Үз тәнебезне өйрәнәбез
Лилия ГАРИФҖАНОВА,
Казандагы
166 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. Балаларның сизү органнары (авыз, борын, колак) турында күзаллауларын формалаштыру; организмда аларның роле һәм аларны ничек сакларга кирәклеге турында күзаллау бирү.
Программа бурычлары:
- Кешенең сизү органнары исемен ныгыту, шулай ук исләрне һәм тәмләрне аера белергә өйрәтү.
- Төсләрне (зәңгәр, кызыл, сары, кызгылт сары) ныгыту, «Күп», «бер» төшенчәләрен ныгытырга.
- Бер-береңә яхшы һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү, үз-үзеңне тоту культурасына өйрәтү.
Җиһазлар. Доктор Айболит курчагы; зәңгәр тукыма; эскәмия, чәчәкләр, кәрзин, теш щеткасы (7 шт); кеше рәсеме, сизү органнары (күзләр, авыз, колаклар, борын); әфлисун, суган; төрле ситуацияле рәсемнәр; магнитофон.
Шөгыль барышы.
- «Доктор белән очрашу» сюжетлы-рольле уены.
Тәрбияче. Карагыз әле, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, исәнләшик. Хәзер мин сезне урманга чакырам. (тәрбияче балаларга аларның урманга баруларын күз алдына китерергә тәкъдим итә, кошлар тавышы, урман шавы ишетелә). Карагыз әле, безне кем каршы ала? (тәрбияче сиздермичә генә Айболит курчагын чыгара) Бу кем? (Доктор Айболит)
Исәнмесез балалар! Доктор Айболит нишли? (Кешеләрне, җәнлекләрне дәвалый.)
Дөрес, балалар, без авырганда һәрвакыт тизрәк терелергә ярдәм итүче докторга мөрәҗәгать итәбез.
Доктор Айболит. Мин сезне чәчәкле аланга чакырам. Ләкин анда эләгү өчен елга аша күпердән чыгарга кирәк. Сак булыгыз, егылмагыз, юкса аякларыгызны чылатырсыз!
Тәрбияче. Карагыз әле, без нинди матур аланга килдек! Монда ничә чәчәк бар! (Күп.) Һәркайсыгыз берәр чәчәк өзеп, кәрзингә салыгыз. Без нинди матур һәм гадәти булмаган чәчәкләр җыйдык.
- Кеше органнары турында әңгәмә.
Тәрбияче. Бу чәчәк нинди төстә? (Сары.) Чәчәк уртасында нәрсә ясалган? (Күз). Күзләр ни өчен кирәк? (Дөньяны күрү, карау өчен.) Күзләрегезне күрсәтегез. Әйдәгез күзләребезне йомыйк. Бернәрсә дә күренми, караңгы. Күзләр авыртканда кешегә бик начар, шуңа күрә аларны сакларга кирәк. Аны ничек сакларга? (Ком сипмәскә, күзләрне җәрәхәтләмәс өчен очлы предметлар белән сак эш итәргә.)
Бу нинди предметлар булырга мөмкин? (Карандашлар, таяклар, чәнечкеләр, кайчы һ.б.) Һәр иртәне күзләребез белән нишлибез? (Су белән юабыз.)
Тәрбияче. Бу чәчәк нинди төстә? (Кызыл.) Монда нәрсә ясалган? (Борын.) Борыныгызны күрсәтегез.Борын нигә кирәк? (Сулыш алу өчен, борын аша кеше үпкәләренә һава керә.) Борын белән төрлечә сулып карыйк әле. (Бөтен борын белән, аннары һәр борын тишеген чиратлашып.)
Борын сулау өчен генә түгел, исләрне аеру өчен дә кирәк.Иснәп карагыз әле, бу нәрсә? Нәрсә исе килә? (Суган.) Бу нәрсә? Иснәгез. (Әфлисун.) Исләр бертөрлеме, әллә аерыламы? (Төрле.) Менә күрәсезме, без борынсыз яши алмыйбыз икән. Борынны ничек сакларга кирәк соң? Борыныңны бармак яки үткен предметлар белән казырга ярамый. Чит әйберләрне борынга тыгарга ярамый. Әгәр дә сез авырып китеп сулый алмый башлагансыз икән, нишләргә кирәк? Кулъяулыкка яисә чиста тастымалга борын сеңгерергә кирәк. Ләкин бик нык сеңгерергә дә ярамый, бу колак авыруына китерергә мөмкин.
Тәрбияче. Бу чәчәк нинди төстә? (Кызгылт сары.) Бу чәчәккә нәрсә ясалган? (Авыз, тешләр.) Авызыгызны күрсәтегез? («А» диегез), тешләрегезне шакыгыз.
Авыз ни өчен кирәк ? Без ризыкны авызга салабыз һәм аның тәмен беләбез. Без сезнең белән суган иснәгән идек, хәзер, әйдәгез, суганны ашап карыйк.
Балалар татып карый. Суганның тәме нинди? (әче) Әфлисунны ашап карагыз. Ул нинди? (баллы). Тешләр ни өчен кирәк? (Азык чәйнәргә.)Тешләрне ничек карарга кирәк? Әйе, иртән-кич менә шундый теш щеткасы һәм паста белән чистартырга кирәк. Тешләре нык һәм матур булачак. Сез өйдә тешләрегезне чистартасызмы?
Тәрбияче. Бу нинди чәчәк? (Зәңгәр.) Аның өстендә нәрсә ясалган? (Колак.) Күрсәтегез әле, колакларыгыз кайда? Безгә колаклар нигә кирәк? Хәзер сез колакларыгызны ябарсыз, мин, сүзләр әйтәм, ишетерсезме, юкмы икәнен карармын. Тик бик нык ябыгыз. (Тәрбияче пышылдап сүзләр әйтә)
Әйләнә-тирәдәге тавышларны ишетү өчен колаклар кирәк. Колакларны ничек сакларга кирәк? (рәсем күрсәтү.) Колакка очлы әйберләр тыгарга ярамый, көчле музыка тыңларга ярамый, колакларны иртән сабынлы су белән юарга кирәк.
Бүген без сөйләшкән кешенең органнарын яхшырак истә калдыру өчен мин сезгә бер җыр башкарам.Сез тыңлагыз, ярдәм итегез һәм минем арттан кабатлагыз.
- Физкультминутка.
Хәерле иртә күзләрем!
Сез уяндыгызмы?
Хәерле иртә белән, колаклар!
Сез уяндыгызмы?
Хәерле иртә, борын!
Син уяндыңмы?
Хәерле иртә, авыз!
Син уяндыңмы?
Күзләрем карый.
Колаклар тыңлый.
Борын сулый. (Тирән сулыш алырга.)
Авызым ашый. (Әм,әм, әм.)
Без уяндык!
- Картина белән эшләү.
Тәрбияче. Доктор Айболит, сиңа безнең балаларның сизү органнарын ничек атаулары һәм миңа сөйләргә булышулары ошадымы? Доктор Айболит бер рәссамны дәвалган, шуның өчен аңа картина бүләк иткән. Карыйсыгыз киләме?
(Сизү органнары ясалып бетмәгән картина күрсәтә) Ләкин рәссам аны тәмамларга өлгермәгән, Айболит аның белән нишләргә белми. Әйдәгез ярдәм итик. Бу кем? (Малай, кеше.) Рәссам нәрсә ясарга өлгермәде? (Күзләр, авыз, борын, колаклар.)
(балаларга кеше органнары сурәтләнгән рәсемнәр өләшә.) Күзләр кайда булырга тиеш? Борын? һ. б. (Балалар ябыштыралар)
Йомгаклау. Карагыз әле, нинди матур кеше килеп чыкты ! Ул нинди? (күңелле, шат) Без картинаны ясап бетердек. Доктор Айболит сезгә бүләкләр алып килгән. Бу нәрсә? (теш щеткалары.) Докторга нәрсә әйтергә кирәк ? (Рәхмәт.)