2 нче сыйныф укучыларының аңлап уку күнекмәләрен бәяләү

№ 207

Раилә ДЕВЯТАЕВА,

Питрәч районы Көек авылындагы “Алгоритм”технологик лицееның югары квалификацияле категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тәмле сүз

Әбиемнең һаман әйтә торган сүзе бар.

– Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булмасагыз, үзегезне беркем дә яратмас,– ди.

Нинди була икән ул тәмле сүз? Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый ич. Мин үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм: «Әти, әни, күмәч, ипи, бир, кил, кит, матур, кечкенә, зур, акыллы, ал, кызыл, зәңгәр, ат, сыер, кәҗә…» Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен, сүзләрне дә күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?

Менә беркөнне безгә кунак апа килде. Ул миңа бик матур курчак алып килгән. Мин курчакны алгач: «Рәхмәт, апа»,– дидем. Ул миңа: «Дәү үс, акыллым»,– диде. Шул арада минем янга иптәш кызым Рәисә килеп керде. Минем кулымдагы курчакның матурлыгын күреп. Рәисәнең исе китте. Чыннан да. курчагым бик матур. Күзләре зәп-зәңгәр, үзләре миңа карап торган шикелле! Чәчләрен укучы кызлар кебек артка бәйләп куйган. Зәңгәр ефәк күлмәк кигән!

– Гөлкәй, курчагың бигрәк матур икән, – диде мина Рәисә.

– Матур шул, кунак апа китерде, әйдә, бергә уйныйбыз, – дидем. Без икәүләп курчак уйный башладык.

Рәисә курчагымны уенчык диванга утырткан иде, ул авып китте. Минем ачуым килде.

– Кит әле, шулай утырталармыни аны, юләр. Бир үзем утыртам, – дип, мин курчакны тартып алдым. Кунак апа да, әни дә ялт итеп безгә карадылар.

– Абау, шулай сөйләшәләрмени! – дип шелтәләде мине кунак апа. – Бик начар гадәт бит бу. Курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине бик тәмле телле дип уйлаган идем. Син шундый тәмсез телле дә буласың икән.

Әнием дә минем өчен оялды, бите кып-кызыл булды. Ул тиз генә минем ике кулымнан тотып алды да:

– Хәзер үк дустыңнан гафу үтен, – диде.

– Гафу ит, Рәисә! – дидем мин, аска карап.

Рәисә сөенеп китте. Көлеп җибәрде. Без тагын рәхәтләнеп уйный башладык. Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм. Моннан соң беркем белән дә тупас сөйләшмәм.

Әминә Бикчәнтәева.

Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

  1. Укыганнарга туры килә торган очракны табыгыз.

Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз.

а) Мин Рәисәдән гафу үтенмәдем.

ә) Кунак апа зур курчак буләк итте.

б) Курчакның күзләре кап-кара.

  1. Текстта укыган тәртип буенча план төзегез.

а) Менә беркөнне безгә кунак апа килде.

ә) Моннан соң беркем белән дә болай тупас сөйләшмәм.

б) Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?

в) Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм.

Таблицага тиешле тәртиптә хәрефләрне куегыз.

 

1 2 3 4
       

 

  1. Җөмләнең дәвамын табыгыз.

Ә син миңа курчак өчен рәхмәт әйткәч, …

а) мин нинди тәртипле бала дип уйладым, әнием бик шатланды.

ә) мин бүлмәдән чыгып киттем.

б) “Мин сине тәмле телле дип уйлаган идем”, – ди кунак апа.

  1. Түбәндәге мәкальләрнең кайсысы укылган әсәргә туры килә?

а) Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

ә) Китап – белем чишмәсе.

б) Эш эшкә өйрәтә.

в) Туган илем –туган өем.

  1. Әсәрнең жанрын билгеләгез.

а) әкият;

ә) риваять;

б) хикәя.

  1. Биредә кайсы җөмлә текстның төп фикерен ачып бирә?

а) Яман сүзләр кешенең күңелендә авыр тойгы калдыра.

ә) Тәмле сүз ишетү һәр кешегә дә рәхәт.

б) Яман сүзләр әйтүдән тыелырга кирәк.

в) Моннан соң беркем беләм дә тупас сөйләшмәм.

  1. Сез нинди тәмле сүзләр беләсез?

Тестны бәяләү нормалары

 

1 2 балл
2 2 балл
3 2 балл
4 3 балл
5 2 балл
6 3 балл
7 5 балл

 

Барлыгы: 19 балл.

“5” – 19 – 18 (100 – 95%)

“4” – 17 – 14 (90 – 75%)

“3” – 13 – 10 (70 – 50%)

“2” – 10 баллдан кимрәк (50% кимрәк)

Сөйләм күнекмәсен бәяләү

 

«5»ле Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән текст буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи алса, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора белсә
«4»ле Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән текст буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен
«3»ле Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән текст буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белми, эчтәлекне ачып бетерә алмый, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнаша.
«2»ле. Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән текстка монолог та, диалог та төзи алмый, сорауларга җавап бирә белми.

 

Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрне бәяләү

 

«5»ле Әсәрне анализлау барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланса, анализ – нигезле, җавап теоретик яктан югары булса.
«4»ле Әсәрне анализлаганда, әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап кулланып та, аерым төгәлсезлекләр җибәрсә, анализ эчтәлек сөйләүгә генә кайтып калса.
«3»ле Әсәрне анализлау барышында, әдәби-теоретик төшенчәләр кулланылса, әмма алар күренешкә туры килмәсә, хаталар ясалса, анализ әсәр эчтәлеген сөйләүдән генә гыйбарәт булса
«2»ле. Әсәрне анализлау барышында, әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булса, алар җавап биргәндә кулланылмаса, анализ бөтенләй булмаса

 

Сорауларга җаваплар язуны бәяләү

 

«5»ле Барлык сорауга дөрес җавап бирсә, 1 сөйләм хатасы, яки 1 пункт. хатасы булырга мөмкин.
«4»ле Сорауларга дөрес җавап бирсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик , 2 пункт. хата булса яки, сорауга җавап язганда, 2 төгәлсезлек җибәрелсә.
«3»ле Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелсә, ләкин 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пункт. хата булса
«2»ле. Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пункт.  хата булса.