Җөмләнең баш кисәкләре. Ия. Хәбәр

 Зилә БАТЫРОВА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– укучыларны җөмләнең баш кисәкләре белән таныштыру, җөмләдә дөрес табарга һәм кулланырга өйрәтү;

– дөрес язу күнекмәләрен үстерү,сөйләм телен баету;

– язгы табигатькә карата соклану тәрбияләү.

Бурычлар:

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация, карточкалар, күрсәтмә материаллар һ.б.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу дәресе.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? (Кул белән күрсәтәләр.) Шәп булса, без бүген бергәләп эшләрбез. Бер-беребезгә карап елмайдык, утырыгыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Кәрзиндәге сүзләр белән эш.

Укытучы. Укучылар, безгә бүләк итеп кәрҗин китерделәр. Карыйк әле, аның эчендә ниләр бар икән? (Тактада кәрҗин, кәрҗиндә сүзләр була: кояш, исем, ямьле, сыйфат, җиде, сан, без, алмашлык, сайрый, фигыль.)

Җавап: сүзләр.

Укытучы. Яхшы, укучылар, шул сүзләрне ике төркемгә аерып карыйк әле. (Балалар, берәмләп чыгып, сүзләрне ике төркемгә аера.)

Укытучы. Әйбәт, укучылар. Ә ни өчен сүзләрне шулай аердыгыз? (Укучылар җавабы.)

Укытучы. Әйе, укучылар, бер якта – сүзләр, икенче якта – атамалар. Сүзләрне һәм атамаларны тәңгәлләштереп куйыйк әле. (Телдән: кояш – исем, ямьле – сыйфат, җиде – сан, без – алмашлык, сайрый – фигыль.)

Бу сүзләр һәм атамалар бүген безгә кирәк булачак. Ә әлегә экранга күз салыйк.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Рәсемдә (1 нче слайд) нәрсә күрәсез? (Өй)

– Әйе, укучылар, дөрес. Өй рәсеме күрәбез. Сезнеңчә, өйнең иң мөһим өлеше нәрсә? (Җаваплар тыңланыла.)

– Дөрес, өйнең иң мөһим өлеше – нигез. Нигез ныклы булмаса, өй җимерелергә мөмкин. Өйнең нигезе булган кебек, җөмләләрнең дә нигезе була. Уйлап карагыз әле: балалар, җөмләләрнең нигезе нәрсә булыр икән? (Ия, хәбәр.) Афәрин, балалар! Аларны бер сүз белән ничек атарбыз икән? (Баш кисәкләр.) Димәк, ничек уйлыйсыз: бүген татар теле дәресендә нәрсә турында сөйләшербез? (Укучылар җавабы.)

– Балалар, сезнең алдыгызда менталь карталар ята. Шул карталарны тутырып куйыйк әле.  Җөмләнең баш кисәкләре дигән урынга ия, хәбәр дип язып куябыз.

IV.Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Укытучы. Ә хәзер экранга игътибар итегез әле, укучылар.

Ямьле яз килде. (2 нче слайд) Укучылар, яз сүзенә сорау куеп карыйк әле. (Нәрсә? – яз)

– Яз сүзе җөмләдә нинди вазифа үти дип уйлыйсыз? (Эшне башкаручы, ия була.) Димәк, укучылар җөмләнең иясе – яз.

Килде сүзенә сорау куеп карыйк әле. (Нишләде? – килде.) Килде сүзе җөмләдә нинди вазифа үти? (Хәбәр вазифасын үти, хәбәр итә.)

– Димәк, нәтиҗә ясап, нәрсә әйтә алабыз? Иянең төп соравы нәрсә? (Кем?) Хәбәрнең төп соравы? (Нишләде?) (3 нче слайд)

– Менталь карталарны тутырып куйыйк, укучылар.

– Укучылар, карагыз әле: ия дигән сүзнең төп мәгънәсе – “хуҗа”, ягъни ул җөмләнең хуҗасы. Ә хәбәр дигәне нәрсә аңлатыр икән? (Хәбәр итү. Хәбәр хәбәр итә.) Бик дөрес, укучылар! Димәк, безгә терминнарны да истә калдыру җиңел. Җөмләгә хуҗа булучы – ул ия, хәбәр итүче – хәбәр.

– Укучылар, ия кайсы сүз төркеме белән белдерелгән? (Исем) Хәбәр кайсы сүз төркеме белән? (Фигыль) (4 нче слайд)

– Дөрес, укучылар! Ия күпчелек очракта исем белән, хәбәр фигыль белән белдерелә. Менталь карталарны тутырып куйыйк әле.

– Ә хәзер, укучылар, ия һәм хәбәрнең урыннарына игътибар итик әле. Ия җөмләнең кайсы урынында килгән? (Башында.) Хәбәр? (Ахырында.)

– Дөрес, укучылар. Димәк, нәтиҗә ясап нәрсә әйтә алабыз? (Ия – җөмләнең башында, хәбәр – ахырында килә.) (5 нче слайд)

– Карталарга тутырабыз.

– Ә ия белән хәбәрне җөмләдә ничек билгеләрбез икән? (Иягә – бер сызык, хәбәргә ике сызык сызабыз.) Карталарга язып куябыз, балалар.

Яз – күңелле ел фасылы. (6 нчы слайд) Укучылар, бу җөмләнең иясе белән хәбәрен табып карыйк әле. (Яз – ия, ел фасылы – хәбәр. Фасылы нинди сорауга җавап бирә? Нәрсә? Кызык килеп чыга бит әле бу. Укучылар, ике сүзебез дә нәрсә? соравына җавап бирде. Ә ничек аерырга соң ия белән хәбәрне? Ничек уйлыйсыз: җөмләнең хуҗасы кайсы сүз? (Яз) Яз турында хәбәр итүче сүз? (Фасыл) Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Хәбәр дә нәрсә? соравына җавап бирә ала икән.) Менталь карталарга язып куыйык әле бу мәгълъматны, укучылар.

– Ә хәзер алдагы җөмләгә күз салыйк, балалар. (7 нче слайд)

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен.

– Бу җөмләнең иясе белән хәбәрен табыйк әле, укучылар. Ия кайда урнашкан да, хәбәр кая урнашкан? (Ия – җөмлә ахырында, хәбәр – җөмләнең башында урнашкан.) Дөрес, укучылар. Ә бу мисал башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла? (Алдагы мисалларда җөмләләр тексттан алынган иде, ә монысы – шигъри юллардан.) (Әйтә алмасалар, бу нәрсәдән өзек?) Шигъри юллар түгелме бу? Әйе, укучылар, димәк кайвакыт ия белән хәбәр үз урыннарында килмәскә дә мөмкин. Болар – тойгылы җөмләләр, алар шигырьләрдә күзәтелә. Бу искәрмәне онытмагыз, балалар.

  1. Яңа теманы ныгыту

Укытучы. Дәвам итәбез, укучылар. (Күк күкрәгән тавыш, яңгыр тавышы ишетелә.) Балалар, яңгыр ява башлады түгелме? Кемдә кулчатыр бар? Кемнең кулчатыры юк, тизрәк минем янга килегез. (Зонт, балалар йөгерешеп зонт астына кача. Яңгыр тавышы әкренәя, аннан тына.)

– Балалар, карагыз әле, бу зонт астында ниндидер кәгазьләр бар. Нинди кәгазьләр булыр икән бу? Алыйк та урыннарга утырып укыйк әле. (Балалар, кәгазьләрне алып, урыннарына утырышалар.)

– Анда нәрсә язылган, укучылар? (Бу кәгазьләрдә биремнәр. Ия белән хәбәрне язып алырга.) 

Индивидуаль эш

Укытучы. Укучылар, дәфтәрләрне ачып, числоны языйк, биремне үтик. (Урыннарда эшлиләр.) Тикшерәбез.

Яз көне көннәр җылыта. Түбәләрдән тамчылар тама. Туган якларына кошлар кайта. Язның беренче чәчәкләре күренә.

Укытучы. Укучылар, без хәзер “Парыңны тап” уенын уйнап алырбыз. Кояш рәсеме төшерелгән конвертны ачыгыз. Биремнәр һәр рәт өчен үзгә (аерым). Шул конвертларны ачып, андагы сүзләрне укырга һәм берәм-берәм алга чыгып, үз парыгызны табарга кирәк булачак. Ачабыз, сүзләрне укыйбыз. (Бер бала тактага чыга, сүзен укый, икенче бала парын табып ала да, аның янына чыгып, тактага сүзләрне ябыштырып куялар. Шулай парлар табылып беткәнче уйныйлар.)

Көннәр озыная

кояш көлә

тамчы тама

яз килә

Агачлар  бөреләнә

Умырзая үсеп чыга

(Тактага әлеге сүзләр ябыштырыла.)

Укытучы. Балалар, әйдәгез, хәзер язучылар булып карыйк әле. Җөмләләр ия белән хәбәрдән генә торса, бик гади, күңелсез булыр иде. Әйдәгез әле, бу җөмләләрне тулыландырып, һәр парта җөмләгә берәр сүз өстәп чыгып, җөмләләрдән матур текст төзик. Сүзләрегез чәчәк төшерелгән конвертта булыр. Шул конвертны ачып, түбәндәге эшне башкарабыз. Беренче партадагы укучылар беренче җөмләгә бер сүз өсти дә, кәгазьне арткы партага тапшыра. Икенче парта исә арттагы партага бирә. Соңгы партадагы бер укучы килеп чыккан текстны укып бирә. Текстның дәвамын нәкъ шундый алгоритм белән икенче рәт җөмләләрне тулыландырып текстны укып күрсәтә.

Кояш көннән-көн ныграк көлә. Түбәләрдән тамчы тама. Кыска көннәр озыная. Агачлар яфракка бөреләнә. Урманнарда умырзая үсеп чыга. Ямьле яз килә.

Укытучы. Димәк, укучылар, без сезнең белән нинди эш башкардык? Ия белән хәбәр янына сүзләр өстәп  текст төзедек.

  1. Йомгаклау

Укытучы. Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

Сораулар

Ия нинди сорауларга җавап бирә?

Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?

Ия җөмләдә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

Хәбәр җөмләдә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

Ия җөмләнең кайсы урынында килә?

Хәбәр?

Искәрмәне искә төшерик әле.

Иянең астына ничек сызабыз?

Хәбәр астына?

Укытучы. Укучылар, ә хәзер белемнәрне бәялик әле: кем ничә күбәләк җыйды икән, санагыз әле. Күбәләкләр дөрес җавап өчен дәрестә бирелеп барылды. Иң күп күбәләк тотучыга “5”ле, калганнарга “4”ле.

Укучылар, бүген алган белемнәрегез өй эшен эшләгәндә ярдәм итәр дип уйлыйм. (Матур тышлы карточкалар таратам, анда өй эшләре язылган була.)

Укытучы. Ә хәзер алдыгыздагы чәчәкләрне үзегезнең күңел халәтенә туры килгән төскә буягыз да, парлап чыгып, тактага ябыштырып куегыз.

– Балалар, карагыз әле нинди матур чәчәкле алан барлыкка килде безнең. Үзегезгә ошыймы? Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Алга таба да уңышлар телим сезгә! Дәресебез шуның белән тәмам. Рәхмәт!