«Һөнәрләр» темасы буенча белемнәрне системалаштыру. Интегрированный урок о профессиях
(5 сыйныфта татар һәм рус телләреннән катнаш дәрес)
Гүзәл ШӘРӘФИЕВА,
Казандагы 8 нче гимназия – Мәгариф үзәгенең югары квлификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рузиля ШАРАФИЕВА,
учитель русского языка и литературы гимназии №8 – Центра образования г. Казани
Максат:
– «Һөнәрләр» темасы буенча белемнәрне системалаштыру һәм гомумиләштерү;
– биремнәр ярдәмендә өйрәнелгән тема буенча укучыларның белемнәрен тикшерү.
Бурычлар:
Белем бирүдә:
– укучыларны булган һөнәрләр белән таныштыру;
– теләсә нинди профессиональ эшчәнлектә иҗади хезмәтнең мөһимлеген күрсәтү;
– өйрәнелә торган теманың тормыш белән бәйләнешен аңлату;
Үстерелешле:
– төркемдә эшләү, бер-берсе белән аралашу буенча хезмәт һәм коммуникатив күнекмәләр формалаштыру;
– укыту-танып белү эшчәнлеген стимуллаштыру;
– интеллектуаль сәләтләрне: чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү, аңлату, аралашу һәм эмоциональ контактларны үстерү;
– дәрес барышында укучыларның тормыш тәҗрибәсен актуальләштерү.
Тәрбияви:
– балаларның үз-үзләрен тотышы, иҗади белдерү күнекмәләрен тәрбияләү;
– хезмәткә, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
– укучыларда толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Җиһазлар: медиапроектор, компьютер, биремнәр язылган карточкалар, филворды, документ камерасы.
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше
– Хәерле иртә, укучылар! Хәлләрегез ничек? Утырыгыз.
– Всем доброе утро! Как вы заметили, сегодня необычный урок. Мы его проведем его вместе с Гузель Мансуровной. И девиз нашего урока слова Ш.Маннура.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
- II. Максат кую
– Балалар, сезгә филвордлар бирелгән. (Төркемнәрдә эшләү.)
– Выпишите на листочах слова в столбик на русском и татарском языках.
– Сезгә 3 минут вакыт бирелә.
– Время закончилось. Какие слова выписали?
– Бик яхшы, балалар. Бу сүзләрне нәрсә берләштерә?
– Дөрес, димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
III. Белемнәрне актуальләштерү, беренчел ныгыту
– Обратите внимание, как образовались названия профессий на русском языке?
– Татар телендәге һөнәрне белдергән сүзләр ничек ясалган, ничек барлыкка килгән?
– Давайте попробуем образовать профессии от данных слов.
Хранитель
Учитель Преподаватель Сказатель Каменщик Лесник |
Хранить
Учить
Преподавать
Сказать
Водить
Камень
Лес
– Как и с помощью чего вы образовали эти слова?
– От каких частей речи они образованы?
–Татар телендәге сүзләрдән дә һөнәрне белдергән исемнәрене ясап карыйк.
Коткаручы
Йөгерүче Йөзүче Сатучы Бакчачы Урманчы |
Коткару
Йөгерү
Йөзү
Сату
Төзү
Бакча
Урман
– Нинди кушымчалар ялгадыгыз? Бик яхшы!
– Ребята, давайте сделаем вывод. Что общего между образованием слов обозначающих профессию (вид деятельности) в татарском и русском языках? (Нәтиҗә таблица рәвешендә.)
– Бик яхшы, балалар!
Физминутка
– Әйдәге, ял итеп алабыз. Мин сезгә җөмләләр әйтәм, риза булсагыз – утырасыз, риза булмасагыз – басасыз.
Табиб балалар укыта.
Биюче матур бии.
Бакчачы аш пешерә.
Тегүче икмәк сата.
Төзүче йортлар төзи.
Укытучы күлмәк тегә.
Пешекче бәлеш пешерә.
Сатучы чәчәкләр утырта.
– Молодцы! А теперь, ребята, послушайте притчу: «Во все времена люди по-разному относились к своей работе, к труду, что им приходилось выполнять. Давным-давно во французском городе Шартре строился большой собор. Троих рабочих, подвозивших на тачках строительный камень, спросили, чем они занимаются. Первый ответил: «Обтёсываю эти проклятые камни, вон какие мозоли на руках набил!» Второй молвил: «Я обтёсываю и вожу камни, зарабатываю на кусок хлеба своей жене и дочкам». А третий сказал с улыбкой: «Я строю прекрасный собор».
– Занимаясь одной работой, все трое дали различные ответы на заданный вопрос. Почему? (Группы обсуждают.)
– Төпле җаваплар бирдегез, балалар! Сез дә үз эшегезне яратып эшлисез дип ышанам.
- Икенчел ныгыту
– Алдагы биремнәрне дә эшләп карыйк әле.
1 нче төркем
Һөнәрне белдергән исемнәрне тиешле урынга куеп ябыштырыгыз.
___________мәктәптә эшли. сатучы
___________авыруларны дәвалый. артист
__________ йортлар төзи. укытучы
___________кибеттә эшли. китапханәче
___________китапханәдә китаплар бирә. төзүче
__________концертта җырлый. табиб
2 нче төркем
Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзеп языгыз.
а, т, у, с, ы, ч
е, г, ч, е, ү, т
ш, е, к, ч, е, п, е
ы, ч, у, к, ы, у, т
х, а, н, ә, к, ә, т, и, п, а, ч, е
(Эшләнгән биремнәрне документкамерадан күрсәтү.)
– Молодцы! И с этим заданием справились! А теперь интересный факт. Человек в своей жизни 10 – 12 лет проводит на работе. В мире существует 50 тыс. разных профессий, но это количество с каждым днем меняется.
– Әйе, бу һөнәрләр арасында юкка чыканнары да бар. Әйдәгез, карап китәбез. («Сәлам» дәреслеге белән эшләү.)
– Димәк, нинди һөнәрләр юкка чыккан?
– Алар ни өчен юкка чыккан икән? Әйдәгез, җавапларны үрнәк буенча бирик.
– Бик яхшы җаваплар!
– Ребята, как вы думаете, какие профессии скоро могут исчезнуть?
– Балалар, әйдәгез, уйнап алыйк әле. (https://learningapps.org/display?v=pwofvb8yc22 LearningApps.org сайтында биремнәр эшләү.)
– Давайте проведем тест с геометрическими фигурами. Используя три геометрические фигуры – треугольник, круг и квадрат, нарисуйте человечка, состоящего из 10 элементов. Должны быть использованы все три вида фигур. Качество рисунка не имеет значения. Время выполнения – 1 мин.
– Теперь подсчитаем количество треугольников.
– А теперь слушайте ключ к тесту.
1-й тип: 6 – 8 треугольников – тип руководителя, хорошие преподаватели. Ярко выражено стремление к лидерству, хорошо разбираются в людях.
2-й тип: 5 треугольников. Очень ответственные люди, хорошие организаторские способности. До мелочей продумывает свою деятельность.
3-й тип: 4 треугольника. Разнообразие интересов и талантов. Склонность к индивидуальной работе.
4-й тип: 3 треугольника. Тип учёного. Рационален, объективен, легко переключается с одного вида деятельности на другой.
5й тип: 2 треугольника. Интерес к искусству и человеку. Тонко чувствует всё новое и необычное.
6-й тип: 1 треугольник. Изобретатель, конструктор, художник. Обладает богатым воображением.
– Конечно, этот тест не отражает всё многообразие ваших талантов. Но, может быть, он поможет вам задуматься о себе, о своих возможностях и начать развивать эти способности. В конечном итоге это поможет вам в выборе жизненного пути. (Тактага сүзләр эленә.)
– “Үзегез башкарган эшне яратыгыз, ул сезгә уңыш китерер!” – дигән “Макдоналдс”ка нигез салучы.Рэй Крок.
V. Нәтиҗә ясау.
– Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
– Что мы узнали нового?
- Рефлексия
–Бик яхшы! Сез бүген баскычның кайсысында үзегезне яхшы хис итәсез. (“Уңыш баскычы”на смайликлар куялар.)
VII. Өй эше
- Тексттан һөнәрне белдерүче сүзләрне күчереп языгыз (https://selam.tatar/class-5/module-2/textbook 18 нче бит.)
- Пазлны җыеп, җөмләләрне дәфтәргә языгыз (https://selam.tatar/class-5/module-3/textbook 27 нче бит.)
- «Минем булачак һөнәрем» дигән темага монолог төзеп сөйләгез.
Укытучы. Дәрестә бик актив эшләдегез, сезгә бик зур рәхмәт, балалар. Дәресебезне Ш.Маннур сүзләре белән тәмамлыйсы килә.
– Я надеюсь, что при изучении языков, вы всегда будете помнить эти слова.
– Дәрес тәмам, сау булыгыз!