр. Әйдәгез, аны чакырыйк.

Балалар. Рәхим ит, «Туган тел»!

Туган тел. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, «Туган тел»!

Туган тел.

Син яраткан иң матур сүз –

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?

Укучы.

Иң назлы сүз, иң якын сүз,

Ул матур сүз – әнкәем!

Туган тел.

Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт син әйткәннең.

Анысы нәрсә?

Укучы.

Ул матур сүз,

Ул якын сүз – әткәем.

Туган тел. Үскәнем, йә инде син әйт.

Укучы.

Ул матур сүз – Илкәем.

Анда син, мин – һәммәбез дә

Анда әткәм, әнкәем.

Туган тел.

Җырлыйсыз да, биисез дә,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагын да күп белерсез.

Бергә.

Әле укый белмәсәк тә,

«Туган тел»не беләбез.

Бу – Тукай абый бүләге,

Кадерле бер җыр, дибез.

(«Туган тел» җыры (Г.Тукай шигыре, татар халык көе) башкарыла.)

Балалар.

Тому, кто хочет много знать,

Кто хочет книги прочитать.

Про горы и долины,

Про водные глубины,

Про звезды, ивы вдоль реки,

Не обойтись без «Азбуки»!

Азбука. Здравствуйте, дети! Узнали меня?

Я – «Азбука», учу читать,

Меня никак нельзя не знать!

Меня изучишь хорошо –

И сможешь ты тогда

Любую книжку прочитать

Без всякого труда.

Ученик. Азбука, а почему тебя так назвали?

Азбука. Всё очень просто. Сейчас мы называем буквы а, бэ, вэ, гэ. А раньше

букву А называли аз, Б буки, В веди. Так и получилось моё название от двух первых букв алфавита Аз и Буки Азбука. (Садится.)

1-й ученик.

Ты эти буквы заучи. Их три десятка слишком,

А для тебя они – ключи ко всем хорошим книжкам.

2-й ученик.

В дорогу взять не позабудь ключей волшебных связку,

В любой рассказ найдешь ты путь, войдешь в любую сказку.

3-й ученик.

Прочтешь ты книги о зверях, растеньях и машинах.

Ты побываешь на морях и на седых вершинах.

Тебе чудесные края откроет путь от «А» до «Я».

(Исполняется песня «Азбука».)

1. Если хочешь много знать,

Многого добиться,

Обязательно читать

Должен научиться.

Припев:

Азбука, азбука

Каждому нужна.

Нам поможет книжки

Прочитать она!

2. Надо буквы нам писать

Аккуратно в строчку,

Надо их запоминать

Без ошибок, точно.

Припев.

3. Книжки могут рассказать

Обо всем на свете.

Очень любят их читать

Взрослые и дети.

Припев.

(Раздается стук, входит Нехочуха – переодетый пятиклассник.)

Нехочуха. Ой! Куда это я попал?

Ведущий. Во-первых, здравствуйте, во-вторых, кто вы такой?

Нехочуха. Я – Нехочуха! Знаете такого? Помните такого? А вы что тут делаете?

Ведущий. Мы – ученики I класса. У нас сегодня праздник.

Нехочуха. Я тоже хочу на праздник.

Ведущий. Мы тебя приглашаем. Но ответь нам, пожалуйста, ты в каком классе учишься?

Нехочуха. Я нигде не учусь!

Ведущий. Как, нигде?! Значит, ты и читать и писать не умеешь?!

Нехочуха. А зачем мне это надо? Я – Нехочуха!

Ведущий.  Но ведь ты ничего в жизни не добьешься! Без знаний никуда не сможешь устроиться на работу! Вот попробуй прочитать, что написано на экране.

Нехочуха. Не знаю и знать ничего не хочу!

Ведущий. Стыдно должно быть, Нехочуха! Ребята, а вы что скажете Нехочухе? (Ответы детей.)

Ученик.

Как хорошо уметь читать!

Не надо к маме приставать,

Не надо бабушку трясти:

«Прочти, пожалуйста, прочти!»

Не надо умолять сестрицу:

Ну, прочитай еще страницу!

Не надо звать,

Не надо ждать,

А можно взять и прочитать!

Ведущий. Нехочуха! Не хочешь ли ты поиграть с нами? Сегодня у нас праздник, поиграем в игру «Это я, это я, это – все мои друзья».

Кто ватагою веселой каждый день шагает в школу?

Кто из вас приходит в класс с опозданием на час?

Кто мороза не боится, на коньках летит, как птица?

Кто из вас из малышей ходит грязный до ушей?

Кто домашний свой урок выполняет точно в срок?

Кто из вас не ходит хмурый, любит спорт и физкультуру?

Кто из вас своим трудом украшает класс и дом?

Кто, хочу у вас узнать, любит петь и танцевать?

Ведущий. Нехочуха, тебе понравилось?

Игра «Сколько слогов?»

Ведущий. На столе лежат цифры. Учитель называет слова: бабушка, пол, велосипед, зонтик, баранка, библиотека. Дети подбегают, берут цифру, соответствующую количеству слогов в слове. Если верно – хлопаем в ладоши, если нет – молчим.

Игра «Буква заблудилась»

Ведущий. Послушайте, что здесь написано? (Читает.)

1. Закричал охотник: Ой!

Двери гонятся за мной! (двери – звери)

2. Говорят, один рыбак

В печке выловил башмак.

Но зато ему потом

На крючок попался дом! (дом – сом)

3. Куклу выронив из рук,

Маша мчится к маме.

Там ползёт зелёный лук

С длинными усами. (лук – жук)

4. Тает снег, течёт ручей,

На ветвях, полно врачей. (врачей – грачей)

(Дети сразу исправляют ошибки.)

(Исполняется песня «Чему учат в школе?» (муз. В.Шаинского, сл. М.Пляцковского)

Самат һәм Әминә (Разил Вәлиевнең «Мәсьәлә» шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр).

– Өч кәнфит бирермен сиңа,

Мәсьәләне күчертсәң…

– Үзең эшлә. Чишеп булмый,

Кешедән генә көтсәң.

– Дүрт кәнфит бирермен сиңа,

Күчерт,  булма ла үчле.

– Алай булгач, дүрт кәнфиткә

Өстәрсең тагын өчне.

– Мә, алайса…

– Берәү җитми…

– Бирмәм дә әле көлсәң.

Синнән сорап тормас идем,

Шуларны куша белсәм.

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым! Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине «Әлифба» белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1. Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2. Керпе гөмбәгә барган:

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энесенә,

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

3. 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

Өчәү килде тагын да,

Исәплә син барын да!

4. Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты,

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5. Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, «Математика»!

Ведущий. Молодцы, ребята! И Нехочухе тоже понравилось, как я вижу. Ты по–прежнему будешь говорить: «Не хочу, не буду читать»?

Нехочуха.  Нет! Я понял, что чтение – лучшее учение. Не научившись читать и писать, ничему не научишься! Азбука, можно я с тобой буду дружить? Я хочу научиться читать, как эти первоклассники.

Азбука. Конечно, можно!

Ведущий. Дорогие ребята! В сентябре мы начали путешествие по стране Знаний. И всё это время  мы были окружены заботой и вниманием ваших мам, пап, бабушек и дедушек. Скажем всем хором «Спасибо».

Элиза.

Спасибо, мамочка, тебе

За все заботы обо мне.

За то, что в школу я хожу,

За книгу, что в руках держу.

Я эту книгу полюбил,

Я в ней все буквы изучил.

И как мне радостно сказать:

Хором. Умею я теперь читать!

Айназ (Гөлнара Әюпованың «Үпкәләмә әниеңә» шигырен яттан сөйли).

Үпкәләме әниеңә,

Ул сине ачуланса.

Тыңламаган өчен сине

Почмакларга бастырса.

Ул сине бары тәртипле,

Яхшы бала булсын, ди.

Һәркем теләгән бәхетне

Эзләп таба алсын, ди.

Үпкәләмә әниеңә,

Ул сине ачуланса.

Тыңла, ярат, әниеңне,

Нишләрсең, ул булмаса?

(Кашыкчылар ансамбле «Баламишкин» дигән татар халык җырын башкара.)

Азбука. Спасибо, ребята, за добрые слова в мой адрес! Мне немного грустно расставаться, но сегодняшний праздник показал мне, что вы уже многому научились. Радости и успехов вам на лестнице, ведущей к мудрости! И в этом, ребята, вам поможет новая  книга. Это книга – «Литературное чтение». А я с вами прощаюсь. До свидания! Счастливого пути!

Алып баручы. Укучылар! «Әлифба»ны уку чорында без сыйныфта үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен дә өйрәндек. Әйдәгез, аларны тыңлап китик.

1. Соңга калма беркайчан!

Төгәл үтә өй эшен!

Укуга бирергә тиеш

Мәктәптә син бар көчең.

Дәрестә катнашып утыр

Җавап бир кул күтәреп.

Укытучы әйткәннәрне

Җибәрмә тик үткәреп.

2. Өс киемең чиста булсын,

Таралган булсын чәчең,

Китап-дәфтәр чисталыгы

Ул синең үзең өчен.

3. Сыйныф бүлмәсен чүпләмә,

Җыештыр үз артыңнан.

Тавышланма, иптәшеңә

Искәрт тәртип хакында.

4. Яхшы билгеләргә уку –

Синең иң төп бурычың.

Мәктәп күләмендә бул син

Иң-иң үрнәк укучы! 

5. Бар эшеңдә гел алда бул,

Максатың булсын  хезмәт.

Шулай булса, дусларыңнан

Алырсың бик зур хөрмәт.

(«Мин үсәм» җыры җырлана.)