Җиде туган – бер атна

Эльмира ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 167 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, өстәлгә игътибар итегез әле. Монда пазллар бар. Әгәр дә дөрес итеп җыйсак, ниндидер бер рәсем килеп чыгарга тиеш. (Балалар пазлны җыялар.)

Тәрбияче. Нәрсәгә охшаган?

Балалар. Календарьга.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Сез монда нәрсә күрәсез? Әйе, саннар, кызыл һәм кара төстә бирелгән. Ни өчен дип уйлыйсыз? (Балаларның фикерләрен тыңлау.)

Тәрбияче. Дөрес. Ял һәм эш көннәрен аерыр өчен. Менә атна һәм анда җиде көн. Шуның бишесе – эш көннәре. Димәк, без ничә көн ял итәбез?

Балалар. Ике.

Тәрбияче. Нинди төс белән бирелгән?

Балалар. Кызыл.

Тәрбияче. Дөрес, атнада ике көн ял. Алар шимбә һәм якшәмбе. Һәр көннең үз исеме бар: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе. Нәкъ менә матрёшкалар сыман: бер-берсе артыннан тезелеп баралар һәм урыннарын да алыштырмыйлар. (Балаларга сөйләп, матрешкаларның һәрберсеннән кечерәкләрен чыгара барырга.) Ә хәзер бу матрешкаларга яулыклар бәйлик тә исемнәрен атап чыгыйк. Беренче биш көн – эш көннәре, димәк, беренче биш матрешкага бер төстәге яулыклар бәйлик. (Исемнәрен атап, бәйләп бару.) Калган ике матрешкага нинди төстәге яулыклар бәйлибез?

Балалар. Кызыл.

Тәрбияче. Нәкъ тә шулай. Ял көннәре булганга күрә, календарьда да кызыл белән күрсәтелгән. Тагын бер исемнәрен искә төшерик. (Атна исемнәрен кабатлаттыру.)

Тәрбияче. Балалар, бер җыр тыңлыйк әле. (”Бер атнада ничә көн?” җыры (Г.Зәйнашева сүзләре, Е. Шатрова көе) яңгырый.)

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә мәсьәлә чишәргә тәкъдим итәм. Сезнең алдыгызда санау таякчыклары, алар сезгә ярдәмгә килерләр. Тыңлагыз.

“Дүшәмбе көнне Алсу китап укый башлаган. Шимбә көнне укып бетергән. Алсу китапны ничә көн укыган?”. (Балаларның җавапларын тыңлау.)

Тәрбияче. Дөрес, Алсу китапны алты көн укыган. Икенче мәсьәләне тыңлагыз: “Булатның әтисе чәршәмбе көнне сыерчык оясы ясый башлаган. Ул аны өч көн ясаган. Атнаның кайсы көнендә сыерчык оясын ясап бетергән?”. (Балаларның җавапларын тыңлау.)

Тәрбияче. Әйе, шулай. Җомга көненә эшен тәмамлаган. Өченчесен игътибар белән тыңлагыз: “Сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Буратино сәяхәттә була. Ничә көн аның сәяхәткә китә?”. (Балаларның җавапларын тыңлау.)

Тәрбияче. Дөрес. 4 көн сәяхәттә була. Хәзер бераз ял итеп, уйнап алыйк.

Уен барышы

(Уен “Бер атнада ничә көн?” җыры астында үтә. Балалар түгәрәк ясап басалар, бер бала уртада.)

Балалар. Бер атнада ничә көн?

Бала. Бер атнада җиде көн.

Балалар.

Җиде төрле исеме бар,

Җидесен дә яттан бел.

(Түгәрәктә әйтеп әйләнү.)

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,

Пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.

Онытма мәңге. (Бармак янау.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар! Арыгансыздыр, ял итеп алыйк. “Әйтеп бир” уенын уйныйбыз. (Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче кулында туп. Тәрбияче, сорау биреп, тупны балага ыргыта. Бала исә, җавап биреп, тупны кире ыргыта.)

– Бүген атнаның кайсы көне?

– Хәзер нинди ел фасылы?

– Иртәгә атнаның кайсы көне була?

– Кичә атнаның кайсы көне иде?

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бу нәрсә? (Рәсем күрсәтү.)

Балалар. Салават күпере.

Тәрбияче. Ә сез беләсезме, салават күпере җиде төрле төстән тора. (Балалар белән төсләрне карау һәм санау.) Мин сезгә салават күпере ясарга тәкъдим итәм. Өстәлдә төсле кәгазьләр, кайчы, җилем бар. Сезнең максат: тасмалар кисеп, дөрес итеп ябыштырырга.

Балаларның эшләренә нәтиҗә ясау.

Үткән тема буенча сораулар биреп тәмамлау.