Песием, песикәем

Песием, песикәем

 

(Кечкенәләр төркемендә сөйләм теле буенча белем бирү эшчәнлеге)

 

Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА,

Чаллыдагы

«Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Төп предметлы юнәлеш: сөйләм үсеше.

Максат: балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

Үстерү (ныгыту) бурычлары:

– Балаларның аралашу сәләтен үстерү; сөйләмнәрен активлаштыруга ярдәм итү.

– Шигырь тексты белән бергә имитация хәрәкәтләрен башкару осталыгын үстерү.

– Кулларның вак моторикасын үстерү; ишетү, игътибар, фантазияне үстерү.

Белем бирү бурычлары:

– Йорт хайваннарын танырга һәм әйтергә өйрәтү (песи); песи турында белемнәрен ныгыту.

– Нәрсә? нишли? нинди? сорауларга җавап бирергә өйрәтү.

– Балаларның диалогик сөйләм сәләтен формалаштыру, сорауларга ике, өч сүздән торган сүзләр белән җөмлә төзеп җавап бирергә өйрәтү.

– Тавышны имитацияләү, сүзләрне әйтү осталыгын формалаштыру.

– Яшьтәшләре белән бергә уйнау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.

Тәрбия бурычлары:

– Әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә кызыксыну тәрбияләү.

– Хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

  • Иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлау, ярдәм кирәк булса булышу.

Сүзлек өстендә эш: песи, йорт хайваны, мияу, йомшак, матур.

Җиһазлау: песи уенчыгы, кәрзин, муляжлар (кишер, кыяр), сөт,  магнитофон, СD диск, рәсемнәр, кыршау  – 2, туплар,  бала саны буенча раскраскалар, йорт хайваннары.

Методик алымнар һәм чаралар: сөйләү, күрсәтү, аңлату, рәсемнәр карау, уен, сөенечле мизгел, әдәби сүз, үстерешле диалог, сорау-җавап, техник чара, мактау.

Алдан башкарылган эш: шигырь өйрәнү, китаплар карау, материалларны алдан әзерләп  кую.

Эшчәнлек  барышы:

Тәрбияче. Исәнмесез, апалар!

Балалар. Исәнмесез.

Бергә. Исәнмесез, күзләр!

Бергә. Исәнмесез, колаклар!                (Балалар сүзләргә туры китереп  Бергә.Исәнмесез, куллар!                       хәрәкәтләр ясыйлар.)

Бергә. Исәнмесез, аяклар!

Бергә Күзләр карый,

Бергә. Колаклар тыңлый,

Бергә. Куллар чәбәкли,

Бергә. Аяклар тыпырдый!

(Балалар утыралар.)

Тәрбияче. Балалар, матур итеп утырдык: аяклар бергә, арка туры. Балалар, сез ишетәсезме, кыңгырау шалтырый? Нәрсә бар икән анда? Хәзер карыйм. (Тәрбияче ишек янына бара һәм, зур кәрзин алып, балалар янына килә).

Тәрбияче. Монда зур матур кәрзин бар. Әйдәгез карыйк әле. (Кәрзинне карыйлар, ләкин әлегә ачмыйлар.) Сез ничек уйлыйсыз, анда нәрсә бар икән? (Балаларның  җаваплары.)

Тәрбияче. Якынрак килегез әле, ишетәсезме? (Балалар игътибар белән тыңлыйлар.)

Тәрбияче. Ой, ниндидер тавыш килә? (Аудиоязмада песи тавышы яңгырый.) Нәрсә икән?

Балалар. Песи. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Әйе дөрес, песи! Аның исеме Басик. Әйдәгез, бергәләп песи белән исәнләшик: «Исәнме, Басик!»

Балалар. Исәнме, Басик.

Тәрбияче. Ул монда ничек килеп эләккән икән?(Песи тәрбияченең колагына пышылдый.)  Барысы да аңлашылды: урамда иртән бераз салкынча. Басик бераз туңган, безгә җылынырга кергән. Карагыз әле, песиебез нинди матур, акыллы, йомшак. Әйдәгез, аны сыйпыйк. (Балалар песине сыйпыйлар.)

Тәрбияче. Ләйсән, песи нинди? (Песи йомшак, матур.)

(Индивидуаль һәм күмәк кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Рамазан, песинең колакларын күрсәт әле? (Рамазан песине сыйпый һәм колакларын күрсәтә.)

Тәрбияче. Лилия, Басикның койрыгы нинди? (Йомшак.)

Тәрбияче. Балалар, песи ничек кычкыра? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Әйдәгез, каты кычкырып әйтик. (Мияу.) Хәзер тыныч кына, әкрен генә әйтик.(Мияу.)

Тәрбияче. Балалар, ничек уйлыйсыз, песинең нәрсәләре бар? (Баш, гәүдә, койрык, тәпиләре, күзләре, борыны, авызы, мыеклары.) Балалар, песи кем янында яши?(Балаларның җаваплары.) Әйе, дөрес! Песи кеше янында яши. Песи ул  – йорт хайваны. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлыйлар.) Сез тагын нинди йорт хайваннары беләсез? (Уенчыклар күрсәтелә.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, монда матур рәсемнәр бар. (Тәрбияче песинең хәрәкәтләре сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтә.) Басик, син утырып, тыңлап тор.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, песи нишли? (Песи уйный, песи сикерә, песи йоклый, песи ашый.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Балалар, без сезнең белән песи турында шигырь беләбез. Әйдәгез, аны сөйләп, ял итеп алабыз.

 Песинең күзләре бар,

Песинең колаклары бар,

Песинең аяклары бар

Йомшак мендәрләр,

Песием, песием, ачуланма!

Балаларны тырнама! (Балалар күзләрен, колакларын, аякларын күрсәтәләр. Бармак белән яныйлар һәм кул чабалар.)

Тәрбияче. Менә ял итеп алдык. 

Шулвакыт  тавыш чыга.  (Аудиоязмада җил тавышы яңгырый.)

Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз әле, бу нинди тавыш? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар! Бу  – җил тавышы. Ә ул ничек дулый? Әйдәгез, барыбыз бергә әйтәбез.

Бергә. У-у-у-у.

Тәрбияче. Җил белән уйнап алыйк. «Җил исә».

Тәрбияче. Балалар,  безнең песибез нигәдер моңсулана. Бәлки песинең ашыйсы киләдер? Сез песи булсагыз ничек ашарга сорар идегез? (Мияу-мияу-мияу.)

Тәрбияче. Әйе, аның ашыйсы килә. Ләкин пычрак куллар белән ашарга ярамый. Әйдәгез, Басикка ничек юынырга кирәклеген күрсәтик.

Бармак уены.

Песи тәпи белән юына,                                 (Сүзләргә туры

Күрәсең, кунакка җыена.                                          китереп

Борынын юды, авызын юды,                                           хәрәкәтләр

Колагын юды, коры итеп сөртте.                                    ясыйлар.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Без песигә ничек юынырга кирәклеген күрсәттек. Хәзер инде аны ашатыйк. Монда безнең нәрсәләр бар, карагыз әле. ( Тәрбияче яшелчәләр күрсәтә, балаларга аларны әйтергә куша.)

Тәрбияче. Балалар, песи кыяр ашыймы? (Балаларның  җаваплары.)

Тәрбияче. Ә кишер? (Балаларның  җаваплары.)

Тәрбияче. Балалар,  песи нәрсә ярата соң? (Балалар җаваплары.)

Тәрбияче. Әйе, дөрес, сөт ярата. Балалар,  песиләр ничек итеп сөт эчәләр? (Тәрбияче белән бергә телгә күнекмә ясыйлар.) (Тәрбияче песигә тәлинкәгә сөт салып биргән хәрәкәт ясый.)

Тәрбияче. Карагыз әле,  Басик сезнең белән уйнарга тели. Песиләр нәрсә белән уйнарга яраталар? (Балаларның  җаваплары.)

Тәрбияче. Дөрес, туплар белән. Әйдәгез, бездә уйнап алыйк әле. Уйныйбызмы? (Әйе.) Менә монда төрле төстәге туплар бар. (Төсләрнең исемнәрен кабатлау.) Безнең ике кыршау (обруч) бар. Менә бу тупларны бу кыршауга салабыз,  бу тупларны монысына салабыз. (2–3 тапкыр уйнала.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Балалар, безнең песигә бүген бик күңелле булды һәм ул бик шат. Сезгә рәхмәт әйтә: мияу. (Аудиоязмада песи тавышы яңгырый.) Балалар, бүген нәрсәләр эшләдек? Кунакка кем килде? Аның исеме ничек? Ничек кычкыра песи?  Бүгенге эшчәнлегебез турында кемнәргә сөйлибез? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Балалар, песиебез Басик буш кул белән килмәгән. Сезгә раскраскалар алып килгән икән. (Тәрбияче балаларга тарата.) Сез бүген бик тырыш, дус  булдыгыз, рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер песиебезгә китәргә вакыт җитте, саубулашыйк. (Саубул, Басик.) Апалар  белән дә саубулашыйк. (Сау булыгыз.)