(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

 

Нурия СӘЙФЕТДИНОВА,

Балык Бистәсе

 районы

Олы Елга авылы

 «Умырзая» балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Максат. Юл билгеләре турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәт күрсәтүче билгеләрне ныгыту.

Тәрбия бурычы. Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм белем алуда ярдәм итү теләге тудыру .

Белем бирү бурычы. Хезмәт күрсәтүче билгеләре буенча белемнәрен ныгыту, өлешләрдән дөрес итеп төзергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе. Танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре. Аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык .

Методик алымнар һәм чарала. Сүзле уен, хәрәкәтле уен, сөенеч мизгелләре, сорау, мактау .

Җиһазрлар. Хезмәт күрсәтүче билгеләренең  рәсемнәре.

Сүзлек өстендә эш.Ашханә, кунакханә, ашыгыч ярдәм, хастаханә.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Психологик көйләү.

2.Төп өлеш:

1.Диалог.

2.Балалар сөйләме.

  1. Уен: «Танып бел !»

4.Ситуация чишү.

5.Ял минуты.

3.Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Исәнмесез балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Балалар сез сәяхәткә барырга яратасызмы? Сәяхәткә утырып барыр өчен нәрсә кирәк?  (транспорт).  Нинди транспорт?  (җәмәгатъ транспорты). Сез нинди җәмәгатъ  транспортлары беләсез?  Әйдәгез без буген сәяхәткә автобус белән барабыз ? Бу нинди билге ? (Автобус тукталышы). Бу тылсымлы автобус. Автобусның урындыгында юл билгеләре, сез аласыз һәм нинди билге икәнлеген әйтеп, утырасыз! Кем шофер була? Утырдык. Кагыйдәләрне искә төшереп алыйк: без кемнәр? (поссажирлар). Урамда йөрүчеләр кемнәр? (җәяүлеләр). Автобуска утыргач нишлибез? (каешларны эләктерәбез, сөйләшмибез, басып тормыйбыз).

Балалар карагыз әле, нинди билге бу? (кафе, ашханә, туклану урыннары). Әйдәгез чәй эчеп чыгабыз? Бу тылсымлы кафе. Карагыз, чәй эчер өчен юл билгеләре төшерелгән  печеньелар бүленеп беткән, аларны җыярга кирәк!  Уен:  «Танып бел!»

Нинди билгеләр?

Булдырдыгыз!

Балалар бу нинди билге әле?  (юлны аркылы чыгарга ярый). Юлыбызда әби очрый.

–Исәнме әбекәй! Нәрсә булды ?

–Башым  әйләнә. Миңа ярдәм итмәссез микән?

–Балалар әбигә ничек ярдәм итәбез ? (Телефон кирәк ?)

Бу нинди билге ? (Якында телефон бар дигәнне аңлата ).

–Ало-ало, ашыгыч ярдәмме? Безнең әбекәй авырып китте ярдәм итмәссез микән? Рәхмәт. Килегез, диләр. Безгә нинди билге кирәк? (Ашыгыч ярдәм).

Әбине ашыгыч ярдәм пунктына илтеп куябыз.

– Әби: рәхмәт балалар, хәерле юллар телим сезгә!

– Ардыгызмы балалар? Әйдәгез ял итеп алабыз ?

Уен: «Машиналар һәм светафор». Мин светофор булам, сез машиналар.

Булдырдыгыз балалар! Молодцы! Сәяхәт ошадымы? Миңа да сезнең белән рәхәт булды. Рәхмәт!