1 нче сыйныфта Йй хәрефен өйрәнү

(1 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Айгөл ЗӘЙНУЛЛИНА, Казандагы 36 нчы гимназиянең тататар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гөлназ ХӨСНЕТДИНОВА, Казандагы 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

белем бирүдә: тартык [й] авазы һәм Йй хәрефе белән таныштыру, сөйләмдә ишетеп танырга, авазны дөрес әйтергә, яңа сүзләрне өйрәнү;

– сүзләрне төрләндерә һәм җөмләләр төзи белү;

фикер сәләтен үстерүдә: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү күнекмәләрен үстерү;

тәрбияви: балаларда татар җырларына кызыксыну тәрбияләү.

Көтелгән  нәтиҗәләр:

шәхси: төркемнәрдә эшләгәндә, бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәтү, җаваплылык хисе тәрбияләү;

Метапредмет:

танып-белүдә: кирәкле информацияне эзләп табу;

коммуникатив:

аралашу максатына һәм шартларына туры китереп, үз фикереңне җитәрлек дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

– ана теле грамматикасының, синтаксисының нормаларына туры китереп җөмләләр төзи һәм диалогта катнашу осталыгына ия булу;

регулятив: билгеле һәм билгеле булмаганны чагыштырып, хәл ителергә тиешле уку бурычын кую;

предмет:  өйрәнелгән авазны ишетә, таный белү, сүзләрне истә калдыру аларны дөрес куллану.

Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Төп төшенчәләр: тартык, яңгырау.

Предметара бәйләнеш: рус теле.

Эшне оештыру: фронталь, парларда, индивидуаль.

Чыганаклар: дәреслек, эш дәфтәрләре, карточкалар,  презентация.

Җиһазлау: экран, ноутбук, карточкалар.

Дәреснең технологик картасы

 

 

 Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ коммуникатив универсаль уку гамәлләре

1. Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру Исәнләшү.

Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Уңай психологик халәт тудыру.

·        Синең кәефең ничек?

·        Синең кәефең начармы?

·        Синең кәефең әйбәтме?

·        Бүген ничәсе?

·        Атнаның кайсы көне? (кичә, бүген, иртәгә)

·        Хәзер кайсы ел фасылы?

·        Ни өчен кыш?

·        Урамды җылымы?

·        Бүген буранлымы?

·        Көн кояшлымы?

·        Салкын җил исәме?

Исәнләшү.

Укучылар дәрескә әзерләнә

 

 

 

Укучылар җавап бирә

 

 

 

 

 

Чөнки урамда көн салкын, кар ява, салкын җил исә.

-Зима. Кыш.

 

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

 

 

 

2. Актуальләштерү 1. Өйрәнелгән лексиканы искә төшертү.

Уен «Кем күп сүз белә»

2. Яңа сүзләр кертү:

Слайдтагы рәсемнәр буенча сүзләрнең тәрҗемәсен әйттерү (укытучы ярдәме белән)

Йөз, йомырка, йолдыз, май, ай, малай, чәй

1. Укучыларда бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?

 

2. Димәк, без дәрестә бүген кайсы хәрефне өйрәнәчәкбез?

3. й хәрефенең татарча тәрҗемәсен әйттерү

4. Дәрестә ниләр белән шөгыльләнербез икән, безгә нәрсәләр эшләргә кирәк?

(Укучылар чиратлар татар сүзләре әйтәләр, сүз белмәгән укучы уеннан төшеп кала, җиңүче билгеләнә)

 

Яңа сүзләрне кабатлау, истә калдыру, актив лексикага кертү

Укучыларның җавабы.

Һәр сүздә й хәрефе язылган.

Кыска и

 

Й хәрефе ничек языла, ничек укыла, кайда языла?Яңгырау тартык

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу

3. Яңа белемнәр формалаштыру 1. Сорауларга җавап бирү.

— Кыска и ул тартыкмы, сузыкмы? Яңгыраумы, саңгыраумы?

2. Уен «Авазны тап» (й авазы кергән сүзләрне ишетсәгез, кул чабыгыз)

Йөзек, агач, йомырка, эт, курай, малай, торна, уйный, җырлый, карлыгач, саклый, ай, йозак, ат, миләш, кул

3. Й хәрефенең язылышын бирелгән сүзләр белән тикшереп карап, нәтиҗә чыгару.

Й…лдыз       мала…

Й…зә            чәй…

4.  Й хәрефенең язылышын истә калдыру

Дөрес җавапны уеннан соң әйтәләр

 

 

 

 

 

Авазны ишетәләр

 

 

Карточкаларда эшләү

 

Й хәрефе сүз башында о, ө авазлары алдыннан языла, иҗек ахырында сузык аваздан соң языла

Нәтиҗә чыгару.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

 

 

 

 

4. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү, ныгыту 3. Дәреслек белән эш (43 бит)

1. Дәреслекне ачып, сүзләрне уку һәм истә калдырырга тырышу.

2. Малай сүзендә нинди сүзләр яшерелгән?

4. Уен «Кем күбрәк сүз әйтә» (й хәрефе кергән сүзләр әйтергә)

Ял итү. “Әпипә” татар халык җырын җырлау

Сүзләрне дөрес әйтәләр, истә калдыралар, сөйләм телләрен үстерәләр

 

(сүзләр уйлыйлар: май, ай, алай, алма, ал..)

 

Сүзләр уйлыйлар

 

Парларда эшләү

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

 

 

5.

Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге

1. Карточкаларда биремнәрне үтәү яки кагыйдә дәфтәрендә җавапны билгеләү

“Дөрес җавапны билгелә”

Яңгырау й

Саңгырау

Сузык

Тартык

2. Дәфтәрдә й хәрефен язу

Укучыларның мөстәкыйль эшләве РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

УУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү

6. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану 1. Дәреслектә рәсем буенча эш (44 бит)

1. Айнур нишли?

2. Кызлар нишлиләр?

2. Диалог төзү.

— Айнур нишли?

— Айнур курайда уйный.

— Ә син курайда уйныйсыңмы?

— Әйе, мин курайда уйныйм.

2. Табышмакны уку, истә калдыру, җавабын табу.

3. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзетү. Диалог төзетү

– Как вы скажите, что у него есть курай?

– А как скажите, что у тебя нет курай?

– Как спросите, есть ли у твоего друга курай?

Тыңлый (курай) сүзен яңа сүз буларак зат-сан белән төрләндерәләр

 

Парларда эшлиләр

Такта янында җавап бирәләр

 

 

 

 

 

 

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) – Укучылар, без бүген дәрестә нинди хәрефне өйрәндек?

– Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

– Кем дәресне аңлады?

– Кем дәресне аңламады?

– Кемгә ярдәм кирәк?

– Дәрестә актив катнашкан укучылар йолдызчыклар белән бүләкләнә.

Укытучы дәресне йомгаклый

Укучыларның фикерләре.

Уйнадык, җырладык, уйладык, җавар бирдек.

 

ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

КУУГ: укытучыны тыңлау, сораулар бирү