3 нче сыйныфта татар теленнән тест

Ләйсән ЗАКИРОВА,

Кукмара районы Нырья урта мәктәбенең Каенсар авылы филиалы I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

1.Исем нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) эшне;

в) билгене;

т) хәрәкәтне.

 

2.Исемнәр генә булган сүзләр рәтен табыгыз:

а) уй, уйлый;

б) моң, моңсыз;

в) гармун, гармунчы;

г) сер, серле.

 

3.Күплек санда гына булган сүзләр рәтен билгелә:

а) кошлар, болын;

б) тегүчеләр, аккошлар;

в) болын,кыңгырау;

г) карлыгач, сандугачлар.

 

4.Татар телендә ничә килеш бар?

а) дүрт;

б) бер;

в) ике;

г) алты.

 

5. Кайсы килештә, -ка -кә,-га -гә кушымчалары ялгана?

а) юнәлеш килеше;

б) баш килеш;

в) иялек килеше;

г) урын –вакыт килеше.

 

6. Кайчан ? соравы нәрсәне белдергән исемнәргә куела?

а) урынны;

б) вакытны;

в) эшне;

г) предметны.

 

7.Чыгыш килеше кушымчасы ялганга сүзләр рәтен билгелә:

а) болынны,әнине;

б) болынга,әнигә;

в) болында, әнидә;

г) болыннан, әнидән.

 

8. Иялек килеше булган сүзләр рәтен билгелә:

а) сыйныфта,өйдә;

б) сыйныфның ,өйнең;

в) сыйныфны, өйне;

г) сыйныфка,өйгә.

 

9.Кайсы килешнең кушымчасы юк?

а) урын –вакыт килеше;

б) иялек килеше;

в) баш килеш;

г) төшем килеше.

 

10. Төшем килеше кушымчасы ялганган сүзләр рәтен билгелә:

а) бүлмә,авыл;

б) бүлмәгә, авылга;

в) бүлмәдә, авылда;

г)бүлмәне, авылны.

 

 

1.Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) предметның санын;

в) эш- хәрәкәтне һәм хәлне;

г) предметның билгесен.

 

2.Фигыльләрдә барлык төрен ясый торган кушымчаларны билгелә:

а) -ма/мә,-мый/-ми;

б) -а/ә,-ый/и;

в) -ар/әр;

г) -ды/-де.

 

 

3.Юклыкта , 3 зат күплек санда килгән фигыльне билгелә:

а) йөзмибез;

б) йөзми;

в) йөзәләр;

г) йөзәбез.

 

4.Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а) 4;

б) 3;

в) 1;

г) 2.

 

5. Сузык авазларга беткән фигыльләргә хәзерге заманда нинди кушымчалар ялгана?

а) -ды/-де;

б) -ачак/-әчәк;

в) -а/-ә;

г) -ый/-и.

 

6.Кой, куй, җый, тый , сөй фигыльләренә хәзерге заманда нинди кушымчалар ялгана?

а) -а/-ә;

б) -ый/-и;

в) -а/-ый;

г) -ә,/-и.

 

7.Үткән заман хикәя фигыльнең икенче төре булган сүзләр рәтен билгелә:

а) ачар,сөйләр;

б) ачты, сөйләде;

в) ачкан,сөйләгән;

г) ачаячак, сөйләячәк.

 

8.Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре булган сүзләр рәтен билгелә:

а) кушкан,чишкән;

б) кушачак, чишәчәк;

в) кушты,чиште;

г) кушар,чишәр.

 

9.Дөрес язылган сүзләр рәтен билгелә:

а) сыячак,төячәк;

б) сыйачак,төйәчәк;

в) сыйячак,төйячәк;

г) сыйаячак,төйәячак.

 

10.Фигыльләрнең антонимнары күрсәтелгән рәтне билгелә:

а) кара,кара;

б) килә,китә;

в) йөзә,чума;

г) сулкылдый,сызлый.

 

11. Фигыльләрнең синонимнары күрсәтелгән рәтне билгелә:

а) күз сала,су сала;

б) менә,төшә;

в) килә,китә;

г) борчыла,кайгыра.

 

 

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) предметның санын;

в) эш- хәрәкәтне һәм хәлне;

г) предметның билгесен.

 

2. Сыйфат сораулары:

а) нишләгән?

б) нинди?кайсы?

в) нишли?

г) нишләр?

 

3.Табигать күренешләрен белдерә торган сүзләр рәтен билгелә:

а) җилле,яңгырлы;

б) яшел,зәңгәр;

в) татлы,тәмле;

г) акыллы, шаян.

 

4.Предметның формасын белдерә торган сүзләр рәтен билгелә:

а) тозсыз, тәмле;

б) озын, түгәрәк;

в) буранлы, кояшлы;

г) усал, кыю.

 

5.Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

а) 2;

б) 1;

в) 3;

г) 4.

 

6.Антоним сыйфатлар рәтен билгелә:

а) тапкыр,җитез;

б) кызыл,кызылрак;

в) биек,тәбәнәк;

г) көчле,көчсез.

 

7.Синоним сыйфатлар рәтен билгелә:

а) биек,тәбәнәк;

б) матур,чибәр;

в) якты,караңгы;

г) ак,аграк.

 

8.Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?

а) Күл зәңгәр.

б) Алсуның зәңгәр күлмәге бар.

в) Кар ява.

г) Зәңгәр күлдә үрдәкләр йөзә.

9.Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган рәтне билгелә.

а) зәп –зәңгәр, ап –ак;

б)сары,ал;

в)яшелрәк, карарак;

г)аксыл,кызгылт.