Якташыбыз Һади Атласи – татарның азатлык көрәшчесе   

   

    (10 –11 нче сыйныф укучылары катнашында түгәрәк өстәл)

 

Сиринә ХӘЛИЛОВА,

Чүпрәле  районы

Матак  урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                             

  Максат: укучыларны татар халкының бөек мәгърифәтчесе Һади Атласиның татар дөньясында тоткан урыны белән таныштыру; күренекле милләттәшләребез турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам итү.

Сәхнә артына шагыйрь портреты эленә. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда Һ. Атласига багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә. Залда аның китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала.

 

Укытучы сүзе.

Һади Атласи үз чоры өчен, бигрәк тә егерменче йөзнең башларында олуг фикер иясе, зур тарихчы, үткен публицист булып саналган, хәзер дә аның күп кенә хезмәтләре тарихчылар һәм милли зыялылар өчен үрнәк булып тора.

Аны узган гасыр башында милләтне уятучыларның берсе, дип әйтергә була, чөнки милли тарих, ялкынлы публицистика, алдынгы мәгърифәтнең башында ул тора, бу хакта Һади Атласиның гамәлләре һәм язмалары сөйли.

Гомерен әле патша заманында ук гап-гади татар авылында – Чүпрәле төбәгендә башлаган, Буа, Ырынбурда дини гыйлем алган, Әлмәт, Бөгелмә, Казан калаларында мәчет-мәктәпләрдә эшләгән, милләт өчен дүрт тапкыр төрмәдә утырган һәм 1938 елның 15 февралендә «халык дошманы» дип атып үтерелгән бөек шәхес, милли каһарман, изге җан ул – Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи!
Әйе, аларны, тугыз татарны, «бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгәннәр» дип, Казан шәһәрендә атып үтерәләр. Ягъни алар, имеш, СССРны юкка чыгарып, шуның нигезендә буржуаз-демократик төрки-татар дәүләте төзергә уйлаганнар, моның өчен «контрреволюцион милли шпионлык оешмасы төзегәннәр һәм совет властена каршы баш күтәрергә җыенганнар», дип гаепләнгәннәр һәм хөкем ителгәннәр.

 

Укучылар чыгышы.

 

Ризилә.

Һ.Атласи авыл мәдрәсәләрендә белем алган, чит илләрдә уку һәм эшләү аңа эләкмәгән. Әмма, шуңа карамастан, динне дә, фәнне дә бик яхшы белгән һәм тормышында кулланган, татар, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белгән, соңрак немец, француз, инглиз телләрен дә өйрәнгән. Һади Атласи – егерменче йөз башларында милләтнең мәңгелек рухи төпкелләреннән күтәрелеп чыккан акыл иясе, тере күзәнәге, язмышына үз халкы өчен корбан булу язылган бөек һәм фаҗигале шәхес… Ул гомер буе үз өстендә эшләгән, кая барса да, гыйлем һәм гыйбрәт алган, эзләнгән, милләтнең асыл тамырларын барлаган, белгәнен һәм мөгаллим, һәм язучы, һәм тарихчы буларак башкалар белән дә уртаклашкан татар зыялысы… Без дә аның тормышы, иҗаты һәм гомер юлы турында укучыларыбызга бераз мәгълүмат биреп үтик.

Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы 1876 елның 29 августында Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә туа, хәзер ул төбәк Татарстанның Чүпрәле районына керә. Башлангыч белемне Буа мәдрәсәсендә ала, аннан соң Оренбург төбәгендәге Татар Каргалысы авылында татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен өч еллык укытучылар курсын тәмамлый (1899–1902). Мәгърифәтле Оренбург Һади Атласига шәхес буларак формалашуга нык тәэсир итә. Биредә ул алдынгы карашлы татар зыялылары, шул исәптән Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими белән таныша, шәрык телләрен өйрәнә. Туган төбәге Буа мәдрәсәсенә кайтып бераз укыткач, 1902–1903 елдан Һади Атласины Әлмәт авылы мәчетенә имам итеп билгелиләр, ул биредә укыту эшләрен дә башлап җибәрә. Биредә ул үзенең гаилә бәхетен таба – Түбән Чыршылы авылы мулласы Габделфәттах хәзрәтнең кызы Хөсникамалга өйләнә, алар бергәләп авыл балаларын укыта башлыйлар.

Мәдинә.

Әлмәт чоры – Һади Атласи тормышында иң бәхетле, иң нәтиҗәле, иң мәртәбәле вакытлар, дип әйтер идем. Бу чор 1902 елдан 1917гә кадәр, ягъни Атласилар гаиләсе янәшәдәге Бөгелмә шәһәренә күчкәнче дәвам итә. Дөрес, бу вакытка Һади Атласиның, Дәүләт Думасына депутат итеп сайланып, 1907 елда өч ай ярым Петербургта яшәгән көннәре дә керә, шулай ук 1909 елда, язганнары өчен хөкем ителеп, өч ай төрмәдә утыруы да шушы чорга туры килә. Һәм, әлбәттә, даими рәвештә Казанга, Уфага, Оренбургка, Петербургка, Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Себер-Уралга барып торулар, анда архив-китапханәләрдә эшләүләр, төрки-татарлар, рус галимнәре белән очрашулар… 1906 елда Атласиның Петербургта үткән «Иттифакъ әл-мөслимин» фиркасе съездларында актив катнашуын, хәтта бу партиянең Үзәк комитетына сайлануын да әйтеп үтәргә кирәк. Шушы чорда ул танылган дин әһеле, галим, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов белән якыннан таныша, Петербургта яшәгәндә, аларда еш була. Думадагы мөселман депутатларының җыелышлары да еш кына Габдрәшит Ибраһимов квартирасында үтә, анда Атласи да катнаша.

«Члены фракции наметили время заседаний на каждую пятницу и сняли квартиру, – дип яза бу хакта тарихчылар. – …Заседания фракции нередко проходили и на квартире Габдрашида Ибрагимова». (Диляра Усманова. Хади Атласи в Государственной Думе // Һади Атласи. – Казан, 2007, стр.285.)

1907 елның июнь башында Дума куып таратылгач та, мөселман депутатлары, шул исәптән Һади Атласи да, тагы Габдрәшит Ибраһимов квартирасына җыелалар, әмма аларның эзләренә бастырып полиция килеп җитә һәм моннан да куып тарата. Һади Атласиның Рәсәй җәза органнары белән беренче бәрелеше шушыннан башлана һәм ул гомер буе дәвам итә.

«Роспуск второй Думы не стал для мусульманских депутатов неожиданностью, но произвёл на всех крайне удручающее впечатление, – дип яза тарихчылар. – Поздно вечером 3 июня около двадцати членов мусульманской фракции собрались в квартире Рашида Ибрагимова, чтобы обсудить преждевременный роспуск Думы и последствия для мусульман нового избирательного закона. Приблизительно через час в квартиру Ибрагимова прибыли полицейский пристав с городовыми и дворниками. На вопрос о причинах собрания бывшие депутаты заявили, что пришли побеседовать друг с другом и попрощаться с хозяином квартиры перед отъездом из столицы. Тем не менее, пристав велел всем собравшимся немедленно разойтись, что и было осуществлено бывшими депутатами. Уходя, пристав заявил хозяину квартиры, что он доложит градоначальнику об устройстве им в квартире незаконного собрания. 9 июня вышел последний, 85-й номер газеты «Ульфят», издаваемой Р.Ибрагимовым, а сам издатель вскоре был выслан из столицы». (Диләрә Усманова, күрсәтелгән хезмәт, 299 бит.) (По словам столичных надзирающих органов, Г.-Р.Ибрагимов «в день роспуска Думы 2-го созыва учредил у себя собрание членов Государственной Думы, за что и был выслан из Петербурга». Цит.по: РГИА. Ф. 821. Оп. 133. Д. 449. Л. 161 об.)

Илмир.

Шулай итеп, Петербургта «сәяси чирканыч» алганнан соң, Атласи тагы Әлмәткә кайта, өендә аны гаиләсе, берәм-берәм туган нәни сабыйлары көтеп тора… Әлмәттә Һади Атласи үзенең иң көчле әсәрләрен, тарихи хезмәтләрен яза, аларны Казан, Оренбург матбагаларында бастырып чыгара. Шушы чорда Атласи тарафыннан язылган һәм милләтнең алтын мирасы булып саналган хезмәтләр – «Себер тарихы» (Казан, 1911), «Казан ханлыгы» (Казан, 1914) һәм «Сөенбикә» (Казан, 1914) китаплары. Без әле алдагы бүлекләрдә бу хезмәтләргә аерым тукталырбыз. Хәзер Һади Атласины төрмәгә яптырган хезмәте – 1906 елда Оренбургта басылып чыккан кечкенә генә китапчык-брошюра турында мәгълүмат бирербез.

«Яңа низам вә голямаларыбыз» дип аталган бу китапчык нибары 14 биттән тора,  ул тудырган шау-шу берничә елга бара, авторын төрмәгә утырта һәм эшсез калдыра. Һади Атласиның моңа кадәр дә матбугатта хезмәтләре басыла башлаган була. 1902 елда ук аның Казанда «Гыйльме һәйәт» («Астрономия фәне»), «Тарихе табигый» (Табигать гыйлеме тарихы») китаплары дөнья күрә. Әйткәнебезчә, Атласи яшьлегендә дарвинизм өйрәтүләре белән мавыгып ала, әмма, дин әһеле буларак, «кеше маймылдан килеп чыккан» дигән түбәнлеккә төшми, дөньяның эволюция юлы белән үзгәрә баруын өйрәнә, «яшәү өчен көрәш» теориясенә килеп чыга. Ул Чарльз Дарвинның бу тәгълиматын милләтләр һәм кавемнәр тарихына күчереп чагыштыра, «башка милләт кул астында булган һәм үз хокуклары өчен көрәшмәгән милләт юкка чыга», дигән фикерне алга  сөрә. Соңгы судта  да Атласи шушы фикеренә тугры булып кала:

«Минем максат бердәм төрки-татар бәйсез дәүләтен төзү иде. Ләкин моңа мин бары тик эволюция юлы белән генә барырга теләдем, – ди ул. – Ни өчен мин бәйсез төрки-татар дәүләте төзү тарафдары булдым? Мин – тарихчы, мин төрки халыкларның тормыш-халәтен, тарихын, руслар тарафыннан изелү аша таркалып бетүен һәм үлә баруын өйрәндем». (Атласиларның шәхси архивыннан.)

Әминә.

Һади Атласиның беренче суды һәм төрмәсе дә милләт өчен була, ул нәкъ йөз ун ел элек мәктәп-мәдрәсәләрне урыслаштыруга каршы күкрәге белән каплана. Бу урында укучыларыбызга ул чордагы вазгыять турында бераз мәгълүмат биреп үтик. Билгеле булганча, узган гасырларда татарларның күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләре империя кануннарыннан бераз читтә, чагыштырмача мөстәкыйль эш алып бара. Россия империясенең карагруһ шовинистик көчләре, бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләре, татарларның мәктәп-мәдрәсәләрен үз кулларына алырга, үз тәртипләрен кертергә берничә тапкыр омтылып карыйлар. Бу хакта татар тарихчылары менә ничек яза:

«1905 елның маенда Русиянең көнчыгышында «урыс булмаган» халыкларны уку-укыту мәсьәләләре буенча хөкүмәт махсус киңәшмә үткәрә. Анда империя тарафыннан изелгән халыкларның милли аңы үсешенә киртә кую максаты белән татар әлифбасын урыс хәрефләренә күчерү (димәк, бу Сталин һәм партия башлангычы гына түгел), аларның мәктәпләрендә урыс теле укытуны мәҗбүри итеп кую, урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Киңәшмәнең карарлары 1906 елның мартында мәгариф министры тарафыннан кагыйдәләр җыелмасы рәвешендә расланып, бастырып чыгарыла. Карагруһчыларның шовинистик планнарына кискен протест белдереп, Һади Атласи 1906 елда искә алынган мәкаләсен яза. Бу публицистик әсәрендә ул хөкүмәтне изелгән милләт ихтыяҗларын исәпкә алмавы, бары тик урыс халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуы өчен каты тәнкыйть итә». Күрәсез, империячел көчләр, козгын кебек, һәрвакыт татарның мәктәпләренә тырнакларын батырган, милләтнең Атласи кебек уллары, бөркет булып, бу үләксә козгыннарына каршы ташланган. Хәер, «Яңа низам вә голямаларыбыз» дигән ялкынлы язмасында Һади Атласи үзен «ут эчендә калган күгәрчен» белән чагыштыра. «Бу тарихтан өч-дүрт ел элек мин үзем бюрократиянең безне бетерәчәген, динебезне вә милләтебезне корытачагын бик ачык белмәктә, «бетәбез, юк булабыз!» җөмләләрен җан ачысы белән кычкырмакта, ни кылырга белмәенчә, ут эчендә калган күгәрчен кебек ахылдап, төрле тарафка чапмакта идем…» – дип яза. (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. – Казан, 2010, 17-18 битләр.) Чыннан да, Атласиның бу язмасыннан ялкын бәреп тора, аның җан авазы ишетелә, милли мәктәп бетсә, милләт үзе дә бетәсен ул гасырлар аша безгә ачыргаланып кычкыра, кисәтә, ашыгыч чаралар күрергә чакыра…

«Бу хәреф үзгәртү мәсьәләсе – тышкы яктан бик кечкенә генә вә бик тә әһәмиятсез генә күренсә дә, ләкин эчке катта гаять зур вә соңгы олуг нәтиҗәле бер мәсьәләдер, – дип яза ул. – …Белгәне вә яратканы каһәр вә золым булган бу хөкүмәтнең безне бетермәк вә җир йөзеннән корытмак фикере – бик иске вә бик тә борынгы һәм дә үзенчә беренче дәрәҗәдә кирәкле фикердер. Ничә йөз меңнәрдән гыйбарәт булган мәкруһларны рәсми сурәттә христиан итүе, ислам дине тотдыклары хәлдә араларына миссионерларны күндерүе, поплар җибәреп, аларга ирексезләп христианлык иңдерүе, башын бөкмәгәннәрне Сибирия сахраларына сөрүе – барчасы да күз алдыбызда ап-ачык вә кояш кебек яп яктыдыр. Тугрысы, кыскача әйткәндә, бюрократиянең беренче максаты – безнең динебезне вә милләтебезне юк итмәк, җир йөзеннән корытмактыр». (Күрсәтелгән хезмәт.)

Һади Атласи бу язмасында Россияне «дөньяның иң артта калган, надан, караңгы мәмләкәте», дип атый, анда «гыйлем урынына – наданлык, хөррият урынына – пулемёт, мәктәп урынына төрмәләр» хөкем сөрүен яза. Әмма Атласины иң ачындырганы – бу илнең, бу хөкүмәтнең үз халкына, беренче чиратта, мөселманнарга, татарларга карата кылган золым-җәберләре, аларны руслаштырырга һәм христианлаштырырга омтылулары. Ул Россиядә инде йөз меңләгән карендәш халыкларның көчләп чукындыруларын, әгәр уянмасак, инде безне дә шул көн көткәнен кире каккысыз дәлилләр белән исбат итә.

Илназ.

Һади Атласи бик дөрес тотып алган – урыс хөкүмәте соңгы татарларны гаскәр һәм сугыш белән түгел, әкрен-әкрен мәктәпләр аша, миссионерлар һәм түрә-чиновниклар ярдәмендә, барыбер чукындырып бетерәчәгенә ышанган һәм эшчәнлеген шул юнәлештә дәвам иткән. Һади Атласи ул елларда ук милләт өчен хәреф алмаштыруның – тел һәм динне алыштыру белән тәмамланачагын бик яхшы аңлаган һәм безне алда көткән инкыйраз фаҗигасе турында йөз ел элек кисәтеп чаң каккан!

Һади Атласи, сизгер сәясәтче буларак, патша хакимиятенә бу мәкерле эшләрен башкарып чыгарга илдә барган хәлләрнең комачау итеп торуын аңлата, ягъни 1905 елгы демократик күтәрелешләр, Россиянең шул елларда японнардан хурлыклы җиңелүе татар мәсьәләсен бераз оныттырып тора. Әмма кара реакция елларында барысы да яңадан үз урынына кайта – тышкы сәясәттә җиңелү хурлыгын каплау өчен, илдә эчке дошман кирәк була, һәм бу урынга тагы мөселманнарны-татарларны «билгелиләр».

Йә, милли вә дини хәлебезне моннан да ачык, моннан да ачы, моннан да үзәк өзгеч итеп кем аңлата ала? Һәм шушы йөз ел эчендә нәрсә үзгәрде? Әйе, ул вакытта милләтнең Атласи кебек асыл уллары, илаһи хәрефләребезне, динебезне, милли хокукларыбызны бирмәс өчен утка ташландылар, төрмәләрдә утырдылар, гомерләрен бирделәр. Әмма ул көн килде – мең ел буе милләтебезгә хезмәт иткән гарәп хәрефләрен башта – латинга, аннан кирилл әлифбасына алыштырдылар. Атласи латинга да каршы була, 1929 елда кабат төрмәгә утыртылуына ул да сәбәпче булгандыр, инде латинны да урыс хәрефләренә алыштырыр алдыннан, 1938 елда Һади Атласины инде милләтче буларак атып үтерәләр.

Рамазан.

Атласилар язмышын килер буыннар өчен дә язып калдырырга тиешбез! Чөнки тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Һади Атласи – кызыклы, бай һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган шәхес.

Кызыклы фактларга тукталып үтик!

  1. Милләтне уятучы  XX гасыр башында иң күренекле мөселман зыялыларының берсе буларак, татарларның сәяси үсешенә зур өлеш керткән һәм халык абруен казанган. Милли тарих, ялкынлы публицистика, алдынгы мәгърифәтнең башында нәкъ менә Һади Атласи тора. Узган гасыр башында милләтне уятучы буларак тарихта теркәлеп кала.
  2. Педагог  атаклы Буа мәдрәсәсендә укый. Аннары Оренбургның Каргалы бистәсендәге укытучылар әзерләүче семинариядә белем туплый. Остазлык эшчәнлеген Буа мәдрәсәсендә үк башлап җибәрә. Мәдрәсә белеме алган дин әһеле булуына карамастан, яңача фәнни мәктәпләр ачкан мөгаллим. 1921 еллардагы ачлык вакытында Һади Атласи Бөгелмәдә балалар йорты оештыруга булыша, өяз советында мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу чорда ул илнең төрле югары уку йортларында белем алучы студентларга матди булышлык күрсәткән Ярдәм комитетын җитәкли. Егерменче елларда Урта Азия шәһәрләре буйлап күп йөри, Россиядән китеп белем алуларын дәвам итсеннәр өчен, балаларны чит илләргә җибәрү белән дә шөгыльләнә. «Гыйльме һәйәт» («Астрономия»), «Тарихе табигый» («Табигать гыйльме тарихы») һ.б. дәреслекләр язган.
  3. Тарихчы Атласиның тарих темасына мәкаләләр язуы зур тарихи әсәрләр тудырган чорга туры килә, алар бергә иҗат ителә. «Бер милләтнең яшьләренә бабаларының борынгы хәлләре, аларның кылган эшләре белән сөйләгән сүзләре билгеле булса, ул милләт шиксез бар булып килә вә киләчәктә дә бар булачак!» – дип яза ул «Борынгы эш вә борынгы сүзләр» мәкаләсендә.
  4. Берничә тел белгән. Туган теленнән тыш, рус, гарәп, фарсы, төрек һәм алман телләрен яхшы белгән. Күбесен мәдрәсәдән үк үзләштереп чыга. Үзе дини белем алган булса да, дөньяви фәннәр укытыла торган мәктәпләр ачкан. Бөгелмәдә кызлар мәктәбенә нигез салган.
  5. Үткен телле журналист Һади Атласиның барлык мәкаләләрендә дә диярлек дин һәм төркилек мәсьәләләре алгы урынга чыга.ю Ул аларны милләтнең рухи нигезе дип саный. Әлмәттә яшәсә дә, Атласи үзенең үткен һәм төпле язмалары белән бөтен татар дөньясын «дер» селкетеп тота. Аның мәкаләләре «Йолдыз» (Казан), «Вакыт» (Оренбург) газеталарында, «Аң» (Казан), «Шура» (Оренбург), «Мәктәп» (Казан) журналларында һәм башка басмаларда дөнья күрә. Татар язуын латин графикасы (Яңалифкә) һәм кириллицага күчерүгә каршы чыккан.
  6. Сәясәтче Дәүләт Думасы депутаты, беренче татар парламентына нигез салучы һәм мөстәкыйль фикерле диссидент. Үз карашларына нык инанган фикер иясе. Эсерлар фракциясендә торган. Соңрак Галимҗан Ибраһимовны да шул юнәлештәге карашлары өчен кысканнар.
  7. Сталинга хат язган Һади Атласовның 1935 елны язган хатыннан: «Мин, төрки-татар дөньясының карт җәмәгать һәм фән эшлеклесе, революционер, шушы өлкәдә узган гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим. …Мин – беренчеләрдән булып урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханиларына каршы сугыш ачканнарның, беренче булып татар мәктәпләрендә география, табигать белеме, физика һәм астрономия кебек фәннәрне укыта башлаучыларның, азсанлы татар революционерларының берсе. Җәмәгать эшләрендә шактый дәрәҗәле урыннар биләдем. II Дәүләт Думасы әгъзасы булдым һәм анда эсерлар фракциясендә тордым. Бу партиядә 1905 елдан 1918 елга кадәр әгъза булдым. Алардан китүемнең сәбәпләре – Брест килешүе һәм сугыш мәсьәләләре буенча социаль-революционерлар белән карашларыбызның туры килмәве…» Сталинга язган хатында үзен гаиләсе белән Төркиягә җибәрергә рөхсәт сорый. Әмма максат-хыяллары чынга ашмый кала…
  8. Гаиләсе. Хатыны Хөсникамал белән ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр: кызлары Сәлмә белән Сылу, уллары Габделбәр һәм Угыз Атласовлар. Бүгенге көндә дәвамчылары Казан каласында яши. Угыз әфәнде әтисенең якты истәлеген кабаттан халыкка кайтаруда зур гамәлләр башкарган. Һәр ел саен Һади Атласины хөрмәт белән искә алалар.
  9. Төрмәдә. Үз идеяләре һәм татар милләтенә тугры хезмәте аркасында 4 тапкыр төрмәгә утырталар. Соңгы тапкыр утыруында иреккә чыкмый. Һади Атласига нисбәтле байтак татар зыялылары җәбер-золымга тартыла. Араларында Атласи белән бөтенләй дә таныш булмаган, бер күрешмәгән кешеләр дә булган. «Милләтчеләр», «Укытучылар», «Атласовчылар-Атласовщина» эше буларак җәмгыятькә таралган бу канлы вакыйгалар вакытында Әлмәт, Бөгелмә, Шөгер төбәгеннән 107 татар кешесе кулга алынган, алар арасында 54 интеллигент-зыялы, 35 мулла, 18 «кулак-сәүдәгәр» булган. Башлыча остазлардан торган бу төркемнең башлыгы итеп Һади Атласи күрсәтелә. 1937 елның көзендә Казанда 24 кешегә суд карары чыгарыла: тугызы атып үтерелә, калганнары зинданнарга ябылып, күпләре шунда җан бирә…
  10. Татарның соңгы туранчысы Һади Атласи – ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы… Һади Атласи үзенең төркиче-милләтче (пантюркист) булуын беркайчан да яшермәгән, төрки-татарлар бары тик бәйсез үз дәүләтләре булганда гына исән калачаклар дип матбугатка да язган, кулга алынгач, сорау алу вакытында да шуны кабатлаган, судта да соңгы сүзе итеп милләтнең азатлыгы турында сөйләгән.

 Йомгаклау.

 

Бөек мәгърифәтчебез Ризаэтдин Фәхретдиннең бик тә кыйммәтле һәм гыйбрәтле сүзләре бар: «Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез, мәшһүр кешеләрен оныткан халык көчсез…» Без бик тә бәхетле, чөнки әдипләребез, галимнәребез чиксез күп безнең. Олуг затларыбызны онытырга, көчсез халык булырга хакыбыз юк!

Бүгенге чараны  шагыйрь Равил Фәйзуллин юллары белән тәмамлыйсым килә:

Ә бит бар кешеләр –

Шәхесен ватмаган,

Хаклыкны сатмаган,

Вөҗданны саклаган.

Әйткәннәр: тарихтан

түгелсәм, түгеләм,

изелсәм, изеләм –

әмма да бөгелмәм!