Җир планетасы иң матуры

№ 207

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә экологик тәрбия буенча интеграцияләнгән театраль эшчәнлек)

Фиалка ШӘЙДУЛЛИНА,  

Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Алсу ӘСХӘДУЛЛИНА,

Түбән Камадагы 64 нче балаларбакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Максат: балаларда экологик культура, рухи-әхлакый сыйфатлар булдыру.

Бурычлар:

балаларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гомумиләштерү;

туган җиргә, суга, һавага, андагы тереклеккә, үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләп, аларның социаль-үсеш юнәлешен ныгыту;

экологик тәрбия бирү, коллективта дуслык, бер-береңә ярдәм итү, кызыксынучанлык тәрбияләү;

– танып-белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү.

Чара барышы

(Ракета тавышы ишетелә. Залга чит планета кешесе белән Робот керә.)

Чит планета кешесе (ЧПК). Без әле кая очып килдек?.. Җир планетасы, шулаймы? Минем картада бу планета – иң матур планета дип билгеләнгән.

Робот. Җир планетасы Кояшлы системасында өченче планета булып тора, һәм анда гына тормыш бар. Җирдә чиста елгалар, яшел урманнар, саф һава һәм бик күп хайваннар бар. Җирдә яшәүчеләрне – кешеләр дип атыйлар…

ЧПК (сынган агач ботагын тотып карый һәм шешәне тибеп җибәрә). Тормыш бар дисең инде… Әлегә бар, ләкин алга таба да шулай барса, монда бернинди тормыш та калмаячак. Мөгаен, бу планетага явыз чит планета кешеләре һөҗүм иткән һәм бөтен дөньяны ватып, пычратып бөтергәннәр. Робот, син үзең белән электрон тәрҗемәче алдыңмы?

Робот. Әйе, ул тәрҗемәче бөтен Җир телләрен аңлый – кеше, хайван, үсемлек телләрен…

ЧПК. Бик әйбәт. Димәк, без барысын да аңларбыз. Кабыз аны! (Бер куактан тавыш ишетелә.) Нәрсә бу?

Робот. Бу – Җир хайваны. (Юлбарыс баласы куак артыннан чыга.)

ЧПК. Син нәрсә?

Юлбарыс. Мин – Амур юлбарыс-с-сы! Мин – куркыныч-ч-ч, ерткыч-ч-ч җәнлек!

ЧПК. Бик куркыныч түгел, син бит кечкенә.

Робот. Җәнлек баласы янында гел аның әти-әнисе була. Игътибар! Игътибар!

Куркыныч! (Юлбарыс баласы елый башлый.)

ЧПК. Ник елыйсың, бәләкәч?

Юлбарыс. Минем әтием дә, әнием дә юк, кешеләргә туннар тегәр өчен аларны явыз аучылар үтерде. (Төлке баласы йөгереп керә.)

Төлке. Карагыз әле моңа, елап утыра! Оят түгелме, син бит юлбарыс! Сез бик аз калгансыз, шуның өчен илебез сезне саклый. Ә менә безне, төлкеләрне, берсе дә сакламый! Юлбарыс, ә син монда ничек эләктең? Амур юлбарысы Амур елгасы янында яшәргә тиеш, монда түгел?

Юлбарыс. Мин аннан качтым. Чөнки безнең елгага явыз кешеләр чүп, пычрак ташлыйлар, хәзер суы нык пычранды һәм аны эчеп булмый инде.

Төлке. Юлың бик озын булган икән.

Юлбарыс. Мин бераз поездга утырып килдем. Без куян белән бергә качтык. Ул кайдадыр монда йөгереп йөри.

 

ЧПК. Сез әйтәсез, Җир планетасын кешеләрдән сакларга кирәк дип. Әмма кешеләр бу планетада яши бит. Ничек инде алар үз планетасындагы җәнлекләрне юк итәләр? Бу мөмкин түгел!

Төлке (моңаеп). Тик менә бу шулай!

(Тал агачының елаган тавышы ишетелә.)

Тал. Җәнлекләрне генә түгел, кешеләр агачларны, балыкларны, чәчәкләрне, гөмбәләрне, кошларны рәнҗетәләр… (Елый.)

ЧПК. Бу нәрсә? Ник елый ул?

Имән. Бу тал агачы елый. Кешеләр кәрзин ясар өчен аның бөтен ботакларын кисеп алганнар.

Робот. Синең дә, имән, ботакларың сынган, синнән дә кәрзин ясадылармы әллә?

Имән. Юк, кешеләр минем янымда шашлык кыздырдылар.

Юлбарыс. Качыгыз! Качыгыз! Алар килә!

ЧПК. Кем?

Юлбарыс. Кешеләр! Җыр җырлап киләләр, алар монда килгәндә гел шул җырны җырлыйлар. (Бөтенесе кача, агачлар да.)

(Туристлар “Веселые путешественники” җырын җырлап керә.)

Киләбез без, киләбез,

Киләбез урманга.

Шашлык хәзер ясарбыз

Бу агач астында.

Куш. Трә-тә-тә, трә-тә-тә,

Хушлы итләр чиләктә.

Чипсы һәм конфетлар,

Бик-бик күп пакетлар,

Кола, сулар һәм соклар,

Шәп пикник бүген булыр. (2 тапкыр кабатлана.)

(Туристлар кушымта көенә пакетларны, сок савытларын ташлыйлар. Аларга күренмичә, Аю чыга һәм бу хәлне күреп, җырлый.)

Аю (кушымта көенә җырлый).

Әй-әй-әй, кешеләр,

Калдырды хәйран чүпләр:

Шешәләр, пакетлар,

Ертылган гәҗитләр,

Бик күп сок савытлары –

Урман пычранып калды. (2 тапкыр кабатлана.)

(Туристлар, борылып, аю күрәләр һәм: “Аю! Аю! Качыйк тизрәк!“ – дип кычкырып, урманга качалар. Бер яктан – Аю, ә икенче яктан агачлар туристларны куркыталар, сәхнә буенча куып йөриләр. Туристлар, арып, җиргә утыралар. Куркып як-якка караналар.)

1 нче турист (әти). Без адаштык, бугай!

2 нче турист (әни). Мин сиздем шулай буласын. Дачага яки театрга барган булсак, яхшырак булыр иде,.

3, 4 нче туристлар (балалар). Өйгә кайтырга телибез!

1 нче турист. Ничек юлны табыйк икән?

3, 4 нче турист. Ашыйсыбыз һәм эчәсебез килә! Кайда безнең азык-төлек запаслары?

1 нче турист. Без аларны югалттык!

2 нче турист. Сиңа бер дә ышаныч юк икән. Нәрсә дә булса уйлап чыгар инде!

1 нче турист. Хәзер, хәзер (уйлап йөри). Бу бит урман, димәк, монда гөмбәләр булырга тиеш! (Берничә бала, чебен гөмбәсе костюмнарын киеп, чыгып бииләр.)

«Чебен гөмбәләре биюе» (кашыклар белән бию)

1 нче чебен гөмбәсе.

Иң матур гөмбә

Мин булам, дуслар!

Бар кеше безне белә:

Балалар, зурлар!

2 нче чебен гөмбәсе.

Кызыл эшләпә өстендә

Ап-ак борчаклар,

Нәзек аягым да бар,

Ул да ап-актан.

3 нчечебен гөмбәсе.

Исемем минем кызык –

Чебен гөмбәсе,

Ләкин мин бик агулы,

Сак бул син, кеше!

1 нче турист. Ашый торган гөмбәләр юк монда, нәрсә генә кыздырып ашарга икән? («Учак» кабыза.)

(Кулына кәрзин тотып, Маша исемле кыз чыга. Кәрҗинендә –бинт һәм агач «дәвалар» өчен башка чаралар. Икенче кулында – зур пакет, ул аңа чүп җыеп бара. Туристларны күреп куркып китә.)

Маша. Әй, сез кем? Ничек монда эләктегез? Сез монда аю күрмәдегезме?

1 нче турист. Без адаштык, нәкъ шул куркыныч аю аркасында. Без бик нык курыктык һәм аннан качтык. Инде хәзер машинаны да, юлны да таба алмыйбыз.

2 нче турист. Инде хәзер нишләргә? Ничек өйгә кайтырга?

Маша. Ул бит бик гади нәрсә! Халык сынамышларын искә төшерергә кирәк. Әлеге юл көньякта урнашкан. Ә аюны сез кайсы якта күрдегез?

Туристлар (бергә). Әнә теге якта! Йөрмә анда, аю бик куркыныч! (Маша күрсәткән якка йөгереп китә, аның каршысына аю чыга.)

Маша. Аюкай, дустым! (Туристлар, куркып. кул белән күзләрен каплый. Маша аю белән чыгып китәләр.)

3, 4 нче турист. Бу куркыныч аю киттеме инде?

2 нче турист. Әйе, китте. Ә кыз кая югалды? Халык сынамышлары турында нәрсә әйтте әле ул? Көньякка барырга дипме?..

1 нче турист. Көньягын каян табыйк инде хәзер?

(Балалар елый башлый. Урманнан Куян сикереп чыга һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итә.)

Куян. Кадерле тамашачылар! Әйдәгез, туристларга урманнан чыгарга булышыйк! Кырмыска оясының салмак төшә торган җире кайсы яктан –көньяктанмы яки төньяктанмы?

Тамашылар. Көньяктан. (Туристлар кырмыска оясын эзли башлый. Таба алмагач, балалары елый башлыйлар.)

3, 4 нче турист. Монда кырмыска оясы юк! Гел агачлар гына. Өебезгә кайта алмабыз инде!

Куян. Кадерле тамашачылар, агачларның кайсы ягыннан мүк үсә – көньяктанмы әллә төньяктанмы?

Тамашачылар. Төньяктан.

Куян (туристларга карап). Ишеттегезме инде, ничек көньякны билгеләргә?

1, 2 нче турист. Монда бернинди мүк тә күренми. Агач ботаклары һәм яфраклары гына күренә.

Куян. Балалар, кайсы якта агач ботаклары һәм яфраклары күбрәк һәм куерак – көньяктанмы әллә төньяктанмы?

Тамашачылар. Көньяктан.

1 нче турист. Агачның бу ягы куерак, димәк, анда көньяк. Киттек шул якка.

Куян. Сез китәргә җыенасызмы?

Туристлар. Әйе!

Куян. Ә учакны шулай калдырасызмы? Балалар, урманнан китәр алдыннан нишләргә кирәк?

Балалар. Учакны су белән сүндерергә яки җир белән капларга, артыңнан калган чүпне җыештырып китәргә кирәк.

Туристлар. Аңладык, хәзер эшлибез без аны! (Эшлиләр һәм китәләр. Аланга, пакет тотып, Маша белән Аю чыгалар.)

Маша. Кара әле, Аюкай, урманыбыз чүп-чарга баткан бит. Безгә ярдәм кирәк.

Куян. Балалар, әйдәгез, бергәләп урманны чистартыйк, Маша белән Аюга булышыйк! (Балалар, чүп-чарны җыештырып, аны дүрт савытка бүләләр: кәгазь, пыяла, пластик һәм металл.)

Маша. Рәхмәт сезгә, дуслар! Урманыбыз чистарды, матурланды.

(Юлбарыс, Куян һәм Төлке йөгереп керәләр.)

Җәнлекләр. Алар тагын монда килә!

Маша. Кемнәр килә?

Төлке. Кешеләр-р-р!

Агачлар. Без аларны кертмибез! (Юлны каплап басалар.)

3, 4 нче туристлар. Кая соң бу юл? Безнең ашыйсыбыз килә башлады.

Аю (агачлар каршына чыгып әйтә). Җибәрегез аларны. Минемчә, бу кешеләр бүтән беркемне дә рәнҗетмәсләр һәм табигатьне сакларлар. Әйдәгез, әле кагыйдәләрне искә төшерик. (Алга, рәсемнәр тотып, балалар чыга.)

Балалар. Чүп калдырырга ярамый; агач ботакларын сындырмаска; елгаларны, суларны пычратмаска; күп чәчәкләр җыймаска; кошларны һәм җәнлекләрне рәнҗетмәскә кирәк.

Аю (туристларга карап). Аңладыгызмы инде, кешеләр?

Туристлар. Аңладык, без барысын да аңладык!

Маша. Алай булгач, агачларның ботакларын дәваларга миңа булышыгыз әле.

Туристлар: Әлбәттә, булышабыз! (Бинт кулланып, ботакларны бәйләп куялар, агач өсләреннән чүпләрне алалар.)

Тал. Рәхәтләнеп киттем!

Имән. Ничек яхшы! Өстемнән чүпрәкләрне, аяк киемнәрен алгач, җырлыйсы килеп китте! («Урманда йөрүләре» җырының бер куплетын башкара.)

Туристлар. Без аңладык – табигать белән дус, тату яшәргә, аны яратырга һәм сакларга кирәк. (Балалар алга чыгып мәкальләр әйтәләр.)

Балалар.

– Урман белән су – табигать күрке.

– Урман һавасы – саф һава,

Саф һава – тәнгә дәва.

– Табигать – уртак йортыбыз.

– Кул пычранса, су белән юарсың,

Ә су пычранса – ни белән юарсың?

– Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы.

(Залга ЧПК белән Робот керә.)

ЧПК. Кара әле, Робот, ничек үзгәрде бу алан!

Робот. Матур урыннар! Ямь-яшел агачлар. Чиста елга. Бәхетле җәнлекләр һәм кешеләр!

ЧПК. Менә хәзер мин күрәм, Җир планетасы – чыннан да, иң матуры, саклагыз аны кешеләр! (Бергәләп «Планета с именем Земля» җырын башкаралар.)