Җиңү алып кайткан исемнәрне тапшырабыз килер буынга
Җиңү алып кайткан исемнәрне тапшырабыз килер буынга
(Гөлнур Айзат әсәрләреннән төзелгән дәрестән тыш әдәби-музыкаль чара)
Лилия БУЛАТОВА,
Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкының теленә, тарихына кызыксыну уяту, язучының иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау тора.
Бурычлар:
– укучыларда сәнгатьле сөйләм теле күнекмәләре формалаштыру;
– Гөлнур Айзат иҗатын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү;
– балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынны аларның тормышы һәм батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү, аларда ватандарлык хисләре, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтү.
Сәхнә сугыш чорын тасвирлап бизәлгән, экранда Гөлнур Айзатның портреты, залда авторның китаплар күргәзмәсе.
Чараны алып баручылар сәхнә түренә күтәрелә.
1 нче укучы.
Сугыш! Сугыш!
Сәгать туктап тора,
Тынып кала кырлар, урманнар.
Халык өнгә килә.
Җыр яңгырый:
Сау булыгыз, дуслар, туганнар.
Күпләр бәгырендә ачуташ ул –
41 нең яман хәбәре.
Алтын сәгать кенә берәм-берәм
Саный бара газап хәлләрне.
Яр булырдай егет-җиләннәре
Ятып кала сугыш кырында.
Кара печать килә тора
Ир-егетләр кайтыр урынга.
Бу сугышның бөтен афәтләрен
Саный тора сәгать уклары.
Тормыш терәкләрен көтә күпләр,
Ярын көтә – ире юклары.
Ишек кагып тормый хәбәр,
Ятимнәрнең санын арттырып.
Ике аяксыз ирләр кайтса кайтсын –
Тормышлары китәр яктырып.
Кызлар кулы тотып өлгермәгән
Егетләрнең кулы коралда.
Ватан өчен соңгы тамчы канга,
Соңгы көчкә чаклы тора ала!!!
Тик бу сугыш кына тына алмый:
Көл итә бит туган җирләрне.
Ничек түздең, Илем, югалтуга
Миллионлаган асыл ирләрне?!
Вәхшиләрне үз илендә тукмак,
Берлингача җиткән солдатны
Шатландырып Бөек Җиңү килде –
Дүрт елдан соң көткән таң атты.
Сөенеч хәбәрләре китергән ул –
45 нең язы күпләргә.
Туган якка даннар алып кайтты
Исәннәрнең горур җырлары.
Буыннарда дәвам итә тормыш:
Гөлгә күмелә һәйкәл сыннары!
Хәтер! Хәтер!
Саклый күр син берүк
Исәннәрне ерак тарихта!
Без сокланыйк
Шундый уллар биргән
Үзе тыйнак, батыр халыкка!
Гөлнур Айзат
Алып баручы. Әйе, сугыш дигән афәт беркемне дә аямый. Меңләгән яшь егетләр, тормышны алып барырдай ир-атларны сугыш упкыны үзенә чорнап ала… Дистә еллар үтсә дә, 1941 елның 22 июнь таңында гүзәл авылларны, шәһәрләрне басып, изге җиребезгә фашист гаскәрләренең басып керүе, тыныч йокы белән йоклаганнарның татлы йокысын алуы, өлкәннәрдән бигрәк, сабыйларны еларга мәҗбүр итүе һәркемнең хәтерендә. Бу афәт турында хәбәрләр буыннан-буынга тапшырыла. Чөнки исән-имин кайтырбыз дип киткәннәрнең күбесе киткән юлларыннан кире кайта алмый. Безнең Буа районы Иске Суыксу авылыннан киткән 700 батырның яртысы яу кырында ятып калган, туган илне, Ватанны саклау өчен күтәрелгән сугышта алар башларын салган, әниләре – улсыз, хатыннары – тол, балалары мәңгелеккә ятим калган.
Алып баручы. Менә шуңа күрә сугыш вакыйгалары күп еллар дәвамында телдән-телгә сөйләнеп киленә, язучылар, әдипләр тарафыннан әсәрләрендә чагылдырыла, режиссерлар тарафыннан сәхнәләштерелә. Бу әсәрләрдә сугышның афәте, кеше язмышларының ирексездән үзгәрүе, бәхетнең җимерелүе гәүдәләндерелә. Йөзләгән язучы каләме бу темага мөрәҗәгать итә. Бүгенге көн яшь язучылары иҗатында да Бөек Ватан сугышы хатирәләре чагылыш таба. Һөнәре буенча укытучы булган якташыбыз Гөлнур Айзат шундыйлардан.
Алып баручы. Азат, без беләбез Гөлнур Айзат турында, әйдә, тамашачыларны, кыскача гына булса да, якыннан таныштырыйк әле. (Экранда Гөлнур Айзат турында презентация бара.)
Алып баручы. Гөлнур Айзат (Гыйниятуллина) Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамалап (1970), Апас урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Апаста уку чорында (1971–1977 еллар) мәктәптә «Әдәбият сөючеләр» түгәрәгендә беренче шигырьләрен иҗат итә. Мәктәпне тәмамлагач, әдәбиятка мәхәббәт аны Казан дәүләт университетына алып килә. Биредә татар филологиясе бүлегендә укый (1977– 1982 еллар).
Алып баручы. Гөлнур Айзат, 1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә эшкә кайта. 1982 – 2016 елларда Буа районының Кырык Садак, Янтуган, Ташкичү һәм Буа шәһәренең А.В.Луначарский, Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпләрендә директор урынбасары һәм татар теле укытучысы булып эшли. Ул – «Бәхет гөле» (2008), «Өч мизгел» (2012), «Бәхетле бул» (2014 аудиоҗыентык), «Әманәт»(2015), «Күңел аҗаганнары»(2015), «Буа төбәгенең тарихи сәхифәләрен барлаганда» (2010), «Күз яше ачы була» (2015) җыентыклары, 400 дән артык җыр авторы.
Алып баручы. Аның шулай ук «РФның мәгариф отличнигы»,
Татарстанның атказанган укытучысы,
«Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе,
Татарстан Президентының Рәхмәт хаты,
Гомәр Толымбай премиясе лауреаты,
Каюм Насыйри премиясе иясе булуын,
«Габдулла Тукайга 135 яшь» күкрәк билгесе,
«Апас районына 90 ел» медале белән бүләкләнүен әйтеп узасы килә.
Алып баручы. Гөлнур Айзат – сугыш темасына аеруча күп әсәрләр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның «Гармунчы Хәтирә», «Истәлек», «Песнәкле гармун» әсәрләре аерым игътибарга лаек. Укытучы иҗатының бер үзенчәлеген әйтеп китү кирәктер. Аның әсәрләре бик зур тәэсир көченә ия һәм, гәрчә анда канкойгыч вакыйгалар тасвирланмаса да, сугышның ни икәнлеген күзаллау авыр түгел. Билгеле булганча, Г.Айзат – герой характерын бирү остасы, ул әсәрдәге образларның эчке күңел дөньясын, рухи халәтен тәэсирле итеп сурәтли белә. Әсәрләрнең үзенә тарту көче дә нәкъ шундадыр, минемчә. Геройларның уй-кичерешләре, хис-тойгылары аша да без сугышның нинди афәт булуын аңлыйбыз.
2 нче укучы.
Сугыш
Сугыш дисәм, минем җаным кайный –
Югалткан ул күпме туганым.
Беркем белми әле җир шарында
Сугышларның әйбәт булганын.
Абыйларым анда башын салган,
Йөз җәрәхәт алган әти дә.
Вәхшилеген дошман гаскәрләрнең
Тел әйләнми хәтта әйтергә…
Ак фәрештә кебек туташлары
Сулыш өргән үләр җаннарга.
Кабат Ватан диеп утка кергән
Гомерләрен күмеп даннарга.
Шушы еллар канга манып язган
Хәтеренә батыр халкымның.
Дистә еллар яши азат илдә
Сүндермичә йөрәк ялкынын.
Алып баручы. Поэзиядә сурәтләнгән лирик герой һәм солдат образының күркәм кешелек сыйфатларының берсе дуслык, иптәшлек тойгысы булды. Бу дуслык – утлар-сулар кичкән, ерткыч дошманга каршы көрәштә чыныккан керсез солдат дуслыгы. Күренекле шагыйрь Зәки Нури истәлегенә язган шигырендә дуслыкның бөтен төсмерләре чагыла.
4 нче укучы.
Татар Төкесенең туфрагында
Калган эзләреңне җил алган.
Урамнарың синсез бик күптәннән,
Яшьтәшләрең киткән дөньядан.
Яңа буын үсеп җиткән әнә
Барлык якташларың шагыйрең.
Истәлекләр калка, сөйли алар
Батырлыгы күпме чын ирнең?
Чүпрәленең үзәгендә торган
Һәйкәл-бюстка карап уйландым.
Шигырь юлларыннан эзләп таптым
Үзе серле, шаян дөньяңны.
Бер карыйсың – анда урман шавы:
Кукмараның Любан аланы.
Амурдагы диңгез порты карый
Син агызган авыр салларны.
Сугыш сине башка исем белән
Партизан да итте, агаем.
Чит җирләрнең калын урманнары
Әй, сынады татар малаен!
Белорус та сине Андрей дип
Таныдылар бик күп дусларың.
Мишәр егетенең куәтенә
Түзалмады – ауды дошманың.
Орден-медальләрең – аккан каның,
Югалтылган саулык өчен дә.
Хыялларың бары измәсеннәр!
Тимер – нәрсә батыр кешегә?!
Сугыш, сугыш!
Дусларыңны алды,
Ул үзенчә корды язмышны,
Буйсындырам диеп кенә сине
Бу язмышлар, ләкин ялгышты…
Туры бардың, бардың хыялыңа –
Иҗат дигән шигъри патшалык
Колач җәеп каршы алды сине –
Язганнарың сөйде бар халык.
Рус, казах, кыргызлары…
Үз иттеләр әрмән, үзбәге.
Синең телең белән сөйләделәр,
Бу халыкның булдың күзләре.
Татарыма таныттың син, агам!
Араладың телне чүплектән.
Начарлыкны чеметеп тәнкыйтьләдең,
Ялагайга синнән сүз беткән!
Буа, Тархан, Казан –
барлыйм менә
Юлларыңның кайда йөргәнен.
Нәфис сүзләр язып дәваладың
Авыр чакта халкым йөрәген.
«Казан утлары»нда пештең, яндың,
Җурнал тернәкләнде, терелде.
Халкыбызга күсәк күтәргәнгә
Кызганмадың ачы телеңне.
Кыска яздың, оста яздың үзең!
Китапларың учка сыярлык.
Һәр сүзеңдә – гыйбрәт, тормыш үзе,
Һәм дөреслек җанга уярлык.
Төке җире бүген уяу әле
Искә ала данлы баласын.
Хәтирәләр яши икән, димәк,
Киләчәктә яшәр, янарсың!
Алып баручы. Гөлнур Айзатның «Гармунчы Хәтирә» әсәрендә гади бер хатын-кыз мисалында сугыш җимергән кеше язмышлары сурәтләнә.
Сугыш башлангач, Хәтирәнең яратып йөргән егете фронтка китә. Киткәндә гармунын сөйгәненә сакларга дип калдыра. Аның сагышлы да, шул ук вакытта өметле дә булган күзләре һәм җитез тырыш куллары ирексездән гармун телләренә тартыла. Әкренләп җырлар яратучы Хәтирә гармунда уйнарга өйрәнә. Озакламый гармун моңы бик еш, авыл йортының тәрәзәләрен ачып, тирә-якка тарала.
Сәхнә күренеше. Авыл йортының алгы бүлмәсе. Хәтирә апа өенә клуб мөдире килеп керә.
Әнисә. Хәерле иртәләр, Хәтирә апа! Саулыкларың ничек?
Хәтирә. Иминлек әле, балам. Сабантуйга баручыларга карап тора идем.
Әнисә (ничек дулап кергән булса, шундый ук дуамаллык белән карчыкны таза беләкле куллары белән кысып). Ник тәрәзәдән генә карап торырга!
Хәтирә. И балам, анда йөрер чакларым узды бит. Туксанны тутыручы карчыклар йөрмидер хәзер.
Әнисә. Ник йөрмәсен?! Бөтен авылны әйләнеп чыктым кичә. Барысын да чакырдым, Сабантуй болынына төшми калмагыз. Казаннан да күп кунаклар кайта, үзләренә Ташкирмән авылының моңлы әбиләрен-апаларын күрсәтеп җибәрик әле.
Хәтирә. И балакаем, килерләр микән? Бик аз калдылар бит инде.
Әнисә. Киләбез, киләбез, дип калдылар. Хәтирә апа килсә, барыбыз да барабыз дип тә өстәделәр. Тәк, болай итәбез, Хәтирә апа! Кая ач әле шифоньерыңны. Иң матур күлмәгеңне киябез, сандыгыңны да ачмый ярамас, анда чигүле алъяпкычың торадыр…
Хәтирә. Сандыгымны ачып карамаганга бишбылтыр инде, балам, ни бары да онытылган.
Әнисә. Хәзер менә ачабыз да матур итеп киенеп, гармуныңны кыстырып, Сабантуйга китәбез.
(Әнисә түр якта торучы сандык янына килеп басты. Сандыкның бер читеннән саргаеп беткән бер фото алып карашы белән тишкәли.)
Хәтирә (Хәмисемнең соңгы хаты белән килгән сурәте. Карчык калтыранып куя). Әзмәвер кебек егеттән шул сары кәгазь белән бер кечкенә сурәт кенә калды инде менә… Ии-и, юк икән лә… Менә гармуны, аныкы….
Әнисә. Беләм, беләм гармун Хәмис абыйныкы икәнне! Йә, Хәтирә апа, кайсы алъяпкычны бәйлибез? Синең күп икән монда! (Сандыктагы әйберләр арасыннан кызыл башлы сөлгене һәм күлмәк тартып чыгара.)
Хәтирә. Хәмисем төсе. Теге чакта Сабантуйда ат ярышында җиңгәч, кызыл башлы сөлге белән шушы «Гөлҗамал» сабынын биргәннәр иде. Сабынын кичке уенда миңа бүләк итте.
Әнисә. Менә бит, ә, җитмеш елдан соң да исе ничек сакланган, гаҗәп бит бу!
Хәтирә. Сакладым инде. «Көзгә өйләнәм, бикәчләп кергәч, шушы сабын белән юышырбыз, Хәтирәм», – дигән иде бит! Булмады инде, насыйп булмады. Ике атнадан сугыш башланды бит, Хәмисем китте дә югалды. Үзем генә юынасым килмәде. Бәлки кайтыр, бәлки исәндер дип, һаман сандыкта сакладым. Сабантуйга дип теккән күлмәгемне дә нишләптер туздырасым килмәде.
Әнисә. Вәт Хәмис бабай исән булып кайтып керсә хәзер, ә? Нишләр идең икән, Хәтирә апа?
Хәтирә. Булмастай эшләрне уеңда булса да сөйләмә, диләр, балам. Исән булса, җитмеш елдан бирле хәбәрсез тормаган булыр иде. Күңеле таш түгелдер, кайткан булыр иде бер, исән булса! Күзлеме-күзсезме, аяклымы-аяксызмы, хәбәре килер иде… Юк инде, юк, кызым. Герман җирендә ятып калгандыр ул. Соңгы хаты шуннан килде бит. Шул Берлинда фашист мөртәтләре башына җитте Хәмисемнең!
Алып баручы. Озак еллар үткәч булса да, Хәтирәгә Хәмисен күрү бәхете язган була. Ике сөйгән ярны Сабантуй мәйданында татар гармуны, татар җыры очраштыра…
Күп күлмәкләр киелмичә, башка яулыклар, чәчләргә чулпылар бәйләнмичә калды шул бирнә сандык төпләрендә. Кансыз дошман күпләрне ярларыннан аерды, мәңгегә яратырга бирелгән вәгъдәләр чәлпәрәмә килде. Сугыш балаларны әтиләрсез калдырды. Язмышлар ватылды…
Алып баручы. Гөлнур Айзат әсәрләрендә фашистларның тыныч илебезгә бәреп керүе һәм бәхетлеләрнең бәхетен тартып алуы белән бәйләп аңлатыла. Сугыш вакытында, әнисенә тормыш авырлыгын җиңеләйтергә дип, яратмаган кешегә тормышка чыгуы Фатыйманы сөйгән ярыннан аера. Гомергә бәхетсез итә.
Ярларга гомерлек «Истәлек» җыры һәм чиккән яулык кына кала.
(Г. Айзат «Истәлек»)
Алып баручы. Әмма автор кешенең барлык авырлыкларны да җиңә алуын ассызыклый. Хәлил картның (Гөлнур апаның әтисе) да оныклары үсеп җитә, димәк, тормыш дәвам итә, бары яралар гына үзләрен сиздереп торалар.
«Язмыш» җыры башкарыла
(Г.Айзат сүзләре, Т.Низами көе).
Алып баручылар.
– Бигрәк матур уйный иде Илдар абый гармунда, кушылып өздереп җырлыйсы килә.
– Минем Илдар абый кебек гармунда уйнарга өйрәнәсем килә тизрәк. Шулчак барлык кызлар минеке булыр иде, ә?!
Син, Айгөл, песнәкле гармун күргәнең бармы?
– Песнәкле гармун буламыни, Азат?
– Ник булмасын, була! Булмаса, Гөлнур апа үзе күрмәсә, аның турында хикәя язар идеме икән?!
– Беләсеңме, Азат, ул гармунда Гөлнур апаның дәү әнисе дә, әнисе дә, наный апасы да, кечкенә абыйсы да, шәкерт абыйсы да уйнаган икән.
– Каян беләсең син шулкадәр күп?
– Белмичә, мин бит Г.Айзатның «Песнәкле гармун» хикәясен яратып укыдым. Шушы гармун туганнарны берләштергән, шатлыкларын, кайгыларын уртак иткән. Вакытлыча гына булса да, сугыш яраларын оныттырган. Хөрмәтле тамашачылар, сезгә дә бу китапны укырга тәкъдим итәм. Туганнарны оныта барган заманда күңелләрне җылытырлык әсәр ул.
«Туганнарыма»
(Г.Айзат сүзләре
Ф.Мифтахов көе).
3 нче укучы.
ҖИҢҮ ТАҢЫ
Күңел сыкрап куя яу кырыннан
Кайтмый калганнарны әйткәндә.
Ил солдаты, исемең онытылмады,
Сының яши мәрмәр һәйкәлдә.
Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга дан булып.
Бәйрәм көнен каршылыйбыз, дуслар,
Уртак шатлык, уртак җан булып.
Еллар ерагая барган саен,
Халкым барлый батыр улларын.
Ядкяр булып китапларга күчә
Улларының батыр уйлары.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Гөлләр балкый утның нурында.
Җиңү алып кайткан исемнәрне
Тапшырабыз килер буынга.
Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга дан булып.
Бәйрәм көне йөрәкләрне бәйли
Уртак шатлык, уртак җан булып.
«Җиңү көне» җыры башкарыла (Г.Айзат сүзләре. И.Галиев көе).
Алып баручы. Озакламый илебездә зур бәйрәм көне җитә.
Җиңү көне… Бүгенге яшь буын өчен ул – Хәтер көне. Ничек кенә атасаҡ та, бу көн сугыш белән бәйләнгән. Сугышта ятып ҡалған ата-бабаларыбызның, туганнарыбызның рухларына тынычлык телик. Тылда сыер җигеп җир сөрүче, балаларын ачтан тилмертмәс өчен, басуда черек бәрәңге, башак эзләүче, бар авырлыкларга үч итеп, әти-әниләребезне үстерүче әбиләребез алдында баш иик.
Алып баручы. Суык окопларда бар саулыгын югалтып, аяк-кулсыз килеш тә илне җимереклекләрдән күтәргән, бүгенге шатлыклы көннәргә килеп җитә алмый, яу яраларыннан, авырулардан үлеп калган сугыш ветераннарын хәтергә алыйк.
1418 көн һәм төн дәвам иткән каһәрле сугыш син! Күпме әниләр – улсыз, балалар – әтисез, кызлар – сөйгән ярсыз, хатыннар ирсез калган. Яуда ятып калган солдатлар һәйкәлләр булып әйләнеп кайтты көткәннәр янына.
5 нче укучы. Әти яулап кайткан Җиңү бит бу! Әти яулап кайткан Җиңү бит бу,
Шатланырга минем хакым бар.
Әти, әти! Синең истәлекне
Гел сакларга биргән антым бар.
Снарядлар белән телгәләнгән
Аякларың, кулың гел истә.
Сугыш афәтенең мәхшәрләрен
Сөйли идең безгә һәр кичтә.
Хәзер менә бары хәтеремнән
Ачып карыйм ядкяр битләрне.
Син юк инде, бары кабереңә
Киләм алсу гөлләр күтәреп.
Алып баручы. Гөлнур Айзатның эчтәлеге ягыннан гади генә булып күренгән әлеге әсәрләре, йөрәккә якын шигъри юллары күңелләребездәге хисләрне ташытып, әнә шундый уйларга китерә.
Алып баручы. Г.Айзат үз әсәрләрендә сугыш афәтен, карт кызларның тормышын, әти-әнисез үскән балаларның, улларын-кызларын югалткан әби-бабаларның язмышларын тирән психологизм белән тасвирлый ала.
Алып баручы. Без сугыш турындагы әсәрләрен укып, күпмедер дәрәҗәдә сугышның ни икәнлегенә төшенәбез. Әмма аның гади халыкка никадәр кайгы-хәсрәт, җәфа, авырлыклар алып килгәнлеген, минемчә, сугыштан соңгы чорны яктырткан, бу чорда яшәүчеләрнең тормышын тасвирлап биргән әсәрләр ярдәм итә.
Алып баручы. Әсәрләрне укып чыккач, без нинди авыр тормышта яшәп тә, кешеләрнең олы җанлы булып калуына шаккатабыз.
Алып баручы. Автор-хикәяләүченең сагышы кешенең үзе өчен кадерле булган кыйммәтләрнең кадерен (туган ил, газиз кешеләр) югалткач кына аңлавы белән бәйле булуына, Туган җирне, туганнарны, якыннарны сагынуның бөек хис икәнлегенә инандык без.
Алып баручы. Якташыбыз, бөек талант иясе Гөлнур Айзатка иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез. Аның таланты алдында баш иябез, җаваплы хезмәтенә вакытында олы хөрмәт күрә алуын сорыйбыз.
Алып баручы. Хәзер залга авторның китаплар күргәзмәсенә чакырабыз.
Җырлы-моңлы театраль иртәбезне Гөлнур Айзатның гомернең кадере, яшәү мәгънәсе турындагы якты җырларыннан берсе «Яшәү яме» җыры белән тәмамлыйбыз.
Яши алсаң иде гомер буе,
Җан сөйгәнең белән гөрләшеп.
Яшәү – матур, яшәү шундый матур,
Якыннарга сөю өләшеп.
Гомер юлын җырлап үтсәң иде,
Булмасын тик юкка көнләшеп.
Яшәү матур, яшәү шундый матур,
Дусларыңа моңнар өләшеп.
Яши алсаң иде тормышыңда
Ялган ялгышларга абынмый.
Бәхет теләп һәм бәхетле булып,
Үткәннәрне бер дә сагынмый.
Кулланылган әдәбият
1.Г.Айзат. «Бәхет гөле». Шигырьләр җыентыгы , 2008 ел.
2. Г.Айзат. «Баллы кирпеч». Документаль җыентык.
3. Г.Айзат.«Гармунчы Хәтирә». Повесть-хикәяләр җыентыгы. «Сүз» нәшрияты, 2015.
4. Г.Айзат. «Әманәт» Повесть һәм хикәяләр. Казан: «Сүз» нәшрияты, 2015.
5.Г.Айзат .«Күз яше ачы була». Хикәя һәм повестьлар. Буа район типографиясе, 2015.