Һәркемнең үз догасы
№ 209
(Язучы Галимҗан Гыйльманов һәм журналист Надия Шәйхетдинова белән очрашу кичәсе)
Роза КУТУЕВА,
Алексеевскидагы Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәбе, Балалар иҗат үзәгенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Яшь журналист» иҗат берләшмәсе җитәкчесе
Максат һәм бурычлар:
– укучыларны, укытучыларны, киң җәмәгатьчелекне язучы Галимҗан Гыйльманов һәм журналист Надия Шәйхетдинова иҗатлары белән таныштыру;
– Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; укучыларда күренекле шәхесләр белән горурлану хисләре тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтен үстерү;
– укытучыларда, тәкъдим ителгән «Әдәби кунакханә» үрнәгенә нигезләнеп, мондый иҗади очрашуларны үз мәктәпләрендә үткәрүгә юнәлеш бирү;
– үткәрелгән иҗади очрашу турындагы репортажны массакүләм мәгълүмат чаралары аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
Җиһазлау: компьютер, экран, Галимҗан Гыйльманов һәм журналист Надия Шәйхетдинова иҗатларына багышланган презентация, китаплар, журналлар күргәзмәсе. Кичәдә катнашучыларның чыгышлары электрон презентация слайдлары, музыкаль бизәлеш белән үрелеп алып барыла.
Әзерлек этабы
- Мәктәп, район һәм республика Милли китапханәләре ярдәмендә язучы Галимҗан Гыйльмановның китапларын туплау.
- Мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан язучының әсәрләрен (өлешчә) өйрәнү.
- Язучының әсәрләренә бәйле рәвештә, сценарий өчен төп юнәлешләр билгеләү. Сценарий язу һәм мәктәпнең методик берләшмәсендә раслау.
- Сценарий өчен сайланган әсәрләрне, өзекләрне өйрәнү, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.
- Презентация, музыкаль бизәлеш буенча эш.
- Булачак чара һәм язучы турында район газетасы аша кыскача мәгълүмат бирү. Район мәгариф бүлеге аша мәктәп укытучыларына чакырулар җибәрү.
Кичә барышы
(Язучы Галимҗан Гыйльманов һәм журналист Надия Шәйхетдинова белән «Һәркемнең үз догасы» дип исемләнгән әдәби кунакханәдә очрашу кичәсе өчен зал барлык шартларны китереп әзерләнә. Экранда презентациянең 1 нче слайды күрсәтелә. Үзәктә язучы китапларыннан һәм журналлардан күргәзмә куела. Хәмит Маткәримовның «Алексеевск яклары» җыры яңгырый.)
Алып баручы. Хәерле көн, әссәләмәгаләйкүм, кадерле кунаклар, хезмәттәшләр, укучылар! Әдәби кунакханәбезгә рәхим итегез, кадерле дуслар!
Сәламләү өчен сүз мәктәбебез директорына бирелә. (Мәктәп директоры ның тәбрикләү сүзе.)
Алып баручы. «Һәркемнең үз догасы» дип исемләнгән бүгенге кичәбезне Галимҗан Гыйльмановның «Мин – чын татар малае» шигыре белән башлап җибәрәбез. (2 нче слайд)
Укучы.
Әйдәгез, танышыйк:
Галимҗан исемем.
Рас килә, ди, әти,
Исемгә җисемем.
Чатнатып сөйләшәм
Үз ана телемдә.
Оялмыйм, курыкмыйм,
Мин бит үз илемдә!
Үземне Ватанны
Сакларга әзерлим;
Дөресен әйткәндә,
Күптәннән әзер мин!
Башымда чигүле,
Каюлы түбәтәй.
Догалар укырга
Өйрәтә дәү әти.
Әйткәнне көтмичә,
Әнигә булышам.
Яшермим, аз гына
Абыйдан калышам….
Тәүфыйклы булырга
Кирәген беләм мин!
Чын татар малае
Йөрәгем белән мин!
Алып баручы. Әлбәттә, моннан алты дистәгә якын еллар элек яланаяк килеш яшел чирәм өстеннән чабып йөргән Галимҗан исемле чын татар малае – хәзер инде олпат ир солтаны Галимҗан Гыйльманов – бүген безнең очрашуыбызның кунагы.
Ниһаять, тагын бер язны каршы алу бәхетенә ирештек. Язны аеруча зур дулкынлану белән иҗат кешеләре дә, укытучылар һәм укучылар да, гомумән, бөтен халык көтеп ала. Әлбәттә, язгы кичерешләр шаулап аккан кар сулары, кошлар сайравы гына түгел, ә ел саен көтеп алган «Балалар китабы атналыгы», бөек Тукаебыз туган көн, шуңа бәйле рәвештә, туган тел, шигърият бәйрәмнәре, иҗади очрашулар белән бәйле бу язгы кичерешләр. Без бүген күп еллар дәвамында инде мәктәбебездә традициягә әверелгән иҗади очрашуларның чираттагысына җыелдык. Хөрмәтле укучылар һәм хезмәттәшләр, еллар дәвамында «Әдәби кунакханә» очрашуларыбыз (3 нче слайд) XXI гасыр башларында язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Рафаэль Мостафин, гобойчы Мөбарәк Баттал, Фәрит Баттал, опера җырчысы Рәисә Билалова чыгышларын, шагыйрәләр Резеда Вәлиева, Нәҗибә Сафина, Флера Тарханова, (4 нче слайд) Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен яңгыратты. Соңрак аларга (5 нче слайд) Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыйматдинова кебек мәртәбәле прозаикларыбыз кушылды. Аннары инде (6 нчы слайд) Фирүзә Җамалетдинова, Эльмира Шәрифуллина кебек шагыйрь җанлы прозаикларыбыз безне үзләренең иҗатлары белән шатландырдылар. Бүген исә кечкенә генә юбилей. Әдәби кунакханәбез бүген унынчы тапкыр үз кунакларын каршы ала. (7 нче слайд) Бу кунагыбыз – Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов. Югарыда атап киткән иҗат вәкилләренең күпчелеге, шул исәптән бүгенге кунагыбыз Галимҗан әфәнде дә – танылган якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Надия Вазыйх кызы Шәйхетдинованың хәер-фатихасы белән безнең Алексеевск якларына аяк баскан кешеләр. Бу бик саваплы эшегез өчен зур рәхмәт Сезгә, Надия ханым! (8 нче слайд)
Әңгәмәбезне хәлләр сорашудан башлыйк әле, Галимҗан әфәнде. Билгеле бер шигырегездәге
Март йөзенә ак кар ява,
Яз учында- җил-давыл.
Аптырап калган ак тунын
Салып өлгергән авыл…
Мин, җанымны җәеп, язны
Салкыннан каплап торам.
Йөземә эссе кар ява,
Куенымда җил-буран!
дигән юлларыгыз күңелгә кереп калган. Әйтегез әле, бүгенгесе көндә нинди хисләр, иҗади омтылышлар, нинди тәэсирләр белән яшисез? Алексеевск якларына нинди уй-кичерешләр белән аяк бастыгыз? (Язучы сүзе.) (9 нчы слайд)
Алып баручы. Галимҗан әфәнде, белүебезчә, 1 февральдә Сез 65 яшьлек юбилеегезне билгеләп үттегез. Әлеге олуг бәйрәмегез белән Сезне чын күңелдән тәбрик итәбез! 65 яшь – ир-егет өчен, бигрәк тә иҗат кешесе өчен, шактый үзенчәлекле чор. Үткәннәргә нәтиҗә ясап, әле киләчәккә дә план корырга мөмкин булган чор. Иң мөһиме: тормыш тәҗрибәсен туплап, башкаларга да җиткерә ала торган чор. Гомумән алганда, язучының иҗат биографиясе ул пенсия яшенә җитеп кенә туктый торган иҗат түгел бит.
Бер моң яши минем күңелемдә,
Шундый да моңлы моң ул…
Аның мәгънәсе – язмыштыр,
Исеме аның – авыл, –
дип язасыз Сез үзегезнең «Авыл» дип аталган шигырегездә. Сезнең биографиягездә туган авылыгызга бәйле түбәндәге юллар бар: «Галимҗан Гыйльмановның иҗатында бер үзенчәлек бар: мәшһүр шагыйрь Шәехзадә Бабичның туган авылында туып үсү, белем алу аңа зур этәргеч бирә…»
Язучыга сорау. Галимҗан әфәнде, бу этәргеч нәрсәләрдә чагылды соң? Һәм, гомумән, үзегезнең тормыш баскычларыгыз турында сөйләп китегез әле. (10 нчы слайд) (Язучы сүзе.)
Алып баручы. Рәхмәт, Галимҗан әфәнде! Очрашуыбызны дәвам итеп, бу урында (11 нче слайд) Сездән «Бер мәктәп күрдем» исемле шигырегезне укып китүегезне сорар идек.
Казанның нәкъ уртасында
Бер матур мәктәп күрдем.
Кереп карыйм әле, дидем.
Кергәч… аптырап йөрдем.
Бөтен шартлар да бар монда,
Әйбәтләп укы гына.
Һәрбер баланың күзендә
Гел шатлык уты гына.
Бүлмәләре балкып тора,
Һәр дәрес – монда бәйрәм.
Ничек бәхетле булырга
Кил дә шушында өйрән!
Стенадан карап тора
Татарымның Тукае.
Сөембикә манарасы…
Шунысы гына… Юк ае..
Сәйдәш, Җәлил, Туфан монда,
Татарстан флагы…
Күңелләрем тулып китте,
Сөенечтән еладым…
Яшьле күземне яшердем,
Ал гөлләр арасына.
Гөл артында балачагым
Елмаеп тора сыман…
Табалмадым… Әнкәемнең
Яран гөле генә юк…
Бу мәктәптә барсы да бар,
Татар теле генә юк…
Алып баручы. Галимҗан әфәнде, шундый матур, күтәренке рух белән укыла торган шигырьнең соңгы строфасы, кинәт, тетрәндереп җибәрде. Моннан шактый еллар элек язылган бу шигырегездә чагылган проблемалар безгә дә чит түгел. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, бүген дә дә кичерәбез бу проблемаларны. Туган тел еллары игълан итмичә генә, табигый шартларда саклап каласы, үстерәсе иде дә бит туган телне. Әлбәттә, бу залда утыручы һәр укытучы – туган тел дип җан атып торучы шәхес.
Язучыга сорау. Татар телебезнең, милли мәгарифнең бүгенге торышы турында уй- фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Гомумән, язучы буларак, татар теле укытучысына әйтер сүзләрегез дә бардыр әле. Яңадан сезнең шигырь юлларын кабатлыйм.
Бу мәктәптә барсы да бар,
Татар теле генә юк…
Әмма һәрбер мәктәптә яна-көя үзенең укучыларында туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышучы укытучылар бар. Сүз белән дә, кылган гамәлләре белән дә. Һәм, әлбәттә, язучыларыбызның иҗатлары аша да алар укучыларында туган телгә мәхәббәт уятырга тырышалар. Галимҗан абыйлары Гыйльманов шигырьләрен дә балалар яратып, туган телләрендә сөйлиләр (Укучылар Галимҗан Гыйльманов шигырьләрен укыйлар.) (12 – 13 нче слайдлар)
Алып баручы. Галимҗан әфәнде, Сезнең балалар өчен язылган шигырьләрегез бик күп. Ничә буын балалар инде сезнең шигырьләрне укып үсте. Аларны без – укытучылар да бик яратып кулланабыз. Галимҗан әфәнде, Сез бит әле шагыйрь генә түгел,ә бәлки әти, дәү әти дә. Әлбәттә, мондый югары дәрәҗәдәге вазифаларыгыз булмаса, “Көмеш тарак”,”Алдакчы тукран”, “Фил төшкә сыймый”, “Самат батыр”, “Йөгерек гөрләвек”, “Әбием сихерче бугай” һ.б. шундый менә дигән җыентыкларыгыз да дөнья күрмәс иде.
Язучыга сорау. Әйтегез әле: бала күңеленә үтәрлек итеп язуның сере нәрсәдә? Дәү әти, бабай вазифасын ничегрәк башкарасыз? Оныкларыгыз сезнең үгет-нәсихәтләргә колак салып, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп үсәләрме? (Язучы сүзе.) (14 – 17нче слайдлар. Китаплар.)
Алып баручы. Әлбәттә, язучы өчен һәр басылып чыккан китабы- үз баласыдай кадерле. Әсәрләрегезнең һәрбер юлына Сезнең йөрәк хисләрегез салынган. Сез һәрбер китабыгызның нигезенә аның эчендә булган әсәрләрне берләштерүче бер уртак идея салгансыз.
Язучыга сорау. Бу китапларыгыз Сезгә кайсы ягы белән кадерле? Бүгенге көндә дөнья күргән китапларыгыз, берәр китабыгызның кызыклы язмышы турында укучыларга нәрсә әйтер идегез? (Язучы сүзе.) (18 нче слайд)
Алып баручы. Хәзерге татар әдәбиятында “Яңа проза” юнәлешенә нигез салган “Албастылар” дан өзекне тыңлап карыйк әле.
Язучыга сорау. Бу әсәрегезнең язылу тарихы турында сөйләп китмәссезме икән? (Язучы сүзе.)
Алып баручы. Галимҗан Гыйльмановның 2015 елда дөнья күргән шактый зур күләмле җыентыгы (19 нчы слайд) “Тәкъдиргә юл” дип исемләнгән. Җыентыкта шул ук исемдәге хикәя дә бар. Ул 2004 елда язылган булган икән. Без бу хикәяне сезгә рус телендә тәкъдим итәргә булдык. Чөнки ул безнең рус телле укучыларыбызны да битараф калдырмады. (Балалар “Дорога к судьбе” хикәясен укый.) (20 нче слайд)
Укучы (сорау бирә). Уважаемый Галимзян Хамитзянович! Расскажите пожалуйста, историю создания этого рассказа , который своим содержанием очень тронул нас. (Язучы сүзе.)
Алып баручы. Галимҗан әфәнде, белгәнебезчә, Сез үзегезне “шагыйрь җанлы прозаик” дип атыйсыз. Бу турыда Сезнең повесть-хикәяләрегез генә түгел, ә бәлки новеллаларыгыз, лирик парчаларыгыз, нәсерләрегез дә сөйләп тора. Бу үзенчәлекле жанрлар белән беррәттән , беренче карашка гади генә тоелган, Сезнең истәлек-хатирәләргә нигезләнеп язылган бик мәгънәле бер хикәягезгә тукталып китәргә телибез. Без бу өлешне Ислам Хәлилов белән бергә әзерләдек һәм, аны халыкара “Әлмәндәр варислары” бәйгесенә тәкъдим итеп, 3 нче урынга лаек булдык. (21 нче слайд)
Ислам Хәлилов (Г.Гыйльмановның “Әткәйнең сугыш көндәлеге” хикәясеннән өзек укый). Минем әткәй – сугыш баласы. Яшьтән ятим калып, сугыш авылының бөтен кыенлыкларын җилкәсендә татыган кеше. Сугыш чорында күргән авырлыклар хакында сөйләргә яратмый ул, ара-тирә генә, бигрәк тә үткәннәр хакында уйланып, моңаеп утырганда, кинәт ачылып китә, малайларын үз тирәсенә җыеп, күңелен түгә башлый….
Бу хатирә әнә шул моңсу, әмма үтә дә изге минутлардан истә калган.
Укучы (“Туганлык” хикәясен укый).
Язучыга сорау. Әйтегез әле, гаҗәеп акыллы кош турындагы бу хикәягез тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгәнме? (Язучы сүзе.)
Алып баручы. Галимҗан әфәнде, кешеләр һәм кошлар темасы Сезнең иҗатыгызда шактый еш очрый. Эльвина Казилова укуында тагын бер хикәягезне тыңлап китик әле. Хикәя “Икмәк” дип атала.
Һичшиксез, Кешеләргә Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләкләрнең берсе –икмәк ул. Икмәк аша кеше үзенә тук булу халәтен генә түгел, ә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек хисләрен дә сеңдерә. Бу – бигрәк тә балаларда бик ачык күренә .
Әйдәгез, хикәяне тыңлап китик.
Алып баручы. Иҗатыгызда иң яраткан темагыз – аналар темасы, анага мәхәббәт һәм, киресенчә, ананың балага мәхәббәте дисәм, һич ялгыш булмастыр. Бу – Сез иҗат иткән бөтен жанрга да кагыла. Кечкенә генә бер хикәягезне Камилә Хәсәншина укып китә. Ул “Бәхет” дип атала.
Язучыга сорау. Иҗатыгызда аналар темасы турында тагын ниләр әйтер идегез? Сезнең язучы булып китүегездә әниегезнең йогынтысы ни дәрәҗәдә булды? (Язучы сүзе.)
Галимҗан Гыйльманов үзен: (22 нче слайд) “Мин шагыйрь җанлы прозаик”, – дип атый. Бу – әлбәттә, шулайдыр. Ә бит аның шигърияте дә, прозасы да күп очракта тирән фәлсәфәгә корылган. Галимҗан әфәнденең иҗатына күзәтү ясаганда, шактый кызыклы әдәби күренешләргә тап буласың: бу язучы әле җөмлә-парчалар, образлы әйтелмәләр, фразеологизмнар тудыручы һәм аларны әсәрләренә иңдерүче оста фикер иясе дә икән бит. (23 нче слайд) Берничәсен генә тыңлап карагыз әле:
Балачакта. Балачакта, тышта уйнап кергәч, әнкәйдән кар кактыра идем…
Хәзер дә бер, их, кайтасы иде! Әнкәемнән кактырасы иде чәчләремә кунган “ак кар”ны!
Дәү әтигә. “Башыма кулыңны куйсаң, түбәтәй кигән кебек булам.
Җәйге кыр. Шаян күбәләкләр кояш нурын чәчәкләргә элеп чыкканнар.
Авыл яме. Авылның яме кая киткән дисәм, күк катына иңгән мәчет манарасын томан каплаган икән…
Язучыга сорау. Мондый образлы әйтелмәләрегез, канатлы сүзләрегез, гыйбарәләрегезнең язылу тарихы турында сөйләп китсәгез иде. (Язучы сүзе. Укытучыларның, балаларның Галимҗан Гыйльмановка сораулары.)
Алып баручы. Ә хәзер икенче кунагыбыз – Надия ханым Шәйхетдиновага сүз бирергә телибез.
Надия ханым, Сез менә дистә елдан артык безнең мәктәп, район укытучыларын, иҗат вәкилләре белән очраштырып, тоташтырып, бик саваплы эш башкарып киләсез. Бу – Сезнең туган якларыгызга чираттагы кайтуыгыз. Нинди хисләр, уйлар белән аяк бастыгыз туган туфрагыгызга? Татар җурналистикасының яшәеше, торышы ни хәлдә? Нинди иҗади планнар белән янып йөрисез? (Журналист Надия Шәйхетдинова сүзе.) (24 нчеслайд)
Алып баручы. Бүгенге “Әдәби кунакханә”нең темасына яңадан әйләнеп кайтсак , ул Галимҗан Гыйльманов сүзләренә таянып, болай яңгырый: “Ходай Тәгаләнең ихтыярын мин шулай аңлыйм: җиргә үз иманы һәм тәүфыйгы белән туган һәркемнең үз гомере, үз нәсел- нәсәбе, үз теле, үз милләте, үз Ватаны, үз бәхете- бәхетсезлеге, үз мәхәббәте,үз сагышы, үз язмышы, димәк, ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ДОГАСЫ. Чынлап та, бу сүзләрнең хаклыгына без бүген язучы Галимҗан Гыйльманов әсәрләрендәге геройларның язмышлары аша тагын бер кат ышандык.
Бу урында Галимҗан әфәнденең югарыда әйтеп киткән образлы әйтелмәсенә янәдән әйләнеп кайтасы килә:
Авыл яме. Авылның яме кая киткән дисәм, күк катына иңгән мәчет манарасын томан каплаган икән…
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Авылларыбызга, бистәбезгә ямь биреп торучы, күк катына иңгән мәчет манараларыбызны беркайчан да томан капламасын иде! Һәркайсыгызны бүгенге җомга көн һәм якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлап, теләгән һәрбер теләгегез, укылган һәрбер догагыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын иде, дигән теләктә калабыз!
Яңа очрашуларга кадәр, хөрмәтле хезмәттәшләр, милләттәшләр, кадерле кунакларыбыз! Барыгыз да сау-сәламәт булыгыз!