Халык хәтерендә ул көннәр

№ 139

(Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби кичә-очрашу)

Резидә ШАМСОВА,

Мөслим районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе китапханәче, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби кичәдә укучыларга сугыш чоры балалары белән очраштырып, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

Җиһаз: “Бөек Җиңүгә 75 ел”; 9 май плакатлары; “Алар илгә җиңү алып кайтты”, сугыштан исән-имин кайткан Мөслим районы егет һәм кызлары исемлеге тупланган китап, Казан, 2013; “Хәтер”, Татарстан Республикасы Казан,1996, сугышта үлеп калган егет һәм кызлар исемлеге тупланган китап; “Батырлар китабы”, Татарстан китап нәшрияты, 2000 (Татарстанда Советлар Союзы Герое исеме алган кешеләр исемлеге); “Мәйдан” журналы, №5, 2005 ел (Фатих Салиховка багышланган); “Үлемсез полк”солдатлары фотолары; солдат хатлары;һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә;интерактив такта; проектор; компьютер.

 

Кичә барышы

Акрын гына герман көе уйный. Шул көй астында “Үлемсез полк” акциясендә катнашкан укучылар, укытучылар бабаларының, туганнарының, авылдашларының фотоларын тотып чыгалар, алдан әзерләнгән аскуймага урнаштыралар һәм урыннарына утыралар.

Алып баручы.(талгын музыка астында укыла) Хәтер… Ил хәтере, халык хәтере…Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара.Ул хәтер мәйданнарда Мәңгелек ут булып яна, өчпочмаклы хатлар яисә, кара пичәтле шомлы хәбәр булып, музейларда, сандык төпләрендә саклана.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби кичәгә җыйналдык. Сезне кичәбезнең кунаклары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез. Әтиләре сугышта катнашкан, сугыш чорының бөтен авырлыгын үз иңнәрендә татыган Шәйхәйдәрова Клара апа, әтисе Ленинград блокадасында булган Сафиуллина Флүрә апа, бүгенге көндә Вөек Ватан сугышы ветераны 98 яшьлек кайнанасы Шәйхуллина Мөшәрәфә апаны тәрбияләүче, үзе дә 7 дистәне тутырган Шәйхуллина Роза апалар сезнең каршыда.

Алып баручы. Сугыш…Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә  миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы  ятим иткән, аналарны тол калдырган!

Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән,жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немецлардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңләгән шәһәр һәм поселоклар хәрәбә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татыды. Бик күп кешене Германиягә куалар.

Шушы урында сүзне Шәйхәйдәрова Клара апага бирәсе килә. Клара апаның әниләре авылыбыздан бик еракта яшәгәннәр. Иң беренче сугыш ядрәләре алар яшәгән шәһәр өстенә төшкән. Клара апа сүзне сезгә бирәбез.

Шәйхәйдәрова Клара апа сөйли.

Алып баручы.Сугыш 1418 көнгә сузыла һәм анда 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз. Шушы 4 ел эчендә бик күп бәрелешләр була. Бу – Мәскәү янындагы сугыш, Сталинград өчен, Курск, Днепрны кичү, 900 көнгә сызылган Ленинград блокадасы, Берлин өчен сугыш. Бу бәрелешләрдә безнең ватандашларыбыз да кан коя.Татарстаннан 560 меңнән артык кеше катнашты, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 378 дән күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды.

  Алып баручы. 9 сыйныф укучысы  Шамс Айратка сүз бирелә. Ул безгә Мөслим районы буенча сугышта катнашучылар турында мәгълүматлар бирер.(укучы дүрт якташыбыз: Советлар Союзы Геройлары һәм Дан ордены кавалеры турында сөйли.Гыймазетдин Вәҗетдин улы Вәҗетдинов (1907 -1940). Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. Бу исемне ул акфиннәргә каршы сугышта Татарстан уллары арасыннан беренче булып ала. Днепров Петр Алексей улы (1919 — 1974). Мөслим районы Островка авылында туган. Киев шәһәрендә җирләнгән. Илдар Маннан улы Маннанов (1921 — 2010). Мөслим районы Бүләк авылында туган. Чаллы шәһәрендә яшәп вафат булды. Бәдыйк Мөхәммәтсалих улы Салихов (1910 — 1956).Өч Дан ордены кавалеры. Теләнче(Октябрь) авылында туган, Дусайда яшәгән һәм колхоз рәисе булып эшләгән.

Алып баручы.Безнең Әмәкәй авыл Советы җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 380 баһадирдай ир-егет һәм яшьлекләре ташып торган кызлар алынган. Шуның 230 сугыш кырларында ятып калган һәм хәбәрсез югалган. Бары тик 150 се генә үлем тырнагыннан көч-хәл ычкынып, исән көе әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә шул 150 нең  берсе генә исән.  Ул да булса– хатын-кыз –Шәйхуллина Мөшәрәфә апа. Мөшәрәфә әбигә 98 яшь.

Бөек Җиңүгә 75 ел! Безгә аяз күк йөзе, матур, мул тормыш бүләк иткән ветераннарыбыз көннән-көн сирәгәя. Бүгенге көнгә кадәр исән булганнары да сугыш яраларыннан, җанны тетрәткән рух җәрәхәтләреннән гарипләнгән.

Алып баручы.48 ел кайнана белән яшәгән, аның сугыш чоры хәтирәләрен үз күңеле аша үткәргән Шәйхуллина Роза апага сүз бирик.

Шәйхуллина Роза апага сүз бирелә.

Шәйхуллина Мөшәрәфә әби белән булган очрашудан 2015 елгы видеоязма  күрсәтелә.

Алып баручы. Минем кайнанам – Шамсова Силүзә Әбелфатыйх кызы.Аның әтисе Миргалимов Әбелфатих Миргалим улы 1940 елда фин сугышына китә. Һәм хәбәрсез югала.

“Әти” сүзен әйтеп үсмәдек без,

Белмим аннан авыр ни барын?!

Боекканда җыелып укый идек

Әткәбездән килгән хатларны,

дигәншигырь юлларын зур тетрәнү белән укый ул. Ә бит укучылар сугыш чоры ятимнәре хисапсыз күп булган. Һәм алар гомер буе ятимлектә, хөкүмәттән дә бер ярдәм дә тоймыйча яшәгәннәр. Хәзер аларның да күбесенә 75- 80 яшь, үзләре авыру, күбесе күптән вафат.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

Җыр. 8-9 сыйныф егетләре. Озатып вокзаллар каршында.

Алып баручы.

Бәхетлеләр күреп күзебез янса-

Әни безгә андый чакларын

Укый иде йөзләр яктырганчы

Әткәбездән килгән хатларны.

Әйе, сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белгәннәр. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде халкыбыз. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерде.

“Туган як” музее җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәриповнага сүз бирелә. Аның кулында бабасы Мирзаянов Шакирҗан хатлары.

Алып баручы. Сугыш чоры хатларын укып өйрәнеп, 9 сыйныф укучысы Әхмәтгалиев Р. фәнни-гамәли эш эшләгән иде. Аның кулында Маннапов Баязит хатлары. Сүзне аңа бирик.

Алып баручы.

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

Минем кайнатамның әтисе, Шамсларның ерак бабасы, Сафиуллина Флүрә апаның әтисе булган Шамс Закирҗан Мөхәммәтович та “Алар илгә җиңү алып кайтты” дигән китапка кертелгән. Укучылар анда сезнең барыгызның да туганнары, бабалары, абыйлары кертелгән. Авыл уртасындагы обелискка кертелгән исемнәр бу китапта да акка кара белән язылган. (китапны тәкъдим итү). Ленинград блокадасында сукыраеп кайткан әтисе турында Флүрә апаның сөйләвен тыңлап китик.

9 сыйныф укучысы Шамс Айрат. М.Җәлилнең “Вәхшәт» шигырен сөйли.

Алып баручы. Бөек Ватанны саклау- һәркемнең изге бурычы. Синең сәламәтлегеңә дә, һөнәреңә, гаилә хәлеңә дә карап тормый сугыш – өстәмә көчләр сорап кына тора. Фронтовик укытучылар турында без нинди әсәрләр укыганыбыз бар әле? (М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”) авылыбызның фронтовик –укытучылары турында беләсегез киләме? Әлбәттә.

Сүзне тарих укытучысы Әхмәтов Рамил абыйга бирик.

Алып баручы. Ул – Җир кешесе, Республикада иң озак – 43 ел колхоз председателе булып эшләп лаеклы ялга чыккан,  Бөек Ватан сугышы инвалиды Фатих Салих улы Салихов турында турында бу очрашуда сөйләп китмәсәк, аңы рухы безгә рәңҗеп ятар. )“Мәйдан” журналының 2005 елның май ае санында кызы Дания Заһидуллина  тарафыннан “Ветеран язмышы”дип аталган мәкалә басылган. Моннан 15 ел элек басылса да, ул шәхес  турындагы фикерләр мәңгелек.

9 сыйныф укучысы Шакирянов Рүзәл сезгә аның турында сөйләп таныштырыр.

5-6 сыйныф укучылары башкаруында җыр. Булмасын сугыш.

Алып баручы.

Хәтердә уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Кѳрәштә кабынган язмышлар.

 Йомгаклау.

Очрашуга килгән кунакларга истәлек бүләкләре тапшыру, рәхмәт белдерү.