100 эчендә кушу һәм алу

 

(2 нче сыйныфта финанс грамоталылыгы һәм математика)

Гөлфия ФАЗЛЫЕВА,

Сарман районы Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе филиалы – Сарайлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес төре: предмет белемнәрен һәм осталыкларын ныгыту һәм куллану дәресе.

Максат: 1 дән 100 гә кадәр кушу һәм алу алымнарын кабатлау, танып белү эшчәнлегенә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру, тормыш ситуацияләре нигезендә бурычларны хәл итә белүне үстерү, финанс грамоталылыгына караган төшенчәләр белән таныштыру.

Тәрбияви бурыч: дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү, парда эшли белүгә ярдәм итү; предметка кызыксыну тәрбияләү, үз эшеңнең нәтиҗәсен тиешенчә бәяләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси:

1 дән 100 гә кадәр кушу һәм алу күнекмәләрен белүнең практик мөһимлеген аңлау

Проблеманы ачыклау; дәреснең максатын билгеләү; максатка ирешү өчен чаралар сайлау; эшне контрольдә тоту һәм бәяләү; парда эшләү.

Метапредмет:

Регулятив УУГ:

Проблеманы ачыклый белү

Максатны билгели белү

Эшне һәм алынган нәтиҗәне контрольдә тоту һәм бәяләү сәләте тәрбияләү

Белемле УУГ:

Информация белән эшли белү

Чагыштыра, классификацияли, нәтиҗәләр ясый, альтернатив бәяли, план төзи белү

Укучыларда финанс грамоталылыгы буенча белем алуга кызыксыну һәм стимул формалаштыру.

Коммуникатив УУГ:

Сораулар бирә һәм җаваплар кайтара, әңгәмәдәшләрнең сүзләренә аңлатма һәм аларга критик бәя бирә белү.

Парларда эшли белү.

Предмет:

1 дән 100 гә кадәр төрле хисаплауларны кабатлау,

Нумерация белемнәрен, 1 дән 100 гә кадәр кушу һәм алу очракларын ныгыту,

Белемнәрне тормыш ситуацияләрендә куллану.

Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы

Укытучы. Бүгенге дәресне мин борынгы грек философы Саади сүзләре белән башлыйм: «Дәрестә үз теләгеннән башка эшләүче укучы -канатсыз кош».Мин  сездә  яңа белемнәр алу теләге бүгенге дәрестә генә түгел, ә һәрвакыт булуын телим. “Канатлар” ярдәмендә генә сез югарырак һәм югарырак күтәреләчәксез. Без һәрвакыт яңа максатлар куярга һәм аларга ирешергә омтылырга тиеш…

Дәфтәрләрне ачыгыз. Бүгенге числоны язып куябыз. (21 декабрь) Бу санны характерлагыз. (Бу – сан икеурынлы, так, язуда ике цифр белән бирелә.)

  1. Алынган белемнәрне актуальләштерү, кабатлау, ныгыту һәм эшкәртү

1) Телдән хисап.

Укытучы. Математик диктант язырбыз,мин укыйм, сез җавапларын гына язып барасыз.

32 санын 4кә арттырыгыз.

23 һәм 5 саннарының суммасы.

60 саны чыксын өчен нинди санга 1 не өстәргә кирәк?

76 санын 1гә киметегез.

51не 6га арттырыгыз

4 дистә һәм 8 берәмлек булган санны языгыз.

Беренче кушылучы – 7, икенчесе  – 8. Сумманы табыгыз.

32 санына 2 дистә өстәлгән.

Нинди сан 90нан 1гә ким?

20 һәм 1 саннарының аермасын табыгыз.

Парларда эшләү

Җавапларны үрнәк буенча тикшерәләр (3 нче слайд)

36, 28, 59, 75, 57, 48, 15, 52 ,89, 19

III. Теманы һәм дәреснең максатын хәбәр итү

Укытучы. Дәреснең темасын белергә вакыт җитте.

– Ә хәзер экранга карагыз. Шушы типтагы  саннар бирелгән: 30+2, 40+8, 76–6, 82–80.

– Бу саннар нинди темага туры килә?

Җавап: 100гә кадәр булган саннарны кушу һәм алу.

– Безнең бүген алган белемнәрне кабатлау һәм гомумиләштерү дәресе.

– Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди максатлар куясыз?

Җавап: саннар нумерациясен кабатларга, 100гә кадәр кушу һәм алу очракларын искә төшерергә, алган белемнәрне ныгытырга, тизрәк һәм хатасыз санарга өйрәнергә…

– Әйтегез әле, бу безгә ни өчен кирәк?

Җавап: өлкән сыйныфларда катлаулы биремнәр булачак, аларны тиз һәм дөрес итеп чишәргә, кибеттә йөргәндә һ. б. очракларда кирәк булачак.

  1. Проблемалы ситуация булдыру

Укытучы. Мондый хәлне күз алдыгызга китерегез. Әти-әниегез, 2 көнгә башка җиргә китәргә җыенганда, ашыгып, сезнең турында оныттылар. Сез үзегез генә калдыгыз. Әти-әниегез юк, ризык юк, акча юк. Нәрсә эшләргә? (Балалар үз вариантларын тәкъдим итәләр. Фикер алышалар. Дөрес карар кабул итәргә тырышалар.)

– Күзләрне йомабыз һәм артымнан кабатлыйбыз «Иң мөһиме – курыкмаска! Мин моны эшли алам! Мин барысын да башкарып чыга алам! Иң мөһиме –иренмәү!» Күзләрегезне ачыгыз.

  1. V. Проблемалы ситуацияне чишү юллары. План төзү

1) кесә акчасын санагыз

2) кибеттә продуктлар сатып алыгыз

3) ялыгызны оештырыгыз.

  1. Белемнәрне проблемалы ситуациядә куллану

Укытучы. Планның 1 пунктын үтибез. Акча саныйбыз.

Карточкалар буенча дифференциацияләнгән мөстәкыйль эш . 6 нчы Слайд. Мисалларны чишегез. Җавапларны арта бару тәртибендә языгыз һәм сүзне укыгыз.

Вариант 1.

Ң 40+2             Ы 50+5           У 33+3           Ш 48+20

Вариант 2

Ш 100–16        Ң 60–35         У 84–70              Ы 41+9

Вариант 1. Нинди сүз килеп чыкты? (Уңыш)

Вариант 2. Нинди сүз килеп чыкты? (Уңыш)

Физминутка

Планның 2н че пункты. Кибеткә барабыз. Без продуктларны сайлыйбыз. Продукция җыелмасы экранда. Файдалы ризыкларны гына сайларга кирәк. Калган акчаны саныйбыз. (Төркемнәрдә эшләү)

Сөт – 50 сум

Ипи – 20 сум

Кыяр – 38 сум

Борыч – 13 сум

Кәбестә – 8 сум

Помидор – 58 сум

Чипсы – 26 сум

Виноград – 35 сум

Сыр – 55 сум

Балык– 37 сум

Конфет – 40 сум

Чупа чупс – 3 сум.

Мандарин – 27 сум

Йомырка – 63 сум

Чия – 60 сум

Груша – 40 сум

Банан – 15 сум

Лимон – 6 сум

Туңдырма – 7 сум

Планның 3 пункты: ялны оештыру.

Дәреслек белән эш: 72 бит № 6  (1 укучы тактада эшли)

VII. Геометрик материалны  ныгыту

Укытучы. Ә хәзер кулга карандаш алыйк, график диктант языйк.

а) 2 шакмак калдырыгыз, беренче ноктаны куегыз.

б) беренче ноктадан 4 шакмак калдырыгыз һәм икенче ноктаны куегыз.

в)  икенче ноктадан уң якка таба 6 шакмак калдырыгыз һәм өченче ноктаны куегыз.

– Линейка алыгыз һәм нокталарны кушыгыз.

– Нинди фигура килеп чыкты?

– Бу фигура турында нәрсә әйтә аласыз? (Өчпочмак)

Вариантлар буенча бирем

1 нче вариант. Бу өчпочмакны турыпочмаклыкка кадәр төзегез һәм аның периметрын табыгыз.

2 нче вариант. Өчпочмакның якларын үлчәгез һәм аның периметрын табыгыз.

– Периметр дип нәрсә атала?

– Тикшерү. Өчпочмакның периметры нәрсәгә тигез? 9 см

– Ничек белдегез? (Слайд 10)  2 + 3 + 4= 9 (см)

– Турыпочмаклыкның периметры нәрсәгә тигез? 10 см

– Ничек белдегез? (Слайдлар 11 – 12) 2 + 3+ 2 + 3= 10 (см)

– Кемдә шулай ук? (Хатасыз һәм дөрес эшләнгән булса, балалар яшел карандашларын күтәрәләр.)

– Афәрин!

VIII. Рефлексия этабы

Укытучы. Без эшне башкарып чыктыкмы? Без нәрсә эшләдек? Нәрсә өчен? Кем үзен иң яхшы итеп күрсәтте? Яхшы! Үз-үзегезгә кул чабыгыз! Сезне 2 көнгә калдырып киткәннәр иде. Ул 2 көн ахырына якынлашты. Нигә алар сизелмичә үттеләр? (Без эшләдек, проблемаларны хәл иттек, акча санадык һ.б.)

«Әйе» яки «юк » уены

Әйе булса кул чабыгыз, юк булса йөзегезне кулыгыз белән каплагыз.

  1. 30ны 10га арттырсаң, 20 була. (юк)
  2. 65не 2гә киметсәң, ул 63 була. (әйе)
  3. 60 һәм 30 саннарының суммасы 90. (әйе)
  4. 13 һәм 7 саннарының аермасы 5. (юк)
  5. кимүче-18, киметүче-2, аерма 20. (юк)
  6. беренче кушылучы — 9, икенчесе-8, суммасы-17. (әйе) 2.

Логик биремнәр

Мисалларны чишегез:

– Груша агачында – 50 груша, ә талда 12 грушага кимрәк үскән. Талда ничә груша үсә? (Талда груша үсми)

– Чыршыда 4 шәм бар, шуларның берсе сүнде. Чыршыда ничә шәм калды? (4)

– Бүген дүшәмбе булса, 14 көннән соң нинди көн булыр? (Дүшәмбе)

Укытучы. Балалар, белемнәребезне бәяләр вакыт та җитте.

– Мин бик яхшы эшләдем, барысын да аңладым, башкаларга аңлата алам. Кәефем бик яхшы.

– Мин яхшы эшләдем, кәефем яхшырды.

– Миңа ярдәм кирәк. Кәефем төште.

  1. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Без бүген дәрестә нинди белемнәрне ныгыттык?

– Молодцы! Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Дәрес тәмам.